Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Газ баллоны шартлау корбаннары: "Балаларга тагын да авыррак булмасын өчен әти-әниләрен күрсәтмиләр"

Омскида яшәүче Бакаевларның фатирында газ баллоны шартлап, көчле янгын чыга. Алты кешелек гаилә - ир белән хатын һәм аларның дүрт балалары авыр хәлдә реанимациядә ята.

news_top_970_100
Газ баллоны шартлау корбаннары: "Балаларга тагын да авыррак булмасын өчен әти-әниләрен күрсәтмиләр"

12 гыйнвар Омскида яшәүче Бакаевлар гаиләсе өчен гадәти көн булып башлана. Гаилә башлыгы иртән эшкә, балалар мәктәпкә китә. Вакытлыча эшсез калган Гөлмирә исә гаиләсен җылы ашлар белән каршы алу өчен өйдә кала. Кичен барысы да өйдә җыела. Иртәгә яллар, гаилә өчен бергә вакыт үткәрү мөмкинлеге... 15 гыйнварда исә Гөлмирәнең туган көне, бәхетле гаилә өчен бер зур бәйрәм.

Әмма бу көнне эшләнгән бер саксыз адым аларны йорт-җирсез генә калдырып калмыйча, гомерләрен дә кыл өстенә куя. Кичке сигездә фатирда газ баллоны шартлый. 

Янгын чыга, ир белән хатын һәм аларның дүрт балалары авыр хәлдә реанимациягә озатыла. Бакаевларның фатирында бер генә яраклы җиһаз да юк. Алар яшәгән өйнең һәр катында тәрәзә пыялылары чәлпәрәмә килә, йортның стенасы какшый. Хәтта күршеләренең өч стенасы ишелгән. 

“Татар-информ” хәбәрчесе фаҗигадә зыян күрүче Раилнең туганнан-туган абыйсы Альфред Бакаев белән элемтәгә керде.

Раил белән Гөлмирә 2007 елның 10 ноябрендә гаилә корды. Бик яратышып кавыштылар, бер ел гына очрашып йөрде алар. Узган ел ноябрьдә өйләнешүләренең 10 еллыгын – роза туйларын билгеләп үттеләр. Тулы, матур гаилә дип сокланып йөрдек. Олы улларына – 8 яшь. 

2009 елда Ходай аларны өчләтә бүләкләде. Берьюлы өч бала дөньяга аваз салды, – дип сөйләде Альфред.

Туганнан-туганы сүзләренчә, Раил складта логист булып эшләгән. Гөлмирә вакытлыча эшсез булган.

– Раил балыкка йөрергә ярата. Җәен дә, кышын да йөри, күңеленә һуш килгән шөгыле ул аның. Кышын суык булгач, палаткада җылыну өчен үзе белән газ баллоны ала иде. Гомергә шулай булды, бөтен балыкчы шулай итә. 12 гыйнвар көнне дә ул, эштән кайтышлый, АЗСтан 5 литрлы баллон белән газ ала. Иртәгесен, шимбә көнне балыкка барырга җыена, чөнки бездә ул көннәрдә 30 градуслы салкыннар булды. Газ баллонын коридорга, ишек янына куеп калдыра. Температура үзгәреше нәтиҗәсендә, баллон кичке 8 туларга 15 минут тирәсендә шартлый, – ди Альфред.

"Беренче уй: Яналар икән!"

Энеләренең шундый фаҗигагә таруын Альфред очраклы рәвештә генә белә һәм үз күзләре белән барып күрә.

– Миңа үземнең бертуган сеңлем шалтыратты. Аның, күрәсең, Раилгә йомышы булган. Ул миңа: “Абый, Раилнең дә, Гөлмирәнең дә, олы улларының  да телефоны сүнгән”, – диде. Мин, әллә ни уйламыйча гына, алар яшәгән йортка киттем. Барып җитсәм, ни күрим: йортта янгын! Башка килгән беренче уй: “яналар икән” булды. Берничә минуттан соң гына энем фатирында газ баллоны шартлавын белдем. Бу вакытта алты кешелек гаиләне ашыгыч ярдәм алып киткән иде инде.

Шартлаудан соң тәннәренең 20-70 %ы пешсә дә, ашыгыч ярдәм килгәндә, алты кешелек гаиләнең һәр әгъзасы аңында була әле.

– Әле алар янына берәүне дә кертмиләр. Тик туганнарым барысы да авыр хәлдә. Ренат белән бер улының  хәле башкаларга караганда аз гына алда. Шулай да гомерләре өчен күп көрәшергә туры киләчәк әле, – диде әңгәмәдәшем.

Табиблар әйтүенчә, иң зур зыян күргән кеше - Раил, аның тәненең 70 проценты пешкән, сулыш юллары пешү сәбәпле, ул бик зур авырлык белән генә сөйләшә. Калганнарының тәненең  20 дән 50 процентка кадәр өлеше пешкән. "Балаларга тагын да авыррак булмасын өчен әти-әниләрен күрсәтмиләр", - ди Альфред. 

Бүген кайчандыр Бакаевлар гаиләсе гөрләп яшәгән фатирлары хәрәбә хәлендә. Анда кулга тотарлык бер генә җиһаз да юк. Диваннар янган, пластик тәрәзәләр эреп төшкән, обойлар купкан, купмаганнары кара сөрем белән капланган. Янган фатирда никахлашу турында таныклык, бала табу йортыннан биркалар гына табылган. "Фатир, ремонт - әһәмиятле түгел. Иң мөһиме - алар аякка бассын", - ди Альфред.

"Сырхауханәгә китерелгәннән соң пациентларның хәле начараймады. Барысы да үз аңнарында", - дип хәбәр итә Омск өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы. Алар өчен Омскига Екатеринбургтан махсус караватлар китертәләр.Табиблар әйтүенчә, Бакаевларның сәламәтлеге турында төгәлрәк бер атнадан, 19-20 гыйнварда әйтеп булачак. Шуннан соң аларны дәваларга Мәскәүгә җибәрергә ниятлиләр.


"Дүрт балаларын аякка бастырасы бар"

– 15 гыйнвар көнне Гөлмирәгә 32 яшь тулды. 12 февральдә Раилнең туган көне, 31 яшь тулачак. Япь-яшьләр бит әле. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт балаларын аякка бастырасы бар. Исән-сау булсыннар, терелеп аякка бассыннар иде. Үзләре исән булса, яшәү урыны вак мәсьәлә, – ди Альфред. 

Газиз балаларын, сөекле ирен күрми, тәненең һәр сантиметры сызлауга түзеп, тешен кысып, һәр секунд саен гомере өчен көрәшеп ятучы Гөлмирәнең дә туган көнен якыннары белән каршылыйсы килгәндер. Матур хыяллар коргандыр. Аның өчен исә бүген иң зур бүләк – сәламәтлек. Үзе өчен генә түгел, әни буларак балалары, ире өчен дә ут йотып ята ул. Бүген гаилә башлыгы Раилнең һәм тагын бер улларының хәле аеруча авыр. Раилне зонд аша ашаталар. Аларга пластик операция ясарга туры киләчәк. 

Социаль челтәрләрдә Бакаевлар өчен ярдәм төркемнәре ачыла. Инде 450 мең сум акча күчергәннәр. Әйдәгез, фаҗигада зыян күргән милләттәшләребезгә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк. 

Сбербанк картасы номеры: 4817 7600 5112 1238  Бакаева Винера исемендә (Раилнең әнисе).

Янгын булган фатирдагы фотолар.









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100