Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Генетически не так»: Нурбәккә Тукай премиясе нигә бирелмәгән — Илшат Сәетов версиясе

Илшат Сәетовның Нурбәк Батулла турында төшерелгән документаль фильмын безнең хәбәрчебез карады.

news_top_970_100
«Генетически не так»: Нурбәккә Тукай премиясе нигә бирелмәгән — Илшат Сәетов версиясе

Яңартылган Милли китапханәнең беренче китап бирү көне сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның «Алтын битлек» лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган «Генетически не так» дип аталган фильмын күрсәтү белән төгәлләнде.

«Бу фильм Нурбәк һәм электротатарлар турында», — дип хәбәр иткән иде автор.

  • Илшат Сәетов — сәясәт фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, Мәрҗани Фонды чыгарган Islamology журналы мөхәррире, 2005-2007 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе. Казанда «Мин татарча сөйләшәм» проектын башлап җибәргән шәхесләрнең берсе.

Хәзер Илшат Сәетов кино төшерү белән мавыга, хәер, мавыгу түгел, ул бу юнәлештә белем ала. Документаль фильм буенча курс эшенә үз герое итеп Нурбәк Батулланы сайлаган. Автор әйтүенчә, бюджеты «Мәскәү — Казан — Мәскәү» маршрутына билет бәясенә сыешкан фильмны, ниһаять, Казан тамашачысы бәяләде.

«Яшь кинорежиссер, сәясәт фәннәре кандидаты Илшат Сәетовның „Алтын битлек“ лауреаты Нурбәк Батуллага багышланган „Генетически не так“ дип аталган фильмы татар телен саклап калу һәм консерватив публикага ошамый торган спектакльләр турында», — диелсә дә, фильм асылда «Әлиф» командасының Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен алмавына кайтып калган булып чыкты.

Кызганыч. Премияне алмаулары түгел, хәер, анысы да кызганыч, Нурбәк турындагы фильмның шулай тарайтылуы кызганыч.

Нурбәк Батулла - тирән фикерле, киң эшчәнлек алып бара торган, кызыклы шәхес. Россиянең иң данлыклы театр премиясен алганда «Барыбер» дип чыгып баскан Нурбәкнең премияләргә артык исе киттеме икән?! Хәтта дәүләт премиясе булса да. Ул бит зур шәхесебез Батулла аганың «үз дәүләтендә» үскән егет.

Фильм 42 минут бара.

Фильм башыннан ук «Алтын битлек» алган команданың аэропорттан тантаналы каршы алмауны тәнкыйтьләүдән башлана. Аңа Нурбәк иҗатының дәүләт тарафыннан танылмавы азакка кадәр кызыл җеп булып бара. Моның нәтиҗәсе булып дәүләт премиясен бирмәүләре күренә, җәмәгатьчелек вәкилләренең (вәкиленең) тәнкыйтьләве өстәлә.

  • Фильмның асылында Нурбәккә дәүләт премиясе бирмәү һәм аның иҗат әһелләренең Президент белән очрашуга кертелмәве ята.

Вакыйгалар 2019 елның 26 апрелендә бара. Ул елны Тукай исемендәге дәүләт премиясенә 16 кандидатура күрсәтелгән иде. Алар арасында язучылар һәм рәссамнар белән бергә сәхнә әһелләреннән җырчы Айдар Фәйзрахманов; композитор Әнвәр Шәрәфиев; «Созвездие — Йолдызлык» эстрада сәнгате республика фестивале вәкилләре — Дмитрий Туманов, Раилә Гарипова, Дмитрий Платонов, Наталья Смирнова, Айдар Гайнетдинов, Тимур Мортазин, Диана Сәфәрова, Николай Штыков; «Әлиф» иҗат берләшмәсе вәкилләре — режиссер Туфан Имаметдинов, хореограф Марсель Нуриев, композитор Эльмир Низамов, биюче Нурбәк Батуллин; продюсер Рифат Фәттахов; Камал театры артистлары төркеме — Люция Бикчәнтәева (Хәмитова), Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин бар иде.

Әлеге алты намзәтнең икесе — Камал театры артистлары төркеме һәм Айдар Фәйзрахманов лауреат була алды.

Премия нигезләмәсе буенча өч лауреат була ала. Ә ул елны болай да дүрт лауреат билгеләнде. Димәк, 16 кандидатның уникесе үтә алмаган икән, һәрберсе турында фильм ясап, аларның үтмәве өчен дәүләтне гаепликме? Лауреат булган Камал театры артистлары төркеме һәм Айдар Фәйзрахмановның кайсы лаексызрак булуын дә әйтерсез, бәлки.

Игътибар итегез, ул елны намзәтләр арасында ике фестиваль һәм аның оештыручылары да бар иде. Фестивальнең һәр икесе Президент исеме белән пиарлана. Әмма алар да үтмәде.

Инде очрашуга килик. Ул елны Туган тел көнендә ЭКСПО залы ачылды. 3 мең урынлы залда зур концерт булды. Концерт алдыннан Татарстан Президенты иҗат әһелләре белән очрашты.

Фильм буенча Нурбәк очрашуга керергә тели, әмма керә алмый. Нигә керергә теләвенең максаты гына күренми.

Дөресен әйткәндә, мин үзем бу очрашуда аталы-уллы Батуллалар катнашырга тиеш иде дип уйлаган идем һәм уйлыйм. Нигә катнашмауларын белмим. Ә түрәләр логикасын фаразлап уйлап карасак, болайрак килеп чыга.

Ул вакытта Нурбәк Батулла Кариев театрының баш хореографы иде. Ә очрашуга Кариев театрыннан аның директоры Гүзәл Сәгыйтова, «Әлиф» төркеменнән Туфан Имаметдинов килгән — очрашу фотоларында аркасы белән булса да, ул да күренә. Туфан анда ТЮЗның баш режиссёры буларак катнаша алмый, чөнки очрашу татар иҗат әһелләре белән. Димәк, Туфан «Әлиф» вәкиле буларак катнашкан. Гүзәл яки Туфан үзләре килә алмаса, үз урынына Нурбәкне тәкъдим итә алган булырлар иде. Ләкин алар үзләре катнашкан. Исемлек төзегән түрәләр логикасы буенча шулай кебек.

Читтә телефон камерасына төшереп торучы «яшь режиссёрга» кадр ясау өчен журналистка үзенең очрашуда юклыгын әйткәч һәм министр белән берничә сүз алышып алгач, Нурбәк кайтырга кузгала. Чөнки аның «Мин татарча сөйләшәм» фестиваленә катнашасы бар. Ә ни өчен килгән ул ЭКСПОга — аңлашылмый.

  • Бу урында Илшат Сәетов «Дайте жалобную книгу» дигән популяр совет фильмын искә төшерә: Нурбәк ЭКСПОдан чыгып бара, ә халык эчкә агыла. Мәгънәсе бу очракка туры килмәсә дә, «Неправильная формулировка! Это течение идет против меня» дигән сүзләр тукталып тормыйча гына баштан үтеп китә.

Юлда да Тукай премиясе турында сөйләшеп кайталар. «Әлиф» үткән очракта да исемлектә талантлы дүрт егет иде. Димәк, Нурбәк булмаса да алучы табыла. Һәрхәлдә, Туфан Имаметдинов анда бар иде дип беләм. Чөнки ул Президент белән очрашуда булган — фотоларда аның аркасы күренә.

ххх

Фильм дәвамында Батуллаларның «генетически не так» булуы тасвирлана. Нурбәк әтисенең үз әтисен сугыштан каршылавы турында сөйләве искиткеч матур табыш. Нурбәккә кушылып мин дә елыйм дип торам. Күзләрем кызармасын өчен түзеп утырдым. Мөхлис бабай күкрәк тутырып орденнар белән кайтмаган, чөнки «генетически не так». Рабит ага да тормышта төрлесен күргәндер, ул да «генетически не так”тыр. Әмма без Батулла аганы хакимият тарафыннан җәберләнгән дип саный алабызмы? Язучы Рабит Батулла «Сөембикә» һәм башка тарихи кыйссалары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә. Аллага шөкер, затлы, матур итеп томнары чыкты — алыр өчен Татарстан китап нәшриятына Хөкүмәттән максатчан финанслар бирелгәндер. Рабит ага Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында «Илбашы» дип аталган китап чыгарды. «Минтимер Шәрипович турында да мин, ул сөйләгәннәргә нигезләнеп, документаль роман яздым», — ди Рабит ага. Димәк, ул беренче Президентның ышанычын яулаган.

Режиссер өчен фильмның нигезенә «генетически не так» дигән фикерне салырга кирәк икән — әлбәттә, Нурбәк һәм бөтен Батуллалар бу фикергә лаек гамәлләрне күп кылгандыр. Аны ясалма тема «Тукай премиясе» тирәсенә кормасаң да, шәп фильм ясап булыр иде. 

Рабит ага Батулла — туксанынчы елларда азатлык өчен көрәшеп йөргән шәхесләребезнең берсе. Нурбәк үзе дә милләтнең азатлык символы.

Нурбәкне символ буларак калку итеп күрсәткән видеокадрлар интернет киңлекләрендә аз түгел — «Алтын битлек» алганда «Бу җиңүемне бөек татар халкына багышлыйм» диюдән башлап, «Бездә киеренкелек. Әзрәк иркенәергә кирәк» дигән видеоязмасын кертеп, «Тантана» театр премиясе бирмичә, махсус премия генә бирелеп, аны алганда «Яшәсен бәйсез театрлар!» диюе. Әмма Илшат Сәетов аның беренчесен генә алган. Аның каравы, фильмда Нурбәкнең матбугат вәкилләренә артын туңкайтып матбугат конференциясе өстәлендә мүкәләве һәм микрофонга һөҗүме күрсәтелә.

Сүз Кариев театрының Импровизация лабораториясе буенча «Татар-информ”да үткән матбугат конференциясе турында бара. Нурбәк анда микрофон белән импровизация ясаган иде.

ххх

Бүгенге көннең иҗатчыларына дәүләт битарафмы? Каршымы? Килешмим. Бүгенге көннең иҗатчы яшьләре ул — Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамовлар, гәрчә бигүк яшь булмасалар да. Мин аларга дәүләт игътибарсыз дия алмыйм. Нурбәк Батулла һәм Эльмир Низамов Җәлил премиясе лауреатлары. Йолдыз Миңнуллина премияләргә бөтенләй битараф. ТР Милли китапханәсе эксперименталь иҗат өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды һәм биредә чыннан да кызыклы сәнгать әсәрләре туа башлады.

Сүз уңаеннан, Нурбәк Батулла, Туфан Имаметдиновларның экспериментларын мәдәният министры Ирада Әюпова да якларга әзер тора.

Ни өчен Илшат Сәетов шушы линияне алган. Фильмнан соң тамашачыга автор белән фикер алышу мөмкинлеге тудырылды.

Илшат Сәетов: «Мин Мәскәү кино мәктәбен тәмамладым. Безгә курс эше өчен документаль фильм төшерергә, аның өчен герой табарга кирәк иде. Мин Нурбәк Батулланы төшерергә Казанга кайтып киттем. Төшергән кадәрен күрсәткәч, остазларымның берсе фильм булырга мөмкин дигән фикер әйтте. Тагын кайтып төшердем дә, бик озаклап монтаж ясадым. Үткән ел фильм Пермьдә үткән онлайн кинофестивальдә катнашты.

Без Нурбәк белән өч атналап вакытны бергә үткәрдек. Нәтиҗәдә, 36 сәгатьлек материал барлыкка килде. «Дәрдмәнд» спектакленнән берничә кадр да булса, шәп буласы иде. Әмма мин ЭКСПО белән бик уңдым. Мин башта бер генә линияне алып эшләгән идем. Әмма тере кешене алып, аннан үзеңә кирәк өлешен генә алу яхшы түгел инде. Нәфис фильмда барысы да гадел — сценарий язасың да, артистка тәкъдим итәсең. Ә документаль фильмда башкачарак: персонаж кем булып чыгачагын белми. Син күбрәк аның турында түгел, үзең турында сөйлисең кебек. Мин бездә охшашлыклар күрдем. Беренчедән, язмыш ирониясе — мин үзем «Мин татарча сөйләшәм”не уйлап таптым, ә 15 елдан шуны оператор һәм режиссёр буларак төшердем. Икенчедән, туган көннәребез без тирәдә – аның 6, минем 7 март. Йолдызнамәгә ышанучылар белә: хисчән, бераз истерик натура, иҗтимагый танылуга тартылу бар».

Әйе, Илшат Сәетовның «Генетически не так» фильмында төп герой Нурбәк Батулла, әмма фильм нигезендә Сәетовның үз уй-фикере, Казанда үзе теләгән күләмдә таныла алмау сагышы ята бугай.

P. S. Фильм герое үзе залда юк иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100