Дания 2 баласын ялгызы үстерде. Бервакытта да еламады, тормышының авырлыгын кешегә күрсәтмәде. Кемнең тормышы җиңел, дип, үз-үзен тынычландырып яшәде. Улы армиягә киткәндә, «әни, күңелеңә ошаган кеше булса, ялгыз калма, кияүгә чык» дип киңәш итте. Каян табасың әле ул, 40ка җиткәч, күңелгә ошаган ирне. Даниянең эшендәге идән юуучы хатын «бик яхшы ир белән таныштырам» дигәч, озак уйлап тормады, ризалашты. «Бик пөхтә, тәмәке тартмый, аракы эчми, бер дә өйләнмәгән, алимент түләми, кредиты юк», – диде Хәмидә.
Дания белән Таһир шулай танышты. Чыннан да бик тыныч, ипле кешегә ошады ир беренче карашка. Әнисе белән генә яшәгәннәр. Ялгызы калгач, киләчәген уйлап, ул да хатын эзли башлаган. Күршесе Хәмидә Данияне димләгән. Ир белән хатын беренче көндә телефонда «Ватсап»та язышып кына сөйләште. Таһир Даниягә йортының тышын да, эчен дә төшереп, фотоларын җибәрде. Дания затлы йорт-җиргә кызыга торган хатын түгел. Заманча тарттырылган түшәмнәр, пластикка төрелгән йортларга исе китми аның. Гади генә йортта тыныч кына, ир кадерендә яшәргә хыялланды. Икенче көнне күрешергә сөйләштеләр.
Икенче көнне иртүк Таһирның ватсап номерыннан «Хәерле иртә» отркыткалары килде. Открыткалар алмашуны өнәмәсә дә, «рәхмәт» дип әйтә алды Дания.
– Мондый отркыткалар җибәрмә, яратмыйм, – диде хатын, аны-моны уйлап тормастан.
– И-и, матурлык яратмыйсың икән син, – диде ир.
Телефоннан сөйләшеп бетерүгә, Таһирдан кабат бер-бер артлы фотолар килеп төште.
– Менә минем гөлләрем. Гөлләр үстерәм, әнидән калганнары да бар, ә син гөлләр яратасыңмы? – диде Таһир «голосовой» хәбәрендә.
Күңелендә үз гөлләре булса да, Дания Таһирның да күңеле булсынга, «әйе» дип җавап язып җибәрде.
Эш сәгате төгәлләнеп кайтырга чыгышына, Таһир көтеп тора иде Данияне. Сөйләшә-сөйләшә, карлы сукмактан атладылар. Бер күрүдә гашыйк булыр чаклар узган. Икесе дә азмы-күпме ялгызлыкның кыенлыгын кичергән ир белән хатын, ялгызлык турында, кара-каршы утырып чәй эчәргә иптәш кирәклеге турында сөйләшә-сөйләшә, Таһирлар йортына атлады.
Йортка килеп кергәч тә, Таһир иң элек Даниянең өс киемен салырга булышты. Аннары аягына җылы тапочки киертте. Мондый хөрмәтне киноларда гына күргәләгән хатынның күңеле булып, күзенә яшьләр килде.
Таһирның чыннан да пөхтәлеге ярылып ята. Һәр нәрсә үз урынында. Тузанның бөртеген дә күрмәссең. Идәнгә тезелгән зур савытлы гөлләренең һәммәсенә артык суы җыелсынга, идәнне черетмәсенгә савытлар куелган. Гөленең бер яфрагында ялгышып та калган тузан бөртеген дә күрмәссең. Икесе бергә Дания алып килгән чәк-чәк белән чәй эчтеләр. Тормыш хәлләре турында сөйләшеп алдылар. Икесе дә «яшәп карыйк» дип килешеп таралышты ул көнне. Таһир хатынны озата барып тормады, кулына тоткан чүпрәгенә нидер сиптереп, ишек тоткасын сөртә калды.
Мондый ирне каян табасың әле тагын, дип сөенә-сөенә кайтты Дания. Гөлләр үстергәч, киң күңелледер, балалар да яратадыр, дип уйланды. Үзенең баласы булмагач, кызымны да яратыр, дип тәвәккәлләргә уйлады. Танышуларына ай да узмады, бергә яши башладылар. Ә нигә сузарга? Болай да күпме еллар ялгыз узылган бит, дип сөйләштеләр. Никах укытып, яшәп китте ике ялгыз.
Даниянең кызы Алия дә якын итте Таһирны. Ни дисәң дә, әтисе аларны калдырып чыгып киткәндә, Алиягә 3 кенә яшь иде. Әтисен бик күрәсе килсә дә, әтисе Алияне күрергә теләмәде. Туган көнгә бүләк китергәндә дә ишек бусагасыннан гына кертеп китә иде. «Эшкә барасым бар, ашыгам», – дия торган иде. Үсә төшкәч кенә аңлады Алия әтисен. Яңа хатыны көтеп торган икән аны урамда. Шуңа тиз генә чыгып китәргә кирәк булган.
Таһирга тиз ияләнде Алия. 16 яшьлек үсмер булса да, Таһирны әтисе урынына күрәсе килеп, аңа сыенасы, күбрәк аның янында буласы килде. Таһир «балалар яратам» дип сөйләнсә дә, әллә ни исе китмәде Алиягә. Дания моңа борчылмады. Ни дисәң дә, Таһир аларга чит кеше бит инде. Ияләнү алай тиз генә булмас. Аннары, кыз баланың чит иргә бик якынаюы кирәк тә түгелдер, бәлки. Ничек барса – шулай гына барсын. Шуңа күрә кызын «тегеләй ит, болай итмә» дип өйрәтмәде. Дус кына яшиләр иде кебек.
Тату гына яшәгәндә, 3 кешенең дә күңелен биздергеч вакыйга булмаса, бәлки, бу пар хәзер дә бергә булыр иде...
Алия, Таһир абыйларына күченгәндә, песиен алып килмәгән иде. Әбисендә калдырып торды. Укудан кайтышлый әбисенә кереп пәрәмәчләр белән сыйланган кыз, онытылып китеп, песиен күтәреп кайтып керде. «Песиең теләсә кайда йомышын йомышлар, хәзер үк кире илтеп куй!» – дисә дә, караңгы төшкәнлектән, бер төнгә генә калдырырга ризалашты Таһир. Бәйләп куясыңмени песикәйне?! Ярамаган эш кылмасын дип, үзе янына юрган астына салып йоклаган иде дә Алия. Ни арада чыгып киткән ул. Иртәнге якта тәрәзә төбеннән гөл чүлмәге килеп төшкән тавышка уянып китте өйдәгеләр.
– Бетердең, бетердең «глава» гөлен! – диде Таһир идәндә яткан чүлмәккә карап еламсырап. – Чыгарып ыргытам песиеңне, кайда әле ул?! Балаңны дөрес тәрбияләмәгәнсең, үзең кебек гөлләр яратмый! – дип, Даниягә дә шелтә эләкте.
Әле ярый песи тоттырмады. Таһирның кулы җитәрлек урында түгел иде. Таһир идәнгә тезләнеп, кызны орыша-орыша, гөл туфрагын җыйды. Дания аны: «Гөлнең тамыры исән калган, утыртып куйсак, китәчәк, үлми», – дип, тынычландыра төште.
Алия елый-елый мәктәп формасын киеп, диван астыннан песиен чакырып чыгарып, мәктәп сумкасына салды да, Таһир бәдрәфтә чакта мәктәпкә йөгерде. Барыр юлда әбисенә песиен кертеп калдырды.
Бәдрәфтән кергәндә дә ачуы бетмәгән ир йорт буйлап песине эзләде. Ара-тирә сүгенгәләп тә алды, ачуын аңлатып ыңгырашып, авыр сулап куйды.
– Нишләп «глава гөле» соң ул? – диде Дания, аптырап.
– Глава приемныенда шундый гөл үсә. Бервакыт шунда керергә туры килгән иде. Карале, нинди матур гөл, миндә дә үссен дип, кайтышлый ук сатып алдым, – диде ир.
Исеме дә шуңа күрә «глава гөле» икән. Гөлләрнең үз исемнәрен әйтергә тел әйләнми бит ул. Ә болай җайлы – «глава гөле».
Менә шул «глава гөле» һәм песи Дания белән Алияне уңайсыз хәлдә калдырды. Алия башка ул йортка бармады. Таһир абыйсының ул көнге усал карашыннан курыкты кыз. Әбисендә генә яшәп торырга уйлады.
Дания 1 ел чамасы яшәп карады әле. Әмма ирнең, җае чыккан саен, хатынны гөл үстермәүдә, гөл яратмауда гаеплисе килде. Хатынның моңарчы яшәгән фатирына килгәч тә, 3 савыттагы миләүшә гөлен күреп, аптыравын белдерде:
– Шушының кадәр генә гөл үстерәсеңме, акча жәллисеңме, яратмыйсыңмы? – диде ир.
– Минем гөлләрдән дә кадерле балаларым бар, – диде хатын. – Гөл савыты аласы акчага бер булса да балаларыма ризык алам, фатир бурычын түлим. Кыз кияүгә китүче булса да, фатир малайга каласы.
– Һи, кемдә юк ул бала. Әнә, минем күршеләр 5 бала үстерә. Менә минем бер кредитым да юк, нәрсәгә аласың ипотека, – дип үз сүзен сүзләде ир.
– Ник, алар кебек, син дә өйләнеп, балалар үстермәдең? Миңа бит синең кебек ата йорты калмады, – дияргә теләсә дә, кешенең күңелен җәрәхәтләүдән куркып, дәшми калды Дания.
Ә тормышта аның күңеленә җәрәхәтләр күп ясадылар. Туктале, бу ялгыз хатын бит, 2 баласын берүзе үстерә бит, дип тыелып калучы булмады. Әйтәсен әйттеләр, гайбәт тә сөйләделәр, төрле яклап сынадылар. Инде менә туган нигезендә, әтисе салган әзер йортта яшәп ятучы буйдак Таһир да аны, гөлләр үстермәгәнгә, ялкау хатынга чыгарды да куйды.
Дания Таһирның «үз кешесе» түгеллеген шунда аңлады. Ә Таһир үзе, дөрес әйттем, дип санады. Гөлләр үстерүче, матурлык яратучы ир булуына горурланып кайтты ул көнне дә өенә. Икенче көнне Дания эшеннән Таһир йортына кайтмады. Әле ярый, кияүгә чыкканда, күп әйбер алып килмәгән иде.
Телефонында: «Такси җибәрәм. Киемнәремне чыгарып кына бир әле», – дигән смс күргәч, Таһир да сөенеп куйды. Кемгәдер – гөл, кемгәдер бала кадерле шул. Икенче көнне үк район гәҗитенә игълан бирергә йөгерде Таһир: «Гөлләр яратучы хатын эзлим»...