Гинекологик чирләр гормоннарга бәйле, яки балага узудан саклаучы дарулар кемнәргә дәва?
Кайберәүләр аларны витамин шикелле итеп кенә сатып ала. Башкалар табиб билгеләгән чакта да кабул итүдән баш тарта. Сүзебез таблеткадагы контрацептивлар турында. Аларны күпме вакыт кабул итәргә мөмкин, могҗизалы дарулар акне һәм репродуктив проблемалар булганда ярдәм итә аламы — «Казанские ведомости»да Динара Прокопьеваның язмасында шул хакта.
Катнаш ораль контрацептивлар (КОК) турында акушер-гинеколог, «Гаилә клиникасы» медицина үзәкләре челтәренең репродуктологы Людмила Босецкая белән сөйләштек.
— Балага узудан саклаучы контрацептивлар ничек тәэсир итә?
— Авыз аша кабул итә торган (ораль) контрацептивлар ике төркемгә бүленә. Халыкта «мини-пили» буларак билгеле булган гестаген препаратларда йөклелек гормоны прогестеронына һәм менструаль циклның икенче фазасына охшаш матдәләр бар. «Мини-пили»да балага узуга каршы эффект аналыкны эчтән каплап торучы эндометрия лайласы һәм цервикаль лайланың физик үзлекләрен үзгәртү хисабына гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, балага узуга каршы «икеләтә» эффект барлыкка килә: сперматозоидлар күкәй күзәнәккә барып җитә алмый, чөнки аналык муентыгындагы лайла куе һәм анда үтеп керү мөмкин түгел. Ләкин шулай да сперматозоид үз максатына ирешә икән, орлыклы күкәйлек аналык стенасына ябыша алмый.
Катнаш ораль контрацептивлар составында гестаген да, эстроген да (синтетик яки натураль эстрадиол) бар. КОК күкәйлекләрдә овуляция процессын тоткарлый, аналык муентыгындагы цервикаль каналның лайла тыгызлыгын арттыра, эндометриянең төзелешен үзгәртә. Ораль контрацептивлар препаратны куллану кагыйдәләрен төгәл үтәгән очракта, 99% тан артык нәтиҗәлелеккә ия.
— Пакеттагы буш таблеткалар ни өчен кирәк?
— 21 яки 28 таблеткалы КОК сатып алырга мөмкин, анда соңгы 7 се — «пустышка», ягъни балага узудан саклаучы препарат түгел. Алар хатын-кыз препаратны кабул итү схемасын төгәл үтәсен һәм планлаштырылмаган йөклелектән максималь дәрәҗәдә саклана алсын өчен билгеләнгән, бу таблеткаларда — витамин. «Пустышка» таблеткалары, куллану уңай булсын, дигән максаттан 28 көнлек күрем циклын имитацияли.
— Аларны кулланганда нинди тискәре күренешләр белән очрашырга мөмкин?
— Минем практикамда тискәре күренешләр очрап тора. Гормональ контрацептивлар куллануның беренче өч аенда пациент баш авырту, баш әйләнү, ярсучанлык, начар кәеф, күкрәк бизләренең авыртучанлыгы һәм катып китүе, шешенү, ике күрем арасында кан китү, күңел болгану, косу һ. б. күренешләрдән зарланырга мөмкин.
Икенче буын КОК кабул итүдән еш кына андроген эффектлар барлыкка килә: тән тиресенең майлылыгы арту, күпләп бетчә чыгу, гирсутизм (хатын-кыз тәнендә ир-атларга хас төкләр үсү —иск. ред.), авырлык арту.
Мондый күренешләр барлыкка килүе күп очракта хатын-кызның шәхси конституция үзенчәлекләренә, яше, сәламәтлеге дәрәҗәсенә бәйле.
Аларның күбесе, мин үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм, КОК составына кергән эстроген тәэсирендә килеп чыга. Ораль контрацептивларны куллана башлаганчы пациентка кирәкмәс эффектлар ихтималы, ашыгыч медицина ярдәме таләп итәрдәй авыр нәтиҗәләр һәм җиңел симптомнарның 1-2 цикл дәвамында юкка чыгу мөмкинлеге турында дөрес мәгълүмат бирү мөһим. Кирәкмәс эффектлар барлыкка килгән очракта, аларны вакытында төзәтү өчен пациент-доктор элемтәсе бик мөһим. КОК кабул итә башланганнан соң, 3-6 ай узгач, контроль тикшеренү кирәк.
— Балага узудан саклаучы препаратларны өзлексез рәвештә күпме вакыт эчәргә мөмкин? Аның киләчәктә берәр зыяны бармы?
— КОКны куркынычсыз кулланылыш дәвамлылыгын табиб билгели. Һәр хатын-кыз үзенчәлекле, үзенең соматик һәм репродуктив үзенчәлекләре бар. Шуңа күрә ел саен профилактик күренү һәм тикшеренү кирәк. Әгәр нәтиҗәләр буенча тайпылыш ачыкланмаса, КОК кабул итүне дәвам итәргә мөмкин.
Расланган медицина мәгълүматлары буенча, катнаш ораль контрацептивларны озак вакыт куллану овариаль резервка (орлыкландыру процессында катнашучы күкәй күзәнәкләр күләменә) тискәре йогынты ясамый, киләчәктә фертильлеккә (дөньяга бала тудыру сәләте сыйфаты) тәэсир итми.
— Препаратны нинди очракларда үзгәртергә кирәк?
— Балага узудан саклаучы препаратлар составы һәм гормоннар дозасы белән аерыла. Кайбер препаратлар химик структура үзенчәлекләре аркасында өстәмә дәвалау эффекты бирә. Гормональ компонентлар дозасын хатын-кызның яшенә карап сайлыйлар. 45-50 яше тулган ханымнарга кайбер гормональ таблеткаларны башкага алмаштыру кирәк. Озак вакыт кулланганда күкәйлекнең гипертормозлашу синдромын китереп чыгармас өчен, әле бала тапмаган яшь хатын-кызларга микродозалы препаратлар билгелим. Өлкән репродуктив яшьтәгеләргә монофазалы контрацептивлар туры килми, аларны алмаштырырга киңәш ителә.
Бер КОКтан икенчесенә күчү компонентларны күтәрә алмаган яки тискәре реакцияләр барлыкка килгән очракта кирәк. Цикл уртасында яки күрем алдыннан бүлендек килү прогестин дозасының җитәрлек булмавын күрсәтә. Шуңа күрә балага узудан саклаучы препаратны югарырак дозалы башка препаратка алмаштыру зарур. Иң мөһиме — табиб белән элемтәдә тору, чөнки бар проблеманы да хәл итеп була.
— Ни өчен контрацептив таблеткаларны еш кына акне, регуляр булмаган күрем циклы, күрем вакытында көчле авыртулар, күкәйлекнең поликистоз синдромы кебек бөтенләй башка проблемалардан интегүче кызларга билгелиләр? Бу ни дәрәҗәдә файдалы?
— Балага узудан саклаучы дарулар, чынлап та, контрацептив эффект өчен генә билгеләнми. Расланган күп санлы дәлилләр КОКны киңрәк куллану мөмкинлеге бирә. Үз тәэсир итү механизмы ярдәмендә гормоннар менструация алды синдромы билгеләрен җиңеләйтә. Мондый очракларда мин пациентларның тормыш сыйфаты яхшыруын һәм эшчәнлекләрен арттыруларын күрәм.
Гирсутизм, акне һәм алопециянең кайбер очраклары, күрем күп килү аркасында башланган анемия кебек проблемаларга каршы КОК үзенең тәэсирле булуын күрсәтте.
Әгәр хатын-кызда эндометриоз яки аналыгында киста булса, хәлен җиңеләйтү өчен мин аңа шулай ук гормональ препарат тәкъдим итәргә мөмкинмен. Әгәр хатын-кыз йөклелек планлаштырмый икән, күрем циклын торгызу максатында күкәйлекләрнең поликистоз синдромын дәвалау өчен антиандроген үзлекле КОК билгелим, ул лютеинлаштыручы гормон дәрәҗәсен нормальләштерүгә, күкәйлекләрдә андроген продукциясен җитештерүне түбәнәйтүгә, аларның күләмен киметүгә ярдәм итә, шулай ук тән авырлыгы арту, гирсутизм һәм бетчә басу кебек күренешләргә каршы уңай тәэсир итә.
— Ни өчен кайвакыт йөклелекне планлаштырган кызларга да контрацептив препаратлар киңәш итәләр? Бу ни дәрәҗәдә уйланган?
— Үз практикамда мин катнаш ораль контрацептивларны ребаунд-эффект үсеше, ягъни контрацептивларны туктату эффекты белән бәйле рәвештә овуляцияне стимуллаштыру өчен киң кулланам. Ул күкәйлекләрнең поликистоз синдромы булган, мультифолликуляр күкәйлекле, овуляциясе булмаган пациентларда бик яхшы эшли. Бу максаттан гормональ контрацептивларны кабул итү вакыты 2-3 ай тәшкил итә. Аның чынлап та файдасы бар, иң мөһиме — гинекологның контроле булсын. Әгәр пациентның максаты — йөклелекне планлаштыру икән, бу — овуляцияне стимуллаштыру өчен артык препаратлар кулланудан саклану, ләкин һәр очракта да барысын табиб хәл итә.
— КОК кабул иткән вакытта, организмны ничек сакларга? Катнаш ораль контрацептивлар куллану витамин һәм минераллар, шул исәптән В төркеме витаминнары, магний, цинк, С витамины, фолий кислотасын югалтуга китерә, дигән тикшеренүләр бар.
— Ораль контрацептивлар кабул итү һәм кайбер минераллар дефициты арасындагы бәйләнеш 1980 елларда ук ачыкланган. Контрацептив таблеткалар куллану В төркеме витаминнары, фолий кислотасы һ.б. дәрәҗәсенең кимүе белән бәйле икәнлеге билгеле. Шулай ук С витамины һәм цинкның да дәрәҗәсе кимүе ачыкланган.
Туклану режимын үзгәртмичә һәм тиешле препаратларны кулланмыйча, озак вакыт ораль контрацептивлар кабул итү аркасында витаминнар дефициты үсәргә мөмкин. Шуңа күрә ораль контрацептивлар кабул итә башлаганда махсус сайланган витаминлы-минераль комплекслар, витамин дефицитын вакыт-вакыт тикшереп тору киңәш ителә.
— Әгәр дә ораль контрацептивларга карата «кирәк» һәм «кирәкми»ләрне чагыштырсак, кайсы өстен чыгар?
— Кайбер хатын-кызлар гормональ контрацептивларга кәефкә карап даруханәдән сатып алырга мөмкин витаминга караган кебек карый. Кайбер хатын-кызлар гормоннардан бик курка. Әгәр дә сез гормональ контрацепция турында уйлыйсыз икән, теләсә нинди сораулар белән табибка мөрәҗәгать итә аласыз, ул сезгә барлык якларын үлчәп, дөрес препарат сайлап бирәчәк.
Бүген катнаш ораль контрацептивлар —минем практикада мөһим корал, чөнки репродуктив яшьтәге пациентларда гинекологик чирләрнең 70%ы гормональ дисбаланс белән бәйле.