news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галимә Резедә Мөхәммәтшина белән хушлаштылар: «Тормышы фидакарь хезмәт итү үрнәге иде»

Бүген Казанда танылган профессор, педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университетының рус әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры Резедә Мөхәммәтшина белән хушлаштылар. Галимә 22 июль көнне 62 яшендә вафат булды.

news_top
Галимә Резедә Мөхәммәтшина белән хушлаштылар: «Тормышы фидакарь хезмәт итү үрнәге иде»
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Хушлашу чарасы галимә озак еллар хезмәт иткән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Резедә Фаиль кызын соңгы юлга озатырга татар җәмәгатьчелеге, хезмәттәшләре, шәкертләре һәм якыннары җыелган иде. Хушлашу мәрасимен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов алып барды. Ул мәрасимгә килүчеләрне кыскача Резедә Мөхәммәтшинаның тормыш юлы белән таныштырды.

«Аның бөтен тормышы мәгарифкә фидакарь хезмәт итү үрнәге булды»

Резедә Фаиль кызы 1964 елның 23 гыйнварында Казанда туа. Аның фәндәге юлы филологиягә һәм педагогикага булган ихлас һәм тирән мәхәббәт белән билгеләнгән иде. Ул Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлап, мәктәп укытучысыннан профессор, кафедра мөдире һәм Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Рус филологиясе һәм мәдәнияте югары мәктәбе деканына кадәр лаеклы юл үтте. Аның бөтен тормышы мәгарифкә фидакарь хезмәт итү үрнәге булды. Галим-методист буларак, ул рус әдәбиятын укытуда мәдәниятләр диалогы концепциясен эшләүгә фундаменталь өлеш кертте. Аның монографияләре, дәреслекләре һәм фәнни мәкаләләре Татарстанда гына түгел, аның чикләреннән тыш та әдәби мәгариф системасы өчен нигез ташы булды. Бу хезмәтләр яшәвен һәм укытучыларның да, тикшеренүчеләрнең дә яңа буыннарына хезмәт итүен дәвам итә.

Резедә Фаиль кызының ике бөек мәдәниятне камил гәүдәләндерүче булуы аерым сүзгә лаек. Ул рус һәм татар телләрен камил белә иде, татар һәм дөнья әдәбиятын тирәнтен белә һәм ярата иде. Мәдәниятләр диалогы аның өчен абстракт фәнни концепция генә түгел, тормыш кредосы, шәхесенең асылы иде. Ике телдә фикерли, хис итә һәм иҗат итә белү аның хезмәтләрен башкалардан аерып тора иде.

Резедә Фаиль кызы безнең хәтердә гаҗәеп якты, интеллигент һәм тормышчан кеше буларак калачак. Аның игелеклелеге, ачыклыгы һәм ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булуы аның янында җылылык һәм ышаныч мохитен булдыра иде. Ул коллективыбызның җаны һәм сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итә белгән акыллы остазы иде.

Җитди эшләргә тотынганда, без еш кына шаярта идек: «Әгәр бу эшкә Резедә Фаиль кызы тотынса, теләсә кайсы кеше – ул укытучымы, хезмәткәрме, студентмы яки аның әти-әнисеме – аермасыз, аның чыгышын һәм чакыруын ишетүгә, барлык эшләрен ташлап, аның артыннан яланаяк йөгерәчәк». Бу чынлап та шулай иде. Бүген без институтның 6 меңлек һәм университетның 60 меңлек коллективы белән бергә кайгырабыз. Аның искиткеч гаиләсе, якыннары һәм туганнары белән бергә кайгырабыз, алар өчен ул кайгыртучан ана, әби, апа-сеңел иде, – дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин үз чыгышында Резедә Мөхәммәтшинаның Россия укыту системасына керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Мондый вакытта сүзләр табу бик авыр. Кайгырабыз, без чынлап та бөек галимне, остазыбызны югалттык. Олы кайгыгызны уртаклашабыз. Университетыбызның бөтен зур коллективы мондый якты, изге күңелле шәхесне һәрвакыт истә тотар, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Ул халыкларыбызның яраткан кызы иде»

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Резедә Мөхәммәтшинаны «чын галимә, һәрвакыт безне, укытучыларны яклаучы иде», – дип искә алды.

Республикабызның күп меңлек педагоглар армиясе бүген кайгыга батты. Безнең республика гына түгел, тулаем илебез дә, чит илләр дә кайгыра, чөнки ул чын рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы, аны таратучы иде. Ул рус һәм татар мәдәниятләре диалогы концепциясен үстерүгә, күп мәдәниятле мохиттә рус әдәбиятын укытуга зур өлеш кертте. Ә мохитебез безнең күп мәдәниятле, шуңа күрә дә без аны искиткеч эксперт буларак белә идек.

Аның рус теле һәм илебез территориясендә яшәүче башка халыклар телләре мәнфәгатьләрен республика, федераль дәрәҗәләрдә ничек яклавын белә идек. Гомумән, рус теле буенча хөкүмәт каршындагы төрле ассоциацияләрнең, җәмгыятьләрнең һәм комиссияләрнең төп әгъзасы, эксперты буларак, ул һәрвакыт безне, укытучыларны, галимнәрне яклады, үзенең эзе, фәнни хезмәтләре, методистик хезмәтләре истә калачагын белде. Без дә аны истә тотачакбыз, аның якты истәлеге йөрәкләребездә калачак. Ул халкыбызның, халыкларыбызның яраткан кызы иде. Урыны җәннәттә булсын.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Сәнгатьне ярата, дөнья театры белән кызыксына иде»

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты Рамил Төхфәтуллин Резедә Мөхәммәтшинаны галимә, педагог кына түгел, сәнгать һәм театр белән кызыксынучы шәхес булуын да искәртте.

Резедә ханым безнең театрларда – Казан, республика театрларында бер генә премьераны да калдырмады. Ул сәнгатьне ярата иде, ул театрны – русны да, татар халкын да ярата иде, дөнья театры белән дә кызыксына иде. Бүген авыр көн. Дөньяда иң зур югалту – әнине югалту, бигрәк тә кыз бала өчен. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык, түземлек бирсен. Еллар үткән саен хәтер яңара, әмма ул хәтер якты мизгелләр белән тәшкил ителә.

Әлеге югалту – логикасы булмаган вакыйга кебек, яшь, матур, сөйкемле шәхес тормыштан безне мәңгелеккә ташлап китте. Күптән түгел генә безнең театрда «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең премьерасы булды, Резедә ханым кабаттан спектакльне карап, рухланып кайтты. Ниндидер тирәнлек белән, якты өметләр белән киләчәккә карады. Сүз күп, әйтәсе сүзләр күп, ләкин иң мөһиме – Резедә ханымның урыны җәннәттә булсын!

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Ул кычкырып – «мин татар» дип әйтмәде, аның җаны татар иде»

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова Резедә Мөхәммәтшинаны рус мохитен, рус телле сыйныфларны татар әдәбияты белән таныштыручы дип атады.

Резедә Мөхәммәтшина – Сәгыйт Рәмиев, Дәрдемәнд, Тукай исемнәрен рус әдәбияты дәресләрендә яңгырарга мәҗбүр итте! Меджи Черкезова белән алар безнең рус классларына туган татар телебезнең яктылыгын алып килделәр. Ул кычкырып – «мин татар» дип әйтмәде, аның җаны татар иде. Ул бәхетле кеше иде. Бүген барыбызга да авыр. Ләкин минем сезгә Резидә исеменнән әйтәсем килә: ул бәхетле иде! Мин аның белән дөньядан китүенә бер тәүлек калганда күрештем. Ул безгә татарча әйтер иде: «Сабыр булыгыз!». Ул иманлы мөселман хатын-кызы иде.

Имән ауды, ләкин моны без хәл итмибез, без моны кабул итәргә генә тиешбез. Аның тормыш арбасы үзе имән кебек җиргә төшкәч тә тукталмады. Аның тормыш арбасы бара, аның урыныда коллективы. Ул үзе урынына алма кебек яшь җитәкчеләр калдырды. Егетләр, кызлар – алар бу факультетта җитәкчелек итәрләр.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Әнием – минем укытучым»

Резедә Мөхәммәтшинаның кызы, Татарстанда халыкара полилингваль балалар бакчалары һәм «Бала-Сити» мәктәбенә нигез салучы Альбина Насыйрова:

Буген әниебезне соңгы юлга озаттык. Бу минем өчен иң зур югалту, әнием – иң изге кешем, иң якын дустым, минем укытучым. Ул миңа һәрвакыт: «Үз укытучыларыңны хөрмәт ит, аларның хәлләрен бел», – дип әйтеп торды. Һәм буген дә дөньяның төрле-төрле почмакларыннан, төрле илләрдән – Испания, Германия, Таҗикистан, Казахстан, Үзбәкистан, Финляндиядән аның укучылары яза, мең рәхмәтләрен җиткерәләр. Һәм аларның һәрберсенең үз тарихы бар: «Миңа синең әнең ярдәм итте», «Мин укытучы булдым», «Мин үз юлымны таптым», «Әниең минем тормышымны үзгәртте», дигән хатлар килә. Мин әлеге хатларны соклану белән укыдым. Әниемнең урыны җәннәттә булсын, аның укучылары һәм без – гаиләсе, киләчәктә дә әнинең васыятен үтәп яшәрбез, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Рәсми хушлашу мәрасименнән соң «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов галимә рухына дога кылды. Җеназа намазы Мәрҗани мәчете каршында укылды. Галимәне Коры елга бистәсе зиратына җирләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар