Геннадий Макаров: Татар гомер буе үзен шәрыкътән өстен куеп, Европа халкы итеп хис итте, әмма Европа була алмады
Татар халкының этник музыкасы башка төрки халыклар форматында була алмый. Аның нинди форматта булырга тиешлеген генә күзалларга мөмкин. Әмма без аны булдыра алачакбызмы – монысы бик бәхәсле. "Интертат" электрон газетасы журналист Рузилә Мөхәммәтованың бу уңайдан язылган мәкаләләр тупланмасын бастыра башлый. Укучыларыбызга беренче мәкаләне тәкъдим итәбез.
Татар ул гомер буе үзен шәрыкътән өстен куеп, Европа халкы итеп хис итте, әмма Европа була алмады. Җәдит ул - Евроислам. Европага тартылу ни өчен көчле булган? Европа матур бер үрнәк булып хезмәт иткән - сәнгать югарылыгы, икътисад югарылыгы. Үзендә булган төркилекне һәм шәрыкъ элементларын искелек дип санаган. Аннан арынырга тырышканнар.
Нәрсә мөһим?
1. Бүгенге көндә татар гына түгел, бөтен халыклар да үзләренең этник сыйфатларын югалта төшә - глобальләшү бик көчле бара. Шул ук вакытта югалткан саен югалтылган кыйммәтләрне кайтарырга тырышабыз. Бөтен халык та этнода казына. Бөтен дөньяда реставрация бара. Бер генә мисал. Казан ханнары заманында милли хәрби оркестрлар, ансамбльләр булган. Материаллар тулып ята. Без Төркиядән килгән хәрби ансамбль чыгышларын авыз сулары китереп карап торабыз. “Безнеке дә булган”, дибез. Ә аны үзебездә яңадан тергезү эше алып барылмый. Аның өчен бит максат куеп эшли торган программа кирәк. Аңа акча кирәк. Ул акча болай да юк. Акчасыз гына аны эшләп булмый. Милли эшләрне күтәрә башласаң, Мәскәү нәрсә дип әйтер дип куркып торалар.
2. Кызыксынган яшьләребез бар – ул зур көч. Әмма бездә югары уку йортларында фольклор бүлеге юк. Консерваториядә халык уен кораллары факультеты бар. Әмма ул рус халык уен кораллары факультеты.
3. Безнең фән бар. Дәүләт кызыксынырга, заказ бирергә тиеш. Мин өйдә гөслә, думбыралар ясадым, өйрәтә алам. Әмма без аны киңрәк итеп бирә алмыйбыз, чөнки сәгатьләр кыскара. Вазгыять шундый. Хакимият тарафыннан кызыксыну күрсәтелсә, уку йортларына мөмкинлек тудырылса - аны үзгәртеп була. Стратегия булырга тиеш.
4. Татар дәүләт фольклор ансамбле “ялтыравык кәгазькә төрелгән” ансамбль. Аның җитәкчелеге көне-төне монда булырга тиеш. Аларның бирегә килеп күренгәне дә юк. Татар музыкасы патриоты булу гына җитми шул. Без студентлар кабул иткәндә, коллективының киләчәген уйлап, монда укып үзләрендә эшләргә теләүчеләрне безгә җибәрергә тиешләр.
5. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле халыкчанлык белән профессиональлек арасында ниндидер бер урталык табып эшлиләр. Аның төп юнәлешләре совет заманында салынган, ул шуннан чыга алмый. Бу фольклор түгел. Ул юнәлеш эшләгәнен эшләде инде - мораль яктан искергән, аның киләчәге юк. Бәлки, алар эстрада ягына алышыр.
6. “Бәрмәнчек” керәшен ансамбле белән дә көрәшергә туры килә. Алар да бас гитара кушалар. Баштарак мин килеп керсәм, бас гитараны качыралар иде, хәзер качырмый башладылар. Аңа шуңа өйрәнгән, шуны катнаштыргач кына музыка чыга дип уйлыйлар.
Геннадий Макаровтан дөнья күләменә чыга торган этномузыка схемасы
1. Безнең оригиналь катламнар бар. Миңа, әйтик, бәетләр, мөнәҗәтләр юнәлеше ошый. Моны киңрәк итеп, Урта гасыр музыкасы, шигърияте дип алырга мөмкин, бу юнәлеш бөтен дөньяда кызыксыну уята; анда - гарәп, иран һәм төркилек кушылган юнәлеш Ислам эстетикасы.
2. Бездән күп җирләрдә: “Кайда сезнең озын көегез?” дип сорыйлар. Кырыгынчы-алтмышынчы елларда артистлар – Зифа Басыровалар, әйтик, аны зәвыклы итеп башкаралар иде. Ә аның бик борынгысы керәшеннәрдә сакланган. Аны җырлау өчен укырга кирәк. Хәзерге җырчы борынгы керәшен көйләрен җырлый башласа, “Тәфтиләү” килеп чыга - яхшылатабыз диләр дә, бөдрәләтә башлыйлар. Тәме бетә.
3. Төгәл рецептлар юк. Әмма нинди адым артыннан ниндие кирәген билгеләп чыгарга була. Әле бит әле аның эшләүчесе дә кирәк. Дөрес, акча күренсә аның эшләүчесе шундук табыла. Дәүләтнең кызыксынуы булырга тиеш. Түрәләребезнең бу өлкәдә белемнәре җитеп бетми. Күңелләр белән тырышалар, әмма белеп бетермиләр.
Дәвамы бар...