Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алып баручы Газинур Фәйзуллин, балыкка баргач, бәлагә юлыккан

news_top_970_100
Алып баручы Газинур Фәйзуллин, балыкка баргач, бәлагә юлыккан
социаль челтәрләр

Популяр алып баручы Газинур Фәйзуллин балык тотканда кабыргасын сындырган. Болай хәле әйбәт үзенең.

«Эшләп йөрим, йөгереп тә йөри алам, куркырлык әйбер юк. Кама Тамагы якларына балыкка бардык. Яңгыр явып узган иде. Текә ярдан төшкәндә аяк таеп китеп, чыгып торган ботакка кабыргам белән егылдым. Умыртка сөяге өчен борчылган идем. Кабырга гына булгач, зарланып булмый инде», – диде ул «Интертат» хәбәрчесенә.

Газинур башка әйбер өчен ныграк борчыла.

«Ерак юл барып, кабырга сөяген сындырып, 18 сәгать утырып, ник бер экземпляр сазан балыгы эләксен», – дип шаяртты ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100