Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хитлар солянкасы": Иркә авырса да җырлый, Зөфәр Хәйретдиновның кушаматы ачыкланды, Илсөя Бәдретдиновага каймак бүләк иттеләр

24 ноябрь көнне “УНИКС”та үткән “Хитлар солянкасы” үтте. Чыгыш ясаган җырчылар арасында, чыннан да, тамашачыга инде күптәннән мәгълүм булган артистлар бар иде. Әйтик, мәсәлән, Резида Шәрәфиева, ИлСаф, Хәмдүнә Тимергалиева Гүзәл Әхмәтова һәм башкалар. “Интертат” хәбәрчесе әлеге тамашаны карап кайтты.

news_top_970_100
"Хитлар солянкасы": Иркә авырса да җырлый, Зөфәр Хәйретдиновның кушаматы ачыкланды, Илсөя Бәдретдиновага каймак бүләк иттеләр

“Хитлар солянкасы” дигәч, кызыксыну зур иде үзе. Димәк, көн саен радиода һәм телеканалда яңгыраган җырларны түгел, ә берничә ел дәвамында хит булып өлгергән, күңелгә ятышлы җырларны тыңларга барам дип уйлаган идем. 

Кызганыч, алай булмады. Концерттагы өч-дүрт җырны, "тартып-сузып", ретро җырлар исемлегенә керергә мөмкин иде. Мәсәлән, Резидә Шәрәфиеваның “Бер тутырып карадым”, Чулпан Йосыпованың Әлфия Авзалова репертуарыннан алынган “Шиңгән чәчәкләр” һәм Әлфинә Әзһәмованың “Югалтмам, дигән идем” җырлары халыкка яхшы таныш. Ә концерттагы калган җырларны хит дип атарлык түгел иде. Алар арасында премьералар да, 1-2 ай элек кенә тамашачыга тәкъдим ителгән җырлар да булды. Болары да хит микәнни? Кыскасы, аңлый алмадым: ник концертны "Хитлар солянкасы" дип атарга кирәк иде икән соң?

Концертны алып баручылар бу кичне өчәү иде: Газинур Файзуллин, Айваз Садыйров һәм Рамил Шәрәфиев. Алар сәхнәгә өчесе бергә ике-өч тапкыр гына чыктылар. Концерт барышында парлап-парлап йөрделәр. Рамилнең әлегә тәҗрибәсе коллегаларына караганда әзрәк булуы күренә иде. Сөйләве бераз гына ясалмарак иде кебек. 

Концерттагы темаларның берсе - гөнаһ турында сөйләшү иде. Алып баручылар уены-чыны белән ир-атларга гөнаһларыннан ничек азат ителергә икәнен аңлаттылар. Ни өчендер бирелгән киңәшләрен рус телендә әйттеләр. Мәсәлән: “Купи хатыныңа мех, сними с себя грех”! 

Концертта җырларның җитезе дә, салмагы да булды. Тик минем күзем концерт дәвамында сәхнәдә басып торган гитаристта иде. Мине аның мимикасы гаҗәпләндерде: кич буенча ул бер дә үзгәрмәде. Нәрсә турында уйлады микән ул егет? Бер елмаеп та күрсәтмәде, их!

Җырчылар арасыннан Зөфәр Хәйретдиновны билгеләп үтәсем килә. Менә җырчы Хәмдүнә апа Тимергалиева фонограммага кушылып җырлаучы яшьләрне сүгә. Сәхнәдә дистә еллар буе җырлап йөргән артистларны да ачуланырга кирәк икән! Зөфәр абый ике җыр башкарды, икесен дә үзе җырламады. 

Зөфәр Хәйретдинов үзенә кушамат та тәкъдим итте - "композитор-ботаник", чөнки аның үсемлекләр (шомырт, миләш, абага) турында иҗат ителгән җырлары күп. Зөфәр абый абага турында инде егерме елдан артык җырлап йөрсә дә, аның чәчәк атуына яисә атмавына һаман төшенә алмый икән. Тик бер генә әйбер белә: кара урманга барып, ике сәгать буена абаганың чәчәк атуын көтеп торсаң, дивана булып кайтып китәсең икән.

“Казан егетләре”нең биюләре үзенчәлекле иде. Биюнең ничек туганын Газинур Файзуллин аңлатты: бервакыт егетләр, матур ботинкаларын киеп, авылга кайтканнар ди. Авылда исә көтү вакыты булган һәм егетләр, ботинкалары пычранмасын өчен, сикергәләп йөргәннәр. Пычрана калса, ыштаннарының артларына сөрткәннәр. Чыннан да, шушы ботинкаларны сөртү процессына охшаган иде биюләре.

Ә менә Иркәгә мактаудан башка сүзләр әйтә алмыйм. Сәхнә артында ул хәлсез килеш диванда ятып тора иде. Бик каты авырый, температурасы да бар иде. Шуңа карамастан сәхнәдә рәхәтләнеп җырларын башкарды. Күлмәгенең фасоны исә халатка охшаган иде. Сикергәләп биесәң, ачыла да китә, ачыла да китә. Ачылмасын дип, кулы белән тотып торды. Татарстанның атказанган артисты шундый тыйнак булырга тиештер шул ул.

Динә-Рафаэль Латыйповларның чыгышлары лирик булды. Динә апа шигырьләр яза икән. Бер өзеген тамашачыга бүләк итте. Башкарылачак яңа җырлары турында моңсу гына сөйләде дә, җырлаганда җитез көйгә кушылып китте. Көтелмәгәнрәк булды. Тамашачы да салмак җыр көткәндер. Ярый, үзләре беләләрдер. Хыянәт турында да, бәхетсез мәхәббәт турында да тиз көйләр иҗат итәләр хәзер.

Илсөя Бәдретдинова һәрвакыттагыча ориганальлеге белән аерылып торды. Башка җырчыларга чәчкәләр бүләк итсәләр, аңа ипи белән каймак буләк иттеләр. Баксаң, концертларының берсендә ул авыл халкына шулай ашарга яратуын әйткән икән. Менә, хыялы чынга ашты!

ИлСаф исә концертка ашыккан бугай – киемен оныткан иде кебек. Гади бер джемпер һәм джинсыдан иде. Бәлки, соңга калып, киемен алыштырырга өлгермәгәндер. Тиз генә курткасын салган да, сәхнәгә чыккан. 

Алсу Әбелханова исә сапогилардан чыкты. Кеше хәленә керергә кирәк: бәлки туфлие булмагандыр яисә түфлиенең үкчәсе сынгандыр. Төрле хәлләр була бит. Шулай да, нәрсә киеп чыксалар да, матур гына җырлап кереп киттеләр.

Концертны татар эстрадасы легендасы Хәмдүнә Тимергалиева тәмамлады. Аны халык дәррәү каршы алды. Икенче җырын башкарганда, кеше, тамашаның тәмамлануын аңлап, бер-бер артлы залдан чыга башлады. Андыйларны мәңге аңлыйсым юк: ун-егерме минутка соңрак өйләренә кайтып җитсәләр, әллә ни булмас иде кебек! Аңлашыла, гардероб янында чират булачак. Шулай да, җырчыга карата хөрмәтле булып, аның чыгышын карап бетерергә була иде. Әле нинди җырчы бит – тере легенда! Тамашачының да төрлесе була инде. Тәнәфестән соң арткы урыннарда сызгыручылар, кычкыручылар тагын да арта. Ярый, анысы мөһим түгелдер. Иң әһәмиятлесе – концерт яхшы узды, татар концертына халык йөри. Бары бер теләк: хитлар концертында хит җырлар күбрәк башкарылсын иде.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100