Газета тиражлары елдан-ел кими: «Татарча вакытлы матбугатның язмышы кыл өстендә»
Бүгенге көндә авылларда почтальоннар нинди шартларда эшли? Татарча вакытлы матбугатны авылларга кем һәм ничек җиткерә? Халык татарча газета-журналлар укыймы? «Интертат» хат ташучылар һәм татар газеталары мөхәррирләренең хәлләрен белеште.

Соңгы елларда Татарстанда һәм, гомумән Россиядә барлыкка килгән проблемаларның берсе – почта эшчәнлеге. Элек авылның төп кешеләренең берсе булган хат ташучыны бүгенге көндә авылларда сирәк очратырга була, кайбер авылларда хәтта почта бүлекчәләре дә ябылган, газета һәм түләү кәгазьләрен авыл җирлеге идарәсе бинасына яки мәдәният йортына китереп бушатып калдыралар, кирәк кешеләр барысын да үзләре барып ала.
Бу күренеш газеталарның тиражлары төшүгә дә китерә. 1 ел эчендә язылучылар саны 3 меңгә азайган газеталар да бар. Алар үзләре моны газета-журналлар иясенә барып җитмәү белән бәйли. Беркемнең дә бушка акча түләп ятасы килми, газета килеп җитми икән, икенче яртыеллыкка язылмыйлар гына.
Әлеге мәкаләне әзерләгәндә берничә хат ташучы белән аралаштык, сөйләшкәч, алар барысы да исем-фамилия һәм авыл исемнәрен язмаска сорады: «Безгә әле алда да монда эшлисе, хәлләребез тагын да начарланып куюы бар», – дип үтенде алар.
«Акчаны һаман киметәләр, эш кенә өстәлә»
Балтач районындагы авылларны да әлеге проблема күптәннән борчый: берничә җирлеккә бер почтальон, ул үзе үк почта җитәкчесе дә. Монда да почта хезмәткәрләре акчасызлыктан интегергә мәҗбүр.
Борчыган төп мәсьәлә – хезмәт хакы. Отпускка чыгаралар, ләкин отпуск вакытында да чыгып эшләргә кирәк, чөнки эшләргә кеше юк, барысы да үзебезгә кала. Больничный алсак, больничный вакытында да килеп эшләргә. Кеше юк, эш сәгате 2 сәгать дип языла, 2 сәгатьтә почтаны ачып та, ябып та булмый бит, кеше күрә – барыбер килә. Сәгать 1дә эш сәгатем бетә, сәгать 4тә мин әле почтада «вайлдберриз» биреп утырам. Хәзер почтада бар да бар бит, кирәк-яраклар да сатабыз, иминиятләштерәбез дә – барысы да бер кеше өстендә, ә акчаны һаман киметәләр, эш кенә өстәлә.
Мин 0,8 ставкада эшлим, 15 мең сум хезмәт хакы алам (2025 елда Татарстанда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) – 23 200 сум. – авт.иск.). Отпуск өчен 6 мең килде. 2024 елда почта хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артты, ләкин почта җитәкчеләренеке – юк, әлеге сумманы сорасалар, әйтергә дә оят.
Газеталарга бик теләп язылалар, әлбәттә, күбрәк әбиләр, өлкәннәр языла инде. Әбиләр бетсә, без дә бетәбез –әбиләр барында эшлибез әле, алар газетасыз тормый. Иң күп язылган газеталар арасында район газетасы «Хезмәт»не, «Ирек мәйданы»н атар идем.
Әзрәк акча өстәсәләр, яшьләр дә калыр иде, дип уйлыйм. Бик каты үгетләгәч, бер яшь кыз, таратам, дип кергән иде, өй янында гына почта, стажы да бара, обедтан соң гына эшлисе дип, үгетли-үгетли күндергән идем, акча әз дип, китте. Мин бу хезмәт хакын шәһәрдә 1-2 көндә эшләп кайтам, диде. Аларны да аңлыйм инде мин, аларга бит әле яшәргә кирәк, – дип сөйләде Балтач районының бер авылында эшләүче почта хезмәткәре.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Пакет күтәреп әйбер сатып йөриләр дип, анекдотлар сөйләп көләләр»
Почтальоннар булмау һәм түбән хезмәт хаклары Биектау районы авылларын да борчый. Монда 3 авылга 1 почта хезмәткәре, әлеге авылларны ул атнасына берничә мәртәбә җәяү урый.
Подписка өчен түләү мәсьәләсе дә борчый безне. Элек газета бәясеннән 4 процент түлиләр иде – 1 мең сумлык газетага яздырсак, безгә 20 сум акча кайта иде, көлке суммалар инде, хәзер алар тагын да төшә. Товар сатабыз, анысын да йөкләп куялар, тәкъдим итәбез, алучыларга рәхмәт. Менеп кенә төшәсе, 8 сәгать эшлисе түгел, диләр. Пенсионер булгач, йөрибез инде. Пенсия булмаса, әлеге акчага яшәп тә булмас иде. Кешеләр килми, әлеге акчага кем килсен. Отпуск вакытында бушка эшлибез, элек беребез артына беребез яздырып түлиләр иде. Ялда әллә кайларга китү юк, үзебез эшли идек, хәзер анысы да бетте. Былтыр отпуск вакытында эшләп, бер тиен дә алмадым, быел да.
Шулай да халык газеталарга теләп языла, безнең авыл зур түгел, «Акчарлак»ка – 16, «Ирек мәйданы»на – 10, «Шәһри Казан. Язмыш» газетасына 11 кеше язылды. Кечкенә газеталар – «Себерке», сканвордларга да бик теләп язылалар, «Биектау хәбәрләре»нә язылучылар күп, алар һаман шул бер кешеләр инде, яңа язылучылар сирәк була, барлык районнарда да шулайдыр дип уйлыйм, үзебезне, без генә шундый хәлдә түгелдер, дип тынычландырабыз.
Хәзер бездән, пакет күтәреп әйбер сатып йөриләр дип, анекдотлар сөйләп көләләр. Без дә шул: «Зинһар, алыгыз инде», – дип киләбез. Бер карасаң, чәй, май кебек кирәкле әйберләр генә сатабыз инде. Ярар, анысын сатсаң – түлиләр, шунысына рәхмәт.
10 меңгә яшьләр эшләмәгәне билгеле инде, яшьләр түгел, пенсионерлар да эшләми, картлар да. Яшьләр кереп карады монда, озак эшли алмадылар. 10 мең – кайберәүләргә түләүләргә дә җитми бит инде ул, өең зуррак булса. Минем шул түләүгә җитә, квартплатага, гаиләне ирем алып бара. Әгәр пенсия дә булмаса, ачтан үләсе генә буладыр, – дип сөйләде Биектау районының бер авылында эшләүче почта хезмәткәре.
«Почтальоннар – бер атка ике камыт кидерткән кебек»
Биектау районының авылларында гына түгел, район үзәгендә дә хәлләр авырдан. Биектау авылында яшәүче Ринат абыйның өенә газеталар гына түгел, ут, су, газ өчен түләү кәгазьләре дә килми. 75 яшен тутырып баручы карт өчен автобуста почта үзәгенә бару җиңел эш түгел. «Аякларым авырта, башым да әйләнә, әле ул квитанцияләрнең килгәне, килмәгәне дә төгәл билгеле булмый», – ди ул, борчылып.
Почтага мендем, әле бу айның бер газетасы да килмәде, диләр, аның көннәре дә бик еш алышынып тора бит. Газеталар ярар, хәзер – ут, газ проблемасы. Алар почтага килә дә, почтальоннар тарата иде. Хәзер без газга да, утка да түли алмыйбыз, безгә, түләмәгән өчен, штрафлар килә башлый бит! 2 ай инде Биектауның ярты өлешенә почтальон юк. Мин почтага бер мендем, әле квитанцияләр килмәде, диләр, һәр көн автобуска утырып тегендә-монда йөрергә миңа 18 яшь түгел бит инде, аңласыннар иде бераз, 75не тутырдым.
Бездә проблемалар узган елда башланды, инде газетага да язылмам, дигән идем. Өйдә бер газета да булмас, дип, «Акчарлак»ка язылган идем. Хәзер ул «Акчарлак» кайлардадыр инде, күргән юк әле. Кайсы көнне киләсен дә төгәл белмим, аны тагын барып алырга. Җәяү барсаң, 5 километрга якын барасы, ничек атлап бетерәсе шуның хәтле араны.
Ул почтальоннар бер атка ике камыт кидерткән кебек: аларга пенсия дә өләшергә, газета да, аннары җыен чүп-чар да тагып чыгаралар. Тегене алмыйсыңмы, моны алмыйсыңмы, дип йөриләр. Әгәр дә аны сата алмыйлар икән, тагын начар, жәллим дә инде үзләрен. Шуңа анда кеше бармый да эшләргә, булганнары да китү ягын карый. Әгәр үзләренә оклад куеп, тыныч кына йөрсәләр, эшләрләр иде.
«Бу темага сүгенмичә сөйләшә дә алмыйм»
Почта хезмәте яхшылап эшләмәү – журналистлар, баш мөхәррирләрнең баш бәласе. Аларның төп хезмәте, көч түгеп эшләгән газета-журналлар бик еш халыкка барып җитми башлады. Соңгы елларда: «Укучыларыбыз, газета килеп җитмәде дип шалтыратты», – дигән сүзләрне газеталардан еш ишетәбез.
«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов:
Безнең хәлләр башкаларныкы кебек. Башкаларныкы ничек – безнеке дә шулай. Почта мәтәлүе аркасында, вакытлы матбугатның язмышы кыл өстендә. Бүген бу яңалык түгел, бу – бишбылтыргы хәл. Мин инде төрле җыелышларда бөек трибуналардан чыгып сөйләдем, газеталарыбыз кая бара, нигә шулай эшсез күзәтеп торабыз, дип яздым, игътибар булмады. Почтаның мәтәлгәнен бөтен республика, бөтен Россия күзәтеп, килешеп торды. Бүген шуның нәтиҗәсен күрәбез.
Почта ябылуы – бер бәла, яңа бәяләр килде, алар әле тагын бәяләрне күтәрә баралар. Безнең белән шундый әшәке, басымчак килешүләр төзиләр. Подписка сентябрь аенда башлана, ә без шушы кампаниянең акчасын бары тик февральдә генә ала алабыз. «Безнең гәҗит» кебек басмалар Россиядә бик күп, ничә миллиард сумнар депозитта әйләнә, бу мәсьәләгә дә игътибарсыз кала. Көзге подписка – сентябрьдә, язгы подписка 1 апрельдән – мин ул акчаны июльдә алам, ай ахырында. Минем налоглар, хезмәт хакы түлисем бар, типографиягә түләргә кирәк. Безне шул хәтле кысалар, болар бетсен, катсын, дип куелган шартлар. Бу темага сүгенмичә сөйләшә дә алмыйм, мине бик борчый торган әйбер. Алай түгел бит инде ул, болай түгел бит, почта белән дус яшәргә кирәк, дип утыралар, дус яшәп, шундый хәлгә төштек. Дус яшәргә калмас, болай булса.
Дөресен әйткәндә, бу темага язып, сөйләп, кычкырып арыдым, вакытында ул берәүгә дә кирәк булмады. Хәзер инде вакытлы матбугатның соңгы еллары, соңгы көннәре дип уйлыйм. «Безнең гәҗит» әле азмы-күпме үз хисабына җан асрый ала. Хәзер яңа бәяләр белән газетага яздыру 1 мең сумнан да артып китәчәк. Без, тукта, ябылабыз бит, дип, барлык эчке резервларны эшкә җиңәбез. Шәхси газета тотучылар – алар эшмәкәр түгел бит, ә барлык салымнарны без эшмәкәрләр шикелле түләргә мәҗбүр. Теләсә нәрсә сатучылар да шушы салымнарны түли, без дә.
Хәзер аны төзәтеп булмыйдыр инде, почталар ишелеп бетте. Бу мәсьәләдә, мөгаен, сезгә соңгы интервьюым булыр, почта хәлләре турында. Башка бер җирдә дә бу хакта сөйләмим. Газетамда язам, бу хакта укучыларыма аңлатам вазгыятьне. Татарстан почтасы мөстәкыйль булган вакытта бар әйбер дә рентабельно эшләде. Татарстан почтасы үзәккә кушылгач – шулай булды.
Безнең авылда почтальон – бик җаваплы, өлкән яшьтәге ханым. Шушы өлкән яшьтәге кешеләр почтадан чыгып беткәч, почта тукталыр. 6 меңгә кем йөрсен, алар шуның хәтле аз хезмәт хакы ала бит. Әле шуның өстенә һәр көн орышып торалар, товар сатмыйсың, дип. Ни өчен аларны срогы чыккан, сыйфатсыз әйберләр саттыралар. Әле ул – кибеттәгегә караганда күпкә кыйммәтрәк бәядән.
«Шәхси газета чыгаручылар, иртәгә нәрсә эшләрбез дип, тиеннәр саный»
Газетагызны тарату өчен маркетплейслар кулланырга теләгегез юкмы?
Мин кызыксынып караган идем, алар белән эшләү бик авыр. Чөнки аларның бәяләре халык өчен отышлы түгел. Алар бит шулай ук җитештерүчегә файда эшләүче түгел. Аларның сәүдә «накруткасы» бик зур. Киоскларда шулай ук 200-300 процент коэффициент куялар. Сатылмаган гәҗитне, НДСлар түләтеп, кире безгә саталар. Гомумән шәхси газета чыгаручылар, иртәгә нәрсә эшләрбез дип, тиеннәр саный бүген. Газеталарның хәлләре бик мөшкөл.
Безнең тираж бүгенге көндә 3,5 мең, бу – киосклар белән. Киосклар алар, әйткәнемчә, артка сөйри торган әйбер. Алар белән эшләү – халыкка язганны җиткерәсе, укытасы иде инде, дигән теләк, алай эшләү үзебезгә зыянга чыга.
Әлегә эшлибез, нишләрбез, дигән сораулар туган иде. Редакциядә кешеләр бик аз калды инде. Мин хәзер элеккечә зур редакцияләр белән эшли алмыйм, хезмәт хаклары түләү кыен. Сораулар күп иде, ләкин әле киләсе яртыеллыкка каталогка кердек. Анда яңа бәяләр, яңа күрсәткечләр белән теркәлдек. Ләкин бәяне артык арттырмадык, аз гына күтәрдек. Без үзебезнең хисапка эшлибез. Инде 45 ел журналистикада эшлим, үз сүземне җиткерәсем, ишеттерәсем килә.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Бәлки, вакытлыча форматны киметәсе булыр»
Иң күп тиражлы татарча газеталарның берсе «Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов:
– Матбугатны таратудагы җитешсезлекләр бигрәк тә соңгы 4-5 елда сизелә. Хат ташучыларның эше күп, аларга товар сату, страховка ясату кебек башка өстәмә эшләр дә йөкләнде. Ә хезмәт хакы аз – шуңа эшләргә кеше дә юк. Кайбер авылларда почта бүлекләре ябылды, сакланып калган бүлекчәләр дә атнасына 1-2 көн генә эшли. Редакциягә атна саен берничә укучыбыз шалтыратып, газетаны китермәүләре я соң җиткерүләренә зарлана. Андый һәр очрак турында почтага хәбәр итәбез, тикшерүне сорыйбыз, бергәләп көрәшәбез. Арада күңеле төшкән, башка язылмам, диючеләр дә була инде.
Бу тиражда да сизелә. Менә «Ирек мәйданы»н узган ел августта 23 993 укучы алдырса, быел – 22 978. Матбугатны яратучы каһарман кешеләр бу, зур рәхмәт аларга. Киоскларда таралган тираж да бар, ләкин күп укучыбыз авыл-районнарда яши, алар почта аша яздырып алырга ияләнгән. Авыл җирендә киосклар юк та бит.
Инде киләсе елга тагын зур сынау көтә – матбугатны тарату өчен почта бәяләре кисәк 35-40 процентка арта. Кайбер басмалар социаль-мөһим басмалар исемлегенә кертелгән, аларга ташлама булачак. Элекке елларда анда керү шартлары алдан игълан ителә, газета-журналлар төбәкләрдәге вәкилләр аша үзләрен тәкъдим итә ала иде, без дә бу исемлектә булдык. Ә 2026 елга әлеге исемлек алдан ачык игълан ителмичә төзелде, ул шактый кыскарган, төбәкләрдән кертелгән басмалар саны чикләнгән.
Белүемчә, районда татар һәм рус телләрендә газета чыга икән, русчасын социаль-мөһим басмалар исемлегенә керткәннәр, ә татарчасын – юк.
Моңарчы газетага язылу бәясен мөмкин кадәр түбән сакларга тырыштык. Инде киләсе елга берни эшләп булмый, яңа почта тарифлары белән язылу бәясе шактый арта. Бәлки, вакытлыча форматны киметәсе булыр.
Почтаның бурычлары зур, тарифлары түбән, кереме аз, диләр. Почта – зур илне берләштереп торучы мөһим социаль оешма бит. Аңа коммерция ширкәте итеп карау, акча эшләүне максат итү дөрес түгел дип саныйм. Кайбер илләрдә дәүләт почта эшенә дотация бүлеп бирә, башка уңай шартлар тудыра, аларда почта гөрләп эшли. Шундый илләрнең үрнәкләрен өйрәнәсе иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали