Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газинур Морат: «Әтәч дигәч тә... безнең дә пычак астына ук керәсе килми инде»

Татар язучысына багышланган яңа сәхифәне «Әйтте» дип атадык. Чөнки язучы, нинди генә чор булуга карамастан, үз сүзен әйтергә тиеш! Публицистика беләнме, мәйданнарда шигырь сөйләпме, сәхнәләрдән шигырь укыпмы, нинди дә булса вакыйгаларны журналист каләме аша шәрехләпме, читләтеп метафоралар ашамы – төрлечә, әмма ул әйтергә тиеш! Чөнки ул – язучы!

news_top_970_100
Газинур Морат: «Әтәч дигәч тә... безнең дә пычак астына ук керәсе килми инде»
Солтан Исхаков, Сәлимә Аскарова

«Әйтте» сәхифәсенең максаты – язучы сүзен ишеттерү. Әйтәме татар язучысы үз сүзен? Халык ишетәме ул сүзне? Кирәкме ул аңа? Кузгатамы ул аның күңелен?

Сүз – Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Газинур Моратка.

Газинур Морат Кукмара районының Зур Сәрдек авылында туган. Төрле елларда «Татарстан яшьләре» газетасында, «Ялкын» журналында, «Идел» журналында, «Мәдәни җомга» газетасында эшләгән. Соңгы елларда Татарстан китап нәшриятында эшләп, быел 63 яшен тутырып, пенсиягә чыккан.

Газинур абыйны бик гадел, намуслы кеше буларак беләм. Гаҗәп, шигырьләре һәм аеруча гыйбарәләре кыю һәм «очлы» булса да, үзе ул сүзендәге каты мәгънәне дә йомшак кына итеп түгәрәкләп куя белә.

Пенсиягә чыгуга ялга киткәнсез икән, Газинур абый.

Әйе, мин – хәзер профессиональ пенсионер.

Гадәттә кеше, пенсиягә чыккач, эшенә теше-тырнагы белән ябыша...

Профессиональ пенсионер булуның минем өчен берничә сәбәбе бар. Үземнең бик нык арыганымны сиздем: мин 41 ел буе гел бер эш белән шөгыльләндем – кулъязмалар укыдым. Адәм баласы өчен 40 ел хезмәт стажы бик күп инде ул: үзен сиздерә башлады. Хөкүмәт пенсияне юкка гына бирми икән адәм баласына. Әлбәттә, пенсия яше элек, Сталин заманында, башкачарак билгеләнгән булган, хәзер «яшәрттеләр» бит халыкны. Чыннан да, ниндидер бер чиккә килеп җиткәч, кеше үзендә арыганлык сизә икән. Беренче сәбәбе шул булды. Икенчедән, башка меркантиль уй да керде. Без бит инде үтә дә прагматик заманда яшибез. Пенсионер булмагач, син белмисеңдер: «пенсиягә индексация ясау» дигән әйбер бар. Шуның ярдәмендә яшәү минимумын «берсәк кенә» арттырып була икән.

Күпме пенсия белән чыктыгыз инде? Сер түгелдер, аны артистлар сәхнәдән дә әйтә. Күпмегә бәяләнгән икән язучының 40 еллык хезмәте, дип беләсем килә.

Язучылык хезмәте түгел инде ул, анда язучыга карамыйлар. Күпме акча эшләгәнсең, шуңар карап бирәләр бугай инде ул пенсияне. Мин алай ук түбән дип әйтмәс идем. 20 мең тирәсе инде.

Сез канәгатьме?

Ничек канәгать булмыйсың инде?! Күпләр хезмәт хакын да шулкадәр алып эшләми... Моннан да азрак пенсия белән чыккан кешеләрне дә беләм мин. Безнең яшьтә ихтыяҗлар алай күп була алмый. Без болай да – барына канәгать булып яшәргә күнеккән буын. Пионер, комсомол, партия тәрбиясе алганбыз. Шуңа күрә бүген безнең ихтыяҗлар да зурдан түгел. Кыйммәтле кием-салымнар да кирәкми торгандыр, булган кадәресен киеп туздырырга да гомер кирәк әле. Һәрхәлдә, үз мөмкинлекләреңнән чыгып яшәргә туры килә инде. Кара икра ашамабыз...

Моңарчы, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшләгәндә, ашый идегезме?

Һәрхәлдә, кара икра ашамыйча да яши алырмын, дип уйлыйм. Кайчандыр бер социаль челтәрдә укыган идем: «Безнең эштә хезмәт бүленеше шулкадәр төгәл билгеләнгән: берәүләр күп эшли, икенчеләр күп ала, һәм бернинди дә буталыш юк». Бөтен җирдә шулайдыр инде ул. Мин күбрәк эшләп ташлаганмындыр, күрәсең.

Алайса, сез тагын нәрсә эшли беләсез соң, Газинур абый?

Менә шул бернәрсә дә эшли белмәгәнгә күрә гомерем буе кулъязмалар укыганмындыр инде.

Акча җитми башласа, кире нәшриятка кайтуыгыз да мөмкинме?

Юк, кире кайтмамдыр.

20 мең сумга яши алмаячаксыз инде, кеше көлдермәгез. Ял иткәннән соң, теге «индексация чорын» узганнан соң, алга таба тагын кулъязма укый башлаячаксызмы?

Шулай булып чыга инде. Үз иҗатың белән генә тормыш итү кыенрак. Шигърият һәм проза белән – булмый да булмый инде. Драматургия белән була торгандыр, ихтимал.

Җыр тексты язып бераз очын очка ялгарга мөмкиндер әле, ә сез аның белән дә мавыкмадыгыз кебек.

Ни кызганыч, җырчы шагыйрь булырга туры килмәде шул. Шулай да кәеф килгәндә җырлаштырам мин үзе. Яшьрәк чакта бер җырлап җибәргәч, Ркаилның: «Син профессияне дөрес сайламагансың бугай, сиңа җырлыйсы калган», – дип әйткәне дә булды. Җыр, дигәч, искә төште: мин 7 класста укыганда, нотага карап, музыка уен коралында уйнарга да өйрәндем.

Үзлектән нота өйрәндегезме?

Анысына өйрәттеләр. Безнең авылга ул вакытта бик билгеле музыкант, композитор, оркестровка буенча зур белгеч Мәсгут Латыйпов килде. Ул безнең мәктәптә укучылардан тулы бер оркестр оештырды.

Ул вакытта безнең колхоз бик таза иде – миллионер колхоз. Аның рәисе дә атаклы кеше иде – Камил Шакиров. Хезмәт герое, СССР Югары Советы депутаты. Япь-яшь килеш колхозны миллионер иткән. Көчкә сөйрәлеп бара торган хуҗалыкларга профессиональ музыкант килеп, оркестр оештырып йөри алмый, билгеле. Ә безнең колхозга Мәсгут Латыйповны кайтарганнар. Оркестрда 30лап бала. Аның бит уен кораллары хәзер дә алтын бәясе тора, ул вакытта да кыйммәт торгандыр. Шулай итеп безне музыкага өйрәтте ул. Ничек өйрәтә алды икән – гаҗәп инде. Нота бит ул! Нотага карап көй чыгарырга өйрәндек. Шуңа күрә, язучылар арасында мин – бердәнбер нота таный торган кеше, дип, кайвакытта мактанып та куйгалыйм.

Хәзер дә таныйсызмы? Онытылмыймы ул?

Таныйм тануын. Ләкин хәзер уен кораллары тотканым юк инде.

Нигә алайса җыр яза торган шагыйрь булып китмәдегез икән?

Менә, нишләптер, безнең буында җыр сәнгатенә җитди игътибар булмады.

Турысын әйткәндә, түбәнрәк сәнгать саналдымы? Амбицияләрегез булдымы?

Бәлки, шулай булгандыр да инде. Дөресен әйткәндә, элек җыр текстлары нигездә шактый примитив иде бит. Аны уртакуллар яза, дип санадык.

Шуңа да җыр текстлары язып «вакланмадыгыз» инде!

Ләкин, тора-бара, җыр тексты язучы «кәттә» авторлар да килеп чыкты. Алар, чыннан да, җыр сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрде. Без затлы музыка тыңлап үстек: радио көне буе «җырлап тора», аннан Мөнирә Булатова, Хәдичә Гыйниятова, Зөләйха Хисмәтуллина, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Рәйсә Билалова җыр суза. Ә композиторлары ни тора! Татар җыр сәнгатенең алтын чоры булган ул, кыскасы.

Дөрес әйтәсең, Рузилә. Бәлки, безгә дә җыр тексты язуга җитди эш итеп карап, аның белән ныклап шөгыльләнергә кирәк булгандыр. Юкса без композиторлар белән һәрвакытта да якыннан аралашып яшәдек. Әйтик, Фасил Әхмәтов белән. Өстәвенә, ул минем якташым да иде. Ләкин; «Фасил абый, минем шигырьләргә дә җыр язып карагыз», – дип бер сүз катканым да булмады. Кыенсыну да булгандыр инде, бәлки. Фасил абый – гениаль композитор ул, чың татар моңсары.

Әйтәм бит инде, кемнәр белән генә аралашмадык... Мөмкинлекләр дә бар иде ул вакытта: матбугатта эшлисең, анда композиторлар да килә. Шушы эшкә алынмау – безнең эшләп җиткермәгәнлек, дип исәплим инде, нишлисең. Безнең юллар үкенечләр белән түшәлгән...

Газинур абый, сезнең белән 90нчы еллар турында сөйләшәсем килә. Сез милли хәрәкәттә актив катнашкансыз. Ирек мәйданында ачлыкта да утыргансыз әле.

Булды андый «гөнаһлар»...

Хәзер ул чор турында нәрсә уйлыйсыз? Кайда ялгыштык? Нәрсәне дөрес эшләдек? Хәзерге күзлектән уйланып карыйк әле.

Ул заманны, дөресен әйткәндә, татарның үзенә күрә «алтын чоры» дип исәплим. Гасырлар буе күңелдә җыелып килгән ихлас сүзләр дөньяга чыкты. Татарның, бәлки, беркайчан да ул кадәрле бергә җыелганы булмагандыр. Ул вакытта Ирек мәйданының исеме чыннан да җисеменә туры килеп тора иде, бөтен митинглар шунда үтте. Ул чакта 35-40 градус эссе... асфальт җеберлек эсселек иде... 90нчы елның май ае. Ул турыда хәзер уйларга да ярамый бит инде... Һәм аның безнең яшәешкә бик зур йогынтысы, тәэсире булды, дип исәплим мин үзем. Ул суверенитетның җимешләре шактый мул булды. Федераль үзәк белән акча бүлешү мәсьәләсендә дә беркадәр гаделлек торгызылды. Чөнки, акча булмаса, бернәрсә эшли алмыйсың – шул вакытта безнең җитәкчеләр шартнамәләр төзеп калдылар. Артында халык тора икән, җитәкчелек һәрвакытта зур эшләр майтара ала. Булдыра, теләсә…

Теләсә...

Ул вакытта теләк тә булган, димәк. Татарстанда бөтен авылларны газлаштыру – үзе гаҗәеп хәл бит инде, ул, гомумән, тормышны үзгәртте. Юллар бөтенләй сикәлтәле иде, яхшы юллар салынды. Юл булмаса, дөнья да бармый бит. Ул елларда тузган торак программасы буенча күпме халык фатирлы булды! Боларның бөтенесенең нигезендә 90нчы елларның йогынтысы сизелеп тора. Шуңа күрә без юкка гына «Азатлык» дип кычкырып йөрмәгәнбез, күрәсең.

Ачлыкта утыручыларның берсе ничек сез булып чыктыгыз соң ул вакытта?

Ничек дип, мин ул вакытта «Идел» журналында эшли идем. Гомумән, милли ислахның башында торды инде ул журнал. Чыга башлап, 1-2 ел эчендә, ул иң популяр, үз сүзен кистереп әйтә торган, моңарчы матбугатта беркайчан әйтмәгән сүзләрне кыеп әйтә торган басмага әйләнде. Без ул вакытта яшьрәк тә, әтәчрәк тә бит инде. Баш мөхәррирнең фатихасы белән (баш мөхәррир Фәиз Зөлкарнәй. – авт.), муенга «Идел» журналы дигән язу элеп, рәссамнан «Ачлык», «Азатлык» дип яздыртып, Әхәт Мушинский белән икебезне редакция озатып калды.

Барлыгы ничә кеше идегез сез анда?

Ничә кеше икәнен төгәл әйтә алмыйм. Үзгәреп торды ул. Кемдер 3 көн тора. 80гә җиткән өлкәннәр дә бар иде. Гаммәви акция булды ул.

Кайдандыр рөхсәтләр алмадыгыз инде?

Анда утыручылардан рөхсәт алырга туры килде, билгеле. Фәүзия Бәйрәмовадан, Зәки Зәйнуллиннан.

Ә авылда, өегездә нәрсә әйттеләр? Әтиегез-әниегез, туганнар?

Мин аларга әйтеп тормаган идем, үзләре белгән. Ничек белмәсеннәр инде – хәбәре бөтен дөньяга таралды бит.

Алар риза булдымы моңа, әллә сүктеме, малаебыз ачтан үлә, дип?

Юк-юк, сүкмәде. Андый сүз булмады, кем әйтмешли, ул яшеңдә үз башың белән яши торган чак бит инде. Әти-әни белән бу хакта җәелеп сөйләшмәдек тә. Газинур Гафиятуллинның әтисе улының амбразура каплаганын ишеткәч әйткән бит: «Ул монда чакта да башсыз иде», – дигән. Исем бит ул шулайрак – аның үз магиясе бар.

Исемегезне Газинур Гафиятуллин хөрмәтенә кушканнармыни?

Күрәсең, ул вакытта «Газинур» романының бик популяр чагы булгандыр. Ошагандыр инде. Газинур исемен хәзер, нишләптер, бик сирәк кушалар. Ул исемне йөрткән бер шәп җырчы бар – Газинур Фарукшин. Газинур исеме минем үземә ошый.

Ачлык мәйданына чыгуның тагын бер сәбәбе бар: Фәүзия Бәйрәмова – чандыр гына, юка гына ханым – ач утырганда, ничек инде, ни йөзең белән аңа кушылмыйсың, ди? Азрак кына егетлек горурлыгы уянгандыр. Мин бит әле аның бертуган сеңлесенең ире дә идем (Газинур Моратның беренче хатыны – Гөлзада Бәйрәмова. – авт.). Кыскасы, анда чыгуыма үкенмим, һәрхәлдә зыянлы эш булмады шикелле.

Газинур абый, язучының биографиясе бай булырга тиеш, диләр, бер карасаң, сез – бер Казанда гына «кайнаган» кеше...

Әйе, КамАЗда эшләмәдем. Нефть чыгармадым...

Биографиягез турында ни уйлыйсыз?

Биография ике төрле була. Аның берсе – текст булып хезмәт кенәгәсенә языла торганы. Була күңел биографиясе. Язучыга, беренче чиратта, күңел биографиясенең бай булуы кирәк. Ул күпмедер дәрәҗәдә «өстән» дә биреләдер. Аннан соң, яшь чакта нәрсә укыйсың бит әле. Күңел биографиясен яшь чакта алган гыйлем белән, укыган әдәбият белән дә баетып була.

Элек безнең төп эшебез, әлбәттә, китап уку иде. Телевизор юк, компьютер юк, Интернет юк... Шул әти-әнигә булышу, дәрес әзерләү (әзерләсәң инде) һәм китап уку. Ул вакытта халык укуга, гомумән, һәвәс иде, китап уку культурасы бар иде.

Китапханәбез дә шактый бай иде, Ходайның рәхмәте. Мин, дәреслекләрдә булган авторлар белән генә чикләнеп калмыйча, әдәбиятта яңа сүз әйткән шагыйрьләрне эзли башладым. Шул вакытта кулыма дәфтәр калынлыгы гына кечкенә шигырь китаплары килеп эләкте. Алар инде бүген атаклы шагыйрьләр – Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев. Аннары Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов китапларына юлыктым. Үзем эзләп таптым мин аларны. Талантлы шагыйрьләрне үз акылым белән капшанып эзләп таптым. Әлбәттә, яшерен-батырын түгел, ул китапларның күбесен, кесәгә сыя торганнарын, китапханәчедән яздырып алмадым инде.

Урлап алып чыгып киттегезмени?

Урлауга керми бит инде ул. Әйе, андый хәлләр дә булгалады. Алар минем өстәл китабына әйләнде. Китапханәгә ничек кире илтеп бирим инде мин аларны?! Алар минем өчен кадерле әңгәмәдәшкә, дуска, сердәшкә әйләнде. Алып барып куярга тәвәккәллегем җитмәде. Мин ул чакта бик нык Рәдиф Гатауллинга (Рәдиф Гаташ) гашыйк идем. Аның традицион булмаган, иреклерәк формада язылган мәхәббәт лирикасы ул вакытта бөтенләй аяктан екты. Шагыйрьнең шигырьләре халык арасында да бик популяр иде. Менә шушы мавыгулардан үзем дә әкрен генә шигырь калыплый башладым. Гәрчә минем балачакта шигърият белән дуслык гел юк иде.

Мин бала чакта яшәү белән үлем арасында калдым. «Менингит» дигән бик алама чирнең иң авыр формасы белән авырдым. Бу – баш миенең ялкынсынуы. Андый авырудан йә үләсең, йә гарип каласың... яки инде, «башың китеп», минем кебек шигырь яза башлыйсың. Миңа шунысы язган булып чыкты. Табибларга рәхмәт, саклап калганнар. Фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килүдер инде бу.

Әле менә күптән түгел генә белдем: мине исән калдыруда бер бик хөрмәтле белгечебез – Зиннур Закировның өлеше зур булган. Ул үзе бик төпле публицист та, ә беренче чиратта – балалар табибы. Без аның белән күрше авыллардан. Бер гапләшеп утырганда, мин аңа 3-4 көн комада ятуым турында сөйләп киттем. Умыртканы кытыр-кытыр китергәндә уянып алам, ләкин авыртуны сизмим. Шул вакытта гәүдәм янында ак халатлы кешеләр йөргәнне өстән карап торган чаклар да булды. Табиблар аны «клиник үлем» дип атый инде. Шунда Зиннур абый әйтеп куйды: «Газинур, синең умыртка сөягеңне кытырдатучы мин идем бит ул», – диде. Арка миеннән анализ алганнар икән. 45 көн дәваланып яттым. Кадалган уколларны санасаң, бөтен гомергә җитәрлек булгандыр инде ул – хәтта утырып тора алмый идем.

Шушындый хәлләр дә кичерелде. Бу – Ходайның бер сынавы булгандыр. Баш миенең зырылдап әйләнеп китүе, шулай итеп, мине шигырь язар көнгә калдырды. Аллага шөкер, инде хәлдән килгәнчә язарга да тырыштык. Сыйфатлы булсын, диеп тә тырыштык. Безнең алда бик югары дәрәҗәдә иҗат иткән бөек элгәреләр – өлгеләр бар: алардан калышасы килмәве дә табигыйдер. Һәрхәлдә, каләм иясе үзенең нинди кимәлдә язганын да, үзенең мөмкинлекләрен дә төгәл белергә тиеш. Үз башыңнан югары сикерә алмыйсың, Ходай Тәгалә язу куәсен күпме биргән – шуннан артыгын бер кәррә дә арттыра алмыйсың.

Газинур абый, без сезне үтә дә гадел кеше дип беләбез. Әйтик, бер елны гранттан баш тартуыгыз – сезнең өчен кечкенә генә тормыш мизгеледер, ә безнең өчен ул гаҗәеп хәл булды. Бездә бит грантны алуын алалар, ләкин еш кына эшләмиләр. Сез бит ул грант таләпләренә туры килә торган әсәрләрне бик җиңел яза ала идегез.

Гадел дигәннән, гаделлек әдәбиятта гына түгел, бөтен җирдә кирәк инде ул. Хәзер бәяләнми генә...

Мин бит үзем – гел өлкән кешеләр сүзенә колак сала торган беркатлы адәм. Үз гомеремдә беркайчан да грантлар алу мөмкинлеге турында ишеткәнем дә юк иде. Гомумән, мине иҗатның матди ягы әлләни кызыктырмады. Шундый форсат тугач, дуслар: «Әйдә, катнашмыйсыңмы?» – дип, миңа хәбәр салды. «Ярар, – минәйтәм, – сез әйткәч катнашмый ярамас», – дидем. Документлар да тутырып җибәрдем. Шуннан соң 20 ел буе бергә эшләгән, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире булган Зиннур Мансуровка шылтыраттым. «Зиннур абый, син катнашасыңмы?» – дип сорадым. Кире җавап ишеттем. Миңа шул җитә калды. Ничек тыңламыйсың 20 ел буе баш мөхәррирең булган кешене? Автоматик рәвештә шулай килеп чыкты ул – баш тарттым. Аннары кызган табага бастырып сүктеләр, әлбәттә...

Ркаилләрме?

Ркаилләр түгел – Ркаил. Ул тәкъдим иткән иде миңа анда катнашырга. «Язасың килмәсә, үзем язып бирә идем мин сиңа», – дип, үземне оялтты да әле. Шулай булды! Бу – бернинди батырлык та түгел... Ә аннан соң «син барыбер конкурсларда катнашмыйсың» дип, жюрига кертә башладылар. Мин хәзер почетлы жюри булып йөрим.

Телләрне үстерү комиссиясе химаясендә башланган ябык әдәби конкурста да жюри әгъзасы иттеләр. Бу юлы миңа проза әсәрләре генә укырга туры килде. «Син бит проза язмыйсың, каян беләсең?» – дигәнне ишеткәләгән дә булды, билгеле. Кыскасы, мин повесть һәм хикәяләр укыдым.

Жюрида утыру – бик җаваплы вазифа. Гомумән, анда ялгышырга ярамый. Хәзер мин биредәге эшем белән горурланам хәтта – вазифам кушканга, ул чакта повестьлар һәм хикәяләргә үземчә генә урыннар да биреп чыккан идем. Жюрида төрле фикерләр булды, ләкин, Алланың рәхмәте, нигездә шул мин күзаллаган исемлек җиңеп чыкты. Бик сөендем моңа. Күрәсең, 40 ел буе кулъязма укый-укый шактый шомарганмындыр инде.

Нәүбәттәге конкурста да жюрига дәшсәләр, объектив булырга тырышырбыз, иншалла. Әлеге конкурс әдәбиятны гел дә җанландырып җибәрде. Шөкер, язучыларыбызның потенциалы зур, эчке энергиясе ташып тора әле. Мобилизация үзенә күрә...

Мобилизация?

Мобилизация – каләм әһелләрен уртак эшкә берләштерү бит инде ул. Мотивация булгач, язучылар шундук хәрәкәткә килә башлый. Бер ел эчендә каләмдәшләребез менә дигән романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырләр, поэмалар иҗат итте...

Укучысы гына булсын.

Анысы – башка мәсьәлә. Иң мөһиме: язучыларның күңел төшермичә иҗат итүе кирәк. Чөнки язучылар да инде борын салындырып, «бетәбез» дип торса, нишләмәк кирәк. Шөкер, яшьләребез дә, урта буын да, өлкән язучыларыбыз да чагыштырмача кыска арада әдәбиятны алга этәрә торган әсәрләр иҗат итә алды.

Романнардан да канәгатьсезме?

Аларын мин укымадым бит.

Җиңгәннәрен укыгансыздыр ич? «Казан утлары»нда басылып килә.

Әлбәттә, укып барырга тырыштым.

Канәгатьме соң инде?

100 процент канәгать, дигән сүз була да алмый, билгеле. Вакыт аралыгы кыска булгач, әлбәттә, зур әсәрләрне язуда бераз ашыгу сизелә, анысы. Һәрхәлдә мин үзем 3 романны да әдәби эшләнеше ягыннан да, актуальлек җәһәтеннән дә җитди әсәрләр дип саныйм.

Үзегезнең роман язарга утырганыгыз булмадымы?

Беркайчан да булмады. Ул турыда уйлаганым да юк. Шигырьгә тугры булып калырга язгандыр, күрәсең. Бәлки, мин прозаны булдыра да алмыймдыр. Чөнки роман язарга утырган кешенең арт шәрифләре бик нык, таза булырга тиеш диләр. Ә мин – үтә дә импульсив адәм. Әнә Марсель Галиев иҗатын шагыйрь булып башлаган, тора-бара, олуг прозаикка да әйләнеп куйды. Ркаил Зәйдулланың прозасы да гаҗәеп югары кимәлдә язылган.

Рүзәл Мөхәммәтшин да прозага күчеп бара. Конкурста җиңгән хикәясе дә шәп иде.

Әйе, укып чыккач ук: «Моннан да яхшы хикәя юк», – дидем. Шаккаттым мин аны Рүзәл язуына. Башта ышанып та бетмәгән идем... Аннары, бик укымышлы егет тә ул Рүзәл. Язучы укымышлы булырга тиеш. Үз әсәреңне генә укып утырып булмый.

Гаделлек, намус турында сөйләшә башлаган идек. Матур гына читкә китеп бардыгыз...

Авыз тутырып «мин намуслы» дип утыру – дөрес гамәл түгел инде ул. Һәрвакыт намусны саклап бетереп тә булмый торгандыр. Ләкин иҗатта, үзара мөнәсәбәтләрдә гадел булу кирәк. Алдашмау, иптәшеңне авыр хәлгә куймау.... Гомумән, ялганлауны яратмыйм. «Алдакчылар партиясе»нең «генераль секретарьләре» белән мин үзем һәрдаим аралашып яшим. Алардан «кыен ашаган» чаклар да булды. Ләкин нинди генә хәлдә дә, таш атсалар да, аш белән җавап кайтарырга кирәк. Кешегә зыян салу, үчләшү, үпкә саклау мөселманның әдәп-әхлак кысасына да сыймый. Мөселманга 3 көннән артык үпкәләп йөрергә, гомумән, ярамый.

Ягъни, үзегезгә зыян салган кешеләргә дә үпкәләмисезме?

Юк, үпкәләмим. Заманында бик авыр хәлләрдә калдырган кешеләр дә булды, әлбәттә. Аларның күбесе бу дөньяда юк та инде. Күңелең чиста, үзең ихлас булсаң, Ходай Тәгалә Үзе сиңа ярдәм итәргә тырыша кебек тоела. Көфер сүз сөйләмәсәң... Намаз укыдың да, «Аллаһу әкбәр!» түгел әле. Намазның ни-нәрсә икәнен белмәгән килеш тә намус ияләре була. Минем өчен әти-әни намус ияләре иде. Намаз ияләре түгел иде алар. Чөнки икесе дә дәһрилекнең коточкыч чәчәк аткан чагында тәрбия алып үскән. Алар, әлбәттә, намазга ук барып җитә алмады. Ләкин намус иясе булып яшәделәр. Шуңар күрә аларның сүзен васыять итеп кабул кылып яшәп ятам, Аллага шөкер! Намус дигәч, әллә кайчан язылган бер шигырь юлы искә төште әле: «Намуслы яшәвең җирдә – үзе, бәлки, батырлык».

Дөресен әйткәндә, чыннан да, батырлык икән бит ул. Батырлыкка әйләнде дә китте хәзер. Безнең вазгыятьтә – бигрәк тә. Ләкин «намус категориясе» беркайчан да үзгәрми. Намуслы булуның күләме булмый. Ул йә бар, йә – юк. Әз генә намуслы булып булмый.

Язучыларның эчүенә ничек карыйсыз?

Ни кызганыч, бездә һаман да «язучылар, шагыйрьләр эчкече» дигән легенда яши бирә. Эчеп йөргән кеше калын-калын китаплар яза аламы?! Бу легенданы яшәтүгә, еш кына, язучылар үзләре дә форсат бирә. Хемингуэй, әнә, үз заманында: «Яхшы язучы – эчкече язучы», – дип тә әйтеп калдырган.

Бу җәһәттән, Барлас Камаловның да әйткән бер гыйбрәтле сүзе бар: «Самолетта шартлап үлсәк тә, безне барыбер «эчеп үлгән» диячәкләр», – диде ул.

Күп кешеләр эчкечелектән азап чиккән, әлбәттә, ләкин, бәлкем, ул – иҗатның үзенә күрә бер компонентыдыр. Шагыйрь кешенең күңеле үзенә бертөрле бит ул, аны аңлатып булмый...

Газинур абый, күптән түгел сез «халык шагыйре» булдыгыз, бу – ниндидер йөкләмә бирәме? Халык шагыйре булгач, нинди уйлар белән уянып китәсез? Халык шагыйре белән «просто» шагыйрь Газинур Морат арасында аерма бармы?

Гел дә юк, дисәм, бигүк дөрес булып бетмәстер инде.

Күкрәкне киеребрәк йөри башладыгызмы?

Менә монысы холкыма бөтенләй дә туры килми, Рузилә. Мин – бик пессимист кеше. Өстәвенә, оптимистлар начар яза, дигән гыйбарә дә бар. Әйе, мин – табигатем белән пессимист. Вөҗүдем белән пессимист. Минем беркайчан да үз исемем астына мактаулы исем өстәп язып куйганым юк. Мактаулы исем кешене түгел, ә кеше ул исемне бизәргә тиеш.

Пенсиягә өстәмәсе бардыр инде?

«Халык язучысы» исемен алган кешеләр «бар» дип әйтә. Һәрхәлдә, зыяны булмас.

Аның каравы, хатыныгыз сөенгәндер – халык шагыйре хатыны булу начар түгел бит...

Шул хатын сөенсә генә инде. Бәлкем, дуслар да сөенгәндер. Каләмдәшләргә рәхмәт. Халыкка танылуга караганда каләмдәшләрең арасында саналу күпкә кыенрак. Мине бертавыштан тәкъдим иттеләр, хупладылар. Рәхмәт аларга.

Каләмдәшләр, дигәннән, Берлеккә рәис сайлаганда, еш кына интригалар да була. Андый мөрәҗәгатьләр сезгә дә булмый калмагандыр, дип уйларга кирәк.

Юк, миңа бер генә кандидатның да шалтыратып әйткәне булмады. Беркайчан да. Чөнки алар минем бер генә кеше өчен тавыш бирәчәгемне яхшы белә. Күреп торасыз: эшли башлавына ел ярым гына булса да, Ркаил Зәйдулла әллә ниләр майтарырга өлгерде инде. Хәзер бит Язучылар берлегендә ремонт башланды. Хәтта Язучылар йортының фундаментын казыганнар, әле фундаментка ук төшеп җиткән кеше юк иде.

Кайчандыр үзегез алып йөргән бина, әйеме?

Әйе. Туфан абый җитәкчелегендә. Туфан Миңнуллин – мин дөньяда күргән беренче тере язучы иде. Каядыр 70нче еллар башында безнең авылда иҗат командировкасында ярты ел ятты ул. Элек бит шундый мөмкинлекләре дә бар иде язучыларның. Хәзерге грант кебек бер нәрсә булгандыр инде ул. Туфан абый, мәктәбебездәге укытучылар тормышын өйрәнеп, «Үзебез сайлаган язмыш» дигән пьеса язды. Иң беренче премьерасы да безнең мәдәният йортында булды.

Туфан абый безнең авылны бик үз итте. «Кама Тамагында тумасам, Кукмарада туган булыр идем», – дия торган иде. Соңрак минем туган нигездә дә булды ул. Безгә кайттык. Аның үзенә күрә бәхилләшеп, саубуллашып йөрүе булгандыр, дип уйлап куйдым соңыннан. Мәктәптә очрашу үткәрдек. Әни бик гаҗәпләнде инде: «Син чын Туфанмы соң», – дип, килеп, үзен тотып-тотып карады. Туфан абый белән бик күп аралаштык инде без. Рухы шат булсын. Безгә ышанып, туган авылына мунча салырга да чакырган иде ул. Кайттык, эшләдек. «Да, егетләр, мунча килеп чыкмады, сез төзегән мунчадан келәт ясарга туры килде», – диде соңыннан. Җылы тотмый икән. Без бит инде чын осталар түгел.

Кит инде, Газинур абый, Кукмара тумасы була торып, сез дә шулай диеп торсагыз! Иң шәп балта осталары Кукмарада түгелмени?!

Миңа бирелмәгән шул. Әти оста иде, энекәш оста. Китап укып әллә кая китеп булмый шул.

Сез ике генә өйләнгәнме ул?

Күбрәк кирәк идеме?

Юк, җитә. Законнарга туры китереп, бүгенге вазгыять турында нәрсә әйтә аласыз? Бүген «тел», «милләт» дип сөйләшеп йөрү икенче планга калдымы? Бөтенләй уңайсыз кебек түгелме ул темага сөйләшү?

Юк, уңайсыз түгел. Безнең халык үз гомерендә ниләр генә күрмәгән! Язучыларыбыз, шагыйрьләребез мылтык түтәсенә куеп иҗат иткән. Фатих Кәримне алыйк, Җәлилне! Гаҗәп бит инде. Алар телне, халыкны һәрвакыт беренче урынга куеп яшәгән, иҗат иткән. Туган тел дә, аның яшәеше дә, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез дә беркайчан да икенчел була алмый. Халкыбыз нәрсә генә күрсә дә, безнең бабалар иманнарын сатмаган. Кемнәрдер саткан да инде, ләкин алары – хурлыклы искәрмә генә.

Бу темага билгеле бер гыйбарә белән нокта куяр идем. Европа халыклары арасындагы «теләсә кайсы сугыш асылда гражданнар сугышы булып тора» дигән сүз бар. Бер акыллысы шулай дип әйтеп калдырган. Әлбәттә, Европа коточкыч күп кичергән сугышларны. Әмма ул, тора-бара, цивилизацияле үсеш юлына аяк баскан. Берләшкәннәр. Без, гомумән, тынычлык тәрбиясе алып үскән буын. Безне «миру – мир» диеп өйрәттеләр. Дөнья, барыбер, аңына килер – мин шуңар ышанам.

Мөһаҗирлеккә ничек карыйсыз? Киткән кешеләргә мөнәсәбәтегез?

Мөһаҗирлектән безнең халыкның беркайчан да башы чыкмаган, үзең беләсең. Безнең халык бәхет эзләп тә күп йөргән инде. Ул аңа күнеккән, дөресрәге, күнектерелгән. Шуңар күрә ул инде чәчрәп тә чыкмый. «Баш саклау» дигән нәрсә аның геннарына салынган. Һәрхәлдә, бу вазгыятьнең тиз арада җайланасына өметләнергә генә кала.

Язучы җәмәгать эшлеклесе буларга тиешме, әллә аңа язып кына утырса да буламы?

Язып кына утырган кешене дә гаепләп булмый, ләкин безнең татар язучысына гомер бакый, әдәбияттан тыш, башка вазифа да йөкләнгән. Әнә Тукайны кара, Фатих Әмирханнарны кара, Дәрдемәндне кара, Исхакыйны кара – бөтенесе зур җәмәгать эшлеклеләре булган. Язучы ул, дөресен әйткәндә, дәүләте булмаган халыкның дәүләте. Туфан Миңнуллин әйткән сүз ул. «Тукай – ул безнең дәүләтебез», – дигән иде ул соңгы чыгышында. Шуңар күрә халкыбыз Тукайга сыгынып яши дә бит инде.

Бүгенге язучы шушы миссияне күтәреп бара аламы?

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләрме әле. Без үзебез хәл кадәри җәмәгать эшләрендә катнашып килдек, анысы. Сүзен дә әйтергә тырыштык, әйтә алган кадәр әйттек тә шикелле, әйтеп булмаган сүзләр дә күп калгандыр. Безнең дә бит инде, әтәч дигәч тә... пычак астына ук керәсе килми.

Газинур Мораттан кайбер гыйбарәләр

  • Эшем кешеләре күп, эшләр кеше генә чамалы.
  • Җиңел холыклы сәнгатьнең дә үз «тәтәйләр йорты» була.
  • Илләрнең баш авыртуы башлыча илбашларының башбаштаклыгыннан башлана.
  • Тарих, асылда, халыкларга каршы кылынган җинаятьләрне яшерү өчен языла.
  • Халыкның исем кушуда талымсызлыгы, ахыр чиктә, тамырсызлыкка китерә.
  • Чит телләр – мәҗбүри, ана телләре ихтыяри укытылганда, патриотлык ихтыярсыздан мөһаҗиргә әйләнә.
  • Юмор аңламау җитдилек билгесе түгел әле.
  • Хәмергә бәгырь дә, хәтер дә, гомер дә – кабымлыктыр.
  • Күпләр бергә тора, аерым яши.
  • Хакимнәрнең үз халкына каршы чикләүләре еш кына иң кырыс санкцияләрдән дә рәхимсезрәк була.
  • Сигез миллиард кеше арасында тома ялгыз калуың бар.
  • Намуслы булуы авыр, әмма җанга җиңеллек бирә.
  • Мотлак ялганга корылган илдә сәясәтчеләр генә дөрес сөйли.
  • Бар дөньяны алдап булмый. Ялганны аклау өчен, үз халкыңны саташтыру да җитә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 декабрь 2022
    Исемсез
    Авылдаш шагыйребез белән әңгәмәне бик кызыксынып укыдым. Барысы да нәкъ Газинур абыйча, үткен, чын, ихлас.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100