«Гаязетдин абый төшкә керде, Фаязны коткарырга кирәк, бүрәнә астында...»
18 март төнендә Буа районы Иске Суыксу авылында «Заря» агрофирмасының каравылчы йортында фаҗигале рәвештә 46 яшьлек Фаяз Сабирҗанов янып үлә. Төнге бердә янгын сүндерүчеләрне шушы ук йортта Фаяз белән эшләп яшәгән хезмәттәше каршы ала һәм ялкын камап алган йортта ир-ат калганлыгын хәбәр итә.
Янгынны сүндергәч, Фаяз Сабирҗановның гәүдәсен ишелеп төшкән түбә хәрабәләре астыннан табып алалар. Янгын чыгуның якынча сәбәбе — электр җиһазларын куллану кагыйдәләре бозылу.
Кичә Фаяз Сабирҗановны Югары Наратбаш авылы зиратында җирләгәннәр. Тумышы белән шуннан булса да, ул үзе гаиләсе белән 20 еллап Буа шәһәрендә яшәгән, тик аннары гаиләсеннән чыгып киткән. Узган ел азагыннан Иске Суыксуда эшли башлаган.
Югары Наратбашта яшәүчеләр белән элемтәгә кердем. Фаяз Сабирҗанов үзе исән чагында ук әнисе күмелгән башка авылда җирләүне васыять итеп калдырса да, ул авылга керә алмаганлыктан, Югары Наратбаштагы туганы шушы авылда җирләүне сораган.
Сабирҗановлар гаиләсе белән якыннан таныш булучылар (исемнәрен әйтмәүне үтенделәр) аларның районда беренчеләрдән булып җиһаз ясап, төзекләндерү белән шөгыльләнгәннәрен әйттеләр. Ничә ел үрнәк, булдыклы саналган гаиләнең таркалып, гаилә башлыгының билгеле сәбәпләр аша тормышы тискәре якка үзгәрүенә көрсенеп куючылар да булды. «Ирне ир иткән дә, ирне чир иткән дә хатын» дип юкка гына әйтми шул халык.
Тормыш иптәше Ләйсән Сабирҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә фаҗиганең нечкәлекләрен сөйләде.
— Алар ферма ызбасында икәү торганнар. Фаяз теге кешене коткарган, уятып, чыгарып җибәргән, аның гомере бетмәгән булгандыр, күрәсең. Ә үзе яна торган йортка яңадан кереп киткән, әллә акчага, әллә документларга кергән, үлеме тарткандыр инде. Түбәсе ишелеп төшкән. Фаязның әти-әнисе торган җирдә күрше Разия апа иренең төшен дә сөйләп торды менә. Яңа ел алдыннан ире Фәрит абый реанимациядән чыккач, Фаязның әтисен төшендә күргән. «Гаязетдин абый төшкә керде, Фаязны коткарырга кирәк, бүрәнә астында», - дип сөйләгән. Чыннан шулай булды, янган түбә ишелеп, өч айдан матча бүрәнәсе басты менә. Шуны кабатлап сөйләде Разия апа. Фаязның әтисе үлгәненә сигез, әнисе үлеменә алты ел тула, — диде.
Ләйсән ханым шәхси тормышлары, Фаяз Сабирҗанов турында якты истәлекләре белән уртаклашты.
— 21 ел яшәгәч, аерылыштык. Ул армиядән кайткач, 1995 елда өйләнештек, быел 25 ел тулган булыр иде. Фаяз Таҗикстанда кайнар ноктада да булган кеше ул. Тырыш, бөтен яктан килгән, ярдәмчел иде ул. Хатын-кызлар эшен дә, ирләр эшен дә башкарды — тимер, агач эшеме, тегү-чигүме — берсеннән дә чирканмады. Алтын куллы диләр андыйларны. Азгын хатын-кыз белән чуалып китте дә, менә шул фаҗигагә китерде. Сихерме, бозыкмы, күз тиюме — аңлатып бетереп булмый моны. Ышанмас җирдән ышанырсың монда. Үзегез дә күрсәгез, «аһ» итәр идегез. Кеше дә аңламый, сез бит бер-берегездән башка тора алмый идегез, диләр. Бер-беребездән биш минутка да аерылмый идек, «Фаяз, Фаяз» дип гел өзелеп тордым. Гаиләдән кисәк кенә борылды ул, аңламадым да, әрәм булды, — дип борчылып сөйләде Ләйсән ханым.
Тормышлары бозылганчы, Сабирҗановларның җиһазлар төзәтү буенча шәхси эшләре булган. Ләйсән Сабирҗанова кулга-кул тотынышып, шулай икәү эшләп йөргәннәре турында сөйләде.
— Бөтен нәрсәбез җитеш иде, кибеттә нинди корал бар — бездә бөтенесе бар иде. Үзе шулай чыгып китте буталып. Бу соңгы эшенә Яңа елга кадәр көзлектә кергән. Аңарчы Буада ит комбинатында эшләде. Бер хатын белән торып алган да, аннары аның белән дә тора алмагач, каравылчы йортында торып эшләгән, — диде ул.
Сабирҗановлар ике малай тәрбияләп үстергән. Олы уллары Алмаз Хабаровскида контракт буенча хезмәт итә, аның кайтканын көткәннәр, шуңа әтиләрен үлеменнән соң ике төн узгач күмәргә мәҗбүр булганнар. Кечкенә уллары Илназ Казанда укый.
— Улларымның әтисе бит, соңгы юлга озатуның бөтен мәшәкатьләрен үз өстемә алдым. Туганнары, классташлары, дуслары, күршеләре дә акчалата ярдәм иттеләр, чардуганын да үзебез куябыз, диделәр. 20 машина килде, начар кеше булса, алай килмәгән булырлар иде. Бөтен кешегә кулыннан килгәнчә ярдәм итте, кешелекле иде. Бер әйбер генә эчне пошырып тора: ул исән чагында әнисе янына, бүген инде беткән хәлдәге авылда җирләргә куша иде. «Әй, Фаяз, әллә нәрсә сөйләмә әле», - дип сүгә идем үзен. Тик без анда бара алмадык, урман арасында ул, кырны сукалаганнар да, анда кереп булмый, бер сукмак булса да калдырмаганнар. Анда вертолет белән генә кереп була. Бүген дә җирләгәндә: «Фаяз, рәнҗемә, ничә тапкыр барып карадык, кырда су, кереп булмый», - дидем. Рухы рәнҗемәс дип ышанабыз.
Ләйсән Сабирҗанова, шулай ук, синхрон йөзү буенча дөнья чемпионкасы Эльвира Хәсәнова Фаяз Сабирҗановның бертуган апасының кызы булуын әйтте. Америкада булгач, алар җирләргә кайта алмаган.
Фаяз Сабирҗановның соңгы эш урыны булган «Заря» хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Мөдәррисов белән никадәр элемтәгә керергә теләсәк тә, ул җавап бирергә теләмәде.