Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова Дубайга күченүчеләр турында: «Алар йортсыз, акчасыз калырга мөмкин»

news_top_970_100
Гөлия Вәлиәхмәтова Дубайга күченүчеләр турында: «Алар йортсыз, акчасыз калырга мөмкин»

ТМТВ каналындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова танылган композитор Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтованы кунак итеп чакырган.

«Хәзер блогерлар Дубайга күченеп китү турында сөйли. Бу – чын күченүме, юкмы? Әлегә белмибез бит. Әллә бу – пиарның бер төреме, берәр агыммы? Алар бит үзләре белән язылучыларын да чакыра...» – дип сорады алып баручы.

«Хәзерге вазгыятьне исәпкә алсак, алар үз ирләре өчен курка, шуңа күрә китәләр, дип уйлыйм. Алар бу хакта беркайчан да әйтмәячәк. Ә менә үзләренең язылучыларын чакырулары белән мин риза түгел. Хәзер билгеле берничә блогер турында сүз бара. Алар «Дубайга күчеп китәбез» диләр. Ул блогерларның анда булганы да юк. Үзең бер тапкыр да булмаган илгә ничек күченеп китәргә була? Анда сиңа ошамаска, энергия синеке булмаска мөмкин. Булган әйберләрен сатып китәләр. Ярар, анысы да – алар эше. 

Һәр блогерның «поклонник»лары бар. Дубайга җыенучылар аларны да үзләре белән әйди. Алар, блогерларга ышанып, фатирларын сатып китәргә мөмкин. Ә анда яшәү бик авыр, анда бар нәрсә кыйммәт. Алар кире кайтырга уйларга мөмкин. Ә монда яшәү урыны да, акча да юк инде. Бу – бик авыр хәл… Бигрәк тә кечкенә балалы гаиләләрне кызганам.

Безнең блогерларның үз чаты бар. Шунда үзебезчә генә бу хакта аралаша башлаган идек. «Ник булган әйберләрегезне сатасыз», – дип әйтә башлаган идек. Алардан бик каты агрессия булды», – дип үз фикерен белдерде Гөлия.

Блогер бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 50.20 минутта сөйли башлый.

Татар блогерларының Дубайга күченергә җыенуы турында язган идек.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100