Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Газета халыкның чын демократик трибунасы булсын иде»: «Шәһри Казан» газетасына 30 ел

Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы декларация кабул итүгә ике атна вакыт кала «Шәһри Казан» газетасының беренче сигнал саны дөнья күрә. 17 август көнне газета чыга башлауга 30 ел тулды. Шул уңайдан «Шәһри Казан» газетасының редакциясендә кунакта булдык.

news_top_970_100
«Газета халыкның чын демократик трибунасы булсын иде»: «Шәһри Казан» газетасына 30 ел
Салават Камалетдинов

«Газетаның исеменә „бөек Казан“ дигән эчтәлек салына»

Журналист Дамир Бәдриев редакциягә ярты гомерен багышлаган, ул газета оешуның тарихы белән таныштырды. «1990 елның 30 августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителде. Татарстан мөстәкыйль булырга теләде, шул милли шаукым вакытында Хәлим Гайнуллин, Әгъзам Фәйзрахманов, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һ.б. милли газета булдыру турында уйлана башлыйлар. Алар «Шәһри Казан» газетасын оештырырга була. Газетаның исеменә «бөек Казан» дигән эчтәлек салына.

Башлангычтагы шул милли күтәренке рух биш ел дәвамында югалмады. Милли тарих, мәдәният хезмәткәрләре, Казанның тарихы, милли әйдаманнар турында күп язылды», — дип сөйләде ул.

Газетаны чыгару өстендә алтмыш кеше эшләгән. Беренче коллективта Хәлим Гайнуллин җитәкчелеге астында Әмир Камалов, Равил Вәлиев, Зилә Вәлиева, Әгъзам Фәйзрахманов, Гәрәй Рәхим, Вакыйф Нуриев, Чулпан Әхмәтова, Таһир Нурмөхәммәтов хезмәт иткән.

Редакциядә газетаның сигнал саны сакланган. Ул халык депутатларының Казан шәһәр советы һәм шәһәр партия комитеты газетасы буларак чыккан. Сигнал санында газетаның баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин сүзләре, Минтимер Шәймиев, Борис Ельцин, Тәлгать Таҗетдин котлаулары язылган. «Ул халыкның чын демократик трибунасы булсын иде», — дигән фикерен белдергән Ельцин. Анда шулай ук үзенә күрә бер гимн буларак Мәхмүт Хөсәен сүзләре һәм Рәшит Кәлимуллин музыкасына язылган «Шәһри Казан» җыры басылган.

Сигнал санындагы баш исемнәр: «Без тарихта эзлебез», «Гәрәбәдәй ашлык кайта», «Коммунистларның фикере ачык», «Шүрәлеләр автономиясе» һ.б. Анда Советлар союзы һәм милли рух бергә үрелеп бара кебек.

«Шәһри Казан» газетасының бүшенге баш мөхәррире Радик Сабиров ул күренешнең кызыклы парадокс булуын әйтте: «Ул вакытта партия дә булган, милләт тә аякка басып килгән», — ди ул.

«Безнең максат — халыкчан газета булу»

Газетаның беренче саны 10 октябрьдә чыга. Беренче саннарда әдәбиятка зур игътибар бирелгән, ул илһамият рубрикасы булып чыккан. Радик Сабиров фикеренчә, ул редакциядә эшләүче әдипләрнең күп булуы белән бәйле. «90нчы елларда кыюлык вакыты булган, шуңа ул вакытта кыю язмалар чыккан, купальниклар кигән кызларның фотоларын да чыгаралар», — дип өстәде ул. 

Газетаның стиле үзгәрмәгән диярлек. Исемендәге «шәһри» сүзе яшелдән карага алышынган һәм газетаның форматы үзгәргән. «Мәгълүмат күләме барыбер бер тирәдә кала. Газетаны заман таләпләренә туры китерергә кирәк, бүгенге вариантны укучыга кабул итәргә җиңелрәк. Безнең максат — халыкчан газета булу. Заманадан артта калмаска кирәк.

Шул ук социаль челтәрләр газетаны танытуда зур роль уйный. Мин, мәсәлән, яшермим: үземнең Инстаграм аша да газетага 147 кеше язылды. Безнең укучылар бүгенге көндә газетадан матурлык эзли. Интернетта иң популяр тема шул ук шоу-бизнес, һәлакәтләр, фаҗигаләр, ә газетада укучы аны күрергә теләми. Элек газетада криминал рубрикасы шактый урын алып торган. Аның заманасы да шундый булган: мафия, бандитлар, бизнес бүлешү. Бүгенге көндә дә ул рубриканы яңадан кертеп карарга теләдек, ләкин укучы аны кабул итмәде», — ди баш мөхәррир.

Бүген газетада файдалы киңәшләр, дин һәм сорау-җавап темалары популяр икән. «Мин аптырыйм: халык күп нәрсәне аңламый. Без пенсия фонды, шәһәрдәге проблемалар турында күп кенә аңлату эшләре алып барырга тырышабыз, тик сораулар килеп тора», — ди Радик Сабиров.

«Уку культурасы әкрен генә кире кайта»

Газета укучыларның күпчелеген 45 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә. Редакция социаль челтәрләр аша яшь буынны җәлеп итәргә тырыша. «Кызганыч, безнең бер буын газета-журналлардан мәхрүм калды, укымады. Ул безнең укучылар белән очрашулар уздырмау белән дә бәйледер. Укымагач, яшьләр татар дөньясыннан ерагая. Актив яшьләребезне күзәтеп барам, алар дөнья әдәбиятын белә, тик милли темага кереп киткәч, артта калганлык сизелә.

Халыкны укудан мәхрүм итмәскә кирәк. Уку культурасы әкрен генә кире кайта. Бервакыт Санта-Барбаралар чыккач, бөтен халык телевизорга шыплап ябышты, китап уку түгел, бакчага да чыкмый башлады. Сериаллар күбәеп киткәч, халык туйды, аннан компьютерлар, Вконтакте кереп китте, ул да туйдырды, шуннан соң бераз укый башладылар.

Пандемия вакытында курыккан идек язылуны ничек йөреп чыгарбыз дип, ә укучыда, киресенчә, ихтыяҗ туды», — дип сөйләде Радик Сабиров.

Алар укучылар белән очрашуларны яңадан башлап җибәргәннәр, тик: «Өйләргә кереп, язылырга ялынып йөрисез икән», — дип гаепләүчеләр дә табылган. «Шәһри Казан» газетасы «Сәхнә» журналы белән берлектә укучылар белән очрашулар циклын башлап җибәрергә тели. Газета редакциясе быел авыл клубларында спектакль куярга хыялланган булган, тик пандемия сәбәпле ул теләк чынга ашмый калган. 

«Татар матбугатында аналитик фикер йөртә белүче журналистлар аз»

«Бүгенге көндә татар журналистикасында шәхесләр юк. Элек редакцияләр шаулап торган, барлык язучылар, зыялылар монда булган. Өстәвенә, татар матбугатында аналитик фикер йөртә белүче журналистлар аз. Кызганыч, татар матбугатында берьяклылык китте. Бөтен татар матбугаты бер үк әйбер турында яза: җиләк-җимеш үстерү һәм мал асраучылар. Берәр темага комментарий алганда бер үк хәзрәтләр, милләтпәрвәр кешеләр фикере кабатлана.

Авторлар белән проблема бар, тик мөрәҗәгать иткән очракта гади халык та яза. Бездә бер укытучының Туфан Миңнуллинга күңеленнән язган хатлары чыгып килә. Авторлар белән эшләргә, авторларны табарга кирәк. Без социаль челтәрләрдә сторисларда авторлар эзлибез дип язабыз, шуннан халык актив яза башлый. 

Яшьләр белән эшләргә кирәк. Бу нисбәттән «Татар-информ»га сокланырга була, алар яшьләрне тарта. Без дә яшьләрне кулдан ычкындырмаска тырышабыз. «Алтын каләм» дә җиңүче Рүзәл Шәриповка стажировка бүләк иттек. Яшьләрне үзебездә калдыру мөмкинлеген эзләргә кирәк.

Журналист булу өчен фикерләү сәләте кирәк. Журфакта укып язарга өйрәнеп булмый дип уйлыйм, анда журналистиканың нечкәлекләренә өйрәнергә була», — дип сөйләде Радик Сабиров.

«Без бөтен алымнарны өйрәнергә тырышабыз»

«Кайбер кешеләр: «Интернеттан сайтыгызны укып барам», — диләр, тик сайтта газетада басылган мәгълүматның 50 проценты гына чыга. Мин «Шәһри Казан» аккаунтларын төрле социаль челтәрләрдә алып барырга тырышам, Телеграмны да өйрәндем. Редакцияне дә заманнан артта калмаска өндим. Шулай алар үзләрен тагын да таныта ала. Без бөтен алымнарны өйрәнергә тырышабыз.

Бүгенге сайтка керүчеләрнең 70 проценты Инстаграмнан килә, тик, минемчә, киләсе берничә елда Телеграм Инстаграмны узып китәр. Хәзер Инстаграм да, гафу итегез, чүплеккә әверелде. Бездә Одноклассники сайты бөтенләй өйрәнелмәгән. 2018 елда мин Сочида форумда булып кайткан идем. Анда бөтен аудитория сайтка Одноклассники аша килүен әйткәннәр иде. Бездә ул бөтенләй бәяләнми. Без Яндекс.Дзенга кереп карадык, ләкин ул татарларга туры килми.

Киләчәктә подкастларны куллана башларга кирәк, хәзер акрынлап кына Ютуб кузгалып китте. Һәр чарадан видео төшерергә тырышабыз.

Бервакыт татар матбугатына ышаныч беткән иде. Хәзер дәүләт газетасы булсак та, дәүләткә проблемаларны җиткерә алабыз. Күптән түгел генә президент карары буенча медицина хезмәткәрләренә акча бирделәр. Бер табиб аларга акча түләнмәве турында язды, ул сорау хәл ителде, акча түләнде.

Социаль челтәрләргә халыктан котлаулар килеп тора, димәк, алар битараф түгел. Без алар белән кире элемтә булдырырга тырышабыз, — дип сөйләде баш мөхәррир.

«Эштә өйдәге кебек рәхәтлек, тынычлык тойдым»

Кайчандыр алтмыш кеше эшләгән редакциядә бүген өч тапкырга кимрәк кеше эшли, ә замана таләпләре белән эш өстәлә генә бара, шул ук социаль челтәр, сайт алып барырга кирәк. Өстәвенә, редакциядә Россия төбәкләренә таратыла торган «Без бергә» газетасы басыла. Шуңа да редакциядә универсальлек бәяләнә.

Журналист Эльвира Мозаффарова «Шәһри Казан» газетасында 16 ел эшли. Ул заманында «Татарстан яшьләре» газетасы өчен хат эзе буенча мәкалә язган булган, баш мөхәррир Исмәгыйль Шәрәфиев аны «Шәһри Казан» газетасына бирергә тәгъдим иткән. Шул көннән Эльвирага редакциядә эш тәкъдим иткәннәр.

«Башка җирләрдән дә тәкъдимнәр булды, тик редакция икенче өем кебек иде. Башка эш урынына китә алмадым, бәлки, ул холкым белән дә бәйледер. Эштә өйдәге кебек рәхәтлек, тынычлык тойдым. Еллар барган саен каләм чарларга өйрәндек. Яраткан эшем булгач, авырлыклар да сизелми. Редактор алышынган вакытта без күпмедер вакыт үзебез генә эшләдек, шунда һәр кеше җаваплылык тоеп хезмәт итте. Алга таба да газетаның киләчәге өметле булсын, укучыларыбыз саны артып торсын иде», — дигән теләген белдерде Эльвира Мозаффарова.

Журналист Дилбәр Гарифуллина редакциядә 12 ел эшли. Ул «Шәһри Казан»да эшен корректор буларак башлап җибәргән. «Өч-дүрт елдан соң минем тырышлыкны күрделәр булса кирәк, хәбәрләр яза башладым, шуннан соң мәкаләләр язып киттем. Журналист булам дип килмәгән идем, редакциядә тәҗрибә тупладым, мине үстерделәр», — дип сөйләде ул.

Журналист Йолдыз Шәрапова да «Шәһри Казан» газетасына килү тарихын сөйләде. «Сабантуй» журналында эшләгән вакытта да, өлкәннәр өчен язган язмаларны «Шәһри Казан» газетасына бирә идем. «Сабантуй“дан китәргә туры килгәч, „Шәһри Казан“ мине үз канаты астына алды. Ул өлкәннәр газетасына балалар проблемасын кертү өчен бер форсат булды. Газета — халыкныкы. Авылларга барган саен халыкка ни дәрәҗәдә кирәк булуыбызны күреп кайтабыз. Бу безгә киләчәктә эшләргә илһам бирә», — дип сөйләде Йолдыз ханым.

«Коллектив электән калган традицияләрне югалтмасын иде»

«Шәһри Казан» газетасында төрле елларда эшләгән мөхәррирләрнең фикерләрен дә белештек.

Газетаның беренче җитәкчесе Хәлим әфәнде Гайнуллин авыру сәбәпле, хатыны Фәнисә ханым белән элемтәгә кердек:

Хәлим — газетага нигез салучы. Башта алар Энергетика институты бинасында урын әзерләделәр, аннан соң Чистай урамындагы 5нче йортта урнаштылар. Ул кадрлар туплады, аларга фатирлар булдыру өчен үзе йөрде. Ул авторларны дөрес таба иде, алар һәрвакыт Хәлим бүлмәсендә булды. Ата журналистлар аның тирәсендә җыелды. Ул бер генә мәкаләне дә үзе тулысынча тикшермичә, чыгарырга бирми иде. Чит авторларның мәкаләсен тикшергәнен күргәнем бар, кәгазь бите кып-кызыл була иде, барысын да үзе редакцияли иде, — дип сөйләде Фәнисә ханым.

Хәлим әфәнде турында үфикерен Сәкинә ханым Алтынбаева да җиткерде. Ул газета оешкан көннән башлап, 20 ел дәвамында анда җаваплы сәркатип булып эшләгән.

«Шәһри Казан» татар мохитен саклап калу өчен, үзгәреш чорында ачылды. Ул вакытта редакциядә бөек шәхесләр эшли иде. Газета ачылуга Хәлим Абдуллович зур өлешен кертте. Газетаны чыгарырга кирәк, ә аңа бина да юк иде. Ул барысын да юллап йөрде, хезмәткәрләр туплады — иң авыр заманда барысы да аның җилкәсендә иде.

Газета киләчәктә дә чәчәк атсын иде. Тарихны, шәһәр тормышын, яңалыкларны яктырта торган, телне кешегә өйрәтә торган мәдәни газета булсын иде. Күчереп языла торган газета түгел, чын укыла торган газета булсын иде.

Илдус Илдарханов «Шәһри Казан» газетасында 1990-1992 елларда баш мөхәррир урынбасары, ә 1996-2003 елларда баш мөхәррир булып эшләгән. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда.

Газета моннан 30 ел элек башкалада татар телендә чыгуы белән әһәмиятле булды. Бу турыда күп буыннар, шәхесләр хыялланды. Мин ул вакытта «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөдире булып эшли идем. Хәлим Абдулла улы газетага баш мөхәррир буларак чакырылды һәм үз тирәсенә танылып килгән шәхесләрне тупларга тырышты. Мин шул командага эләктем.

Сигнал санын эшләүдә мин катнашмадым, калган барлык саннарны чыгаруда катнаштым. Анда ике ел эшләгәннән соң «Татарстан хәбәрләре» газетасында киттем һәм өч елдан соң яңадан «Шәһри Казан»га әйләнеп кайттым, башта бүлек мөдире, аннан баш мөхәррир булдым. Үземне «Шәһри Казан»ның баш мөхәрирләре арасында иң озак эшләгән редактор дип саныйм.

Кем генә газетаны җитәкләмәсен, ул үзенә кадәр эшләгән буынның ирешкәннәрен онытмасын, күтәрелгән югарылыкны саклап калсын яки тагын да югарыга күтәрелү турында уйласын иде. Коллектив электән калган традицияләрне югалтмасын. Шуннан да зуррак теләгем: елда-ел укучылар саны арта барсын, — дигән теләкләрен җиткерде Илдус әфәнде.

Мирсил Әһлетдинов 2003-2007 елларда «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире булган. Хәзер Актаныш районында музей директоры булып эшли. Телефоннары җавап бирмәү сәбәпле, без аның белән элемтәгә керә алмадык.

Мансур Мортазин 2007-2014 елларда «Шәһри Казан» газетасында баш мөхәррир булып эшләгән. Хәзер ул китаплар чыгара.

«Шәһри Казан» газетасын бүгенге көнгә кадәр саклап калдык, һәр кеше үз өлешен кертте. Заманында Роберт Миңнуллин миңа: «Мин бу газета бетте инде, ябып куярлар дип уйлаган идем. Алып киттең бит син ул газетаны, үсеп китте», — дип әйткән иде.

Мин килгәндә газетаның типографиядә басылган тиражы мең ярымга да тулмый иде, ә без җиде меңгә җиткердек. Аны үстерүгә үземнән өлеш кертә алуыма бик шатланам. Газетаның бүген яшәве — анда эшләгән кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Редакциядә эшләүче коллективка уңышлар, ә газетага озын гомер телим, — дип сөйләде Мансур Мортазин.

 Гөлнара Сабирова 2014-2019 елларда «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән. Бүгенге көндә ул «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире.

1990 елларда милли үсеш вакытында барлыкка килгән газета үз заманы өчен бик зур бурычлар үтәгән. Ул милли үзаңны тәрбияләүгә, шәһәрдәге татарлыкны үстерүгә зур өлеш керткән газета. Дөрес, бүгенге көндә шәһәр халкына газета укыту бик катлаулы әйбер. Мин үзем эшләгән елларда «Шәһри Казан» районнарга борылган иде. Әмма Казан Татарстанның башкаласы булган кебек, «Шәһри Казан» да бөтен татар халкының яраткан газетасы булырга тиеш дип саныйм.

Газетага укучыларын югалтмауны, заман белән бергә атлауны һәм уңышлы эш телим. Һәрвакыт яраткан газета булып калсыннар, — диде Гөлнара Сабирова.

30 еллык юбилеегыз белән, «Шәһри Казан»! Газетаның киләчәге якты булсын. Халыкның яраткан газетасы булып калуыгызны телибез.



Галерея: "Шәһри Казан" газетасына утыз ел
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100