«Газаплануын күрү авыр иде, күрми тору тагын да авыррак»: Луиза Закированың әнисе вафат
ТНВ каналындагы «Таяну ноктасы» тапшыруын алып баручы Луиза Закирова гаиләсе бик зур югалту кичерә. Озак вакыт көчле авыру белән көрәшкәннән соң, аның әнисе вафат булды. Луиза «Интертат»ка әнисе турындагы якты истәлекләрне сөйләде.
Луиза, бик авыр көннәрегез икән… Чын күңелдән кайгыгызны уртаклашабыз. Рәдинә апаның якты истәлегенә аның турындагы хатирәләрегез белән бүлешсәгез иде. Тормыш юлы нинди булды Рәдинә апаның? Әниегез күңелегездә нинди булып сакланачак?
Минем өчен әни – минем иң якын кешем, дустым, минем дөньям, минем һавам иде... Мин бит – әнидән аерыла алмаган бер иркә Казан кызы. Әле дә ышанып булмый, өчесен, җидесен үткәргәндә, әйтерсең хәзер әни килеп керер дә безгә кушылыр кебек… Әни – бик яхшы кеше иде, ул – артык уңган хатын, артык юмарт, кайгыртучан һәм ягымлы әни, артык тырыш хезмәткәр, артык ярдәмчел туган булды. Менә шул «артык» сүзе аны бетермәдеме икән?! Үзенең яхшылыгын, ягымлылыгын бер кешегә дә кызганмады. Ә үзенә игътибар җитеп бетмәде кебек. Алар ишле гаиләдән, ике апасы, бер абыйсы һәм энекәше бар. Әни – дүртенче бала, иң кечкенә онык – минем энем.
Авыру яшькә карамый шул, аны иң беренче итеп алып китте. Апалар да: «Рәдинә бишебездән иң уңганы булды», – диләр. Тегә дә, чигә дә, аш-су ризыклары телең йотарлык, эштә кадерле белгеч. Туганнар аны матур итеп Чәчәк апа дип йөртәләр иде. Чәчәк кебек иде шул әнием. Әни кебек әнием булуына мин Аллаһка мең шөкер кылам.
Әнинең тормыш юлы җиңел булмады, сынаулар да аз булмады. Ул әтигә соң гына кияүгә чыккан, озак вакыт комуналь фатирда яшәргә, төрле күршеләр күрергә, төрле вакыйгалар белән очрашырга туры килгән. Инде акчалар да эшли башлап, җиңел тормыш башланды дигәндә генә, әти авырый башлады. Буыннар сызлавын басар өчен, әтигә көне-төне массаж ясап чыгар иде. Сүз уңаеннан, әти дә, әни авырый башлагач, сынатмады. Әни яныннан китмәде, «арыдым» димәде, зарланмады. Әни – әтине, әти әнине бер караштан аңлыйлар иде. Һәрвакыт бергә, ялга да, кунакка да, хастаханәләргә дә… Бик матур яшәделәр. Энем белән без тынычлыкта, мәхәббәттә тәрбияләндек. Әнинең беркайчан әтигә хәтта кырын караганын да күргән булмады.
Балачактагы әниле, иң бәхетле бер көнегезне искә төшерегез әле…
Мин бик иркә кыз идем балачакта, чөнки энем соң туды, мине иркәләп үстерделәр. Мин гел әнигә тагылып йөри идем, беркая калмый идем, әнидән башка миңа беркем кирәк түгел иде. Авылда да мине үземне генә бик соң калдыра башладылар. Чөнки елак идем, дорфа идем. Андый кызны кем алып калсын?!
Шулай бер калдырып киткәннән соң дәү әнигә:«Әни кайтсын», – дип әйтәм икән. «Кызым, әниең эшли, атна ахырында кайтыр», – дип, мине үзенчә юаткан дәү әнигә: «Миңа атна ахыры кирәк түгел, хәзер үк кайтсын», – дип җавап биргәнем әле дә хәтеремдә.
Ул вакытта телефоннар юк, кайчан кайтасы билгеле түгел, җомга көнне әнине авыл башына тукталышка менеп каршы алабыз. Берсендә әни кичке автобус белән кайтмады, мин елыйм. Яңгыр ява, туганнан туган абыем Ирек: «Әйдә инде өйгә кайтыйк», – дип үгетли. Кайтмадым, елый-елый, тау башына менеп киттем. Бәлки, әни автобуска соңга калгандыр да, Чүриле аша җәяү кайтадыр, дип уйладым. Шулай булып чыкты да. Күп тә узмады, әни күренде – автобуска соңга калган, 7 чакрым араны җәяү кайткан. Мин белдем аның кайтасын, кайтмавы, авылга кайтуны шимбә иртәсенә калдыруы мөмкин хәл түгел иде. Чөнки кызы көтә, ә ул мине үзеннән дә, башкасыннан да каты яратты... Авыруы билгеле булганчы ярты ел алдан әни миңа, сизенгән кебек: «Кызым, мин үлсәм, сиңа бик авырга туры килер инде, шунысыннан гына куркам. Яшеңә карамастан, бигрәк миңа тагылгансың бит», – диде.
Улымны да әни үстереп бирде, бөтен нәрсәгә өйрәтте, үзенең өченче баласы кебек күрде. «Үзең таптың, үзең кара», – димәде.
Мәкерле чир булуын кайчан белдегез? Рәдинә апа авыру белән озак көрәштеме?
Әнинең яман шеше башында иде. Сүзләрне оныта башлагач, МРТ ясаттык. Беренче булып чир турында мин белдем. Лаеклы ялга чыгып 2 көн узганнан соң, тормышның асты өскә килде. Әле әнинең эштән китүенә дә бары тик әтигә ясаган операция гына этәргеч булды. Әтине тернәкләндерү үзәгенә яткызып, урнаштыргач кына үзенә чират җитте. Күрәсең, бу эшне хәл итеп бетерим, дигәндер.
Узган елның июнь башында диагноз куелды, 1 ел узганнан соң – 19 августта әни китеп барды. Әгәр әни кинәт китеп барса, мин дә, әти дә, энем дә шундук ятып үләр идек. Чөнки без бөтенебез аңа бәйләнгән идек. Бу ел эчендә без әни белән хушлашырга өлгердек. Авыр ел булды, әни күз алдында сүрелде. Гөрләтеп тормышны алып барган хатын-кыз ярты ел эчендә башка кешегә әверелде. Беркемне аямый торган чир.
Нинди авыру икәнлеген әниегезнең үзенә әйттегезме?
Ни гаҗәп, әни үзенең нәрсә белән авыруын белмичә дә калды, гәрчә, онкология хастаханәсенең бусагаларын шактый таптарга туры килсә дә. Әни – бик көчле хатын-кыз иде, ул буш әйберләргә беркайчан еламады. Монысын да «үтеп китәр» дип уйлагандыр, мөгаен. Үтеп китмәде…
Бу хакта белгәч, үзегез ниләр хис иттегез?
Мин еладым да еладым, билгеле. Әнигә барган, әнидән кайткан вакытта, ярты елга якын көн дә еладым. Аннан еламый башладым, аннан бөтен дөньяга ачулы идем. Соңрак кабул иттем, әнине үпкәләтүчеләрне үз эчемнән гафу иттем (гәрчә, алар гафу сорамасалар да). Хәзер үкенеч, сагыну хисе биләп алды. Кеше һәрнәрсәгә ияләшә, вакыт мине дә әнисез яшәргә өйрәтер. Кая барасың, тормыш бу...
Хастаханә юлларында күп йөрергә туры килгәндер. Табиблар, медицина өлкәсе турында нинди фикерләр әйтерсез?
Табиблар турында бер начар сүз әйтә алмыйм. Алар кулларыннан килгәнне эшләделәр, Аллаһ түгелләр, әнине исән калдырырга, максималь рәвештә әнинең гомерен озынайтырга тырыштылар. Һәрвакыт ягымлы, ярдәмчел булдылар. Онкология бүлегендә билгеле бер дорфалык бар, әмма андагы авыручылар саны белән акылдан шаша аласың. Аларны да аңлап була, алар – үлемгә ияләшкән кешеләр. Синең гаиләң өчен фаҗига булган очрак белән алар көненә берничә тапкыр очраша – бәгырьләре катмаса, бик сәер булыр иде. Бөтен авыруны үз күңелләре аша үткәрсәләр, эшли дә алмаслар иде.
Ә баштагы яман шеш турында сөйләсәк, дөньяда баш миендәге бер генә яман шешне дә дәвалау, аннан котылу очрагы да юк. Бу диагноз белән гадәттә 1 елга кадәр яшиләр. Без табиблар сүзеннән чыкмадык, һәрвакыт алар белән элемтәдә, киңәшләшеп эшләдек. Табиблар турында сүз киткән икән, нейрохирурглар Тимур Бикмуллин, Ринат Абдуллин, онколог Алинә Исәнгуловаларга рәхмәтем чиксез.
Әниегезгә диндә булуы да көч биреп торгандыр.
Әни диндә иде, ләкин диагнозы билгеле булуга, намазын укый алмый башлады, чөнки сүзләрне оныта, бутый башлады. Дингә кайчан килүен хәтерләмим, әмма безнең гаилә һәрвакыт Аллаһка ышанып, аңа табынып яшәде. Аллаһ аңа җәннәт ишекләрен ачкандыр, дип ышанасы килә.
Рәдинә апа нәрсәләр турында хыяллана иде, нинди ниятләрен чынга ашырмый калды?
Әни һәрвакыт тормышыннан бик канәгать булды, аннан беркайчан да зарлану, кемнедер гаепләү ишетмәдем. Барлык хыяллары безнең белән бәйле иде: мин, энем, әти, оныгы. Без бәхетле булсак, ул да бәхетле иде. Без борчылып йөрсәк, ул да борчылып йөрде. Хыяллары – безнең хыяллар булды. Без нәрсә теләсәк, ул да шуны теләде. Ул безнең хыяллар белән, без дип яшәде.
Вафатына ничә көн узды инде, Луиза? Рәдинә апа кайда җирләнде?
Әни киткәнгә 12 көн узды. Туган авылы, әнисе, әтисе янына җирләдек. Үз теләге иде. Зират бик матур җирдә, нәкъ тау башында. Туган йортның бакчасыннан зират күренеп тора. Әни үләр алдыннан «авылга китәм» дип саташа иде. Күп тапкырлар аны төштә туган авылында дәү әни, дәү әти белән күрделәр, шул исәптән мин дә. Исән чакта әнинең авылга кайтып килгәнен күп туганнар күрде.
Бәхилләшергә өлгердегезме, Луиза? Әниегез соңгы көннәрендә үзен ничек тотты?
Без әни белән аерылышкан саен хушлаштык. Ягъни мин хушлаштым, әни инде ул вакытта хушлашыр хәлдә түгел иде. Иң авыры якын кешеңнең үлемен көтү икән, чөнки аның газаплануына караганда газапланмавы хәерлерәк. Без бөтенебез моны аңлый идек, шуңа үлемен авырудан котылу дип кабул иттек. Ничек кенә авыр булса да.
Әниегезнең авыруы сезне үзгәрттеме?
Әнинең авыруы безнең гаиләнең тормышын 180 градуска үзгәртте. Энем гаиләсе белән Төркиядән кабат Казанга яшәргә кайтты, соңгы көннәрне әни янында буласы килде. Моның өчен мин аңа шундый рәхмәтле, бу авыр көннәрне мин үзем генә ерып чыга алмас идем.
Туганнар «Искәндәр кайтсын» дип күпме генә әйтсәләр дә, мин үзем әйтмәдем, киресенчә, «мин карыйм, борчылма» дидем. Ә ул ике дә уйламыйча билет алды да очып килде, бөтен кеше илдән качкан мәлне ул, киресенчә, 18 яшеннән чит илдә яшәп, кире туган иленә кайтты. Минем белән беррәттән әнине карады, әти-әни белән яшәде. Әни безнең «посредник», «консул», «мировой судья» иде. Бер-беребез белән әни аша түгел, турыдан-туры аралашырга өйрәндек.
Әниегезгә әйтергә өлгермәгән сүзләрегез калдымы?
Шундый күп калды... Мин аңа һәркөнне яратуым хакында әйтер идем, бер минутка да калдырмас идем... Әнинең газаплануын күрү авыр иде, аны күрми тору тагын да авыррак икән...
Ачылып сөйләгәнегез өчен рәхмәт, Луиза. Сезгә һәм якыннарыгызга сабырлык телибез.