Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омскида яшәүче Бакаевлар фатирында газ баллоны шартлаган: алты кеше реанимациядә, бер бала үлем хәлендә (видео)

Омскида 5нче Кордная урамындагы йортта газ баллоны шартлау нәтиҗәсендә стеналар чатный, балконнар җимерелә, тәрәзәләр ватыла. Янгын чыга.

news_top_970_100
Омскида яшәүче Бакаевлар фатирында газ баллоны шартлаган: алты кеше реанимациядә, бер бала үлем хәлендә (видео)
Фаҗигадә барлыгы сигез кеше каза күрә. Ике кешенең хәле чагыштырмача канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Шартлау Бакаевлар фатирында була, иң зур зыян күрүчеләр дә алар. Аларның барысы да - гаиләдәге җиде кеше дә икенче һәм өченче дәрәҗәдәге пешү белән БСМПга китерелә.

Каза күрүчеләр - 30 яшьлек Раил һәм аның 32 яшьлек хатыны Гөлмирә, аларның сигез яшьлек уллары һәм җиде яшьлек өч игезәк - ике малай һәм бер кыз.

Игезәкләрнең берсе һәм гаилә башлыгы Раилнең тәне 70 процент пешкән, аларның хәле бик авыр дип бәяләнә. Омск телеканналлары Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән 8 яшьлек малайның гомеренә куркыныч яный дип хәбәр итә. Гаилә башлыгын зонд аша ашаталар. Аларга пластик операция ясарга туры киләчәк. Омскига Екатеринбургтан махсус караватлар китертәләр.

Фаҗига булган урында губернатор вазифаларын башкаручы Александр Бурков булган. Җинаять эше кузгатылган. Фаҗиганың сәбәбе - АГЗСта тутырылган биш литрлы баллон. Гаилә башлыгы, балыкка барыр алдыннан баллонга газ тутырып ала һәм фатирга алып керә. Аннан газ чыгып утырган һәм, күпмедер вакыттан соң, ут кабып шартлаган. Тикшерүчеләр кайсы АГЗС икәнен ачыклаган һәм хәзер аларның бу фаҗигагә катнашын тикшерә. 

Социаль челтәрләрдә гаиләгә ярдәм җыя башлаганнар.

Булышырга теләүчеләр өчен Сбербанк картасы 2202 2002 9526 0721 Бакаева Винера Камиловна - гаилә башлыгының әнисе. ВТБ 5368 2900 2852 9982 Бакаев Альфрид Хамзаевич - Раильнең туганы.










































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100