Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Gauga» – ул кара төс, секс, лирика, драйв, тирән романтика…»: татар рок-төркеменә 10 яшь

Татар егетләре оештырган иң эпатаж һәм сексуаль рок-төркем «Gauga»ның оркестр белән бергә җырлаган юбилей концертыннан «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
«Gauga» – ул кара төс, секс, лирика, драйв, тирән романтика…»: татар рок-төркеменә 10 яшь
Салават Камалетдинов

Ильяс Гафаров: «Татар рок-музыкасы көнкүрешкә кереп бара»

«Gauga» – альтернатив музыка даирәсендә иң популяр төркемнәрнең берсе. Аның башында солисты Оскар Юнысов тора. Озын кара чәчле, күп сөйләми торган һәм башлыча кара киемнәрдән йөрүче Оскарның сәхнә образына күпләр гашыйк булгандыр.

  • Оскар Юнысов тумышы белән Башкортстанның Бөре шәһәреннән. Кечкенәдән баскетбол белән кызыксынган егет Казанга да шул спорт хыяллары белән килә. КФУның Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтын тәмамлый. Кулына гитара алып, җырлар иҗат итә башлый, Yummy Music лейблына килә.
  • 2013 елда Оскарга теләктәшлек белдерүчеләр табылып, төркем оеша башлый. Алга таба ул «Oscar c7c5» дип атала. 2017дә исем «Gauga»га үзгәртелә.
  • 2016да беренче альбом – «Nindi raxat», 2017дә – «Shilma», 2021дә – «Bichara», 2023тә – «Kamfit» альбомнары дөнья күрде.

«Gauga» 10 еллык иҗат юлында 4 альбом чыгарды, музыкантлар составын үзгәртте һәм танылу алды. 10 еллык юбилей концертын алар «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «La Primavera» Казан камера оркестры белән куйдылар. «Yummy Music» лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров моны «тарихи концерт» дип атады, чөнки беренче тапкыр татарча рок оркестр белән яңгырады.

Фотода Ильяс Гафаров. Фото шәхси архивтан

«Gauga» – рокка хас булган бөтен үзенчәлекләрне үз эченә ала. Анда сәхнәдәге тышкы кыяфәт, клиплардагы эпатаж, музыкадагы дәрт, романтика – барысы да бар. Бәлки шуңа күрәдер, һәр кешене ниндидер үз сыйфаты белән җәлеп итә.

Узган ел төркемнең альбомын Россиядә танылган музыкаль журналистлар бик югары бәяләделәр. Алар берничә ел Россиядәге төрле зур фестивальләргә йөри, Казанның төрле мәйданчыкларында концертлар биреп өлгерде, «Таткультфест»та хедлайнер булып чыгыш ясадылар. Паркларда, рекламада, кинода, спектакльләрдә уйныйлар. Гомумән, татар рок-музыкасы көнкүрешкә кереп бара. Безнең максатыбыз да шул – заманча татар музыкасы көнкүрешкә төрле өлкәләрдән килеп керергә тиеш, дип уйлыйбыз, – ди Ильяс Гафаров «Gauga» турында.

«Мин – Оскар, сәхнәдә – «Gauga» төркеме»

Тарихи концертны карарга килүчеләр залны тутырган. Сәхнәдә утлар кабынып, оркестр чыгып баскач, тамашачылар арасыннан берсе: «Менә бу дәрәҗә!» – дип әйтеп куйды. Оскарның үзен исә дәррәү кул чабулар белән каршы алдылар. Сәхнәдә караңгылык, музыкантлар – бары кара киемнәрдән, микрофон стойкасына роза чәчкәләре уралган. Бары тере тавыш, тере музыка һәм оркестр. Русча әйткәндә, бу бит – чын «роскошь».

Чыгу белән ул «Төрле хәлләр» җырын башкарды. Ә аннары: «Мин – Оскар, сәхнәдә – «Gauga» төркеме. Менә берничә сүз әйттем, алга таба музыка гына булачак», – диде. Һәм чыннан да сәгать ярым барган концертта ул бер тапкыр гына, якынча 4 минутка бүленеп, музыкантларны ял иттереп алды. Аз сүзле, базарга әйләнмәгән концерт күрсәтте «Gauga».

Концертта төркем әле лирик, әле утырган җирдән кубара торган җырларын башкарды. Иң танылганнары – «Алсу», «Төрле хәлләр», «Ал иреннәр», «Сау бул, бәбкәм» һәм башкалар.

Оркестр белән концерт кую Оскар Юнысов өчен «киләсе адым» булган. «La Primaverа» белән бер 3 репетиция ясадык, шул безгә җитте», – ди солист.

Мин белгән күп рок-төркемнәр оркестр белән уйнап чыкты, шуңа минем өчен ул киләсе адым кебек күренде. Былтыр җәй Уфадан кунаклар килде. Шунда «Бүреләр» башкорт рок-төркеме солисты Илшат Абдуллин әйтә: «Әйдәгез, оркестр белән концерт куйыйк», – ди. «Без сезгә кунакка килеп бер 3 җыр җырлыйбыз, без Уфада куйганда, сез безгә килеп бер 3 җыр башкарырсыз», – диде. Былтыр ул концертны оештырып булмады, быелга калды, ә быел безгә 10 ел, шуңа юбилей концертына кемнедер чакырып тормадык. Илшат белән шулай сөйләштек: яз кабатлап карарбыз, Илшат безгә килер, без Уфага барырбыз, – диде Оскар.

Концерт азагында ул, финанс ярдәме күрсәткәне өчен, Мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдерде. «Без үзебез әле тагын 10 ел җыяр идек акча» дигәч, Оскар үзе дә, зал да бер тын көлеп куйды.

Акча дигәннән, «Алиса» җырыннан соң, ул юбилей елына багышланган «Алиса» альбомына акча җыюларын әйтте. Моны, заманчалаштырып, «краудфандинг» дип атаганнар. Ягъни, бөтен дөнья буйлап, альбом чыгарыр өчен акча җыялар, бүләккә – төрле лотлар. Мәсәлән, 150 сумга открытка, 170кә – значок, 500 сумга – цифрлы альбом, 1500га – постер, 2500гә – CD альбом, 3000гә – альбом, 10 000гә винил пластинка алып була. 12 000гә төркем сезне үз репетицияләренә чакырачак. Алга таба Оскар белән күрешү, исемле гитара, Оскар белән бергә җырлау кебек лотлар да куелган. Ярдәм итәргә теләүчеләр махсус сайтта бу эшләрне эшли ала.

Танылган әти-әниләрнең танылган балалары

«Gauga»ның музыкантлары һәрберсе үзенчәлекле. Гитарада – Марат Шәяхмәтов, Тимур Милюков, бас-гитарада – Наил Минһаҗев, перкуссиядә – Альберт Садретдинов, барабанда – Искәндәр Хәбибуллин. Бас-гитарист берничә тапкыр сәхнәне урап, сикерә-сикерә уйнады, Марат Шәяхмәтов та, урынында гына булса да, тузан туздырды. Барабанчы почмагында нинди буран булуы турында уйлавы да куркыныч. Оскар үзе дә, стойкаларын атып бәреп, «кайфовать» итте.

Музыкантларын тәкъдим иткәндә, ул барабанчы Искәндәр Хәбибуллин турында болай диде: «Гадәттә, без интервью биргәндә, Искәндәр әтисенең танылган композитор икәнен әйтә дә кача. Әтисе – Инсаф Хәбибуллин, сез аны беләсездер. Рәхмәт сезгә, сезнең шундый «текә» барабанчы улыгыз өчен». Чыннан да Искәндәрнең әти-әнисе Зөһрә һәм Инсаф Хәбибуллиннар залда утыра иде. Баянчы Инсаф Хәбибуллин татар җыр сәнгатендә Салават Фәтхетдинов репертуарында булган «Бер егет гармун сайлый», «Сандугач керде күңелгә» һәм башка җырларның авторы буларак билгеле.

Танылган кешеләр, дөресен әйткәндә, зал тулы иде. Тамашачылар арасында «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова – гитарист Тимур Милюковның әнисе дә күренде. «Мин, гадәттә, концертлар турында гаилә чатына язарга онытам, алар үпкәлиләр. Бу юлы алар оркестр белән концерт куясын каяндыр белеп алганнар, «нигә безгә берни әйтмисең» дип, тагын үпкәләделәр. Бу юлы әни, әти, апа, әби килде», – диде Тимур сәхнә артында.

Сүз уңаеннан, Тимур Милюков – «Микулай» фильмына көй язган музыкант. «Yummy Music» лейблының тавыш режиссеры, продюсеры, татар спектакльләре, кинолары өчен көйләр язучы. Шулай да: «Минем компьютер каршында гына утыручы кешегә әйләнәсем килми, мин бит гитарист», – ди Тимур.

«Gauga» белән уйнарга яратам, чөнки бу – рок-н-ролл, минем чынлап торып яраткан шөгылем. «Гауга» миңа гитара ягыннан мүкләнмәскә мөмкинлек бирә. Мин компьютер каршында утыручы һәм бары колонкаларда гына яңгыраячак музыка язучы кешегә әверелергә теләмим. Әйе, тере концерт, тере музыка – ул бик рәхәт. Төркем дә – бер-берсенә бәйләнгән тере организм.

Акчасы юк, диләр бит..

Беренчедән, ул барыбер күпмедер акча китерә. Беркем дә музыканы акча өчен язмый. Андыйлар бар икән, димәк, ул – ялган иҗат. Кеше үзе теләгәнне, үзенә ошаганны иҗат итә. Кешеләр бит урам буйлап ялангач йөрми, аларны полиция алып китәчәк, беркем дә аларга моның өчен түләми. Әлбәттә, алар махсус һөнәр ияләре булмаса... Бу метафора минем музыканы бары акча өчен язучы кешеләргә мөнәсәбәтемне күрсәтә.

Лилия Хәйруллина: «Кара төс, секс, лирика, драйв, тирән романтика»

Тамашачылар арасында үзе дә карадан киенгән җырчы Лилия Хәйруллина күренде. Ул үзенең социаль челтәрендә Оскар белән фотолар урнаштыра, интервьюларда аны «якын кешем» дип атый, алар бергә чыгыш ясыйлар, төрле чараларга бергә йөриләр. Тик икесенең берсе дә араларында нәрсә икәнен ачык әйтми. «Лилиягә бәйле сораулар булса, Лилия үзе янына җибәрергә кушты. Мин комментарий бирмим», – диде Оскар.

Фото: © Лилия Хәйруллинаның социаль челтәреннән

Бернәрсә дә үзгәрмәде. Шәхси тормыш турында ничек сөйләмәдем, шулай сөйләмим дә. Оскар да шулай җавап бирә. Без – шәхси тормышны күрсәтми торган кешеләр. Тормышта андый хәлләр дә булды: күп кеше белгәндә, арага кысылып-нитеп... Рәхәт түгел, яратмыйм. Социаль челтәрләрдә дә тормышымның, бәлки, 20 процентын гына күрсәтәмдер. Калганы – өй, шәхси тормыш, – диде Лилия.

Ул «Gauga» төркеме һәм шәхсән Оскар белән танышуын искә алды. Ул аның сәхнәдә – бер, тормышта икенче төрле булуын әйтте. «Сәхнәдә бер кеше, тормышта – бөтенләй башка. Аның образы да бунтарь. Тормышта ул шундый тыныч, еш елмая торган».

Фото: © Лилия Хәйруллинаның социаль челтәреннән

4 еллап элек бер клубта аларның концерты булды. «ВКонтакте»да дустым аша клипларын күрдем дә татарча шундый җырлар да булуына шаккаттым. Мин аңа дуслык җибәрдем бугай. Аннары концертлары булды, Оскар мине чакырды, мин килдем. Ул көнне күрешмәдек тә, ничектер аралашып киттек. Хәзер бөтен концертларын карап барам. Андый музыка яратам, аларның стилен, җырларын яратам. «Gauga» – ул кара төс, секс, лирика, драйв, тирән романтика… – диде Лилия.

«Gauga» өчен… Уфадан

«Gauga»ны 90 процент кызлар тыңлый, диләр. Шулай да залда кызлар егетләрдән бераз гына күбрәк булгандыр. Шулар арасыннан берничәсе «Gauga» концерты өчен махсус Уфадан килгән. Альбина Заһитова исә «Yummy Music» лейблы, бигрәк тә «Gauga» төркеме концертларын бөтенләй калдырмаска тырыша.

Тормыш ул шундый истә калырлык, эмоциональ мизгелләрдән тора. Мин тормышымны шулай бизәргә тырышам, үз-үземә шундый матур бәйрәмнәр оештырам. Ничә тапкыр килгәненме санап бармыйм. Нурбәк Батулланың премьерасына, Зәринә Вилданова концертына, «Ямми мьюзик бэнд»ның, «Gauga»ның бер 3-4 концертына килгәнем бар. Уфадан автобус, кайвакыт машина белән киләм, концерттан соң кайтып китәм. Ешрак берүзем йөрим. Бу юлы төркем белән җыелып, 7-8 кеше килдек.

«Gauga» төркемен очраклы гына ишеттем. Ниндидер башка концертка билет алганда, афишада «Гауга»ны күрдем. Кызыксынып, җырларын тыңлап карадым. Бик ошады. Аларның текстлары матур, Оскар кебек бүтән беркем дә җырлар яза алмыйдыр. Ул – татар музыкасында яңа исем, – ди Альбина.

Фото: © Энҗе Габдуллина. Сулда Альбина Заһитова, уңда Гөлшат Такалова

Гөлшат Такалова «Yummy Music» лейблы илһамландыручы дип атады.

Лейбл музыкантлар иҗатны ихлас күңелдән башкара. Алар шушы сәнгатьне, иҗатны, йә акча, йә тамашачылар өчен генә эшләми, алар аны эшләми булдыра алмыйлар. Ильяс Гафаров – мине дә илһамландырган кеше. Аларны тыңлау, ишетү – минем өчен бик зур бәхет, – ди Гөлшат.

Концерттан чыгып барганда, «Татар кызы – 2022» бәйгесенең Татарстан этабы финалисты Гөлия Хәкимовны очраттым. Чулпыларын таккан татар кызы да рок ярата.

Миңа бик ошады. Мин үзем бик каты рок яратам. Татарча рок булуы, әле аның оркестр белән бергә булуына мин чын күңелдән шат, бик куанам. Безнең иҗат күтәрелде. Бу – татар эстрадасының «дыңгыр-дыңгырлары» гына түгел, бу – бөтенләй башка дәрәҗә, бөтенләй башка баскыч. Әле миңа аларның микрофон таягына чәчкәләр бәйләп куюлары да ошады, – диде Гөлия.

Фото: © Энҗе Габдуллина

Оскар Юнысов: «Минем юл рок почмагына төртелде»

Микрофон стойкасына үрелгән розалары белән истә калган Оскар Юнысовның үзе белән сәхнә артында сөйләшеп алдык.

Нишләп рок һәм нигә татар телендә?

Ул сорауга җавап юк. Шулай килеп чыкты. Минем юл рок почмагына төртелде.

Башка телдә уйнасак, төркем популяррак булыр иде, дигән уйлар булмадымы?

Әйтә алмыйм. Башка телдә дә җырлап карау безнең планда бар иде. Вакыт булса, кул барып җитсә, карарбыз. 10 ел эчендә җырлар гел татарча гына булды.

10 ел эчендә төркем һәм шәхсән үзегез нинди үзгәрешләр кичердегез?

Соңгы елларда яңа состав. 2019 елдан башлап үзгәрә башладылар. Бөтен состав алышынды, дисәк тә була, Альберт кына калды. Яңа музыкантлар белән музыка да үзгәрде. Беренче ике альбом бер яңгырашта булса, соңгы икесе алардан бөтенләй аерыла. Иң мөһиме – яңгыраш һәм музыкантларның музыкага шәхси карашы. Һәр музыкант үз өлешен кертә.

Шәхси үзгәрешләрегез бармы?

Мин аны сизмим. Көн дә нәрсәдер эшлисең. Ниндидер үзгәрешләр булса да, аларны бик күрмисең, сизмисең. Аннары борылып карыйсың да: «Ә без болай эшләгәнбез икән, монысы да булган икән», – дип уйлап куясың.

Яңа альбомга акча җыясыз. Җыеламы? Кешедә кызыксыну бармы?

Җыела, тик безгә кирәкле сумманың яртысы гына булды әле. Тулысынча 800 мең җыйсак, бөтен әйбергә җитәчәк. Ул сумманы тутырмасак, ниндидер әйберне читкә алып куярга кирәк булачак. Бәлки, винил пластинкаларны әзрәк чыгарырбыз. Ул пластинкаларны Россиядә хәзер 100 данәдән генә эшлиләр, шуңа бәясе дә зур. 20не генә, дисәк, ул очракта чит илдән ясатып кайтарырга кирәк.

Төркем керемле эшме? Акчасы бармы?

Шәхси концерттан акча керә, дип булмый, чөнки анда бөтен оештыру, рекламалар үзеңдә. Без минуста түгел, тик ул акча – бары формальлек. Фестивальләрдә, чакырылган чараларда без музыкантлар кебек эшлибез.

Башка артистлар башка өлкәләрдә дә эшли бит.

Безнең төркемдә 6 кеше. Мараттан кала барысы да музыка белән шөгыльләнә. Марат геолог булып укып чыкты, шул өлкәдә эшли. Тимур кинога, спектакльләргә музыка яза, Искәндәр белән Наил башка төркемнәрдә уйныйлар, укыталар. Альберт еш кына диджей булып клубларда уйный. Альберттан «ничек яшисең», дип сораган да юк.

Мин дә музыкант. Инде 2 елга якын. 2015 елдан башлап КФУда эшләдем. 2020 елдан соң ярты ставкада гына калдым. Айга 1-2 кереп чыга идем. Былтыр җәй тулысынча киттем.

Булды, җитте, өметсез, дигән чаклар буламы?

Еш була, әйе.

Нәрсә белән бәйле ул?

Кәеф белән бәйле микән, ниндидер хисләр беләнме, бәлки, проблемалар чыгып торудандыр... «Бәлки, җиткәндер? Менә бу концертный уйныйбыз да, җитә, менә бу альбомны чыгарабыз да, җитә», – дип уйлыйсың. Икенче көнне икенче кәеф белән яши башлыйсың һәм, киресенчә, «моны эшләргә кирәк, тегесен дә эшләргә кирәк», дисең. Көн дә үзгәреш булып тора.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 октябрь 2023
    Исемсез
    Энҗе секс турында каян белә икән)
  • 18 октябрь 2023
    Исемсез
    Бу бит рок тугел, бу рокопопс, татарча Мумий Тролль торкеме копиясе, вокалист егетенен образы да нэк Лагутенко
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100