Гармунчы Әкбәр: «Сыерлар арасында да үзләрен түрә дип санап йөрүчеләре бар»
Арча районы Курса Почмак авылында яшәүче Илсур Галиәкбәров тальян, баян, аккордеонда уйный, Инстаграмга җырлар, шигырьләр яздырып куя. Заманында ул тракторчы, комбайнчы, тимерче, тамада булып эшләгән, хәзер фермада төрле эштә эшли, язын чәчәүгә, көзен уракка чыга. «Мин иң кайнар нокталарда эшлим», — ди үзе.
Без килгәндә Илсур әфәнде капка төбен чистартканны карап тора иде, аның өчен махсус машина да чакырткан. Кичтән буран булды. Машина калдырган җитешсезлекләрне ул үзе көрәк белән җайга салып җибәрә.
Өйдә безне Илсур әфәнденең хатыны Зөлфия ханым каршы алды. Алар белән бергә Илсур абыйның әниләре дә яши, ул күзенә операция ясатырга киткән иде. 82 яшендә булуга кармастан, ул чигү эше белән шөгыльләнә икән, эшләрен мәдәният йортына да тапшыра. Бүлмәдәге өстәлдә тальян, баян тора. Берсенә кызыллы-аклы бантик бәйләнгән, ул Сабантуйга бүләк җыйган вакыттан калган. Музыка кораллары янында төрле кул эшләре бар, аларын кызлары ясаган.
«Туйларда шаһит, тамада, гармунчы була идем»
Ул арада Илсур әфәнде түбәтәй киеп чыкты да, шунда ук гармун алып, «Уфтанма»ны уйнап җибәрде. Ул тальянда үзе уйнарга өйрәнгән. «Әти дә уйнамый иде, абыйга дип тальян алып кайтканнар иде, ул өйрәнмәде, ә минем өйрәнәсем килде. Төймәләренә сызыклар сызып, кайсына ничә тапкыр басасын язып өйрәндем. Мин үзем шигырьләр дә язгалыйм.
Элек туйга чакыралар иде, үзем шаһит, тамада, гармунчы була идем. Ике көн туйны алып барырга кирәк иде бит. Хәзер тамада чакыралар, ул биштән унбергә кадәр эшли дә кайтып китә. Шулай бер программа белән йөри инде. Хәзер туйларга алай чакырмыйлар, бәйрәмнәргә чыгам, котлаулар яздырам», — дип сөйләде ул.
Туйлар турында сөйләшкәч, минем гаилә хәлен дә сорап алды, тормыш иптәшем юклыгын белгәч: «Кызганыч, малай өйдә түгел шул», — дип куйды. Юкса тамада, шаһит, кайната да әзер, кияү генә юк. Малайлары, укып бетергәч, өч ел авылда электрчы булып эшләп алган да калага китеп барган.
Илсур әфәнде битләре, тышлыгы саргайган бер китап чыгарды. Ул Мәхмүт Хөсәен шигырьләре җыентыгы иде. Аның һәм Сания Әхмәтҗанова шигырьләрен яратып сөйли икән. «Мәктәптә укыганда Мәхмүт Хөсәен килгән иде. «Син татарның Пушкинымы? Юк, мин татарның Пушкины түгел. Мин татарның кәләпүшкины», — дип сөйли иде. Шигырьләренең күбесен ятладым инде. Иртәнге якта ятларга әйбәт. Кайберләренең сүзләрен үзгәртеп җибәрәм. Мәсәлән, «сугышын да күрдем» дигән җиргә «рәхәтен дә күрдем» дип куям.
Мәктәптә укыганда ук шигырь сөйләргә ярата идем. Мин ике ел Германиядә хезмәт иттем. Анда да руслар минем шигырь сөйләгәнне бик яраталар иде. «Ләкин булсаң да син башка», — дигән җыр бар иде. «Давай про „сикербашка“ пой», — дип үзләре сорый иде. Тагын Сөембикә турындагы җырны шулай сорап җырлаталар иде.
Авылда «Кичер мине, әнкәй» спектаклен куйган идек, мин анда Миргаян ролен уйнадым. Ул вакытта үземнең ике балам бар иде инде. Халык соңгы өлешен елый-елый карган иде. Без әле Яңа елда Кыш бабай, Кар кызы булып йөрибез», — дип сөйләде Илсур әфәнде.
«Инстаграм аша чын дөреслекне күрсәтәсем килә»
Ул шигырьләрен, җырларын башкарып, инстаграмга видеолар да куя. Араларында кырда төшергәннәре дә бар, ә аларны төшерү өчен селфи таягы кирәк. Селфи таягын агач ботагыннан үзе ясаган, чын хенд-мейд инде. Рогатка формасында үзе, селфи төшәргә теләмәсәң, эләгүе дә бар.
«Кырда булсам, шул таякка телефонны элеп куям да, төшерәм. Инстаграмны алып баруга котырттылар да, шуннан башладым. Миңа «лайкылар» да кирәк түгел, халык өчен генә яздырам мин аны, чын дөреслекне күрсәтәсем килә. Кайбер кеше кемдер төшергәнне генә элеп куя, минеке — документаль чынбарлык. Минем белән эшләгән егетләр бу таякны тотып килүемне күргәч үк: «Төшерә күрмә», — дип качалар. Алай блогер булу хыялы да юк. Алай акча да эшләп була дип күрсәтәләр телевизордан, аның өчен көн дә төшереп торырга кирәк шул. Кызык өчен генә түгел, истәлеккә калсын дип төшерәм мин ул видеоларны.
Көтүдә вакытта бер нәрсәне күзәткән идем. Сыерларга карап тордым да, аларның да нәкъ кешеләр кебек булуын аңладым. Араларында үзләрен түрәгә санап йөргәннәре һәм шул түрә дип санап йөргәннәре янында койрык болгап йөрүчеләре бар. Шунда Мәхмүт Хөсәеннең «Түрәлегең белән кеше син» шигырен яздырган идем», — дип сөйләде ул.
«Бәгырь» булган күрше кызы
Зөлфия ханым гел чәй табыны корып йөрде. «Монысы минем күрше кызы», — дип елмайды Илсур абый. Мин эчемнән генә: «Хатыны дип ялгыштым инде әллә?» — дип уйлап куйдым. Аннан соң ул: «Без инде 29 ел бергә яшибез», — дип өстәп куйды, шуннан соң гына аңладым.
Зөлфия апа: «Өстемне алмаштырыйммы икән?», — дип хафаланып йөргәндә ире: «Син болай да матур, наным», — дип куйды. Ул хатынына гел «кадерлем», «бәгырь», «наным» сүзләре белән генә эндәште. Балачакта бер тыкрыкта уйнап үскәннәрен сөйләгәндә генә берничә тапкыр исемен кабатлады.
«Телефонда «кадерлем» дип язылган. Әниемнең сеңлесе гел «наным» дип эндәшә иде. Ул шундый йомшак сүз булып истә калган.
Минем күрше кызына багышланган җырым да бар. Минем иркәм — күрше кызы, карап үстердем үзем… Бер урамда тыкрык аша гына яши идек. Шул тыкрыкта гел пычрак була иде, шуннан чыгулары авыр булды. Өй каршында бура бар иде, шунда уйнап йөрдек. Әни: «Бу кызларның кайсы матур?» — дип сорый икән миннән ул вакытта. Анда ук: «Зөлфия», — дип җавап биргәнмен. Туганнан аның белән генә йөрдем дисәк тә була, тик егет баштан башка кызлар белән дә йөргәләдем инде. Заманында кунак кызларын озаткалый идем, армиядә рус телен белергә кирәк дип, киткәнче марҗа кызларын да озатып йөрдем.
Бер кичне курчагын оныткан булып безгә кергән иде, курчагын таба алмадык, тик шуннан соң әни башка чыгарып җибәрмәде инде», — дип елмайды Илсур абый.
«Туганнар бала алып кайта алмам дип шикләнделәр бугай»
Зөлфия ханым да сүзгә кушылды. «Шаяртып сөйли инде. Күршедә генә булсам да, кеше кебек, машина белән алып кайтты. Йөрисен йөрдек инде икебез дә, миңа анда 25 яшь иде. Ике ел армиядән дә көттем. Татарстанны әйләнеп, күршегә калдың дип тә көләм әле мин үзеннән», — дип сөйләде Зөлфия апа.
1991 елда гына Илсур әфәнде кызның кулын сорарга барган. «Ул елны мине бер айга сборга алдылар. Армиядә дә болай ук сагынмаган идем. Яшь тә бара бит. Аннан кайткач сукада эшләп йөргән вакытта, өйгә кайтып юындым да: «Әни, киттем әле мин, тегеләргә керәм», — дип чыгып киттем. Килдем дә, Зөлфия капкадан кертми. Ник килгәнне аңлаткач кына кертте.
Бабай белән исәнләштем, ул диванда телевизор карап ята иде. «Исәнме», — диде дә эшен дәвам итте. Мин залда утырам, трельяж аша аш бүлмәсе күренеп тора. Күрәм: әби дә чаба, Зөлфия дә чаба. «Димәк, кияү беренче көннән үк чаптыра», — дип уйлап куйдым.
Өстәл әзерләделәр, бабайны чәй эчәргә чакырдылар. «Әле генә эчтем бит», — дип карышкан булды ул, тик барыбер алып чыктылар. Ул вакытта, гадәттәгечә, өстәлдә бер ярты утыра. Бәгырь белән бер-беребезгә төртешеп утырабыз, син әйт тә син әйт. Берне җибәргәч кенә аңлата алдым. «Бер зур эш белән кердем әле», — дип сөйли башладым.
Икенче көнне үк ЗАГСка гариза язарга йөгердем. Анысы иртә булгач, әби белән бабайлар бик чабыштылар, бала булырга мөмкин дип уйлаганнар булса кирәк. Ә бала никахтан соң егерме җиде ай үткәч кенә булды. «Ясыйбыз без аны, ямьсез чыга, әле миңа, әле Зөлфиягә ошамый», — дип көлеп куя идек», — дип сөйләде Илсур әфәнде.
Хәзер елмаеп искә алырга гына калса да, Зөлфия ханымга шикле карашлар төшкән, ул үзе дә бик кайгырган. «Туганнар бала алып кайта алмам дип шикләнделәр бугай», — ди ул. Илсур әфәнденең әнисе исә улын туганнан соң унбишенче көндә үк сөннәткә утыртуда сәбәп күргән. Барлык шик-шөбһәләр дә урынсыз булган.
«Малай туганда мин чәчүдә идем. Ул хәбәрне күрше егет килеп әйтте. Сөенечтән җырлыйм да елыйм, җырлыйм да елыйм. Кырда беркем юк, ә мин көне буе шул халәттә йөрдем», — дип искә алды Илсур әфәнде. Бер елдан артык ара белән икенче балалары да туган аларның.
«Германиядә өчпочмак пешереп йөрдем»
Алар әле өйләнгәч тә клубка йөри торган булганнар, бервакытта да бер-берсен көнләп яшәмәгәннәр. Гаилә тормышы булгач, сүзгә килгән вакытлар да була, тик икесе дә юл куя белә икән. «Кичкә барыбер дуслашабыз инде, чөнки бергә йоклыйсы бар бит», — дип елмайды ир кеше.
Зөлфия ханым мәктәптә җыештыручы булып эшли. Эштән кайтуга аны әле ике сыер, ике бозау һәм бер ат көтә, шуңа күрә ире савыт-саба юу, ашарга пешерү кебек эшләрне башкаруга да тыныч карый, бер сыерны да үзе сава икән. Көндез үзе дә фермага эшкә барып килә.
«Бәгырьнең эше күп бит, ярдәм итәргә кирәк. Армиядә вакытта ук өчпочмак пешерә идем. Анда Дагыстаннан бер пешекче егет бар иде. „Сездә нинди милли ризык бар?“ — дип сорады. Иң гадие өчпочмак дип аңлаттым. Ничек ясалганын сорады. Камыр ясыйсың, эченә ит, бәрәңге тутырасың, шуны өчпочмак итеп ясыйсың да була, өстендә тишек калдырырга кирәк, дим. Пешереп күрсәттем. Кыр ашханәсе иде анда, мин өчпочмаклар, пирожкилар пешердем. Взводный: „Ну татарин, что готовил сегодня?“ — дип духовканы ача, бер-икене алып китә иде. Германиядә өчпочмак пешереп йөрдем шулай!» — дип искә алды ул.
Печән кибәне хакы: бер ярты яки өч литр бал
Илсур абый унбиш елга якын чылбырлы тракторда эшләгән. Шунда ук шигырьләр дә язып йөргән. Трактор чылбырын салдырып, туйга барган вакытлары да булган.
«Эш вакытында Шәмәрдәнгә туйга чакырдылар, ә бригадир җибәрми. Гаражга кайттым да, чылбырны салдырдым, трактор ремонтта, имеш. Ике көн туйда йөреп кайттым да, кире чылбырын тагып куйдым. „Шушы яшькә җитеп, болай алданганым юк әле“, — дигән иде карт бригадир», — дип сөйләде ул.
Аның артыннан тагын бер тарихны сөйләде, анысы салам пресслап йөри торган вакытта булган. Салам өчен ул җаваплы кеше булган. Салам кайтарган өчен ул вакытта авыл валютасы булган: ун кибәнгә бер ярты яки өч литр бал торган.
«Мин аның хакын кул белән генә ишарәләп күрсәтә идем. Безне йөртә торган шофер һәм немец теле укытучысы бер үк көнне салам сорадылар. Икесенекен дә бергә тутырып, укытучыга киттек. Ул русча сөйләргә ярата иде, мәрхүм. Күпме тора, дип сорады. Мин немец телен беләм бит: „Цвай шнапс, унд айн сайрен“, — дидем, ул: „Гуд, гуд“, — дип өенә йөгерде. Укытучыга дигән ун кибәнне ыргыттык, машина йөртүченең кибәнен дә аңа ук тутыра башладык. „Тавышланма, андый клиентны табып булмый, сиңа тагын кайтарырбыз“, — дим үзем. Саламны атып бетердек тә теге укытучы бер литр аракы, кабымлыкка сайра консервасы алып чыкты», — дип искә алды ул.
Кызлар артыннан — тракторда
Илсур әфәнде һәр нәрсәне кызыкка әйләндереп сөйли. Шулай төрле хәлләрдән чыгу юлын да табып була дип саный. Өйләнгәнче, бер абзыйның тракторын эләктереп, Казанбаш авылына кызлар янына киткән булган, төнлә кайтарып куйган. «Әкрен генә эшләп йөрим икенче көнне. Тракторчы бригадирга: „Тракторны кабызганнар. Кич белән кемдер, каядыр барган“, — дип зарлана бит. Мин дә шунда гына йөрим. „Әнә, Илсур алгандыр әле, кызарды да“, — ди. Мин чыннан да кызарганмын, күрәсең. Әз генә тотлыгып калсам, барысы да ачыклана иде. „Кызардым шул, нигә кызармаска, ‚пырт‘ иткән идем, шуңа оялдым“, — дип тизрәк сүзне икенче якка борып җибәрдем», — дип елмаеп искә алды ул.
Хәзер инде аларның Зөләйха исемле оныклары да бар икән. Илсур абый аңа «Зөләйха» җырын башкара, кыз да гел кулыннан тотып, гармун янына алып бара икән.
Илсур абый - тормышын, халкын яратучы иң гади авыл кешесе. Ул бит Германиядә дә татар җырларын җырлап, милли ризыклар пешереп йөргән.
Без сөйләшеп утырган вакытта урамда кояш чыкты, зарыгып көткән кояш. Өй кыегыннан тамган тамчылар ялтырашып алдылар. Бүлмәдән бер җылылык тарала иде, бер мәлгә үземне өйдәге кебек хис иттем.
Галерея: Курса Почмак авылында яшәүче Гармунчы Илсур Галиәкбәров белән очрашудан фоторепортаж