Алып баручы Газинур Фәйзуллин корпоративтан соң егылып, кашын ярган. Ярый әле бу күңелсез хәл «шәп» ял итү нәтиҗәсе түгел – Газинур бу көнне Яңа ел бәйрәменең алып баручысы булып эшләгән.
Газинур Фәйзуллинга үзенең кыяфәте «Слово пацана» сериалында урам малайлары арасына кабул ителгән Андрей Пальтоның кыяфәтен хәтерләткән.
«Бу – мин! 21 декабрь көнне корпоративтан соң җәрәхәт алдым. Кашны ярырлык итеп егылырга кирәк иде бит, ә! Икенче көнне исә «сәлам, синяк». Сугышкан кешегә охшап торам. Әле ярый икенче көнне 90нчы еллар стилендәге корпоратив иде. Идеаль грим», – дип, сүгенү сүзе дә язып куйган ул.
- Әле җәй көне генә Газинур Фәйзуллинның балык тотканда кабыргасын сындыруы турында да язган идек.