Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Газетаның „бәлеше“ булырга тиеш»: «Шәһри Казан» яңа форматтагы газета чыгара

«Шәһри Казан» газетасының җомга көн саны яңа форматта һәм яңа эчтәлек белән чыга башлады. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы А4 форматында чыгачак, анда гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, мәхәббәт, фаҗигаләр, хыянәт — барысы да булачак.

news_top_970_100
«Газетаның „бәлеше“ булырга тиеш»: «Шәһри Казан» яңа форматтагы газета чыгара
Солтан Исхаков

Берничә ел элек редакция А4 форматындагы газета чыгару буенча тәҗрибә ясап караган булган. Ул газета «Татарча» дип аталган. Тик ул вакытта ныклап үсеп китә алмаган, ә хәзер ул формат яңадан калыкты.

«Татмедиа» тарихында мондый форматтагы газета булмаган»

«А4 форматына күчү турында күптән хыяллана идек. „Ясминә“, „Язмышлар кочагында“, „Ирек мәйданы“, „Акчарлак“ кебек уңышлы һәм күп тиражлы газеталар нәкъ менә шундый форматта чыга. „Татмедиа“ тарихында мондый форматтагы газета булмаган. Безнең теләк — аерым газета чыгару иде, тик әлегә җомга санын үзгәртеп карарга булдык. Бүген үк газета белән кызыксынучылар бар», — дип сөйләде газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров.

Газета 24 битле булып чыга. Анда хәбәрләр булмаячак, басым кеше язмышларына ясала. Редакциягә килгән тарихлар басылып чыгачак.

Газетаның исеме үзгәрми, «Шәһри Казан. Язмыш» — проект исеме. Аның слоганы: «Тормыш турында газета». Тормыш турында яңа газета, дигән вариант та булган. «Яңа газета кайчан да булса искерәчәк», — ди баш мөхәррир.

Анда танылган кешеләрнең язмышын чагылдырган «серләшик» рубрикасы, ятим балалар язмышы турында «җылы оя» рубрикасы, фаҗигаләр, сәламәтлек, дин темалары, «сер сөйлим» сәхифәләре булачак. Соңгысында күңелен бушатырга теләгән кешеләрдән килгән хатлар булачак. Шулай ук шоу-бизнес турында мәкаләләр, матур әдәбият үрнәкләрен укып булачак. Үзенчәлекле киңәшләр сәхифәсе көтелә. Анда Инстаграмдагы файдалы киңәшләр аккаунтларыннан алынган мәгълүмат булачак. Инстачылар язган җавапларның берничә варианты бирелеп барачак.

«Бу кабатлану түгел. Башка газетелар белән чагыштырганда бездә текстлар озынрак. Татар халкы укырга ярата. Кайбер зур күләмле язмаларны газетага биреп булмый иде, хәзер мөмкинлек бар», — ди Радик Сабиров.

«Газетада кирәкмәгән әйбер юк»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, газета татар халкы өчен уңайлы форматта чыга.

«Тормыш уңайлылыкка һәм халыкчанлыкка бара. Әлбәттә, хәзер А2 форматындагы газетаны җәеп тотып уку варианты юк. Бүгенге көндә шушы форматта татар газеталары йөз меңнән артык тираж белән чыга. Бу — татар өчен бик уңайлы вариант. Чын мәгънәсендә „Татмедиа“ тарихында тормыш турындагы беренче газета. Безгә халыкка якын булырга кирәк. Телефонда яңалык күп инде хәзер, барысын да беләсең. Ә менә тормыш турында газетада язылган. Монда кирәкмәгән әйбер юк. Кеше укый торган әйбер генә», — ди ул.

Газетаның беренче санында «серләшик» рубрикасында «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы Эльвира Фазлыева тарихы чыкты. Ул былтыр фаҗигале рәвештә баласын югалткан иде.

«Беренче санның безнең турында булуына мин бик шат. Аида күреп тора, шатланадыр дип уйлыйм. „Кайтарасым килә яныма“ җырының клибы да чыкты. Аида шул җырны ишетеп кайтып та җитәр, Иншаллаһ, дип ышанып калам», — дип сөйләде ул, күз яшьләрен тыеп торып.

«Газетаның маймылы булырга тиеш»

Яңа санны беренчеләрдән булып «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон алып укыган.

«Мин — татар матбугатының патриоты. Бу «Язмыш» газетасын мин инде күптән көтә идем. Ул Мансур Мортазин (газетаның элеккеге баш мөхәррире) вакытында сәхифәләр булып башланган иде. Язучы буларак күңелемне шунысы сөендерде: монда әдәбият тә кергән, хикәяләр дә бар. Миңа газетаны чыгарырга кушсалар, ул нәкъ шушы кыяфәттә булыр иде. Монда барысы да бар.

Монда матур ак көндәшлекне күреп булачак. «Ирек мәйданы», «Акчарлак», «Ясминә» газеталары бар. Бер-берсен кабатлау да булыр инде. Туфан абыйның спектакль турында әйткән бер сүзе бар. «Спектакльнең маймылы булырга тиеш, кеше шул маймыл артыннан йөрергә тиеш», — дигән ул. Шуның кебек, газетаның маймылы булырга тиеш. Мин аны икенче төрле итеп «бәлеш» дим. Татарның табынында иң күркәм ризык бәлеш була. Ул бит бөтен яктан җитешкән булырга тиеш. Газетаның бәлеше булса, әйбәт булыр», — дип сөйләде ул.

«Без — курка торган кешеләр түгел»

«Сезне сүгәчәкләр. „Татмедиа“ сары матбугатка күчә дип тәнкыйтьләячәкләр», — дигәннәр баш мөхәрриргә. Менә җавап: «Без — курка торган кешеләр түгел. Газета сары түгел. Анда бары тик анонсларны гына сары төстә бирдек. Бары тик сары төстәге газета», — ди Радик Сабиров.

Газета Инстаграмда киңәшләр сәхифәләрен алып баручы авторлар белән берлектә эшләячәк. Шундый сәхифәләрнең берсен Айсылу Лерон алып бара.

«Кеше язмышы, гыйбрәтле тарихлар, мәхәббәт, мөнәсәбәтләр темасы татар халкы өчен кызыклы, чөнки ул шуларны укып гыйбрәт ала, үзенең тормышы белән чагыштыра. Комментарийлардан да күрәм: «кара әле, минем ирем алтын икән бит, «минем хатыным әйбәт икән бит, мин аны әле сүгеп йөрим», «мин әйбәт яшим икән әле», дип язучылар бар. Үзләре өчен сөенеп куялар. Халыкны өч төркемгә бүлеп була. Бер төркем күңелгә җыелганын язып бушана, икенчеләре — тыныч кына укып утыра, өченчесе — рәхәтләнеп комментарийлар яза. Газетның укучылары саны күп булуга ышанам», — дип сөйләде ул.

 «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин Радик Сабиров белән бергә спорт темасына багышланган газета чыгарган елларны искә алды.

«Бүгенге көн — Радик өчен символик көн. Бүген халыкара спорт журналистлары көне, ул карьерасын спорт журналисты буларак башлаган идек. Без спорт турында газета чыгарган идек. Ул вакытта бик күп тәҗрибә тупланды. Шушы максатчанлык һәрвакыт булып торсын. Формат бик уңышлы. Газетаның укучысы, әлбәттә, булачак. Конкурентлык булачагы да билгеле», — ди ул.

«Ир-атлар инде, яшереп кенә булса да, бу газетаны кесәгә тыгып куйгандыр»

Киләчәктә радиолар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре дә карала. «Татмедиа» да «Китап» һәм «Тәртип» радиолары эшли.

«Татар халкы башкалар өчен кайгырырга ярата. Аннан соң хәерлегә булсын дип көлеп алырга, игътибарны башка әйбергә юнәлтергә тырыша. Газетада шундый структурада төзелгән. Газета үземә бик ошады. Кайткач әбидән дә сорармын, ул газетаны тулысы белән укып чыга», — дип сөйләде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.

You Tube блогер Фагыйлә Шакирова язмаларның башисемнәренә игътибар итүен әйтте.

«Менә „Хатын-кызга нинди секс кирәк?“ дигән. Оялта торган тема кебек, маңгайга суккан кебек була. Ир-атлар инде, яшереп кенә булса да, бу газетаны кесәгә тыгып куйгандыр дип уйлыйм. Маңгайга бәрә торган исемнәрдән куркырга кирәк түгел», — дип сөйләде ул.

«Ул — халык күңелендәге хисләрне туплаган газета»

Редакция журналистлары өчен эш күләме арта, әлбәттә, тик алар бу эшкә рәхәтләнеп алына.

Журналист Йолдыз Шәрапова:

«Без бик кызык чорда яшибез. Бөтен дөнья мәгълүмат һәм битарафлык диңгезенә баткан. Хәзер инде дию пәрие күктән төшеп канатларын селкетеп торса да, беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Ярый әле безнең халык андый түгел. Җомга санын халык һәрвакыт ярата иде. Минем бу газетада „җылы оя“ рубрикасы ачылды. Бу минем күптәнге хыялым иде. Мин 15 ел дәвамында ятим бала тәрбиялим, минем тирәдә нәкъ шундый олы йөрәкле кешеләр бик күп. Аларның һәрберсе турында китап язып була.Ул тарихлар өчен газетада урын калмый иде. „Язмыш“ та шушы гаиләләр турында язачакбыз. Алла теләсә, балалар йортларында бер генә ятим бала да калмас».

Журналист Дамир Бәдриев:

«Мин инде 1995 елдан ук эшлим. Бу бит инде «Шәһри Казан”үсә, киңәя, заманча сулыш белән чыга дигән сүз. Ул — халык күңелендәге хисләрне туплаган газета. Һәр кешенең язмышы төрле, «язмыш» — һәркем өчен якын сүз. Язмыш ул бик катлаулы әйбер, кемнекедер рәхәт кебек, тик беркемнең кесәсе буш түгел».

Журналист Дилбәр Гарифуллина:

«Без бу эшкә җаваплы карыйбыз, халык күңеленә барып җитә алырбыз дип өметләнәбез. Соңгы биттә анкета куйдык, укучы фикерен ишетергә телибез. Эш, әлбәттә, артты, тик газетаны чыгару хыялы күңелдә бар иде. Халыкка кзык булган барлык темаларны да колачларга тырыштык. 

«Шәһри Казан» редакциясенең җомга көнне башланган зур эше уңышлы булсын иде!



Галерея: «Шәһри Казан»ның яңа форматлы газетасын тәкъдим итүдән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100