Бүгеннән - 16 апрельдән Россия кинотеатрларында «Гашыйклар тавы» фильмы күрсәтелә башлый. Бу - Салават Юзеевның әтисе Илдар Юзеев әсәре буенча төшерелгән фильмы.
«Без татар тамашачысына таныш әсәрне кино сәнгатенә күчердек. Мин роуд-муви жанрын сайладым – ата белән ул туган ягына кайтып бара һәм, юлда зур сынаулар узып, бер-берсен аңлау дәрәҗәсенә җитәләр. Әсәрдә болар юк, кинода бар. Азагы бәхетле тәмамлана – мин бәхетле финал яратам», – диде Салават Юзеев фильмның киң прокатка чыгуы уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә.
Ул фильмның прокатка чыгачагы турында бөтенләй уйламаган, чөнки прокат өчен аның махсус фишкалары булырга тиеш. Әмма Якутиядә аны прокатка алачакларын әйткәннәр.
«Әйе, бу авторлык фильмы – бу чыннан да шулай. Ул Татарстан һәм Россия кинотеатрларында күпмедер акча җыя ала икән – бу зур уңыш булачак. Фильм «16+» билгесе белән бара. Бу аның «Пушкин картасы» белән каралу мөмкинлеген чикли, чөнки бу аны мәктәпләрдә күрсәтү мөмкинлеген бетерә, муниципаль кинотеатрлар да бу фильм белән «Пушкин картасы»н кулланып эшли алмый», – диде фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова.

Әлеге кинокартинада күренекле артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Рәфыйк Таһиров, Булат Гатауллиннар төшкән.
- «Гашыйклар тавы» кинокартинасы «Евразия» (Алматы), Узуд (Марокко), «Алтын мөнбәр» фестивальләрендә бәясен алды, «Фаджр» (Иран), «Тоджи Сомон» (Таҗикстан) фестивальләре программасында катнашты, Якутиянең «Чыпчаал» кинопремиясе номинанты булды.
Казанда аны «Мир» кинотеатрында, Камал театрында, «Алмаз Синема Родина», «Синема 5 Республика», «Корстон» кинотеатрында күреп булачак. Шулай ук, Татарстан һәм Башкортстан районнары кинотеатрларында күрсәтеләчәк. «Татаркино»ның матбугат үзәге Россия шәһәрләрендә әлеге фильм күрсәтелгән кинотеатрларының озын исемлеген тәкъдим итә.