Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газинур Фәйзуллин: «Авыр энергетикалы кешеләрнең кайсы якта утырганнарына хәтле тоям»

Аның турындагы белешмәдә «алып баручы гына түгел, аерым харизма һәм искиткеч актерлык талантына ия булган, үзенә тартып торучы артист» дип язылган. Белеме буенча мал табибы булса да, бу өлкәдә бер генә көн дә эшләмәгән, бүгенге көндә иң популяр алып баручылар исемлегенә керүче Газинур Фәйзуллин белән «Интертат» әңгәмә корды.

news_top_970_100
Газинур Фәйзуллин: «Авыр энергетикалы кешеләрнең кайсы якта утырганнарына хәтле тоям»
Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

«Газинур – Газинур инде ул, башка Газинур юк»

Газинур, алып баручы һөнәре хәзер дә элеккечә үк популярмы?

Хәзер күпкә популяррак. Алып баручылар да күбрәк.

Бу – нәрсә белән бәйле? Халык яхшырак яши башладымы?

Без бит Татарстанда яшибез. Бездә начар яшәүчеләр күп дип әйтмәс идем. Ничек яшәвең синең тырышлык-ялкаулыгыңнан тора. Бездә эшлим дигән кешегә эш бар, шуңа да халык яхшы яши. Алып бару өлкәсендә эш арту да шуңа бәйле. Кеше бәйрәм итәргә ярата башлады. Атна уртасында мәҗлес уздыручылар да күп. Хәзер бит туачак баланың җенесен ачыклау бәйрәменә кадәр үткәрәләр.

Сез дә гендер-патилар алып барасызмы?

Юк, минем алып барганым юк.

Газинур Фәйзуллин – «топ» алып баручылар исемлегендә икән. Сезнең үзенчәлек нидә?

Кызык сорау бу. Минем башка алып баручыларны да кимсетәсем килми, коллегаларым да бик яхшы алып бара. Конкурентлык, гомумән, миңа хас нәрсә түгел. Нәрсә дип әйтим, Газинур – Газинур инде ул, башка Газинур юк.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Сез бик тыйнак та, ахры.

Әйе, мин тыйнак.

Шулай да, сезнең «фишка» нәрсәдә соң?

Үзенчәлегем – артык сөйләмәү.

Бу – алып баручы өчен уңай сыйфатмы?

«Топ» алып баручылар исемлегендә булгач, яхшы сыйфат, димәк. Артыгын күрмәү, артыгын сөйләмәү – төп кагыйдәм!

Көндәшләрем юк, дисез инде?

Ю-юк, мин бөтен алып баручы белән дә аралашам, барысы белән дә дус. Миннән хәтта: «Газинур, моны ничек үткәрергә?» – дип, шалтыратып ярдәм сораучылар да күп.

Яшьрәкләр сорыйдыр инде.

Араларында минем белән бер тирәдә башлаганнар да бар. Яшьләргә дә юл күрсәтәм, әлбәттә, сорасалар, «юк» дип әйтмим. «Сезнең кабатланмый торган конкурслар бармы?» – диләр инде. Беләсезме, һәркем ничек тели – шулай алып барсын. Минекен күрсәтсәләр дә бер сүзем дә юк. Бәйрәм бит ул шундый нәрсә – аны җаның-тәнең белән бирелеп уздырырга кирәк. Аны, беренчедән, бер кеше дә нәкъ сине кабатлап үткәрә алмый. Һәр алып баручының үз үзенчәлекләре, сөйкемле сөяге бар.

Мин бар кеше белән дә дус, дисез. Бер концерттан соң «Казан егетләре» белән конфликтка керүегез хәтеремдә. Араларыгыз җайландымы инде?

Мин кешеләр белән беренче барып сөйләшә, гаепле булмасам да, гафу үтенә алам. Ачу саклап, кем беләндер үпкәләшеп йөрүне кирәк дип санамыйм. Ул вакытта да шалтыратышып сөйләштек тә, мәсьәләне үзара хәл иттек. Кызык итеп кенә сүзгә килү иде ул. Әле Илнат белән күптән түгел генә бер өстәл артында утырдык, ул турыда искә дә алмыйбыз инде.

Гаиләдә дә сез беренче гафу үтенәсезме?

Юк, гаиләдә мин кире. Анда характер күрсәтергә туры килә.

«Күп сөйләмим һәм күп күрмим»

Телевидениедә эшләү тәҗрибәгез бар. Ул сезгә алып баручы буларак популярлашырга ярдәм иттеме?

Телевидение миңа танылырга булышты. Ул чорда нинди генә мәҗлескә барсам да танып алалар иде. Шуңа күрә, безнең өлкәдә эшләүчеләргә радио-телевидение нык ярдәм итә, дип әйтер идем. Яшерен-батырын түгел, аның хезмәт хакын, гомумән, юк дисәң дә була инде. Тик радио-телевидение сиңа пиар буларак эшли.

«Җырлыйк әле» тапшыруына ничек килеп эләккән идегез?

Мине телевидениегә, җитәкләп диярлек, Рөстәм абый Закиров алып килде. Безгә Рөстәм абый белән мәҗлесләрдә еш бергә эшләргә туры килә иде. Мин күп кенә дәүләт органнарында утыручы, җитәкче булып эшләгән кешеләрнең мәҗлесләрен алып барам. Рөстәм абый исә ул – халык артисты, тавышы искиткеч шәп. Аны да дәрәҗәле чараларга бик еш чакыралар. Мине күреп алып (Рөстәм Закиров тавышы белән сөйли): «Газинур, апаем, сиңа телевидениегә керергә кирәк», – дип, башлап юл күрсәтүче ул булды. Мин аңа бик рәхмәтле.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Телевидениенең әле хәзергедән популяррак вакыты. Нәрсәләрнедер дөрес эшләмәгән өчен тәнкыйтьләүчеләр күп булдымы?

Артык каты бәрелүче булмады. Мин бит, үзегез беләсез, махсус уку йорты бетергән, профессиональ алып баручы түгел. Шул харизмам бар инде. Әгәр дә укып чыгып та, дөрес сөйләмисең, дип тәнкыйтьләсәләр, кәефем төшәр иде.

Үз өстегездә даими эшләргә туры килгәндер.

Алып бару, әдәби сөйләм, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча һәрдаим өйрәнергә туры килә. Минем туганнан туган энекәшем – Әлмәт театры артисты Раушан Мөхәммәтҗанов – Илдар абый Хәйруллин төркемендә укыды. Аның белән йөргән вакытта мин ничек дөрес икәнлеген яхшы күрә идем.

Телевидениедән нигә киттегез?

Вакыт күп китә башлады. Бер барганда берничә тапшыру төшерергә туры килә иде. Бер сезон эшләдек тә: «Җиткән, яшьләргә юл бирик», – дидем. Хәзер Алинә – Азат Кәримовлар менә дигән итеп алып баралар «Җырлыйк әле»не, миңа калса. Алинә минем якташ та әле.

Җитәкчелек янында еш йөрим, дидегез. Шаккатырлык хәлләрне дә еш күрергә туры киләдер?

Мин сезгә бу хакта әйткән идем инде. Ни өчен мине «үзебезнең алып баручы» дип саныйлар? Чөнки мин күп сөйләмим һәм күп күрмим.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Нинди мәҗлесләр алып бару сезгә якынрак? Хәләл форматка күчәргә җыенмыйсызмы?

Мин чиста хәләл мәҗлесләр алып бармыйм. Андыйлар өчен намазда булган алып баручы дусларым бар. Бу очракта юрганны үзеңә тартырга кирәк түгел.

Минем өчен иң җиңеле – 2 телдә алып бара торган мәҗлесләр. Чөнки татарча юмор бик авыр килә. Безнең татар юморы аксый, дөресен әйткәндә, кызык булсын дип, билдән аска төшә башлыйлар. Чын татар юморы авыр языла да. Татар телен бер дә кимсетеп әйтүем түгел, дөрес аңлагыз. Ләкин рус телендә юмор күңелгә тизрәк килә, шәхсән минем үземә.

Татар юморы аксый, дисез. Нигә аксый соң ул?

Аны язар өчен күп укырга, күп белергә кирәк. Аның популярлыгын арттыру өчен, татарча стендапларны ешрак уздырырга кирәк. Хәзер менә Сирин Бәйрәмов моның белән җитди шөгыльләнә. Белемең булмаса, татарча юморны язып булмый.

Юморны тыңлаучының да белеме булырга тиеш. Чөнки азрак «замудренный»рак мәзәк булса, ул кешегә барып җитмәскә дә мөмкин. Безнең күпчелек халык җиңел, өстен-өстен генә юморга ияләнгән.

Минем үземә, мәсәлән, ерактан урап килә торган юмор кирәк. Тамашачы арасында да бар катлаулы юморны аңлаучылар, мин «юк» дип әйтмим. Хәзер халык надан түгел, чөнки интернет заманы – бар нәрсә ачык, теләгән мәгълүматны алу мөмкинлеге бар.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

«Сөйләшә торган кунакка да артык бәйләнергә ярамый»

Бушка мәҗлес алып барганыгыз булдымы?

Әлбәттә.

Түләргә вәгъдә итеп, түләмәделәрме, әллә инде бушка эшләячәгегезне алдан белеп бардыгызмы?

(Көлә.) Беләсезме, бу «перспектива» дип атала. Бу – киләчәккә капитал салып кую. «Мин хәзер эшлим, акчасын да хәзер үк алырга тиешмен» дип фикерләү дөрес түгел. Син бүген, сүз тыңлап, бер кешенең мәҗлесен бушка алып бардың, ди. Бу кеше 1 елдан күтәрелде, дәрәҗәгә ия булды, һәм ул алга таба барлык мәҗлесләрен алып барырга да сиңа мөрәҗәгать итә башлаячак.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Кайсы кешенең күтәреләчәген алдан белгәч, сезнең тоемлау хисе дә көчле булып чыга инде, алайса.

Мин яхшы кешеләр белән аралашам. Бик акыллы, башлы кешеләр белән. Алар мине бу өлкәгә алып килделәр дә инде.

Кемнәр соң алар?

Үз теләкләре буенча, мин аларның исемнәрен атый алмыйм. Алар – миңа бик якын, үзем хөрмәт иткән кешеләр. Барысы белән дә бик дус яшибез.

Еvent-өлкәгә гел яңалыклар кереп тора. Хәзер мәҗлесләргә нинди үзенчәлек хас?

Яшермичә әйтәм: «топ» алып баручы дисәләр дә (миңа бик ошап та бетми инде ул сүз), мин яңа технологияләр белән эшли белмим. Мин мәҗлесләрне һаман да элекке тәртипләр буенча алып барам.

Алып баручы кешенең психологиясен аңларга тиеш. Кем белән аралашуы җайлы булачак, ә кемгә тияргә ярамый икәнлеге кешенең йөзеннән күренеп тора. Сөйләшә торган кунакка да артык бәйләнергә ярамый. Менә шул мөһим.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Сез – кыйммәтле тамадамы?

Кыйммәтле тамада.

Бәяләрне әйтеп сөйләшәбезме?

Мин бәяләремне яшермим. Мәсәлән, минем быелгы бәя – 80-100 мең. Минем генә түгел, бөтен алып баручыларның дә бәяләре күтәрелде. Мин бер генә команда белән эшләмим. Чөнки һәр мәҗлеснең, һәр туйның программасы бер-берсеннән аерылып торырга тиеш. Төрле артистлар чакырып, бәйрәмнәрне үзенчәлекле итеп оештырабыз.

80-100 мең тавыш операторы белән икегезгәме ул?

Юк, ди-джейның үз хакы бар. 80-100 мең – ул минем бәя. Шуңа күрә ачуланмасыннар инде… Бу – авылдан чыккан малай, бик «кирәкле кишер яфрагы»дыр, дип уйламасыннар, миңа ул бәяне түлиләр! Үземнең даими клиентларым һәрвакыт бар.

Халык, тамадалар адекват булмаган бәяләр сорый, дип зарлана.

Мин үземне ничек бәялим – хезмәтем өчен дә шундый бәя сорыйм. Сорау булгач, бәяне дә куясың инде. Бәяне төшерсәм, миңа атнага өчәр, дүртәр көн эшләргә туры килер, гаиләмә дә вакыт калмас иде. Ә болай атнасына 1 мәҗлес эшләп алсам, мин канәгать.

Беркемне дә кимсетәсем килми, чагыштыру дөрес тә булмас, бәлки. Әмма, мәсәлән, бар «Мерседес» һәм бар «Москвич». Икесе дә яңа, икесе дә йөри, ләкин бәяләре бер үк түгел бит.

Акча күп сорый, дип ачуланучы кешеләрнең начар энергетикасыннан ничек котыласыз? Күз тиюләр буламы?

О-о-о, миңа гел күз тия. Мәҗлестә каты күзле 1-2 кеше булса да авыр инде. Кайбер бәйрәмнәрдә авыр энергетикалы, сине «ашый торган» кешеләр була. Мин аларның кайсы якта утырганнарына хәтле тоям. Алар башкалардан аерылып тормый, ләкин син элементар әйберне сөйли алмый башлыйсың, уй-фикерең чуала.

Авырганыгыз юкмы?

Юк, кайткач, әби өйрәткәнчә, бисмиллаларымны әйтеп өшкеренәм. Салкын су белән коенам. Аннан кешенең күзе минем муенга төшә. Муенга басып торалар кебек. Үзем догалар укып чыгарам. Өшкертергә бабайларга да баргалыйбыз.

Ә болай мин үзем әйбәт кеше, мине әби шулай итеп тәрбияләде. Мин беркайчан беркемгә начарлык теләмим, бөтен кешегә дә ачык, бар кешене дә хөрмәт итәм, барысын да яратам.

Әби тәрбияләде, дигәннән, сез социаль челтәрләрдә әбиегезнең искиткеч матур кул эшләрен күрсәткән идегез.

Әби, чыннан да, гомер буе, шулхәтле яратып, кул эшләре эшләде. Әле берәрсе: «Фәнзия апа, бу мендәр тышың бигрәк матур», – дип әйтсә, бирә дә җибәрә. Минем кебек «ыштансыз», бик юмарт кеше иде. Әби әле миңа КВН өчен мәзәкләр дә язышты, минем кызык клипларымда төште.

Урыны җәннәттә булсын, узган ел мәрхүм булды әбием. Күптән түгел генә ел ашын уздырдык. Хәзер, истәлеге булы, шул чиккән әйберләре генә калды инде. Әниләр, апалар барысын да кадерләп саклыйлар.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

«Әни мине, ветеринар булып, районга кайтып эшләр, дип өметләнгән иде»

Газинур, сезнең турыда мәглүмат туплый башлагач, бик гаҗәпләндем. Сез – югары белемле мал табибы икән. Укырга «мал табибы булып эшләячәкмен» дип кергән идегезме, әллә инде диплом өчен генәме?

Сез беләсезме, бу – минем әниемнең теләге иде, һәм мин аны үтәдем. Авыл халкы, балаларым авылга туры килерлек белем алып, авылга кайтмаслармы, дип яши инде. Мин укырга кергән елларда шулай иде әле, һәрхәлдә. Әни дә мине, ветеринар булып, районга кайтып эшләр, дип өметләнгән иде.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан.

Өметләрен акламадыгыз инде.

(Көлә.) Укып бетереп, кайтмагач, баштарак бераз үпкәләде инде. Мин бит шунда ук популяр алып баручы булып китмәдем. Районда мине «ветеринар булып кайтыр» дип көткәннәр иде.

Әни хәзер минем бу өлкәдә эшләгәнгә бик шат. Ул үзе дә матур җырлый, бик җор телле кеше. «Улым, син кайда укысаң да, алып баручы булып киткән булыр идең», – ди.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан. Студент вакытлары

Сез үзегез кайсы яклардан? Авылыгыз яшиме әле?

Мин үзем Сарман районы Янурыс авылыннан. Аллаһга шөкер, авылны минем классташлар гөрләтеп яшәтә. Авылны күтәрү өчен бик нык тырышалар. Авылның яшәве аның кешеләреннән тора.

Сез дә, берзаман, җыенып, авылга кайтырсыз әле.

Без болай да шәһәр читендә үз йортыбыз белән яшибез. Тормышыбыз авылда яшәүдән әллә ни аерылмый.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

«Хатынның әнисе белән яшь аермабыз 11 яшь»

Газинур, сезнең тормыш иптәшегез кайсы яклардан? Аның белән ничек таныштыгыз?

Минем тормыш иптәшем Апас ягыннан. Мин аны 17 яшендә очраттым, сәхнәдән күреп, меңнәр арасыннан сайлап алдым. Ул вакытта мин «Курай» татар дискотекаларын алып бара идем. Күз алдына китерсәгез, төнге клубка һәр чәршәмбе мең, мең ярым кеше җыела иде. Әнә шуның кадәр халык арасыннан Регинага күзем төште. Ул кичне мин аны сәхнәдән төшеп эзләп тә йөрдем, ләкин таба алмадым. Ә ул, берәр атна вакыт узгач, безнең дискотеканың социаль челтәрләрдәге төркеменә: «Фотолар кайчан була?» – дип язып җибәргән. Шуннан соң форсатны кулдан ычкындырмадым инде – яздым, очраша башладык.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Артыннан озак йөрдегезме?

Ярты ел гына. 18 яше тулганның икенче көнендә үк кулын сорадым.

Әти-әнисе: «18 яшьтә нинди кияүгә чыгу ул?» – дип әйтмәделәрме?

Регинаның әнисе үзе дә 18 яшьтә кияүгә чыккан. Минем «теща» белән яшь аермасы 11 генә яшь (көлә). Шуңадырмы, без әби белән бик дус. Ул минем әни белән дә бик якын. Әби безгә балаларны карашырга да бик нык ярдәм итә. Әбидән дә, хатыннан да бик уңдым, тьфу-тьфу, күз генә тимәсен.

Регина нәрсә белән шөгыльләнә?

Без үзебез яшәгән бистәдә кибет ачтык. Бизнесны әби белән бергә алып баралар.

Сезнең хатыныгыз үз-үзен бик карый торган хатын-кызга охшаган. Сез танышкан вакытта да ул шундый образда идеме? Тышкы кыяфәтен сез өйләнешкәч кенә үзгәрттеме?

Минем хатын һәрвакыт үзен карап тора. Ул бер дә иренми, өйдә дә спорт белән шөгыльләнә. 2 бала белән дә (өстәвенә әле мине дә көйләргә кирәк) үз-үзен карарга җитешә.

Ә өйдә ул нинди әни? Фотоларына караганда, ул бер дә бала карап утыра торган әни образында түгел бит инде.

Регина белән сөйләшә башлаган кеше аның эчке дөньясын шунда ук аңлый. Ул минем бик тыйнак, кешене тыңлый белә. Без хатыным белән өйдә бары тик татарча гына сөйләшәбез. Әни буларак та әйбәт әни, балаларны карап кына тора. Мин күбрәк эштә булгач, кызыбыз белән улыбызны тәрбияләү тулысынча аның өстендә.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Андый хатынны көнлисездер инде.

Мине хатын күбрәк көнли. Ул нык көнче. Ярты елга бер гаиләбездә зилзиләләр чыгып ала. Алай да, хәзер сирәгрәк тавышланабыз, әкренләп, бер-беребезне аңлый башладык. Нәрсә дисәң дә, бергә яшәвебезгә быел 11 ел була бит инде.

Эшегез – төнге эш, иртәнге якта гына кайтып керәсез.

Ир-ат – ир-ат бит инде ул. Һәр хатын-кыз да «ир-атка ышанганчы, ышанмавың яхшырак» дигән фикердәдер. Болай мин хатыныма көнләшү өчен сәбәп бирергә тырышмыйм, күбрәк дус егетләр белән аралашам. Алар минем бик күп, чөнки безнең өлкәдә бөтен кеше белән дә дус булырга кирәк.

Сезне күп чараларда Гөлназ Сәфәрова белән күрәбез. Хатыныгыз аңа да көнлиме?

Юк, Гөлназга көнләми, тәртип (көлә). Алар үзләре дә танышлар, аралашалар да хәтта.

Фото: © Газинур Фәйзуллинның шәхси архивыннан

Хатыныгызның үз-үзен карау өчен акчасы да бик күп китәдер.

Мин аның акчасын санамыйм. Мин хәтта, күлмәк аласы булып, кибетләрдә йөргәндә: «Әйдә, менә 20 меңгә бу күлмәкне алыйк», – дип әйтә алам. Регина исә «сыйфатлы да булсын, артык кыйммәтле дә булмасын» дип карый. Кайвакыт искәрмәләр ясаса да, күп вакытта: «Юк, мондый кыйммәтлене алмыйбыз», – дип, алмыйча кайтып китәргә дә мөмкин.

Гаилә бюджетына хатын саграк карый булып чыга инде.

Гаилә бюджеты – ул мин эшләгән акча инде. Ә Регинаның үзе эшләгән акча – аның үзенеке. Хатын акчасын санап, аңа өметләнеп утырган ирләрне аңламыйм. Хатын-кыз бит әле ул бала да карый. Үзе эшләгән акчаны, рәхәтләнеп, үзе өчен тотсын.

Сезнең хатыныгызның ясалма булуын кайбер кешеләр кабул итә алмый. Фотоларыгыз янында төрле фикерләр укырга була. Алар сезнең кәефне төшерәме?

Андый сүзләргә карасам, мин Регина белән яшәмәгән булыр идем. Кешегә сөйләргә генә булсын. Әгәр дә чибәр, күз төшәрлек булмаса, аның турында сөйләп тә тормаслар иде. Матур булганга күрә игътибар үзәгендә. Мин үзем, мәсәлән, ясалган ни, ясалмаган ни, беркайчан да кешене тикшереп, комментарий калдырмыйм. Бу – кешенең тәрбиясезлеген күрсәтә.

Регина кайсы да булса җирен ясатыр алдыннан сезнең белән киңәшләшәме?

Әлбәттә. Мәсәлән, аның күкрәген ясату теләге бар иде. Мин шунда ук ризалаштым. Без ул күкрәкне инде моннан 6 ел элек ясаттык. Ул вакытта бу – яңалык иде әле, баштарак бик сөйләделәр инде. Хәзер исә шул безне «чәйнәгән» кешеләр үзләре дә ясатып бетерде.

Сез бер постыгызда: «Ярый әле мин сабыр кеше. Югыйсә сугышып, талашып, аерылышып беткән булыр идек», – дип язгансыз. Шул дәрәҗәгә үк җитәр идегезме?

Без бер 3 тапкыр аерылышу чигенә җитә яздык. Ләкин ул – уйламыйча, аффект халәтендә килгән теләк иде. Нәрсә генә булса да, без хатын белән бер-беребездән башка тора алмыйбыз.

Сезнең белән сөйләшкәч, «Газинур – бик позитив кеше ахры» дигән фикер туа. Елаган, авыр вакытларыгыз буламы?

Елаган вакытларым бик еш була. Чөнки мин – моңсуланып кына түгел, хәтта шатлыктан да елый торган кеше. Театрларда матур музыкаль композиция ишетсәм дә күземә яшь туларга мөмкин. Мин – бик нечкә күңелле, хисле кеше.

Газинур сез – тормышта үз урыныгызны тапкан кеше инде, әйеме. Шулай да, нинди хыялларыгыз бар? Алга таба нинди юнәлештә үсәсегез килә?

Минем бер зур теләгем – сәхнәгә чыгып уйнау. Бу – театрда уйнау теләге түгел. Бәлки, берәр мәзәк, кызык шоу булыр ул.

Алып бару өлкәсенә килсәк, барыбер, 40 яшьләрдән соң, мәҗлесләр сирәгәядер ул. Даими клиентларыңа юбилейлар оештырсаң да, олыгайган саен, туйлар алып барып булмаячак.

Шоу оештыру хыялы әлегә минем башымда гына. Аны чынга ашыру өчен вакыт һәм талантлы егет-кызларны бергә туплау кирәк.

Рәхмәт, уңышлар сезгә, Газинур!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100