Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөл яфрагын тиз тамырландыру ысулы

news_top_970_100
Гөл яфрагын тиз тамырландыру ысулы
Владимир Васильев

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина яфрактан тамыр җибәрә торган гөлләрне тиз тамырландыру өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.

Хәзер инде кояш карый башлады, гөлләрне тамырландырырга куярга мөмкин. Гөл яфраклары якты җирдә торырга тиеш, шулай тизрәк тамыр җибәрә. Бу процесс тагын да тизрәк барсын өчен ярдәмчел препаратлар кулланырга була. Әзер препарат буларак «Корневин» яки үзебез эчә торган күмер (активированный уголь) әйбәт була.

Кайнап чыккан һәм суынган суга бер таблетка күмер салабыз да гөл ботакларын, яфракларны шул суга утыртабыз. Тамыр җибәрә башлагач, күмерле су урынына чиста су салырга мөмкин, – дип сөйләде ул. 

Бакчачы тамырланган миләүшә яфракларын күрсәтте. Алар суда 3 атна торган, тамыр җибәргән, туфракка утыртырга була. Ул башта һәр яфракны аерым стаканга утырта. Гөл яңа яфраклар биргәч, чүлмәккә күчереп утырта. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100