Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газинур Фәйзуллин белән "Казан егетләре" бәхәсе: "Әгәр "Казан егетләре" үзләрен кыз дип танысалар, шалтыратып гафу сорыйм!"

28 ноябрь УНИКС концертлар залында “Хитлар солянкасы” концерты үткән иде. Әлеге концертта “Казан егетләре” төркеме чыгаш ясады. Аларның чыгышыннан соң алып баручыларның берсе Газинур Фәйзуллин егетләрнең биюләреннән шаяртып көлде. Ул "Казан егетләре"нең биюләре ничек барлыкка килгәнен аңлатты: имеш, егетләр авылда көтү көткәндә ботинкалары пычранмасын өчен сикергәләп йөргәннәр икән.

news_top_970_100
Газинур Фәйзуллин белән "Казан егетләре" бәхәсе: "Әгәр "Казан егетләре" үзләрен кыз дип танысалар, шалтыратып гафу сорыйм!"
“Интертат"та чыккан репортажда, сәхнәдә булган башка күренешләр кебек үк, бу вакыйга да сурәтләнде. “Чыннан да, шушы ботинкаларны сөртү процессына охшаган иде биюләре” дип язган иде хәбәрче.

Әлеге мәкалә басылгач, “Казан егетләре” төркеменең Instagram битендә тәнкыйди пост чыкты (стиль саклана):

“Мәгънәсезлек, түбән дәрәҗәдәге “юмор” һәм нәрсә язарга белмәгәнлектән язылган басма...

Беренчедән, Газинур ВЕТЕРИНАР (мал врачы), сәхнәгә бер кагылышы юк, (чөнки белеме юк), шуңа “юмор” ягы да аксый.

Икенчедән, #татаринформга профессиональ журналистлар җыярга тәкъдим итәбез. Халык сүзен ишетәсебез килә...Нәрсә дип уйлыйсыз?”.

Әлеге сүзләре белән “Казан егетләре” нәрсә әйтергә теләгәннәр икән? “Интертат” ачыклык кертте.

Илнат Фәрхуллин: “Интертат” “Казан егетләре” төркеменең биюе шәп дип язмады

“Казан егетләре” төркеменең солисты Илнат Фәрхуллин белән элемтәгә кердек. Белүемчә, ул төркемдә бию өчен җаваплы. 

−Илнат, Газинур Фәйзуллин инде ун еллап сәхнәдә. Нишләп аның сәхнәгә бер кагылышы да юк дип яздыгыз?

− Газинурның профессиональ белеме юк! Безгә карата әйтелгән фикерен юмор диләр, димәк, шаяру дәрәҗәсенең бик түбән икәнен аңларга була.

−Әйе, Газинур белеме буенча мал табибы, шулай да алып баручы буларак та начар димәс идем.

−Начар димим! Шаяру формасының түбәнлеге турында әйтәм. Авыл, көтү, сыер, пычрак һәм башкалар. Шулмыни юмор? Аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламадым. Димәк, концерт режиссерларының да юморлары шушы дәрәҗәдә генә.

−Режиссерлар яисә сценарий турында кыстыру бу очракта урынсыз. Газинур бары тик импровизация алымын кулланды.

−Импровизация дә үзенә әзерлек таләп итә. Алып баручылар халыкны надан дип уйламасын иде. Аларга түбән юмор җиткерергә кирәкми.

−“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әйтер сүзегез бармы?

−Татар милләтен күтәрә алырлык мәкаләләр язарга кирәк. “Интертат”ны ачасың – анда гел җәзалау, үтерү һәм башкалар. Берсе пычак белән хатынын кадап үтергән, икенчеләрнең өе янган. Нишләп сез, Instagramдагы “сторисларыгызга”, мәсәлән, Сара Садыкованың җырларын туплаган сылтама куймыйсыз? Интернет аша кешенең башын чукыйсыз. Гади халык болай да җиңел яшәми.

−Безгә карата үпкәгез зур әллә?

−Юк, беркемне дә үпкәләтәсе килми. Тик ни өчендер “Интертат” “Казан егетләре” төркеменең биюе шәп дип язмады, ә Газинурның сүзләрен кабатлады. Үзебезнең ризасызлыгымны гына белдерәм. 

Әгәр дә сез безгә тимәсәгез – без дә сезгә тимәбез. Ярый, теләгем бер: татар милләтен күтәрә алырлык итеп эшлик. Татар милләтенә киләчәктә хезмәт итик!

Газинур Фәйзуллин: “Судка бирегез, егетләр!”


“Казан егетләренең” Instagram битләрендә чыккан пост астында Газинур да үзенең фикерен белдергән иде. Анда түбәндәге сүзләр язылган: 

“Юморны аңламасагыз, анысы сезнең эш, шәһәр малайлары!! Җырлап, биеп кенә йөрегез...! Әгәр дә оста юмористлар икән, сценарийны үзегез язып бирегез...тоже мне йолдызлар”.

Без аның белән дә элемтәгә кердек. 

- Миңа барыбер, мин тыныч кеше. Үпкәләгәннәр икән, нишләтим инде? Гафу үтенергә җыенмыйм. Мин кызлардан гына гафу үтенә алам. Әгәр дә алар үзләрен кыз дип танысылар, шалтыратып гафу сорыйм. Егетләр үпкәләргә тиеш түгел. Миңа каршы булсалар, судка бирсеннәр. Белгечләр ярдәмендә хәл итәрбез”, - диде Газинур Фәйзуллин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100