Газ өчен хәзер мобиль кушымтада да, Max мессенджерында да түләп булачак
Газдан файдаланган өчен хәзер мобиль кушымтада да, Max мессенджерында да түләп була. Халык өчен тудырылган уңайлыклар турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Газпром трансгаз Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов сөйләде.
Халык белән элемтә буенча Бердәм газлаштыру порталы https://connectgas.ru 2022 елдан гамәлдә, шулай ук «Газ өчен түләү» («Оплата за газ») мобиль кушымтасы эшләнгән.
«Бүген 660 меңнән артык абонент мобиль кушымтадан файдалана. Бу – барлык табигый газ кулланучыларның 40 проценттан артык өлеше», – дип Руслан Фәтхелисламов Татарстан халкының яңа мөмкинлекләрдән канәгать булуын билгеләп узды. Болар – газ кулланышын исәпләү җиһазы күрсәтмәләрен тапшыруда уңайлылык, комиссиясез түләү, газ өчен килгән түләү турында вакытында хәбәрдар булу, электрон квитанцияләр һәм башка мөмкинлекләр.
«Бүген 595 мең абонент электрон квитанцияләрдән уңышлы файдалана. Кәгазьдән китәргә кирәк. Бу – экология гына түгел, икътисад ягыннан да мөһим. Ә уңайлылыгы инде аңлашыла: һәрвакытта кесәдә күпме газ кулланган, соңгы тапкыр кайчан түләнгәнне карап була», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Мобиль кушымтаның өстенлекләре турында сүзне дәвам итсәк, йортта файдалануда булган җиһазның атамасын да, кулланыш күләмен тикшертү срокларын да, башкаларны да карап була. «Шулай ук, кире элемтә булуы әһәмияткә ия Һәр абонент үзен кызыксындырган сорауны бирә, шундук җавабын да ала. Беркемне җавапсыз калдырмыйбыз», – диде директор урынбасары.
Мобиль кушымтага татар теле дә кертелгән. «Абонентларга тулысынча туган телдә уку мөмкинлеге бар», – ди Руслан Фәтхелисламов.
«Без газ белән тәэминат турында килешүләрне электрон форматта төзү дә яхшы булыр иде дип сөйләшкән идек. Бу бурычка керешкәндә, башта законга нигезләндек – андый мөмкинлек юк иде. 2026 елның 1 мартыннан андый мөмкинлек барлыкка килде: бүген һәр абонент Бердәм газлаштыру операторы https://connectgas.ru порталын кулланып, газ белән тәэминат, фатир, йорт эчендә газ җиһазын урнаштыру хезмәте буенча килешүләргә заявка бирә ала», – дип белдерде Руслан Фәтхелисламов.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ул абонент белән комплекслы элемтә системасын булдыру мөһимлеген билгеләп үтеп: «Без ирешелгәндә генә туктап калмадык. Мобиль кушымта функционалын Max мессенджерында сынап карарга булдык. Ел башында шундый бурыч куйган идек, хәзер бу эшне төгәлләдек. Хәзер бот белән язышу барышында газ кулланышы күрсәтмәләрен тапшырырга, хезмәтләр өчен комиссиясез түләргә мөмкин. Электрон квитанцияне, соңгы исәпләүләрне, түләүләрне карарга була», – дип сөйләде Руслан Фәтхелисламов.
Ул елга бер тапкыр техник хезмәт күрсәтелүен искәртте. Мобиль кушымтада газдан файдаланган өчен генә түгел, техник хезмәт күрсәтү өчен дә түләү мөмкинлеге булдырылачак. Абонентка уңайлы булсын өчен, үзенә аеруча җайлы юл белән түләү мөмкинлеге бирелә. «Мәсәлән, слесарь килгәч, техник хезмәт буенча эшен башкара да, сез документта кул куясыз һәм куар-код буенча түләү мөмкинлеге бирелә. Безгә калса, бу иң тиз һәм уңайлы түләү ысулы. Бурыч җыелмас өчен дә җайлы», – дип белдерде гендиректор урынбасары.
Ул, шулай ук, контакт үзәк хезмәткәрләре абонентка бурычлары турында исләренә төшереп торуын әйтте. «Без газ белән тәэминатны өзеп тору яклы түгел, шуңа хезмәткәрләр бурычлы абонентларга я шалтырата, я хәбәр җибәрә», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Кайбер абонентларның хезмәт күрсәтү пунктларына киләсе килә. Татарстанда шундый 11 үзәк бар, шул исәптән, бишесе – Казанда. Руслан Фәтхелисламов әйтүенчә, мондый пунктлар Түбән Камада, Әлмәттә дә ачылган.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Газга тарифлар гадәттә 1 нче июльдән үзгәрә. Быел исә газга бәяләр искәрмә рәвешендә әлегә үзгәрешсез калды. Алар соңрак – 2026 елның 1 нче октябреннән арттырылачак.
«Быел Россия Федерациясе Хөкүмәте газ өчен бәяне 1 октябрьдән үзгәртү турында карар кабул итте. Бу карар индексация нәтиҗәләре артык тәэсир итмәсен өчен кабул ителгән. Без монда әллә ни проблема күрмибез. Бәя үзгәреше параметрларын аңлыйбыз. Тарифлар буенча дәүләт комитетында яңа бәяләрне инде якладык. 1 октябрьдә бу үзгәрешләргә без әзер. Бәлки, киләсе елга тарифлар элеккечә 1 июльдән каралыр», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Ул тариф газга күпләп бәядән, халыкны газ белән тәэмин итү мәшәкатьләре – квитанция әзерләү һәм башкалар, транспортировка чыгымнарына бәйле рәвештә билгеләнүен әйтте.
Яңалыклардан тагын шуны әйтергә кирәк: газ өчен түләү срогы 10 июльдән 15 июльгә күчкән. «Хөкүмәт барлык ресурс белән тәэмин итүче оешмаларда түләү вакыты бер вакытта булсын дип шулай эшләде», – диде Руслан Фәтхелисламов.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Матбугат очрашуында техник хезмәт күрсәтү өчен бәяне кыйбатсынып, аңа ни керүе белән кызыксынган сорау да яңгырады. «Беренчедән, өйрәтелгән, үз эшен белгән, аттестация узган квалификацияле белгеч килә. Икенчедән, хезмәткәрләрне махсус кием белән тәэмин итүне, һәркемнең өенә барып җитү өчен ягулык чыгымнарын да исәпкә алырга кирәк. Әле бер килүдә генә кеше өйдә дә булмаска мөмкин, шуны да исәпкә алу мөһим», – дип аңлатты белгеч.
Реклама. ООО «Газпром трансгаз Казань». ИНН 1600000036, ОГРН 1021603624921