Гармуннарны уйнатыгыз, Фирдүс Тямаевны таптамагыз: «Уйнагыз, гармуннар!»дан калган хисләр
Казанның үзәк урамнарында республика көнендә гармун тавышы тынмады. «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә сабыйлар да гармун тотып үтте бит. Сезгә дә, тәмләп кенә, гармунчылар бәйрәме, «моңлы җырчы» Фирдүс Тямаевның ничек «исән калуы» һәм моңга сусаган халык турында сөйлим әле.
«Безнең яшьлек бит бу!»
Республика көнендә урам тулы халык. Әкренләп кенә тула башлаган автобуска кереп бастым. Берәм-берәм ак яулыклы әбиләр, түбәтәй кигән бабайлар керә барды. Шулчак әбиләрнең берсе, янында торган яшь кенә малайга төртеп: «Улым, Интернетыңнан кара әле. «Уйнагыз, гармуннар» унда микән, икенче яртыда микән?» – дип сорап куйды. Малай аңлады да, аңламады да, колагыннан наушнигын алып, сораулы караш белән әбекәйгә карап куйды. Әбекәй русчаларын кушып: «Играй, гармун» во сколько икән, улым?» – дип сорады. Егет бу юлы татарчалы-русчалыны аңлады. «Хәзер карыйм», – дип, телефонына чумды. Унбердә башланды фестиваль.
Автобустагы бөтен әби-бабайларга ияреп, Камал театры тукталышында төшеп калдым. Әннекәем! Андагы кеше! Минем бу фестивальне Интернеттагы видеолардан гына күргән бар иде. Анда галәмәт икән.
Күп кеше, тикшерү пунктлары аша эчкә үтмичә, тротуарга баскан килеш кенә карый. Эчке якта апалар-әбиләр фонтанның утыра торган җирләренә тезелешкәннәр. Бик дәртлеләре иң алга басып сиптерә.
Гармунчылар фестивале 1985 елдан бирле уздырыла. Ел саен Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән гармунчылар һәм иҗат коллективлары җыела торган «тусовка» бу.
«Тусовка» да гади түгел. Республика көне уңаеннан Казанның бөтен җирендә дә диярлек төрле концерт, фестивальләр, ярышлар, ярминкәләр һәм тагын әллә ниләр булды. «Таткульфест»ка яшьләр альтернатив музыка дип агылды. «Казан» гаилә үзәге янына балалар – кумирлары булган Ваня Дмитриенко, зурлар Филүс Каһиров белән Uma2rman рок төркемен тыңларга барды. Ә «Уйнагыз, гармуннар» – ул әби-бабайлар «тусовка»сы. Яшь чакларын, гармун тавышларын сагынып килгән әби-бабайларныкы. «И-и, балам! Ничек сагындырмасын инде! Безнең яшьлек бит бу. Ел да киләм шуңа», – диде бер шат күңелле генә әбекәй. Кайберләре ипләп кенә яшьләрен сөртеп утырды.
Сәхнәдә ансамбльләр чыгыш ясаганда, Камал театрының икенче ягында да бәйрәм гөрләде. Гармунчылар үзара җыелып, үткән-сүткән һәр кешене диярлек биетеп тордылар. Кулга гармун тоткач, уйнамый булмый, дигәннәрдер. Халык та, уйнаучы булганда биеми булмый дип, «сиптерде» генә.
Тере тавыш һәм гармун моңы – раритет
Фестивальнең прологы – гармун моңының татар тарихында бик борынгы заманнарга барып тоташуын җыр, бию һәм сүз аша күрсәттеләр. Күкрәгенә төргәк белән бала тоткан милләт Анасы чыкты. Моңның ана сөте аша күчүен шулай аңлаттылар. Ана янына гармун тоткан кечкенә малай чыгып уйный башлады. Аннары сәхнә алдына профессиональ һәм үзешчән баянчы, гармунчылар, фольклор коллективлар тезелеп, күрекләрен өзәрдәй итеп, гармун тарттылар.
Гармунчылар фестивален ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев ачык дип белдерде. «Казан, Татарстан татар милләтен өлкәләр, илләр дип түгел, ә «без – татарлар» дип берләштерә ала икән, ул – зур эш һәм зур бәхет. Үзебезнең бердәмлекне күрсәтик! Милләтебезгә рәхмәтебезне җиткерик», – диде Милли шура рәисе. Халык шау-гөр килеп кул чапты.
Бәйрәмдә Омск, Санкт-Петербург, Башкортстан, Мәскәү, Мордовия һәм башка бик күп төбәкләрдән килгән ансамбльләр чыгыш ясады. Монда инде бернинди алдаш юк: тезелеп басалар да, тере тавышка өздереп җырлап та җибәрәләр, шунда биеп тә алалар. Төп инструмент – баян, гармун һәм каршыда торган микрофоннар.
Актанышның «Баламишкин» ансамбле җитәкчесе Илдус Харуновка карап, күпләр ирексездән елмаеп куйгандыр. Үзе гәүдәле генә урта яшьләрдәге абый, үзе кырыйда гына басып тора, ну андагы дәрт, малайкаем! Баскан җиреннән ут чыгара, йөзендәге мимикалары секундына алтмыш төргә керә торган кеше ул Илдус абый. Аны күпләр блогер буларак та белә әле. Калган абзыйлар оялчанрак, тыйнаграк. Илдус абый алар өчен дә бии. Аңа карап, халык та бии башлады.
Шуңа өстәп, «Баламишкин» ансамбленең үз «фишка»лары да бар – җәйләрен алар Актанышның авылларында чын гармун бәйрәме үткәрәләр. Ансамбльләре белән җыелып берәр авылга баралар да, халык белән бергәләп җырлый-җырлый, бии-бии, авыл урамнарын әйләнәләр. Актаныш халкы шуңа рәхмәт укый инде аларга.
«Җилкендерә белә» дигәннән, Чаллыдан килгән өч япь-яшь егет менә җилкенеп һәм җилкендереп күрсәтте ул! Виктор Агапов, Владислав Агапов һәм Виталий Анисимов – ут егетләр. Йөгереп кенә чыктылар, үзләре уйныйлар, үзләре бииләр – кыскасы, яшьләр өметле.
«Президент кая бара, без дә шунда»
Актаныштан гына түгел, Кукмарадан да «Баламишкин» халык ансамбле килгән иде. «Баламишкин» ансамбле оешканга егерме еллап. «Президент кая бара, без дә шунда барабыз», – ди ансамбль солисты Фәрит абый Зарипов.
Глава кая бара – без шунда, Президент кая бара – без шунда. Кунакларны каршы алабыз, озатабыз. Бармаган җирләр калмады инде. Россияне йөреп чыктык. Бөтенроссия Сабантуйларына да Президент безне алып бара. Ул минем якташ та. Очрашкан саен «молодцы» дип күрешеп китә.
Ничә яшьтән бирле уйныйсыз инде, Фәрит абый?
Мин – үзешчән. Минем малай белән кыз музыка мәктәбенә йөрделәр. Аларны контрольдә тотарга кирәк. Шуңа күрә алар белән бергә ноталар да өйрәндем. Үзем дә баян кычкырта башладым. Инде хәзер 55 ел җырлап-биеп йөрим.
1968 елны танылган баянчы Рәис Сафиуллин ансамбленә килдем. Рәис Сафиуллин вафат булгач, ансамбль белән җитәкчелекне композитор, баянчы Альберт Шакиров алды, ансамбльгә «Гөлләр» исеме куштылар. Һәр чарада, һәр Сабантуйда җырлап-биеп йөрдек.
Кукмарада композитор, баянчы Илгиз Зарипов чакырып алды да, «син җырлыйсың икән, уйныйсың икән» дип, ансамбльгә чакырды. Карап-карап тордым да, бердәмлек юк икәнен аңладым, менә бармый инде. «Әйдә, Казанга барып кайтыйм әле», – дип, бубен алып кайттым. Шуннан соң ритмны тоеп, рәхәтләнеп уйный башладык, аннары «халык ансамбле» исемен дә бирделәр.
Музыкаль мәктәптә баян бүлеге буенча җитәкчебез яшьләр төркеме җыйды. Алар да безгә кушылып, бергә уйныйбыз. Безнең арага кереп баралар әкренләп. Ансамбльдә пенсионерлар уйный. 85 яшьлек бабайлар бездән китеп бардылар. Иң өлкән бабайга 76 яшь. Миңа 68 генә әле. Кечкенә малайга 11, олысына 45, оныкка 21, – дип сөйләде Фәрит абый.
Шуңа өстәп, дәрте һәм дәрманы ташып торган гармунчы җырлар да яза икән. «Кызлар турында да язам. Көйләрен дә, сүзләрен дә үзем язам һәм үзем җырлыйм да. Көч булганда йөрергә кирәк, җырларга-биергә кирәк. Ул бит бүген – бар, иртәгә юк», – дип, бер җырыннан өзекне җырлап та күрсәтте.
Фәрит абый сөйләгән «Гөлләр» ансамбле бүген дә бар. Казанның Дәрвишләр бистәсендә Альберт Шакиров җитәкчелегендә һаман да эшләп килә ансамбль. Биектау үзешчәннәре белән килгән Ринат абый Гыйлметдинов да «Гөлләр»гә йөри икән. «Аның шикелле гармунда уйнаган кешене мин бик сирәк ишетәм», – ди аның турында ансамбльдә уйнаучы иптәше.
Гармунда биш яшьтән уйныйм. Музфакка кергәч, кире чыктым да авыл хуҗалыгы институтына кердем. Шуңа күрә үзлегемнән өйрәндем. Әтием оста гармунчы иде. «Уйна, өйрән, улым», – дип, әти гармун алып бирде. Бөтен конкурсларда да 1 нче дәрәҗә лауреат исеме бирәләр, Аллага шөкер.
Гармуннарым, баяннарым бик күп. Эшләп торам, шуңа күрә алам. Гармунга акча жәлләмим. Ул – минем тормышым, минем күңелем. Моң – моң инде ул. Була шундый чаклар: моңланып, уйнап утырган җирдән елап та җибәрәм кайвакыт, – дип сөйләде Ринат абый.
«Бу республика көне генә түгел, бу – татар бәйрәме!»
Әбиләрне тагын да ныграк сөендереп, сәхнәгә артистлар да менә башлады. Татарстанны Башкортстан исеменнән Айдар Галимов котлады. «Монда басып торган бөтен хатын-кызга кызыл розалар бүләк итәм! Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын!» – дип, «Кызыл розалар» белән «Җырлыйм туган якта» җырларын бүләк итте.
Ришат Фазлыйәхмәтов белән Сиринә Зәйнетдинова баянга «Тал бөресе»н җырладылар. Аннары Ришат, «яңа җырым» дип, «Ташлама» җыры белән моңланып алды. Марат Галимов, Зөфәр Билалов һәм Алмаз Хәсәнов триосы халыкка «Урам көе»н тәкъдим итте. «Сөйләмә лә серләреңне кайгы күрмәгәннәргә», – дип, Зәйнәб апа Фәрхетдинова җырлады. Фән Вәлиәхмәтов белән «Герман көе»н бөтен мәйдан бергә кушылып җырлады.
Айдар Фәйзрахманов Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән чыгыш ясады. Ансамбль артистлары сәхнәдә аккош кебек йөзеп кенә йөриләр. Бик матур. Айдар абыйны сәхнә артында тотып алып, «Айдар абый, әйтегез әле, нәрсә соң инде ул моң?» – дип сорамыйча булдыра алмадым. «Моң» дигән сүзне эстрада артистлары хәзер көлеп куллана бит.
Сугышка гармун уйнап киткәннәр. Нинди генә җыелыш, утырышлар, аулак өйләр булмаган – һәрберсенә гармун белән барганнар. Татар моңы – ул күңел моңы. Аны киң тамашачыга да җиткереп була, үзара гына җырлашып утырып та була. Ул минем дә күңелемә бик иртә сеңгән. Әтием гармунчы иде, үзем алты яшьтән гармунда уйныйм. Бүген балаларның кулларында тальян гармун күреп шаккаттым!
Бу республика көне генә түгел, бу – татар бәйрәме! Татарлыгыбыз бәйрәм көннәрне генә түгел, һәркөнне дәвам итсә иде.
Искәндәр Биктаһировны нигә сәхнәгә чыгармадылар?
Сәгать бер тула язганда, оештыручылар «тизлек режимын» кушты. Чөнки сәхнә артында «Безнең заман» фестивале аркага җылы һава өреп тора иде. Омскидан килгән «Умырзая» ансамбле апа-абыйларын ничек сәхнәдән төшереп җибәрергә белмәде алып баручылар. Омск татарлары рәхәтләнеп уйный, җырлый, сәхнәдән төшәргә уйламыйлар да. Алып баручылар якынрак та килеп карый, «Умырзая» ансамбле!» дип, «чыгып китегез инде, пажалыста» дигән кебек игълан итеп тә карый – юк. Үзләренекен җырламыйча, үзләренекен уйнамыйча барыбер чыгып китмәделәр. Омск хәтле Омскидан килеп, ике куплет белән генә булмый бит инде.
Гармунчылар фестиваленең хедлайнеры сәхнә артында көтеп тора иде. Хедлайнер дигәне – Фирдүс Тямаев. Аны җырлатып, сәхнәне «Безнең заман»га тапшырасы бар.
Шулчак, Искәндәр Биктаһировның үпкәле йөзен күреп алдым. Нәрсәдәндер бик канәгать түгел иде Искәндәр абый. Фестивальнең оештыручылары, шәхсән Чулпан Закирова белән бик озак тарткалаштылар. «Соңрак, Искәндәр абый», – диде Чулпан Закирова. «Ничек инде соңрак?» – диде Искәндәр Биктаһиров. Аның канәгатьсезлеген күреп, тагын бер оештыручы хатын шундый итеп карады үзенә. Бик каты итеп кенә нидер әйтте дә, тагын шулай итеп карап куйды. «Бәласеннән баш-аяк» дип, куркып, мин дә сәхнә яныннан читләштем.
Кыскасы, вакытка сыешмыйча һәм дә Фирдүс Тямаев чыгар вакыт җиткәнгә, Искәндәр Биктаһировны анда җырлатмадылар. «Җырлатмадылар. Башкортларны чакырып җырлаталар әнә. Азакка калдырдылар да, чыгармадылар», – диде ул, эче пошып. Алга китеп әйтим әле, гармунчылар парадыннан соң, «Уйнагыз, гармуннар» фестиваленең икенче өлеше Кремльдә дәвам итте. Искәндәр абый шул сәхнәдә ике җыр җырлады.
«Кабатланмас моң иясе» Фирдүс Тямаев
«Кабатланмас моң иясе!» – дип, алып баручылар Фирдүс Тямаевны игълан итте. Гафу итегез, төкереккә тончыга яздым. Бу урында комментарийлар урынсыз.
Менә сәхнәгә Фирдүс Тямаев һәм аның биючеләр чыкты. Һәм башланды «җен туе»! Ипләп кенә, моңланып кына гармун моңнары, халык көйләре тыңлап утырган апа-әбиләрнең дә эчләрендәге җеннәре уянды. Фирдүс чыкса, халык бөтенләй әллә нишли башлый ул. Менә әлләр нишли инде, аңлата торган түгел. Күзләр тона, алда берни күрмиләр, үзләре сикерә, үзләре кычкыра – Фирдүснең үзе кебеккә әйләнә бөтен кеше.
Күз алдыгызга китерегез: Камал театры каршындагы мәйданда халык бәйрәм салютын караганнан соң метрога дыңгычлап тутырылган вагондагы кебек тыгызлыкта басып торалар. Алма төшәр җир юк. Һәм Фирдүс сәхнәдән сикереп кенә төште дә, киртә аша сикереп чыгып, халык арасына кереп басты. «Биибез, түгәрәк ясагыз!» – ди үзе. Кая инде, нинди түгәрәк! Үзе исән калганга рәхмәт әйтерлек булды ул. Аллага шөкер, ул халык арасында түгел идем. Сак хезмәткәрләренә асфальттан көрәк белән кубарып аласылары була иде.
Коточкыч дәртле бер апа янына туры килде Фирдүс. Ул апа үзе сикерә-сикерә бии, үзенең күзе Фирдүстә, кулларын кырыйга сузган да, башка апаларны якын китерми. Озакламый Фирдүс үзе дә күренми башлады. Тавышы ишетелә, үзе юк. Анда бию түгел, сулап та булмагандыр. Ахыр чиктә, Чулпан Закирова үзе килеп, Фирдүскә «чыгарга» дип ымлады. Ничек чыгып җиткәндер ул аннан! Ул кадрларны психикалары бозык кешеләргә гомумән карарга киңәш итмәс идем. Өстеңнән чыксалар да, берни әйтә торган түгел.
Ну яраталар инде Фирдүсне! Әйтәм бит, ул чыкса, халык бөтенләй икенче төрлегә әйләнә дә куя инде. Әллә халыкны гипнозлап куйган шунда. Күзләрен алмый карап торалар үзенә. Яраталар инде. Энергетикасы көчле, харизмасы шәп, әйтер сүзе бар. «Татарлар!» дип йодрыгын кысып, горурланып тора. Аңа карап, башкалар да шулай горурлана.
Уйнагыз әле, гармуннар!
Фирдүс Тямаевның чыгышы аның белән генә бетмәде. «Ак күлмәк, классик чалбар гына киеп чыгам да, Бауман буйлап гармун уйнап барабыз, яме?» – дип чыгып китте җырчы. Һәм, бераздан, Камал театры яныннан кузгалган гармунчылар парады Бауман урамы аша Кремльгә барып җитте. Парад белән ак баянын асып, уйнап, җырлап баручы Фирдүс Тямаев командирлык итте. «Күбәләк»не уйныйбыз», «бию көе уйныйбыз» дип әйтеп кенә тора – гармунчыларның бармаклары гармун телләрендә йөгерә дә башлый.
Кремль территориясенә кереп, рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Аннары Фирдүс сәхнәгә менеп басты һәм болай диде:
«Бүген зур бәйрәм! Без, гармуннар уйнап, Бауман буйлап, Кремльгә хәтле килдек. Киләчәктә дә безнең милли бәйрәмнәр гөрләп торсын. Без һәрвакыт татар телендә сөйләшик. Татар телендә сөйләшкән, «мин – татар» дип йөргән кеше – ул бәхетле кеше. Дөньяның нинди төбәгендә генә торсагыз да, кем булуыгызга карамастан, кулыгызны күкрәгегезгә куеп, горурланып, «мин – татар» дип яшәгез!» – кулын йодрыклап, өскә күтәрде.
Видеога төшергәнемне күреп, яныма күзенә яшьләр тулган бер апа килде дә: «Кызым, бу видеоны миңа җибәрче. Балаларыма күрсәтергә телим. Тыңласыннар әле. Елыйсыларым килә», – дип өзгәләнеп, еламсырап куйды. Җибәрдем, әлбәттә, җибәрдем.
«Кычкыра, җырлый белми, күзе тонган» һәм башкалар дибез инде Фирдүс Тямаев турында. Дөресрәге, ни генә димибез. Тик нәкъ менә ул, таптап бетерерләр дип курыкмыйча, халык арасына керә, сәхнәдән, өстән генә карап тормый, яннарына ук, терәлеп үк баса. Нәкъ менә ул Казан урамнары буйлап, баян күтәреп, халык белән бергә җырлап уза. Нәкъ менә аның «татарлык белән горурланыйк!» дигән сүзләреннән халыкның күңеле тула. Гармунчылар фестиваленең йөзенә әйләнеп бара икән Фирдүс Тямаев!
Гомумән, «Уйнагыз, гармуннар» – Татарстандагы иң кирәкле проектларның берсе икән, дип кайттым. Нинди генә яңалык кертергә теләп, нинди генә заманча проектлар уйлап табып, нинди генә яңа төрле сүзләр белән сөйләшсәк тә, тарих, барыбер, туңган җирне дә тишеп чыга инде ул. Әби-бабайлар фестивале булса да, гармун, баянга тартылган яшьләр булуына да котырып шат булып кайттым. Гармун фестиваленә эстрада җырчыларын кертеп җибәрсәләр дә, ерак арадан килгән коллективларны тизләтеп сәхнәдән төшерергә тырышсалар да, шәп фестиваль. Казанда көне буе гармун тавышы яңгырап торган өчен булса да – шәп фестиваль. Уйнагыз әле гармуннарда. Уйнагыз әле, гармуннар!
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмен «Татар-информ» онлайн трансляцияләде. Бәйрәмнең Камал театры янындагы өлешен Ютубта карый аласыз.