Гаяз Исхакый, Рәбига Хәкимова, Фәйзи Йосыповлар туган авылы Яуширмә ни хәлдә?
Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Интертат»ка Гаяз Исхакыйның туган ягы Яуширмәне этнографик авыл буларак туристик маршрутка кертүнең мөһимлеген, Гаяз Исхакый музеенда бәдрәф һәм суга кытлык булуы, Чистайда Татар мәдәни үзәгенең әле дә ачылмавы турында сөйләде.
Чистай районы Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музеена бу елның 23 июлендә бер төркем татар җәмәгатьчелеге белән сәфәр кылган идек. Музейда Исхакыйга кагылышлы әйберләр аз булса да, ул материалларга һәм эчтәлеккә шактый бай, шул чорны сурәтли алганнар, дигән фикер калды.
– Музей проблемалары турында даими рәвештә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов та әйтеп, язып торалар, – диде Сурия Усманова.
Аллаһка шөкер, музейга бара торган юл ясалды, монда бик күп кешеләрнең хезмәте керде. Хәзер авылга да, музейга да тип-тигез асфальт юлдан кереп була.
Бу хакта 2012 елда ук «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Гөлнар Гарифуллина язган булган: Гаяз Исхакыйның туган авылында үсеш сәгате ник туктаган?
«Бер авылдан да бу кадәр шәхес чыкмаган!»
Яуширмә – данлы, шанлы авыл. Татар халкын олылаган, дөньяга таныткан, бөек шәхесләр тудырып үстергән. Чөнки бөтен җирдә дә бер авылда бу кадәр шәхес юктыр ул.
- Гаяз Исхакый – язучы, публицист, жәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе
- Гали Шәмсетдинов – Советлар Союзы герое
- Габделәхәт Вәлиев – Советлар Союзы герое
- Рабига Хәкимова – 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачучы галимә
- Флера Тарханова – шагыйрә һәм тәрҗемәче
- Фәйзи Юсупов – күренекле сүз остасы, ТАССРның атказанган артисты
- Сәгадәт Чагатай-Исхакый – профессор, фән докторы, тюрколог
Бүгенге көндә Яуширмәдә Гаяз Исхакый музее эшли. Флера Тархановага туганнары Чистайда экспозиция эшләделәр. Яуширмәдә дә туганнары тарафыннан төзелгән экспозиция булыр, дип торабыз, – диде Сурия Усманова. – Яуширмә мәктәбендә укытучылар оештырган кечкенә генә төбәк музее да бар. Музейга экспонатлар җыю дәвам итә.
Рабига Хәкимова, Фәйзи Юсупов, Сәгадәт Исхакый-Чагатайга багышланган экспозицияләр беркайда да юк.
Рабига Хәкимовага багышланган эскпозицияне КФУ эшләргә тиеш, диеп уйлыйм, чөнки ул – 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачучы галимә.
Фәйзи Юсупов – филармониядә 40 елдан артык эшләгән. Эшен, тормыш юлын өйрәнеп, экспозиция төзүне Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе булдырыр иде. Сәгадәт Исхакый-Чагатайга аерым экспозиция төзүне, фәнни институтлар һәм Гаяз Исхакый музее эшли алыр иде.
Кем ул Рабига Хәкимова?
– Яуширмә авылында туып үскән, соңрак 1944 елда Казан университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган Рабига апа Хәкимовага тукталасым килә, – дип дәвам итте Сурия апа. – 2021 елда тарихчы, галимә Тәэминә ханым Биктимерова белән «Чистай каласында һәм өязендә туып-үскән татар хатын-кыз мәгърифәтчеләре» дигән китап әзерләдек. Китапка Рабига ханым Хәкимова турындагы мәгълүматны бик авырлык белән таптык. Материаллар юк дәрәҗәсендә (ковид, библиотеканың күчкән вакыты) өстәлде. Ярый әле безгә Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге фәнни хезмәткәре Халидә Баһаветдинова ярдәмгә килде. Ул Рабига Хәкимованың тормышын, эшен өйрәнде, мөмкинлеге булганча эзләнде. Алай да: «Аның турында мәгълүматлар эзләргә, өйрәнергә кирәк әле», – ди Халидә ханым.
Сүз уңаеннан, аның Рабига апа Хәкимова турында язмасы «Безнең мирас» журналының сентябрь санында чыкты. Аңа бу хезмәте өчен рәхмәтлебез! – диде Сурия апа.
– Аллаһка шөкер, Рабига ханымның Яңа татар бистәсе зиратында каберен дә таптылар. Кабер ташына: «КДУның татар теле бүлегенә нигез салучы», – дип язылган.
Ислам дине кайда кабул ителгән?
Яуширмә авылы халкын бигрәк тә татар халкының ислам динен кабул итү тарихы кызыксындыра. Татарлар ислам динен Чистай районы Яуширмә авылы янында кабул иткәннәр, дигән мәгълүматны галимнәр еш әйтә һәм тарихи романнарда да шулай языла. Тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов «ТНВ» каналында алып барган тапшыруында да шулай сөйләде.
– Бу мәсьәләгә галимнәрнең ачыклык кертүен бик телибез. Бу факт Яуширмә авылын саклап калуда бик зур роль уйнар иде, – диде Сурия Усманова.
«Бөтендөнья татар конгрессының Яуширмә авылын шефлыкка алуларын сорыйм»
– Яуширмә авылы халкы соңгы елларда күп кыерсытуларга дучар булды, халык үз хокукларын берничек тә яклый алмады, – дип әйтә Сурия апа. – Күп оешмаларга яздылар, зарларын тыңлаучы, ярдәм итәргә тырышучы татар журналистлары гына булды. Түбәндә берничә мәкаләне санап китәм, язмаларның исемнәре дә күпне сөйли:
- «Гаяз Исхакый авылының инкыйразы» (А.Хәсәнова «Ватаным Татарстан» 2012 ел № 217-218),
- «Яуширмә кайчан ямьләнер» (Г.Гарифуллина «Татарстан яшьләре» 2012 ел 13 сентябрь),
- «Чистайда бер төн эчендә авылны сатып җибәргәннәр» (А.Закирова «Безнең гәҗит» 2017 ел 23 август),
- «Исхакый музеенда янгын» (В.Имамов «Мәдәни җомга» 2018 ел № 38)
- «Яуширмәнең үз инкыйразы» (Э.Сираҗи «Мәдәни җомга» 2021 ел № 26),
- «Ташландык авыл Яуширмә» (И.Сираҗи «Сираҗи сүзе» 2017 ел сентябрь),
- «Кайтып җитәлмәгән Исхакый» (В.Имамов «Мәдәни җомга» 2017 ел № 32),
- «Хуҗасыз авыл» (Г.Гыймадова «Ватаным Татарстан» 2018 ел № 143),
- «Авыл өчен янып торган җитәкче юк бездә» (А.Гайнуллина «Акчарлак» 2023 ел № 24).
Яуширмә авылы проблемалары турында язган мәкаләләрне җыеп китап чыгарырга була. Язмада аларны хронология белән урнаштырдым, 2012 елдан башлап, бүгенге көнгәчә… Әмма берни дә үзгәрмәде.
Хөрмәтле Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Габделгаяз улы! Сез көне-төне юлда, Россиянең бар төбәкләрендә яшәгән татар халкына ярдәм итәсез. Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессының дәрәҗәсе бик зур. Конгресс соңгы вакытта шулкадәр күп эшләр эшли: суга баткан татар авылларына, милләттәшләребезгә дә ярдәм кулы суза, янгын булган авылларны да күтәрә. Яуширмәнең бүгенге халәте шул авыллардан артык түгел.
Чистайда музейлар ачу мәсьәләсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов белән эшлибез. Әмма Яуширмә авылы мәсьәләсендә яшьләрнең креатив идеяләре, аларның көч-дәртләре кирәк. Конгресста актив, яңа технологияләрне яхшы белүче, энергияләре ташып торган яшьләр бар бит. Бергәләшеп саклап калыйк әле Яуширмәне! – ди Сурия ханым.
Бу проблемалар турында авыл халкы бөтен җиргә хатлар язып торды. Бу эштә ярдәмгә тик татар журналистлары гына килде. Алар үз эшләрен эшләде. Әмма дә ләкин ни өчен хөкүмәт журналистларның фикеренә шулкадәр игътибарсыз? Яуширмә авылы мисалында, шушы проблеманы күтәреп, язма авторларын чакырып, түгәрәк өстәл оештырыгыз әле, дип Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминовка мөрәҗәгать итәм.
Түгәрәк өстәлдә иң элек: «Ни өчен татар журналистының сүзе үтми, һавада эленеп кала?» – дигән сорауны күтәрергә иде. Журналист язмаларының нәтиҗәсе юк, дигән сүз түгелме? Ни өчен бу мәсьәләләр хәл ителмәде?»
– Журналист язмасы – иң соңгы инстанция, бөтен җиргә язып бетергәннән соң, халык журналистларга мөрәҗәгать итә бит, – диде Сурия Усманова.
Яуширмә авылы яшәсен дип тырышып йөргән шәхесләр: Лилия Фәсхетдинова һәм Рәхимҗан Камалов турында
Һәр авылда нинди дә булса эшне башлап йөрүче, аның өчен җанын бирергә әзер булган милли җанлы кешеләр була. Кемнәр икән алар? Сурия Усманова Яуширмә авылының патриотлары турында да сөйләде.
Хәзерге вакытта бик актив шәхесләр: Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы – Лилия Фәсхетдинова. Ул Гаяз Исхакыйның мирасын, иҗатын, тормыш юлын яхшы белә, чөнки үзе күп еллар музейда фәнни хезмәткәр булып эшләгән. Бүгенге көндә кайда мөмкинлек бар – мәктәп, конференцияләрдә, түгәрәк өстәл артында, төрле очрашуларда, КФУда студентларга ул Гаяз Исхакыйның эшчәнлеген, тормыш юлын сөйли. Газета-журналларда аның Исхакыйга, авыл тарихына багышланган мәкаләләре әледән-әле басыла.
Яуширмәнең тарихын өйрәнеп, төрле юнәлештә фәнни эзләнүләр алып бара, Дәүләт архивы белән элемтәгә керә. Гаяз Исхакыйның мирасы да, Яуширмәдә ислам динен кабул итү тарихы да, тел галиме Рабига Хәкимова турындагы язмалар да аны кызыксындыра.
Яуширмә авыл мәктәбендә «Туган якны өйрәнү»музеен оештыру да, күбесенчә, аның эше. Республикада татар теле укытучылары ассоциациясе бар. Чистай районында туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучылар ассоциациясенең җитәкчесе дә Лилия ханым. Укытучыларга төпле киңәш бирә, методик ярдәм күрсәтә. Ул республика бәйгеләрендә, семинарларда актив катнаша, укучыларын әзерли, аның укучылары алдынгылар рәтендә. Яуширмәдә үткән һәр чарада катнаша, яисә үзе оештыра, туктаусыз эзләнә. Ул үз һөнәрен яратып, һәр эшен җиренә җиткереп башкара.
Авылыбызның киләчәгенә борчылып, авылны саклау, яшәтү өчен тырышкан Рәхимҗан Камалов – шул эшчәнлеге өчен иң күп кыенлык күргән (сүз ишеткән) кеше дә ул. Битараф булмаган, проблемаларны күтәргән кешегә беркайчан да җиңел түгел.
Яуширмәне саклап калу юллары
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллинның фикер-тәкъдиме:
«Яуширмәне этнографик авыл буларак ясарга кирәк. Ул әле бүген дә читтә кала. Яуширмәне туристик маршрутка кертеп, шул исәптән, Гаяз Исхакый музеен гына түгел, язучының туганнары җирләнгән зират та туристик маршрут концепциясенә керсә, яхшы булыр. Авылны милли гореф-гадәтләре сакланган җирлек итеп, аларны туристларга күрсәтү урыны буларак туристик маршрут концепциясенә кертергә кирәк».
Әби-бабасы Яуширмәдә яшәгән Зөлфәт Вәлиуллин, Яуширмә авылы бренд булсын өчен нишләргә дип, үзенең фикер-тәкъдимнәрен эшләгән. Зөлфәт Вәлиуллинның авылны саклап калу өчен язылган инструкциясен социаль челтәрләрдә укып белергә була.
Чистай районы Советы Аппараты җитәкчесе Равил Мәсгутов: «Яуширмә авылы бик җайлы җирдә урнашкан, Казан белән Чистай арасында, барганда да, кайтканда да керергә җайлы. Әгәр планлаштырган чараларыбыз эшләнсә, туристлар авылга йөрер».