"Гаяз Исхакыйның“Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәре үз авылын күздә тотып язылмагандыр бит?"
Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү мәсьәләсе, ничәмә-ничә еллар артка чигерелеп килгәннән соң, ниһаять, җитди төс алды кебек. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында сәгать ярымга сузылган сөйләшүдә музей язмышын хәл итәргә тырыштылар. Музейның гына түгел, урнашкан урыны Яуширмә авылының да мөшкел хәлгә төшкәне, яхшы юлга сусавы өчен район җитәкчелеген камчылап та алдылар.
Бүгенге хәрәкәт һәлакәт кенә...
Комитет рәисе Разил Вәлиев бертөркем депутатлар, язучыларның 25 октябрьдә Яуширмәгә барып, музейның бүгенге хәле белән танышканнарын әйтте.
– Бөтенләй берни эшләнми дип әйтеп булмый, әмма ләкин бүген ул хәрәкәт һәлакәт кенә, нәтиҗәләре юк. Акча да бүлеп бирелмәгән, ремонтка күпме кирәк дип, һаман акча санау бара. Проблемалар зур, аның беренчесе – юл. Авылга район җитәкчесе Иванов та, Чистай дәүләт музей-тыюлыгы җитәкчелеге дә килде. Кызу бәхәсләрдә авыл халкы да катнашты, - диде.
Бүген көн кадагындагы мәсьәлә – музейның киләчәктә кайда урнашуы. Музейны авылда калдырып, Татарстанның Милли музее филиалына әйләндерү яки Чистайга күчерү тәкъдимнәре булган.
“Ике йөз елдан соң инкыйраз” Яуширмәнең үзенә кагыла?
Разил Вәлиев әйтүенчә, Чистайның якташлык җәмгыяте музейны авылда калдыруны сорый. Аларның, “авыл язмышы кыл өстендә калачак, авыл бетүгә таба барачак” дигән борчылуларын җиткерде.
– Авыл халкыннан, музейны авылда калдыруны сорап, йөзләгән имза килде, бала-чагаларына хәтле кул куйган. “Без Гаяз Исхакыйның музей-утары төзелгәнче, 1993 елдан башлап, мәдәният йортында музейга экспонат җыючыларның берсе. Авыл халкы исеменнән, Гаяз Исхакыйның музеен авылда калдырып, ремонт үткәрү өчен матди ярдәм итүегезне үтенеп сорар идек. Мәшһүр язучының “Ике йөз елдан соң инкыйраз” дигән әсәре үз авылын күздә тотып язылмагандыр бит инде?!” диләр. Бик тә мәгънәле сүзләр, - ди депутат.
Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сәясәт, җәмәгать эшлеклесе, бөек язучы Гаяз Исхакыйның тууына быел 120 ел тулганын искәртте. Бүген әдипнең туган авылы Яуширмәдәге музее Чистай музей-тыюлыгы бүлекчәсе санала.
– 1993 елда ачылган көненнән башлап, Гаяз Исхакый музеенда ремонт, реставрация эшләре үткәрелмәгән, экспозиция яңартылмаган. Хәзерге вакытта бина таушалган, техник яктан искергән, зәвыксыз, музей таләпләренә туры килми. 2015-2016 елларда җылыту системасы Татарстан Республикасы бюджетыннан газ белән җылытуга күчерелгән. Гаяз Исхакый музеена илтүче бердәнбер юл, йөк машиналары еш йөрү сәбәпле, тиз таушала, – дип сөйләде.
Дамир Натфуллин 2017-2018 елларда музейны төзекләндерү, экспозициясен яңарту турында сүз кергәнен, Татарстан Президенты карары буенча, музей 2019 елга капиталь ремонт планына кертеләчәген әйтте. Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев исеменә, Дәүләт Советына язылган күпләгән хатлар эзсез калмаган.
– Мәдәният министрлыгы исә, музейны туган авылында калдырып, аның үсешенә ярдәм итү, туристларны җәлеп итү өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, комплекслы чаралар планын эшләүне тәкъдим итә, - диде.
Автобуслар кире борыла
Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин бинаның таушалуына гына түгел, юлларның торышы начар булуына басым ясады.
– Туристик автобуслар бүген ул юлдан музейга кадәр бара алмый. Бездә хәтта, автобуслар авылга кадәр килеп җитеп, начар юлга җиткәч, кире борылып киткән очраклар да булды. Шуңа күрә музейны төзекләндерү генә түгел, юл салу өчен дә шактый акча кирәк, - дип сөйләде.
Исхакый музеен - Чистайга
Чистай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов район җитәкчелегенең, музейны күбрәк кеше күрсен өчен, Чистайга күчерү яклы булуын әйтте.
– Чистайда татар мәдәният үзәген булдыру нияте бар. Туристларга күрсәтү максатын күзаллап, шунда Гаяз Исхакый музеен урнаштыру күздә тотыла. Гәрчә үзем чыгышым белән Яуширмәдән булгач, музейның анда калуын бик теләсәм дә, - диде.
Депутат, ТНВ каналы генераль директоры Илшат Әминов район позициясе белән кызыксынды.
Илшат Әминов үзе дә Яуширмәдәге юлсызлыкның шаһите.
– Без яңгыр яуган вакытта шул авылга барган бар. Анда юл начар гына түгел, ул бөтенләй юк дияргә була. 15, 20 млн сум да түгел, ул юлга 100 млн сумнан артык акча кирәктер. Безнең өчен Гаяз Исхакый мирасы, аның иҗатын балалар өйрәнүе бик мөһим. Шуңа күрә без Чистайда музей ачу турында сөйләгәндә, аны туристик маршрутка кертү турында уйларга тиеш. Бу музейны Чистайга күчерү, аның иҗатын пропагандалауга этәргеч булачак. Мәдәният министрлыгы өчен бу зур җаваплылык, зур музей комплексы төзергә кирәк. Чистайда ул яшәгән, минемчә, район тулысы белән Гаяз Исхакыйның мемориаль зонасы, - ди депутат.
Музей булганга гына түгел, юл шунда яшәүче халыкка да кирәк!
Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов фикеренчә, “халкына гомер буе хезмәт итеп, Чистай төрмәләреннән чыгып киткән Исхакыйның музеен Чистайда булдыру турында сүз алып бару хәтта оят”.
– Ул Чистай баласы, туган районында аның почмагы булырга тиеш. Ләкин авылына килгәндә, Исхакый белән генә тукталмыйк. Гомер буе шунда яшәгән, икмәк икән, балалар үстергән абый-апаларга да асфальт юл кирәк. Музей өчен генә ясыйбызмени юлны? Авыллар бит бетеп бара! Шул юл булмаганга бетә бит!
Халыкның зурлыгы шунда инде: без акча саный башлыйбыз. Әлбәттә, үз авылында музее булырга, юлы да булырга, анда халык та йөрергә тиеш. Мәгариф министрлыгы белән аны планга кертергә кирәк. Тукай музеена меңләгән халык йөри бит. Төзелгән әйберне җир белән тигезләп булмый бит инде. Эшләгән әйберне бетермик без. Районда да үз почмагы булырга, авылдагы музее да яңартылырга, юлы да булырга тиеш. Әбиләр дә бот төбеннән бутый киеп йөрергә тиеш түгел, - дип шактый кискен әйтте Язучылар берлеге рәисе.
Татарстан халыкларының дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов берсен ябып, яңаны ачу турында сүз барырга тиеш түгел, дип саный. Аның әйтүенчә, Яуширмәдәге музейны музей дип әйтү дә кыен.
– Исхакый музеен башка җирдә булдырып, тик авылдагы Исхакый мемориаль йортын калдыруны, 2-3 ставканы саклауны тәкъдим итәм, диде.
Ирек Шәрипов авылга кайтып килгәч, авыл, музей каралмаган дигән хис калуын әйтте.
– Хуҗасызлык, тәртипсезлек күренеп тора, моны инде Казаннан кайтып җыештырмаслар. Район, авыл җитәкчелеге моңа игътибар итсен иде. Килгән кешеләр алдында да уңайсыз, - дип оялырга да мәҗбүр итте.
Чистайда "татарлык" юк
Комитет каршындагы экспертлар советы рәисе урынбасары Марат Лотфуллин да Яуширмәдәге музеен калдырып, Чистайда милли үзәк ачып, шунда музее булырга тиеш, дигән фикердә.
– Чистайда еш кына булам, анда “татарлык”, татар мәдәнияте бөтенләй юк. Анда, һичшиксез, андый үзәк кирәк, - диде.
Аның сүзен ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина да җөпләде.
– Чистай шәһәрендә татар мәдәнияте концепциясен тәкъдим итү вакыты килеп җиткәндер, - ди ул.
Римма Ратникова да кушылып, Чистайда татар мәдәнияте бөтенләй тәкъдим ителмәгәнен әйтте
Марат Лотфуллин күтәргән тагын бер мәсьәлә – авыл торак пунктларының исеме. Яуширмәнең Кутлушкино дип йөртелүенә кинаяле фикерләрен әйтте.
– Закон буенча, торак пунктлар исеме шул халык телендә булырга тиеш. Бернинди Кутлушкино юк. Торак пунктлар тәрҗемә ителергә дә тиеш түгел. Бездә авыл исемнәре РФ Законына җавап бирми, аларның исеме татарча сакланып калырга тиеш. Моның өчен бары тик берәр кешедән хат кына кирәк, - диде.
Әсәрләр җыентыгын тулыландыру кирәк!
Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүче галимә Лена Гайнанова язучы әсәрләренең 15 томлыгы чыкканын искәртте.
– Ул 15 томны ничек җыеп бетерергә кирәк, диючеләр булды. Ә аның чит ил архивларында саклаучы мирасы белән әдипнең хезмәтләре 30-35 томга да җитәргә мөмкин, - диде.
Аның фикеренчә, Чистайда, Казанда төзегән очракта да, язучының үз туган авылы Яуширмәдә ялт иткән музее булырга тиеш.
“Мәдәни җомга” газетасы баш мөхәррире Вахим Имамов әйтүенчә, Исхакыйның әсәрләр җыентыгын чыгару этабы тәмамлангач, Исхакый укулары да, татар зыялыларының ел саен шунда кайтып йөрү традициясе дә онытылган.
– Яуширмәдән йөз бордык. Әсәрләр җыентыгын тулыландыру турында янә Хөкүмәткә тәкдим белән чыгарга кирәк. 15 томда гына туктап калмаска. - диде.
Имамов хәтта Тукайның Исхакыйны юлбашчы дип атаганын искәртте.
– Тукай үзе “200 елдан соң инкыйраз” һәр зыялы татарның өстәлендә булырга тиеш” дигән. Ул аны үзеннән өстен күргән. Туган авылында мемориаль музей, әлбәттә, булырга тиеш. Чистай районы башлыгы Пастернакка кебек үк бронза һәйкәл куярга да риза. Яуширмәне оныттык без, шуңа ул ятим кебек калды. Чистайда Исхакый укыган мәдрәсә дә дан тота. Мәдрәсә ул – бөтентатар үзәге булган, аны торгызу – безнең бурыч, диде.
Вахит Имамов Яуширмәдәге мәктәпкә Исхакый исеме бирү турында һаман уйланмаганнарына да аптырашта калуын белдерде.
Депутат Александр Славутский, «ничек кенә хыяллансак та, 300 млн сумга юл булмаячак. Реаль, тормышка ашарлык әйберләр турында уйларга кирәк» дип “авырткан” ноктага баскан кебек булса да, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова юл салу шундый зур проблема булуы белән килешмәвен әйтте. Республикада авыл торак пунктларына юл салу программасы булуын искәртте.
– Юл салып булмый дигән сүз белән килешмим. Бик кечкенә авылларга да юл салалар. Бу район җитәкчелеге позициясеннән тора. Ник нәкъ менә бу авылга юл салып булмый соң? Нигә сез программага керергә тырышмыйсыз? Мин аңламыйм” – дип гаҗәпләнеп сорады ул район вәкиле Эдуард Хәсәновтан.
Кемнеңдер битарафлыгы аркасында шундый тарихи авылларны югалтуга юл куелырга тиеш түгеллеген ассызыклады.
Сүз уңаеннан, Арчадагы Кушлавычка да күпер булмавына аптыравын әйтте. “Казан юлы белән бәйләргә 5 км юл җитми анда” диде.
Разил Вәлиев фикер алышуны йомгаклап, Яуширмәне дә Кырлайга әйләндерү мөмкин эш булуын әйтте.
– 20-30 ел элек Кырлай турында да шундый сүз булды. Бүген анда тормыш гөрләп тора, музей төзеделәр, юл салдылар, кунакханә, ресторан бар. Яуширмә авылын да шулай эшләп була. Дәүләт, сәясәт эшлеклесе буларак Исхакый - зур шәхес. Тукайга караганда да популяррак булгандыр әле. Аның исемен әйтү 70 ел тыелды, шуңа аны бик белмиләр, - диде.
Утырышта катнашучылар, Исхакый музее туган авылында да, Чистайда төзеләчәк татар мәдәнияте үзәгендә дә булырга тиеш дигән уртак фикергә килделәр.