Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кеше ничә яшькә кадәр яши ала?

Мәскәү галиме җитәкчелегендә Россия, АКШ һәм Сингапур тикшеренүчеләре кан анализы буенча кешенең биологик яшен билгеләүнең яңа методын эшләгәннәр. Алар кеше гомеренең максималь озынлыгы 120-150 ел булырга мөмкин дигән фикергә килгәннәр.

news_top_970_100
Кеше ничә яшькә кадәр яши ала?
pixabay.com/ru

Тикшеренү нәтиҗәләре бастырылган Nature Comunications журналына сылтама белән фәнни яңалык турында «РИА Новости» яза.

Яшь барган саен кешенең физиологик функцияләре начарая һәм хроник авырулар килеп чыгу куркынычы арта. Шулай да һәркемнең картаю процессы төрле тизлектә бара. Шуңа күрә организмның торышын бәяләү өчен белгечләр биологик яшь төшенчәсен кулланалар, ә ул еш кына кешенең хронологик яшенә туры килми.

Биологик яшьне билгеләү гади генә эш түгел, ди. Аны белү өчен галимнәр картаюга каршы нәтиҗәле чаралар сайлап алырга мөмкинлек бирә торган махсус биомаркерлар кулланалар икән.

Мәскәү физика-техник институты галиме Петр Федичев җитәкчелегендә Россия, АКШ һәм Сингапур тикшерүчеләре кан анализы буенча кешенең биологик яшен билгеләүнең яңа методын эшләгәннәр. Алар биологик картаюны бәяләү өчен DOSI (dynamic organism state indicator — организмның динамик торышы индикаторы) комплекслы универсаль күрсәткечне кулланырга тәкъдим итәләр.

Авторлар ачыклаганча, DOSI тирбәнешләре яшь, авырулар булуы һәм яшәү рәвешенә бәйле.

DOSI яшь барган саен авырулардан соң тернәкләнү вакытына пропорциональ рәвештә арта, ягъни организмның физиологик тотрыклылыгын күрсәтә. Шул рәвешле галимнәр теориядә кешене күп дигәндә 120-150 яшькә җитә ала дип исәпләгәннәр. Шушы яшьләргә организмның тотрыклылыгы бетә икән.

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, тотрыклылык билгеләрен югалтучы кешеләр саны яше барган саен экспонента буенча үсә һәм һәр сигез ел саен икеләтә арта.

«Бу эш физик фәннәрдән алынган концепцияләрнең картаюны тикшерү өчен биологиядә дә кулланылырга мөмкин икәнен күрсәтә, — дигән Петр Федичев Gero компаниясенә.

Авторлар билгеләп үткәнчә, алар эшләгән метод беренче мәртәбә һәр конкрет кеше өчен гомеренең теоретик яктан мөмкин булган максималь озынлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100