Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Батталова туй күлмәге сайлаган : «Туй февральдә булачак»

news_top_970_100
Гөлназ Батталова туй күлмәге сайлаган : «Туй февральдә булачак»
Фото: Гөлназ Батталованың шәхси аккаунтыннан

Җырчы, «Ямьле» төркеменең элекке солисты Гөлназ Батталова бүген чит илдә, төгәлрәк әйткәндә – Америкада яшәп ята. Сөйгән яры – чит ил кешесе Алекс.

Гөлназның инде күптән кияүгә чыгуы билгеле. Бу хакта ул үзе быел март аенда ук хәбәр иткән иде. «Үземнең кәләш икәнлегемне сезгә күптән сөйлисем килгән иде. Ә хәзер мин — хатын. 11.03.2022», — дип сөйләгән иде Гөлназ сторисларында. Ул вакытта, күрәсең, яшьләр мөнәсәбәтләрен тыйнак кына итеп рәсмиләштергәннәр. Ә хәзер купшы итеп, туй күлмәкләре киеп, кунаклар җыеп, бәйрәм итәләр булса кирәк.

Гомумән, элегрәк Гөлназ шәхси тормышын социаль челтәрләрдә күрсәтмәгән булса, хәзер, киресенчә, ул бәхетле мизгелләре белән даими уртаклашып тора. Бу юлы Гөлназ виртуаль дусларына туй күлмәге сайлавын күрсәткән һәм туйлары февральдә булачагын хәбәр иткән.

«Туй күлмәге... Туй күлмәге киеп карау миндә сүз белән әйтеп бетергесез эмоцияләр уятты. Көзгедән үземне «кәләш» образында күргәч, һич көтмәгәндә елап җибәрдем. Хәер, мин моны башкаларга күрсәтмәскә тырыштым. Шул көнне кичкә кадәр ниндидер хис-кичерешләр белән, күңелем тулып йөрдем.

Бик дулкынландыргыч булды бу. Күлмәк сайланды! Безнең туебыз Лос-Анджелеста февраль аенда булачак.

Сүз уңаеннан, мин сайлаган күлмәк бу видеода юк», – дип язган Гөлназ.

«Сез, ак күлмәк кигәч, аеруча да матур», «Лос Анджелесның иң матур кәләше!», «Аккош сыман», «Шәп, котлыйбыз!», – дип, җылы комментарийлар калдырганнар Гөлназның виртуаль дуслары.

«Әти-әниләрегез киләчәкме соң?» – дип кызыксынучы да булган. «Тырышачаклар», – дип җавап биргән җырчы.

Видео: Гөлназ Батталованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100