Мохтаҗга да, Президентка да бер ризык - унынчы республикакүләм ифтар ничек узды?
«Казан-Экспо” үзәге кичә X Республика ифтарының 10 меңгә якын кунагын кабул итте. Ифтар мәҗлесенә улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.
Хәтерләсәгез, былтыр ифтарга барыбыз да борчулы халәттә барып, 175нче гимназиядәге фаҗига аркасында ифтар кайгылы режимда үткән иде. Быел, шөкер, күңеллерәк булды: теләгән кешегә кибете дә, кием модасы да булды. Дөрес, ул моданы холлның иң ерак почмагына куйганнар, аны күрүчеләр бик аз булды кебек.
Намаз һәм ифтар залларына керү ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым бүленгән. Волонтерлар барысын да аңлата, күрсәтә. Халык инде авыз ачарга ике сәгать алдан ук җыелган иде, аеруча иртә килүчеләр махсус әзерләнгән программаны урындыкларга утырып карады, калганнар келәмгә тезелде.
Мөселманнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Бер галимнең "кеше аттан акыллырак булырга тиеш" дип әйткән сүзен мисалга китерде ул.
Ат финишны күреп, тагын да катырак чаба башлый. Кеше акыллырак булырга тиеш: бүген-иртәгә - көн ярым вакыт калды, әле гөнаһларны ярлыкауны сорап, Аллаһ ризалыгына ирешергә тырышырга вакыт бар.
Кем Рамазан аенда уразада булса, барча гөнаһлары гафу ителер. Гади генә көндә бер изгелек кылсак, ун савап бирә. Рамазанда бер меңнән алып күпкә тапкырлана, Кадер кичәсе булса, 30 мең савап бирелә. Бер көн калды – Коръән укып өлгерәбез әле. Раббыбыз гафу итсен, - диде мөфти.
Камил хәзрәт сүзләренчә, әллә ничәшәр мең кеше җыеп ифтар үткәрүне сан артыннан куу дип уйларга кирәкми.
Теләсә кем үзенең ишен, фикердәшен күрергә тырыша. Футбол яратучы үзе кебекләрне күрү өчен стадионга бара, рок, музыка яратучы концертка килә. Дингә ышанучы кешенең дини кешене күрергә теләве гаҗәп түгел, - дип белдерде.
Диния нәзарәте рәисе ифтар төрле катлам кешеләрен - баен да, ярлысын да бер урында очраштырганын искәртте.
Бүген кунаклар арасында мохтаҗлар күп иде. Бар кеше дә бертөрле ризык ашады – гап-гади кешедән президентка кадәр. Бу берләшүне күрсәткән зур нәрсә, - дип ассызыклады Камил хәзрәт журналистларга.
Нәфесебезне тәрбияләр өчен бирелгән Рамазан ае тәмамланып килә. Әлбәттә, ризык өебездә дә бар, монда берәү дә ризык эзләп килми. 10 мең кеше шушында бергә аралашып, кулларыбызны күтәреп, бердәмлек, тынычлык турында дога кылабыз. Җитәкчеләребезгә, оештыручыларга Аллаһының рәхмәте булса иде, - дип сәламләде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Роберт Миңнуллиның рухына дога булсын дип, аның шигырь юллары аша бәхет теләде.
Әгәр сез ир-егет икән,
Эш тотсын кулыгыз.
Кулыгыздан килгән кадәр
Игелек кылыгыз...
Озын гомер кичерегез, чәчегез, урыгыз,
Бәхетле булыгыз!
Башка имамнар да ураза мөһимлеге турында сөйләде. "Сәлах" мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев коронавирус дигән зәхмәтне искә төшерде.
Аллаһы Тәгалә тагын бер Рамазан аена аяк басарга ярдәм итте. Бу бик зур бәхет, шушы ковид аркасында безнең белән узган ел булган мөселманнар бүген юк. Алар да монда булырга, безнең белән ураза тотарга теләгәннәрдер. Ә безгә Аллаһы Тәгалә шушы мөмкинлекне бирде һәм без аннан файдаланырга, Рамазан аеннан күбрәк файда алырга тиеш, - дип киңәш бирде хәзрәт.
Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов "Казан Экспо" үзәгенең ифтар уздыру өчен аның күңеленә бик хуш килгәнен әйтте.
Миңа бик уңайлы бу урын, Мәскәүдән самолетта килеп төштем дә 10 минуттан бирегә кердем, шулкадәр оешкан, шулкадәр уңай бу читтән киләсе кунакларга.
Татарстан ифтары бер өлге кебек инде ул. Казанда башланып киткән эш бу, хәтта аны күп төбәкләр Казанга карап үзләрендә үткәрә башлады.
Ковид аркасында ике ел буе читлеккә япкан кеше кебек идек, Хаҗга барулар да проблема булды. Быел бу мөмкинлекләр ачылды, бәйрәмнәрдә моңа сөенеп, иске яңа рух белән катнашабыз, - дип әйтте Әлбир Крганов "Татар-информ" журналистына.
Кунаклар алдында Марсель Вәгыйзов, Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов, Рамил Айметдинов мөнәҗәтләр белән чыгыш ясады. Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә ком белән шоу да күрсәтелде.
"Без бит җәннәттә түгел"
Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә ахшам намазының фарыз һәм сөннәт рәкәгатьләрен укыгач, халык ифтарга кузгалды. Менә анда әзрәк төрткәләшү галәмәтләре булган, күрәсең. Шуны күргән бер журналист ифтардан соң мөфтидән мондый хәлләргә мөнәсәбәтен дә сорап куйды.
– Без бит җәннәттә түгел, азмы-күпме кимчелекләр булыр инде ул, җәмгыять булгач. Ирләр тәртип белән чыкты, монысы сезгә – хатын-кызларга инде сорау, - диде шаяру белән мөфти.
Ифтарның оешкан төстә узуында волонтерлар өлеше бик зур. Кая килгәнен онытып, кая килгәнен белмичә, каңгырап йөрүчеләргә дә ярдәм итә алар. Ифтарга өстәлләр янына үткәндә дә халыкны өстәл рәтләре арасына кертү бик уйлап эшләнгән. Керүгә залның бу башыннан ук урнаша башларга җыенучыларга: “Апалар, барабыз әле алга, тегеннән түрдән алып киләбез урыннарны”, - дип озаталар.
Әле дә ярый волонтерлар бар андый вакытта, этешә-төртешә уза башласалар, өстәлдәге шешә-шешә сулар, алмалар да тәгәреп китүе бик мөмкин. Тамак шундый нәрсәдер инде, күзенә ак-кара күренмәүчеләр намаз төгәлләнгәнче үк ифтар ишегенә таба атлый башлаган иде. Бу вакытта әле экраннарда Президентның тәсбих тартып утырган чагы күренде.
Аннары өстәлнең әле бер кырыена утырып, аннары икенче урынга күчкән кешеләр дә булды. Югыйсә, бар җирдә дә шул ук бертөрле ризык, күршенеке күркә булып күренәдер инде. Бер кешегә ризык бәясе уртача 600 сумлык дип әйткәннәр иде оештыручылар. Төп кайнар ризык пылау булды. Һәркемгә бүленгән савытларда шулай ук хөрмә, өрек, черри помидоры, кыяр. Өстәлләргә җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмак, бөккән, чәкчәк, вафлялар да куелган иде.
Ифтарга азык әзерләү өчен 2 тонна сыер ите, 1 тонна дөге, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәкчәк, 600 кг печенье һәм башкалар сатып алынган.
"Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов матбугат конференциясендә: "Кайбер апалар калган ризыкны сәхәргә алып китә, алар өчен пакетлар хәстәрләдек", - дип әйткән иде. Нәкъ шулай булды да. Һәркемгә бүленгән контейнерлар астында пакет төрелгәнен волонтерлар өчәр мәртәбә килеп кабатлады. Тамак туйдыргач, әрәм калмасын дия-дия, апалар өстәлләрдән өйләренә "куян күчтәнәче" тутыруга керештеләр. Күрше өстәлдә сары мандарин тора икән, анда да үрелүчеләр булды.
"20 мең кешегә үткәрергә диләр икән, анысын да башкарып чыгабыз"
Ифтардан соң нәтиҗә ясап журналистларга әйткән сүзендә мөфти канәгать калганын белдерде.
– Кеше олимпиадага чыгар алдыннан моңа озак әзерләнә бит. Монда да шулай, елдан-ел ифтар яхшырак оештырыла, осталык тагын да чарлана. Барысы да яхшы узды кебек, көн-төн әзерләнделәр. Бик зур эш башкарылды, - диде ул.
Камил хәзрәт электрон билетларны да уңай бәяләде.
– Бу башка республикалар өчен дә үрнәк була ала, чөнки ун ел элек безнең ифтар башкалар өчен үрнәк иде, аннары башка республикаларда да ифтарлар гөмбә кебек күбәя башлады, - диде Камил хәзрәт.
Мөфти Җәмигъ мәчетенә дә ихтыяҗ зур булуын әйтте.
– Кеше үзе кебекләр белән аралашуны бик ярата. Бу – фикердәшләр очрашуы. Кызганыч, күпләп очрашыр өчен бүтән урыннар юк, шуңа Җәмигъ мәчете бик кирәк. Ул Казанныкы гына түгел, бөтен республика, барлык татарлар мәчете дип әйтеп була. Ун мең кеше – ул әллә ни күп тә түгел. Махачкалада, әнә, 50 меңгә төзиләр, - диде Камил хәзрәт.
Оештыручылар республика ифтарына халык бик яратып, теләп килгәнен, 10 мең билет бик тиз таратылып беткәнен әйтте.
– Елдан-ел ифтарны яхшырта барабыз. 15 меңгә дә уздырган бар, 20 мең кешегә үткәрергә диләр икән, анысын да башкарып чыгабыз.
Пылау 10 мең кешегә әзерләнгән. Соңгы счетчиклар буенча, 8 мең кеше килде, шимбә көн булуын, килергә ерак икәнен дә исәпкә алсак, бу зур сан инде. Әле бит куркынычсызлык хезмәте, башка хезмәт күрсәтүче персонал, волонтерлар, балаларны да исәпкә алсак, ул шул 10 меңгә туладыр. Игътибар итсәгез, балалы кешеләрне дә керттек. Балалар белән килүчеләр күп. Әгәр күбрәк килсәләр, барыбер ашата алыр идек, беркем ач китмәс иде, - диде Радик Абдрахманов.
Ифтарда эшләргә 500 волонтер җыю ниятләнгән булса да, 600лап волонтер теләк белдергән. Камил хәзрәт Сәмигуллин елдагыча аларга рәхмәтен җиткерде. “Кеше башкаларга ярдәм иткәнен аңлый һәм шуннан канәгатьлек ала”, - дигән сүзләре белән канатландырды.
Казаннан килгән, шактый өлкән яшьтәге Мәдинә Исламова һәм Гөлсинә Камалованың ифтарда беренче генә эшләүләре түгел.
– Эшләргә авыр, ләкин барыбер күңелле булды, икенче яктан, әҗере бар. Беренче көнне тезләнеп-тезләнеп эскәтерләр җәйдек, бик читен булды. Өстәлләрне дә күтәреп, астына тыгарга кирәк иде. Аннары кызлар да әйтә: «Каядыр зур табыннарга кунакка барганда бер дә эскәтерне кем җәйгән икән дип башка килми иде.Үзең җәеп карагач кына эшнең авырлыгын аңлыйсың икән». Халык күп рәхмәт әйтеп китте.
Бишенче ифтарда эшләвебез инде бу. Беренче көнне эшләгән өчен безгә билет бирделәр, монда килеп, кунак булып утырырга гына була иде. Безгә эшләмәсәгез дә ярый дигәннәр иде, без “юк инде, волонтер булып килгәнбез икән, ахыргача эшлибез” дип әйттек, билетларын да алмыйча эшкә килдек. Авыр булса да, савап булсын дип эшләдек, – дип сөйләделәр "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Питрәч районыннан Таһирә апа Җиһаншина республика ифтарында беренче тапкыр 2017 елда, "Казан Арена" стадионында булган.
Бүген монда бик ошады, тегендә шартлар бөтенләй башка иде, монда күпкә уңайлырак. Быел ураза да җиңел тотылды. Җәйге эссе көннәр юк, - диде ул.
Казаннан Җәрия апа Камалова да Рамазан җиңел узганын әйтте.
Былтыр да булган идек монда, гимназиядәге фаҗига өчен борчылдык. Быел менә Ульяновскида балаларны атып чыктылар бит, шул фаҗига күңелне тырнап торды.
Элек моның кадәр кеше җыеп ифтар уздыруны күз алдына да китерә алмый идек. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип уйлыйбыз инде, мондый чаралар уздыра алмас идек, - диде Җәрия апа.