«Глаголица» халыкара әдәби премиясендә татар тавышы яңгырый һәм әйбәт яңгырый
Татарстанда гамәлгә куелган «Глаголица» халыкара әдәби премиясе турында байтак еллар дәвамында ишеткәләп торсам да, эченә кереп караганым юк иде. Быел берничә сәгать кенә булса да эчендә кайнап, аның кысаларында уңайлы гына яшәп килүче татар дөньясы белән танышырга туры килде, хәер, татар дөньясы белән генә дә түгел.
«Глаголица» халыкара әдәби премиясе чаралары үтә торган «Адымнар» өстәмә белем бирү үзәгенә мин театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламовның драматургия дәресләренә кызыгып барган идем. Әйе, әлеге әдәби премиянең «Драматургия» номинациясе бар һәм анда 2 телдәге драма әсәрләре дә кабул ителә.
- Белешмә: Финалистлар 8 номинациядә көч сынаша: рус телендә проза, рус телендә поэзия, нәфис тәрҗемә, рус телендә эссеист, татар телендә поэзия, татар телендә проза, драматургия һәм Россиядән читтәге рус телле яки чит илдә яшәп рус телен өйрәнүче авторлар өчен «билингвлар» номинациясе. Кайбер номинацияләр яшь буенча 2 категориягә бүленгән.
Билгеләнгән 8 номинация буенча меңләгән кеше арасыннан финалга 110 бала сайлап алынган һәм алар 6 көн дәвамында белем бирү интенсивы уза – аларга әдәбият өлкәсендә билгеле остазлар дәрес бирә.
Нияз Игъламов нәкъ менә драматургия буенча осталык дәресләре уздыра.

«Глаголица» халыкара әдәби премиясенең финалга чыккан әсәрләр бастырылган антологиясен карасаң, «Драматургия» номинациясендә быел ялтырап торган татар әсәрләре булмаганлыгы күренә, финалга рус телле әсәрләр чыккан. Читкаларында булдым – режиссер киңәшләрен тотып төзәтеп чыксалар, бүген сәхнәгә куярлык драма әсәрләре язган 17 яшьлек кызлар.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
Нияз Рәүфович, драма әсәрләренең тематикасы үзгәрәме? Нинди яңа темалар керә?
Темалар үзгәреше бик сизелә. Минем өчен өченче тапкыр узучы «Глаголица» быел темалар киңлеге белән аерылып тора. Хәзер махсус хәрби операция бара – бу тема фон белән булса да керә. Ул бик нечкә булып, лозунгларсыз керә. Балаларның ихлас күңеле белән язылган берничә шундый пьеса бар иде. Аларның финалга чыгу-чыкмавы икенче мәсьәлә, чөнки пьесаның камиллеген тема гына хәл итми, башка таләпләре дә бар. Темаларга килгәндә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр: кыз белән малай арасындагы дуслыкмы ул, мәхәббәтме... яки дуслык белән мәхәббәт арасындагы бер хис турында – дуслыктан туган мәхәббәт, мәхәббәттән туган дуслык... шундый темалар. Символик образлар бик күп. Бер кыз Шекспир кебек яртылаш шигъри итеп, яртылаш проза белән язган – бик кызык эшләнгән.
Драматургия әсәрләре арасыннан икесенә читка уздырылды. Пьесаларны Казан театр училищесы студентлары рольләргә бүлеп укыды. Алар укыганны Нияз Игъламов белән бергә КФУ профессоры, язучы, журналист Айрат Бикбулатов, режиссерлар Булат Гатауллин һәм Эльдар Гатауллин, драматург Булат Минкин анализлады.
ххх
Татар телендә шигырь язучы балалар белән шагыйрь Рифат Сәлах шөгыльләнә. Балаларга кушылып дәреснең бер өлешен мин дә тыңладым. Ә аннары балаларга интервью мастер-классы да күрсәттек: шагыйрь абыйның ничек интервью биргәнен күрсеннәр.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Әлеге фестивальдә очрашкан балалар белән алга таба әдәбият-сәнгать тирәсендә очрашырга туры киләме?
Бу проект аша чыккан иң зур йолдыз – Миләүшә Гафурова. Ул башкалардан аерылып тора иде, әле аның иҗаты турында Роберт абый белән дә киңәшләшүебезне хәтерлим. Миләүшә бүгенге көндә зур шагыйрә, талантлы шагыйрә. Ул 2 мәртәбә әлеге конкурсның гран-приын алды, чөнки башта гран-при дип аталмый иде, шуңа икенче тапкыр бирү дөрес дип табылды. Әлбәттә, безнең дәресләргә йөрүчеләр әдәбият юлын сайлый дигән сүз түгел, икътисад буенча укыса да, Мәскәүдә әдәби түгәрәкләр оештырып йөргән Йосыф Шәңгәрәев дигән егетне ишеткәнегез бардыр, бәлки. Шигърият белән янып яшәп, аннары башка юл сайлаган егетләребез дә булды. ТНВда Чулпан Хаҗиева эшли – ул да безнеке. Алинә Шәехова дигән кызыбыз мин эшләгән Аграр институтта укый – алдынгы студентларыбызның берсе. Шигырь язган бөтен кеше шагыйрь булып китми. Әмма кешенең күңелендә шигърият булса, андый кешенең күңеле саф була.
Балалар 10 ел элек тә хәзер дә шул ук темаларга язалармы?
Кабатлана торган темалар бар – Тукай һәм Җәлил иҗатлары, мәсәлән. Мин ул шигырьләрне хәтта азагына кадәр укып та бетермим – алар шулкадәр таныш, чөнки аларны балалар бер генә конкурска җибәрмиләр, шуңа күрә миңа алар төрле конкурсларда очрарга мөмкин. Монда керү өчен теманың кабатланган булуы комачауламый, ләкин яңа тема – зур өстенлек. Күбрәк шигырь булуы да өстенлек – ул кешене төрле яктан ача. Темаларга килгәндә, туган авыл темасы еш кабатлана, этләр-мәчеләр темасы күп. Әлбәттә, бүгенге технологияләр дә шигырьгә керә, ясалма фәһем турында да язалар. Чын мәгънәсендә иҗат иткән кеше оригиналь була инде... Мәсәлән, Мостафа Йолдыз Шәраповага багышлап шигырьләр белән килеп керде...
«Шигърият дөньясына керергә миңа Йолдыз апа булышты. Миңа 5-6 яшь булганда «Татар егете» бәйгесендә катнашкан идем, мин анда иң кечкенә бала булдым. Шунда Йолдыз апа зур потенциалым барлыгын әйтте, «зур кеше булачаксың, диде», – дип сүзгә кушылды Мостафа.
«Тагын кайсы шагыйрьләрне яратасыз?» – дип сорауны аудиториягә биргән идем, «Роберт Миңнуллин» дип җавапладылар.
«Ул һәр елны монда килеп балалар белән эшли иде, соңгы 1-2 елда жюри эшендә катнаша алмаганда да килеп, балалар белән аралашып, шигърият турында сөйләп, аларга дәрт биреп китә иде», – дип аңлатты Рифат Сәлах.
Интервьюны дәвам иттек.
Балаларның иҗади конкурсларында шигырь язарга укытучылар булыша дигән бер проблема күтәрелгәләп алган иде. Ул әйбер әле дә бармы?
Кайчакта булышмаган дип уйлыйсың, булышкан булып чыга, димәк, укытучының да таланты шулкадәр генә булган. Кайчакта менә дигән итеп язылган шигырьне күреп, моңа булышканнардыр дип уйлап төшереп калдырырга да мөмкинбез. Безнең остаханә очраклы уйлап табылмаган бит инде. Кайчакта баланың шигырен үзе язмаганы шунда ачыклана. Беренче елларда 3 бала китереп, берсе генә үзе язган булып чыкканы да булды. Без аны сизәбез дә инде, кайчакта сизеп тә бетермибездер. Бервакыт шигырьләре матур дип бер кыз баланы чакырган идек, ә ул татарча җөмлә дә төзи алмый булып чыкты – русча аралашырга туры килде. Хәзер килгән балаларның һәрберсе үзе шигырь язган дип әйтә алам – алар үзләре язганны раслый.
Менә хәзер алар шигърият турында сигезгә җиде үлчәмле өч строфалы шигырь язалар – шундый бирем бирелде. Аларга кушылган эшне үзем дә башкарам. Кичә үзебез сайлаган рифмаларны кертеп шигырь яздык.
Болар татар телен шигырь язу дәрәҗәсендә өйрәнеп, чиста сөйләшә торган балалар. Без аларның барлыгы өчен кемгә рәхмәт әйтәсе дип уйлыйсыз?
Моның беренче сәбәбе – әти-әниләренең дөрес юнәлеш бирүендә, алар телне камил дәрәҗәдә өйрәтә алмаска да мөмкиннәр, иң мөһиме – алар үзләрен татар итеп хис итә һәм балаларына да шуны бирә алганнар. Ә иң зур рәхмәтне укытучыларга әйтәбез – алар эшләмәсә баланы шигырь язу дәрәҗәсенә җиткерү бик авыр. Мин бу балаларның укытучыларын һәрберсен кочаклап алыр идем – бу бик зур хезмәт!
Үзеңнең зур эш башкаруыңа ышанасыңмы?
Бер яктан зур эш эшләнә кебек – бу егетләр-кызлар белән аралашкач шулай тоела, икенче яктан уйлап куясың – моны бит бөтен халкыбыз белән эшләргә кирәк. Шуңа да бу масштаб бик кечкенә, әлбәттә. Егетләр һәм кызлар бик өметле, алар югалып кала торган түгелләр, араларында шагыйрь булачаклары да бар.
ххх

Татар прозасы номинациясендә финалга чыккан балалар белән язучы Галимҗан Гыйльманов эшли.
Галимҗан абый, балалар язган темалар үзгәрәме?
Үзгәрә. Балалар үзләре турында язалар – быел шуңа игътибар итеп шаккаттым. Әсәрләрнең 99 проценты аларның үзара мөнәсәбәтләре турында. Бу тема минем өчен бик кыйммәт, чөнки мин аларны белмим, мин аларча яза алмыйм. Әсәрләре аша алар тормышын өйрәнәм. Безнең баштагы берничә дәрес балалар әсәрләрен анализлап узды. Аларда группировкалар да, мәхәббәт тә, дуслык, тугрылык, хыянәт тә бар – алар тормышында булган бөтен нәрсәне чыгарып салдылар. Кызык та, куркыныч та икән аларның тормышлары.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Элек бу темалар юк идемени?
Бар иде. Әмма сирәк-мирәк кенә була иде. Быел өлкәнрәк яшьтәге балалар булганга да шулайдыр, бәлки. Монда инде берничә ел рәттән килгән балалар да бар – әсәр сыйфатына безнең өйрәтүләр дә тәэсир иткәндер. Бу бит үзенә күрә бер мәктәп. Мин аларны үзегез турында языгыз, дип өйрәтәм. Тагын бер момент бар: алар чын әдәби әсәр канвасын аңлап язганнар. Сынау моменты, интрига да бар, шуны үтеп геройның финалга – үзенең бәхетенә яки бәхетсезлегенә чыгуы да бар, алар барысын да үзләштергәннәр. Әдәби осталык ягыннан бик тигез состав булгач җиңүчеләрне билгеләү бик кыен булачак.
Сез алар янына килгәндә үз алдыгызга нинди максат куясыз?
Аларның күзләрендә нур бар. Минем өчен аларның канәгать булуы кыйммәт. Тагын киләбез дип, кайтып китәләр икән, димәк, әдәбият юлына төшкәннәр һәм аларның шул юлдан бару теләге бар. Аларга төрле биремнәр бирәбез, әдәби әсәрне сүтеп җыярга һәм анализларга, ягъни, чын әдәбиятчы булырга өйрәтәбез. Язучы бит ул чын әдәбиятчы да булырга тиеш.
Үзегез алардан нәрсә өйрәнәсез?
Беренчедән, алда әйткәнемчә, алардан материал өйрәнәм. Икенчедән, көтелмәгән кызыклы әдәби алымнар килеп чыга, ниндидер ишарәләр килә. Әдәбиятта ниндидер нормалар, шаблоннар, калыплар бар, болар аларны җимерәләр һәм ул җимерү түгел, яңа калып эшләү булып килеп чыга. Мин алардан аны үземә дә алам – шулай бер-беребезне өйрәнәбез, барыбыз да разый. Монда остазлык һәм шәкертлек дигән әйбер юыла.
ххх
Шулай итеп мин «Глаголица»да татар тавышының бүген ни дәрәҗәдә яңгыравын ишеттем.
Моңарчы минем өчен «Глаголица»да татар тавышы Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исеме белән бәйле иде – чөнки ул беренче еллардан ук әлеге премиягә хәерхаклы булып, иҗади балаларны башларыннан сыйпап үстергән кеше. Соңрак, Роберт аганың вафатыннан соң, әлеге премияне гамәлгә куйган «Счастливые истории» хәйрия фонды ярдәме белән Кариев театрында шагыйрь турында «Гомер моңы» биографик спектакле куелды.
Бүген, Роберт абыйдан башка татар тавышы ничек яңгырый икән – шуны күзәттем һәм риза булып кайтып киттем.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев
- Белешмә: 30 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Казан яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр өчен халыкара үзәккә әверелде. Меңләгән дәгъвачы арасыннан катгый сайлап алу узган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 110 финалист танылган әдәбият, театр һәм медиа осталары җитәкчелегендә әдәби смена форматында 6 көнлек уникаль белем бирү интенсивын узды. Катнашучылар Бөекбритания, Бразилия, Греция һәм Монголиядән дә бар. Алар белән Нина Дашевская (проза), Сергей Махотин һәм Виктор Лунин (поэзия), Ольга Варшавер (тәрҗемә), Надежда Ажгихина (эссеистика), Нияз Игъламов (драматургия), Галимҗан Гыйльманов һәм Рифат Сәлах (татар прозасы һәм поэзиясе), Наталия Волкова («Билингвалар»).
- Сменаның төп хедлайнерлары һәм төп очрашуларны алып баручылар – Россиянең атказанган артисты, «Глаголица» премиясе илчесе Нонна Гришаева һәм Россиянең атказанган артисты, «Глаголица» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасын алып баручы Сергей Чонишвили.
- Премияне «Счастливые истории» хәйрия фонды оештыра.