Гамил Әсхәдулла:«Һәр артист гаиләсеннән бер бала татар теленнән имтихан тапшырырга тиеш!»
Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулланың кызы Айзилә быел татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган. Гомумән Татарстанда татар теленнән имтихан тапшыручылар – 32 кеше.

Күптән түгел алар белән Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов очрашты. Чарада Гамил Әсхәдулла да бар иде, аның фикерен «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез.
Бүген монда кызым белән килдем, минем кызым да татар теленнән имтихан бирде. Безнең гаиләдә татар теле – ул иң беренче, авылыбызда да беренче. Без бик күп җирләрдә йөрибез, үзеңнең татар икәнеңне күрсәтү – ул зур бәхет икән. Татар икәнебездән оялмасак, әлеге исемне горурлык белән йөртсәк иде. Без үскәндә автобусларда: «Что вы там по своему калякаете!» – дип кычкыра иделәр, хәзер башкача. Аллаһка шөкер, республикабызда татар теленең дәрәҗәсе үсә бара. Үземнең коллегаларыма әйтәсем килә: «Һәр артист гаиләсеннән бер бала татар теленнән имтихан тапшырырга тиеш!» Тапшырырга тиеш! Без бит иҗат кешеләре, аны максат итеп куярга кирәк. Татар теле булмаса, тамашачылар татар телен аңламаса, без – артистлар да, язучылар да – беркемгә кирәк булмаячакбыз.
Татар теленнән имтихан тапшыручылар белән очрашудан тулы репортаж.