news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә татар кичәләре оештыручы Галиябану Мәҗитова: «Безнең формат - татар туе»

news_top
Мәскәүдә татар кичәләре оештыручы Галиябану Мәҗитова: «Безнең формат - татар туе»
Фотоларны шәхси архивыннан Галиябану Мәҗитова тәкъдим итте

Мәскәү татарлары җыелырга ярата торган «Мин – Син» аралашу клубы шушы көннәрдә үзенең 15 яшьлеген билгеләп узды. Мин дә аның туган көн кичәсе кунакларының берсе идем – Мәскәү аша үтеп барышлый юлым төште. Кичәнең үзе һәм аның кунакларына кадәр, аның алыштыргысыз хуҗабикәсе белән таныштырыйм әле: таныш булыгыз – Мәскәүдә татар кичәләре оештыручы Галиябану Мәҗитова. Аның тамырлары Татарстанның Әтнә төбәгеннән (әтисе ягыннан) һәм Башкортстанның Нуриман районыннан (әнисе ягыннан), үзе тумышы белән Үзбәкстанның Нукус шәһәреннән булып, 20 елдан артык Мәскәүдә яши. Мәскәүдә яшәгән гомеренең 15 елын шушы кичәләрне уздыра.

«Кайчандыр Мәскәүгә килеп төпләнгән буын да, биредә туып үскән яшьләр дә тамырларын онытмасын, традицияләрен саклап, балаларына-оныкларына тапшырсын өчен, безнеке кебек клублар бик кирәк. Кичәләребезнең максаты, идеясе дә шул – мәдәниятебезне үстерүгә үз өлешебезне кертәбез, татарларга һәм башкортларга аны онытырга бирмибез», – ди Галиябану әлеге кичәләр турында.

Кичәләр гади дискотекалардан алып, мәдәни программасы булган, артистлар килеп тере вокал яңгыраган концертларга кадәр төрле форматта атна саен диярлек уза.

Без Галиябану ханым белән кичәләрнең башлангыч чорына күз ташладык һәм аның төрле форматлар аша бүгенге рәвешенә ничек килүен барладык.

Без хәзергә модельгә 8 еллар элек килдек. Аңарчы чәй эчүләр, танышулар клубы, чиста дискотека форматларын уздык. Дискотека өчен билет бәясен 200-300 сумнан куеп эшләп караган чаклар булды – байтак акча җыя идек. Әлбәттә, чиста бизнес буларак күзаллап, болай да эшләп булыр иде. Әмма безнең милли мәдәниятебезне саклый торган тере кичәләр ясыйсы килде.

Баштарак Татар мәдәни үзәге артистларын һәм һәвәскәр коллективларын чакырсак, 7-8 ел элек күпмедер дәрәҗәдә танылган профессионалларны чакыра башладым. Алар – Татарстанда, Башкортстанда, Тольятти, Самара, Нижгарда билгеле җырчылар. Ә елга бер мәртәбә, әйтик, Гүзәлия дәрәҗәсендәге танылган артистны чакырам. Артыгына бюджет рөхсәт итми. Әнвәр Нургалиевны да чакырыр идек тә бит, анда – башка бюджетлар.

Каракалпак мәдәнияте тирәлегендә үскән ханым татар кичәләре үткәрүгә ничек килде? «Мин – Син» аралашу клубының тарихы белән дә таныштырыгыз әле.

2010 елда Мәскәү үзәгендә – «Таганская» метро станциясендәге бизнес-үзәктә – кечерәк кенә кафе ачтым. Эш көннәрендә шунда эшләүчеләрне ашатабыз, ялларда кафе бушап кала иде. Шул вакыт ял көннәрендә татарлар җыелып чәй эчү яки ниндидер кичәләр уздыру идеясе килде – идеяне кем биргәнне да хәтерләмим. Бу – башта ялларда кафены эшләтү максатыннан маркетинг иде инде. Әле ул вакытта татарлар белән дә актив аралашмый идем, миңа «Юлдаш» сайты аша татарларга чыгарга киңәш иттеләр. Мин регистрация үттем дә, кешеләр белән танышып, самавыр янында танышу кичәсенә чакырдым. Кызыксынучылар булып, башта 5 кеше килде, аннары – 10-12. Без чәй өстәле корып сөйләшеп утыра башладык. Кем кайдан, тамырлары кайда – шулар турында сөйләшә идек. Бер әни өйләнер вакыты җиткән улын алып килде, кемдер туганнан туган сеңлесен чакырды – шулай итеп, чәй табыны янында танышулар башланды.

Хәзер «Штаб татар»да шулай чәй табыны дип ишеткәнем бар.

Әйе, аларның – мин башлап җибәргәндәге кебек концепция. Мин кунаклар өчен үзем өстәл әзерли идем. Кешеләр керү билеты белән әзер табынга килә. Чөнки мин, кафе хуҗабикәсе буларак, ризык сатарга тиеш идем. Билет бәясенә шул керә иде. Әлбәттә, чәй – безлимит, компот – безлимит: күпме телиләр – шулкадәр эчә алалар. Кешеләр үзләре дә, татарның матур гадәте буенча, чәй өстәленә күчтәнәч белән киләләр иде.

Аннары чәй табынына килүче татарлар «җырлыйсы килә» дия башлады. Без гармунчы чакырдык һәм табын янында җырлашып утыра идек. Инде анысын да азсынып, «биисе килә» диделәр. Без гап-гади аппаратура һәм дисклар сатып алдык та, Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова һәм башкаларның җырларын куеп бии идек.

Әмма бу озакка бармады, чөнки миңа бизнесымны сатарга туры килде. Миңа бит балаларны карарга әни булыша иде, ул авырый башлады. Мин бөтенесенә – бирегә даими килә торган кырыклап кешегә – биредә мондый кичәләр булмаячагын игълан иткәч, бик борчылдылар. Миңа, бу очрашуларны дәвам итәр өчен, башка мәйданчыклар эзләргә туры килде. Шул вакытта башланган очрашуларыбыз әлегәчә дәвам итә: без хәзер кафеларны арендалыйбыз – гадәттә, хәләл кафелар сайлыйбыз.

Хәзер айга бер мәртәбә булса да җыелабыз. Шулай итеп, без сайлаган кафеда кичке 7дән 11ләргә кадәр татарча программа бара: тере вокал, сыйфатлы дискотека җырлары...

Артистларыгыз белән дә таныштырыгыз әле.

Татар мәдәни үзәге артистларына һәм һәвәскәр коллективаларга рәхмәт – алар безнең даими кунакларыбыз. Алар белән яңадан-яңа проектлар чыгарып торабыз. Наилә Дусмәтованың вокаль коллективы белән кызыклы проект булган иде – тамашачы күп җыелды. Зиннур Аляутдинов – 10 ел дәвамында безнең алыштыргысыз вокалистыбыз. Ул – тамырлары белән Нижгар татары, якташларының авторлык җырларын яратып башкара. Аннан, шулай ук, Салават Фәтхетдинов, Ренат Ибраһимов репертуарындагы җырларны сорыйлар. Башкортстаннан Гүзәл Әхмәтова, Илшат Яппаров, Җәлил Гыйбадуллин, Альберт Мөсавиров, Мордовиядән Нурҗиһан Симаева, Тольяттидан Наилә Зәитова, Мәскәүдән Ирфан Измайлов, Казаннан Айдар Мәгъзанов һәм башкалар.

Башкортстанның «Ак тирмә» коллективы да безнең чараларда старт алды. Хәзер алар дөнья буйлап фольклор фестивальләренә йөриләр. Җитәкчесе – Гөлсинә Батыршина. Алар «Мин – Син»нең җылы атмосферасы турында хәзер дә искә алалар. Безнең мәйданчыкта башланган эш уңа.

Ә клубның исемен ничек сайладыгыз?

Башта исем таба алмыйча аптырадык. «Шатлык», «Бәхетле», «Пар канатлар» – барысы да бар. Аннары «Казан егетләре»нең бер җыры искә төште. «Мин, син...» дип җырлый алар. Кешегә кеше кирәк, дип уйладым да, нигә «Мин – Син» дип атамаска?! Кешене ялгызлык бизәми, кеше ялгыз булырга тиеш түгел – мин һәм син булырга тиеш. Без исем сайлаганда, андый клублар бик күп иде, хәзер күбесе эшләми...

Шушы 15 ел эчендә танышулар-кавышулар күп булдымы?

– Әле үз кафебызда булган очрашуларда ук Эльмира исемле кыз шунда танышып кияүгә чыкты, балалары туды. Соңгы елларда аралашканыбыз булмады, чөнки алар Казанга күчеп китте, дип беләм. Балалары да зурдыр инде – клуб яше чамасы. Ә клубка быел, белгәнегезчә, 15 яшь булды. Бездә танышып өйләнешүчеләр тагын да бар. Минем сеңлем дә ире белән биредә танышты – хәзер уллары Искәндәрне үстерәләр. Тамырлары Татарстаннан булган, хәзер Мәскәүдә җырчы һәм алып баручы Әлфия Вәлиева да ире белән безнең клубта танышты. Бер ел элек балалары туды. Мин үзем дә ирем белән шушы кичәләрдә таныштым. Бу бит – минем икенче никахым. Мин күптән ирем белән аерылышкан идем.

Ирегез Марат кызлар белән танышу өчен махсус килгән идеме, әллә очраклы гына таныштыгызмы?

Танышырга дип килгән иде. Чөнки без ул вакытта – әле бу ачылуның икенче-өченче елларында – яучылык белән бик актив шөгыльләнә башлаган идек. Кызлар да, егетләр дә күп килә иде – без нәкъ менә таныштыруларга акцент ясый башладык. Мин Маратны да кызлар белән таныштыра башладым. Байтак кызларга яучыладым...

Ә ул «яучысына» күз төшергән, димәк.

Мин, 3 бала анасы булгач, үзем турында бөтенләй уйламадым, гел яшь кызлар белән таныштыра идем. Ә ул, яшьтәшем кирәк, диде, дөнья күргән зирәк хатын-кыз эзлим, диде…


Хәзер без таныштырулар белән махсус шөгыльләнмибез. Чөнки татар кичәләрендә ниндидер махсус таныштырулар да кирәкми икәнлеген аңладым – ял итү кичәләрендә кешеләр үзләре аралаша, үзләре таныша, дуслыкны үзләре дәвам итә. Парлар да барлыкка килә.

Безнең кунакларыбызның нигездә яше 30+ була. Чөнки кеше урамда таныша алмый, ә монда килгән кешеләр ышанычлы – гадәттә бирегә килгән кеше бер-берсен белә. Әмма бер проблема – килүчеләрнең 80-90 проценты хатын-кыз. Роза Сябитова әйтә бит: «Хороших мужчин разобрали еще щенками», – ди. Ә начарлар беркемгә дә кирәкми. Кайчакта тол калган яки хатыны чит илгә күчеп киткән әйбәт кенә ирләр килеп чыгарга мөмкин. Әмма андыйлар күп түгел. Яхшы ирләр күптән гаиләле.

Димәк, сезнең хәзер төп акцент танышуга түгел, ә аралашуга ясала?

Әйе. Хәзер безнең кичәләр якташлык җәмгыяте очрашулары кебек – шундый тенденция бара. Мәсәлән, Пенза татары килә икән, мин аны Пенза татарлары утырган өстәлгә озатам, Татарстан кызлары янына Татарстаннан килгәнне утыртам. Кешеләр рәхәтләнеп аралаша, дуслашып китә. Кешеләргә мондый танышулар бик ошый икән – кешеләр якташларын эзли. Мин хәзер төрле регион татарларын акцентлары гына түгел, хәтта үз-үзләрен тотышлары буенча да аерам.

Төрле регион татарлары бер-берсеннән нык аерыламы?

Аерыла. Нык аерыла. Диалект, темперамент, традицияләр дә бераз гына булса да аерыла. Һәр регионның үз спецификасы бар. Нижгар татарлары, мәсәлән, иң темпераментлы татарлар – кечкенәдән музыканы, гармунны, җыр-бию яраталар. Пенза татарлары да бик темпераментлы, Ульянныкылар да – мишәр каны активрак итәдер, күрәсең. Музыка яңгырый башлауга биергә чыгалар. Казан татарлары әдәбиятка якын, алар «светские», үзләрен тыйнаграк тоталар, беренче тапкыр килгәндә, биемичә, карап кына торырга мөмкиннәр. Мин аларны үзем дә биергә, активрак булырга кыстамыйм, чөнки, берничә мәртәбә килгәч, үзләре активлашасын беләм. Элеккеге союз республикаларыннан кайткан татарлар да безгә күп йөри, аеруча, Үзбәкстанда туып үскәннәр. Чөнки үз тамырларым да шул якларга барып тоташа. Үзбәкстаннан кайткан татарлардан унбишләп кеше даими йөри. Кыргызстан татарлары да бар.

Алар нинди сыйфатларга ия?

Алар да үзгәрәк, Шәрыкта яшәү үзенекен итә – баштарак алар оялчан, ә инде берничә мәртәбә килеп, коллективка ияләшеп киткәч, үзләшәләр. Алар фитнеска йөргән кебек, нәкъ менә биергә киләләр.

Кичәләрдә алкоголь мәсьәләсе ничек?

Кафеның үзендә сатылырга мөмкин инде. Ниндидер тыюлар да, кыстаулар да юк. Теләгән кеше, заказ биреп, шампан шәрабы яки башкасын эчәргә мөмкин. Әмма исерекләр белән беркайчан да инцидентлар булганы булмады. Соңгы 10 елда бер мәртәбә генә разборка булды, анысы да иренең чибәр хатынын көнләве генә иде. Без ул парны башка чакырмадык та инде, үзләренә дә оят булгандыр, килмәделәр.

Кичәләргә башка милләтләр дә киләме?

Килә. Төрле бәйрәмнәрдә чувашлар унлап кеше бер төркем булып йөри – Татарстан һәм Нижгар чувашлары – алар татар телен, татар мәдәниятен белә. Удмурт кызлары килә – күп түгел, берничә генә. Үзләре белән бергә эшләгән татар кызлары белән руслар да килә. Максатчан килә торган берничә рус хатыны да бар – аларга татар көйләре ошый. Югыйсә, татар тамырлары да юк кебек. Татарстанда яки татар мәдәнияте булган җирдә туып үскән кешегә татар мәдәнияте сеңгән була икән. Әлбәттә, 95 проценты – татарлар һәм башкортлар. Хәер, алар арасында башкортлар 10-15 проценттыр.

Күпчелек өлкән буын киләме?

Әйе. Яшьләрне әти-әнисе, туганнары алып килергә мөмкин. Яңа ел, 8 Март, Ураза гаете уңаеннан оештырылган кичәләргә гаилә белән килеп утыралар. Җәй көне Мәскәүдә Сабантуй узган көнне Сабантуй-пати ясыйбыз, чөнки кешеләргә Сабантуйдан соң килеп утырырга урын кирәк.

Рамазан аенда ифтарлар ясыйсызмы?

Юк. Беркайчан да ясаганыбыз юк. Гәрчә ел дәвамында дини бәйрәмнәр уңаеннан кичәләр уздырсак та. Ифтар уздыручылар болай да бик күп. Бөтен хәләл кафелар уздыра. Ә без бүген болай, иртәгә тегеләй булып икейөзләнеп ятмыйбыз – бернәрсә дә уздырмыйбыз. Һәрхәлдә әлегәчә шулай булды. Алга таба ничек буласын белмим.

Бер кичәгә барлыгы күпме кеше йөри?

Гади «вечеринка»га 40лап кеше килә. Концерт булганда, уртача алсак, 80ләп кеше була. Танылган артист килсә – 240 кешегә кадәр җыелганы булды. Без андый вакытта арендага залның да зурысын алабыз.

Артистлар гонорар хисабына килә бит инде, әйеме? Әмма Мәскәү бәяләре буенча билетларыгыз арзан кебек күрдем. Артистларның гонорарын да чамалыйм, үзегезгә каламы соң?

Минуска киткән чаклар да була инде. Артист 70-80 мең сум гонорар сораса, зал амортизациясе өчен дә түләгәч, бөтенләй җитмәгән очраклар да була. Әмма ассызыклап әйтәм: бу кичәләр – минем өчен керем чыганагы түгел, ә бәлки, эшем өчен приз гына булырга мөмкин. Бу – безнең гаиләнең төп кереме түгел, безнең үз эшебез бар. Әйе, кунаклар өчен күпмедер түләүләр бар, ләкин без аларны билет бәясе дип тә түгел, взнос кебек кабул итәбез, оештыру өчен җыемнар, мәсәлән.

Концертлар еш буламы?

Айга 1-2 концерт. Аның кайчанрак үткәрүнең дә билгеле бер вакытлары була. Монысы инде тәҗрибә белән килә. Беренчесе айның 15ләренә кадәр булса, икенчесе 25еннән соң – бу кешеләрнең хезмәт хакы ала торган көннәре. Чөнки кеше кафедан ризык та алачак – акча чыга. Шуңа да кешенең акчалы вакытын туры китерергә тырышам. Мәскәү дисәк тә, кешенең уртача хезмәт хакы 60-70-80 мең сум. Кешеләрнең ипотекалар, кредитлар... Төрле вакытларда үткәреп караган булды, шушы даталарга туры килмәсә, 30 процентка азрак кеше килә.

Даими йөрүчеләр дә бармы?

Бар. 15 ел йөрүче кешеләр бар. Күп булмаса да, шундый 20ләп кеше бар. 30-40 кеше концертлар булганда даими йөри.

Кешеләр бу кичәләргә нәрсә өчен йөри? Аларга нәрсә җитми?

Татарча аралашу, татарлар белән аралашу җитми. Аларның шәһәрдә туып үскәннәренең дә балачагы әби-бабай янында авылда үткән. Ностальгия. Мәсәлән, минем ирем Мәскәү егете булса да, әбисе чыгышы белән Татарстанның Апас районыннан. Ул әбисенең коймак пешергәндә татарча җырлавын искә ала. Татар клубына беренче мәртәбә килгәч тә әбисен исенә төшергән. Күпләр өчен безнең татар кичәләре – туган якның бер кисәге. Безнең формат – татар туе. Мин беренче килгән кешеләргә шулай дим: «Үзегезне татар туена килгән кебек хис итегез! Монда кияү белән кәләш кенә юк, башкасы туйдагыча», – дим. Кешеләр атна азагында туйдагыча җырлап-биеп ял итәләр дә, дүшәмбе яхшы кәеф белән эш атнасын башлыйлар.

Тамада ролендә үзегезме?

Баштарак үзем идем. Соңгы елларда Әлфия Вәлиева алып бара. Ә мин үзем хуҗабикә кебек, каршы алам, урынына озатам, туган көннәре булса, котлыйм. Даими кунакларыбызны исемләп беләм, яңалар белән танышам. Безгә килгән кеше үзен кадерле кунак итеп тоя. «Татар туганнарыбызга кунакка кайткан кебек булдык», – диләр. Бер килгән кешенең кабат-кабат киләсе килә. Безгә килүчеләр, монда туганлык җылысы бар, диләр.

Әйе, шулай дигәнне ишеткәнем булды. Үзегезнең башка кичәләрдә булганыгыз бармы?

Башкаларның кичәләренә баргалаганым булды. Мине борчыганы – аларда кунакны каршы алып, исәнләшү, хәл белешүләр юк. Кешеләргә кемнеңдер пульт артында музыка куеп утыруы гына җитми. Кешеләргә хуҗаларның кунакчыллыгы кирәк. Мактану булмасын, ләкин миндә ул бар – Башкортстанга әбием янына кайтып, кунакчыллыкны күреп үстем, бу – Шәрык илендә туып үсүемә дә бәйледер. «Ташкент – икмәкле шәһәр» дигәннәр бит сугыш елларында да. Канымда булган кунакчыллыкны үзем дә сизмәстән уңышлы кулланам, димәк.

Башкаларның чараларына килгәндә, без бер эш эшлибез дип саныйм. Без – коллегалар, әмма һәркем үзенчә эшли. Күптән түгел генә Алсу Бәхетле (Айзәрә Чемерикина) оештырган кичәдә булдым, безнең бергәләп кичә оештырган да булды. Ул – Оренбург татары. Бу өлкәдә миннән дә озаграк эшли – мин эшли башлаганда ук, «Бәхетле» клубы бар икәнлеген әйткәннәр иде. Аның клубы әле дә эшли. Без исем сайлаганда булган клубларның хәзер күбесе эшләми инде.

Элек Мәскәүдә татар халык театры да бар иде. Диләфрүз апа җитәкләгән «Диләфрүз» театры.

Әйе, Диләфрүз апа минем кичәләргә килә иде. Мәскәүдә татарлар күп бит – 1 миллион 600 мең чамасы диләр, ягъни, барлык яшәүчеләрнең 10 проценты. Күпмесенеңдер әтисе яки әнисе татар булырга мөмкин. Димәк, бик күп төрле клублар ачарлык, кичәләр уздырырлык мөмкинлек бар дип саныйм.

Әңгәмәне түгәрәкләп сорыйм әле шулай да. Исемегез матур, Галиябану ханым. Сезгә бу исемне «Галиябану» спектаклен карагач кушканнармы әллә?

Мәскәүдә хәзер Галия Алимовна дип дәшсәләр дә, паспорт буенча мин – Галиябану. Әни миңа исемне үзенең туганнан туган апасы хөрмәтенә башта Галия дип кушкан булган. Миңа 3 яшьләрдә безнең шәһәргә татар театры килеп «Галиябану» спектаклен күрсәткән. Әни шулкадәр ошаткан, шулкадәр тәэсирләнгән – минем исемгә «бану» дип өстәп яздырган – шулай итеп, мин спектакль героинясы кебек Галиябану булып киткәнмен. Элек исемем кешечә булмаганга, сәер яңгыраганга елый идем. Хәзер ошый. Мәскәүгә «Галиябану» спектакле килә, дип ишеттем әле – Уфадан «Нур» театры алып килә, ди. Афишаларын үзебезнең төркемнәргә куюны да сораганнар иде – куйдым. Барырга кирәк. Дөрес, бездәге татарлар драмадан бигрәк комедияне өстен күрә...

Уңышлар сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар