Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Батталова, "Ямьле"дән китеп, икенче төркем оештыра: "Китүемә бер тамчы да үкенмим!"

Гөлназ Батталова "Ямьле" төркеменнән китте. Аның урынын кызлар Алинә Давыдовага тапшырды. "Мин "Ямьле" төркемендә 5 ел эшләдем. Хәтта, танылган продюсерлар да җырчы белән контрактны бары 5 елга төзиләр. Чөнки иҗат өлкәсе өчен 5 ел күп. Бигрәк тә ул хатын-кызлар белән бер төркемдә эшләгән вакытта сизелә. Яшермим, безнең дә төрле вакытлар булды" - дип сөйләде җырчы Интертатка. Сүз уңаеннан, әңгәмә барышында Гөлназ Батталова 20 ел буе бер составта эшләп килүче "Зөләйлә" төркеменә соклануын белдерде...

news_top_970_100
Гөлназ Батталова, "Ямьле"дән китеп, икенче төркем оештыра: "Китүемә бер тамчы да үкенмим!"

- Гөлназ, "Ямьле"дән киткәндә кызлар үпкәләп калмадымы?

- 8 сентябрьдә "Ямьле" төркеме составында соңгы мәртәбә чыгыш ясадым. Төркемнән китү теләге ел ярым элек туган иде. Озак уйладым һәм бу турыда ярты ел элек кызларга әйттем. Кәефләре төште, башта риза булмадылар. Тора-бара кабул иттеләр. Мин иҗат кешесе, бер урында гына утыра алмыйм. Һаман нидер эшләп торасы, яңа үрләр яулыйсы килә. Башка юнәлешләрдә дә үземне сынап карап, алга таба үсәргә тырышам. Китүемә бер тамчы да үкенмим. Мине аңлаганнары өчен кызларыма бик зур рәхмәт әйтәм.

- "Ямьле"дә үсеп булмас дип киттегез алайса?

- "Ямьле" төркемен таныту өчен без кызлар белән бик күп көч куйдык. Бары тик үз тырышлыгыбыз аркасында зур уңышларга ирештек, тамашачы мәхәббәтен яуладык. Мин дә 5 ел элек алдыма куелган максатларыма ирештем, инде алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Китүемнең сәбәбе, үземне башка юнәлештә сынап карау. Хәзерге вакытта бер проектта эшлим. Тиздән яңа кызлар триосы булачак. Эш башланды, төркемнең исеме бар, программа әзерлибез. Әлегә башка сүз әйтә алмыйм. Озакламый барысын да үзегез күрерсез.

- Бер төркемнән китеп, икенчесен оештыру "Ямьле"гә көндәш әзерләгән кебек булмасмы соң?

- Юк, минем яңа төркем белән "Ямьле" беркайчан да көндәш булмаячаклар. Беренчедән, сүз бөтенләй башка, яңа форматтагы төркем турында бара. Минем әлегә кадәр андый юнәлештә эшләгәнем булмады. Шуңа күрә бик дулкынланам. Икенчедән, кызлар минем ни сәбәпле һәм кайда киткәнне белделәр. Яңа төркемдә үзем җырламаячакмын. Мин аны тудыручы, яңа төркемгә җан өрүче.

- Сезнең урынга кем килә?

- Мин төркемдә вакытта ук кастинг оештырылган иде. "Ямьле"дә эшләргә теләк белдерүчеләр бик күп булды. Кызлар минем урыныма Алинә Давыдованы сайлап алдылар. Аларга уңышлар телим.

- Соңгы вакытта төркемнәр составы еш алышына башлады, сизәсезме? Сезнеңчә бу нәрсәдән килә?

- Минемчә, состав алышынудан куркырга кирәкми. Киресенчә, моңа уңай карыйм. Төркем таралмый бит, киресенчә, яңара, иҗат итүен дәвам итә. Мин "Ямьле" төркемендә 5 ел эшләдем. Хәтта, танылган продюсерлар да җырчы белән контрактны бары 5 елга төзиләр. Чөнки иҗат өлкәсе өчен 5 ел күп. Бигрәк тә ул хатын-кызлар белән бер төркемдә эшләгән вакытта сизелә. Яшермим, безнең дә төрле вакытлар булды. Чын дуслар булуыбыз аркасында гына бөтен авырлыкларны да җиңеп чыга алдык. Хәзер минем бер нинди төркемдә дә җырлыйсым килми.

- 5 ел күп, дисез. Мәсәлән, Зөләйлә төркемендә 20 ел буена бер тапкыр да кызлар алышынмаган бит, алар һаман шул килеш...

- Мин аларга сокланам.

- Социаль челтәрләргә шәхси тормышыгыз турында бер дә язмыйсыз. Күз тиюдән куркасызмы?

- Күз тиюдән курыкмыйм. Соңгы вакытта миңа иң күп бирелгән сорауларның берсе - егетең бармы? Егетем бар. Тик мин шәхси тормышым турында язарга һәм интернетта фотолар таратырга яратмыйм. Егетем дә моны кирәк дип санамый. Ул хәтта инстаграмда да утырмый...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100