Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галим: «Халык югалтулар турында уйланмый икән, татар дөньясы бер буыннан югалачак»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев сүзләренчә, бүгенге көндә татар халкы өчен беренче урында артист тора. Галимнәр катнашында узган очрашуда «кухня дәрәҗәсендә фикерләү белән генә алга барып булмый» дигән фикер кабат-кабат әйтелде.

news_top_970_100
Галим: «Халык югалтулар турында уйланмый икән, татар дөньясы бер буыннан югалачак»
Дамир Исхаков
Солтан Исхаков

10 май көнне журналистларга Казанның «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы тәкъдим ителде.

Татар телендә язылган 800гә якын битле китап Коръәндә искә алынган 25 пәйгамбәрнең тормышындагы хикмәтле һәм гыйбрәтле вакыйгаларны үз эченә алган. Басма мәдрәсәләрдә укучыларга, югары уку йортларында ислам динен өйрәнүче студентларга, аларның мөгаллимнәренә ярдәмлек буларак тәкъдим ителде.

Әлеге вакыйга уңаеннан «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә китап авторы Габдрәүф Зәбиров, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев катнашты. Яңа китап белән таныштырудан башланган матбугат конференциясе милләт язмышы турындагы фикерләр белән тәмамланды. Тулырак – «Интертат» репортажында.

 

Фото: © Солтан Исхаков

Мин 33 ел шәкертләргә белем бирәм, – дип башлады сүзен Габдрәүф Зәбиров. – Шул гомер эчендә пәйгамбәрләр тормышы турында шактый күп мәгълүмат тупланды. Аны бер системага китереп, дусларыбызның финанс ярдәме белән, китап итеп бастырдык. Тиражы 1000 данә. Без аны сатмыйбыз, дини уку йортларына, мәчетләрдә шәкертләр укыткан имамнарга бүләк итеп бирәбез.

Габдрәүф Зәбиров

Фото: © Солтан Исхаков

Рәфыйк Мөхәммәтшин «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы Татарстан мәдрәсәләрендә, дини югары уку йортларында кулланылачагын әйтте. «Тарих дәреслекләрендә «ислам VII гасырда барлыкка килгән» дип язылган. Чынлыкта, динебез күпкә иртәрәк барлыкка килә, ә бу чорда ул киң тарала. Пәйгамбәрләр тарихы аша динебез тарихын өйрәнә алабыз. Бу китап әхлак дәресләре укыту өчен дә бик мөһим», – диде ул.

Рәфыйк Мөхәммәтшин

Фото: © Солтан Исхаков

Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, революциягә кадәр бабаларыбыз пәйгамбәрләр тарихын белгән: китаплар чыккан, мөнәҗәтләр аша киң таралган. Мәсәлән, күбебез Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен ишетеп булса да белә. Ул Йосыф пәйгамбәргә багышланган. Хәзерге заманда да пәйгамбәрләр турында китаплар чыгып килә. Шулар арасында Габдрәүф Зәбировныкы аерым игътибарга лаек.

Габдрәүф Зәбировның китабы авторның бай тәҗрибәсенә һәм киң чыганакларга таянып эшләнүе белән үзенчәлекле. Ул – мондый эчтәлектә татар телендә чыккан китапларның иң күләмлесе, – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Илнур Миргалиев татарларның борынгыдан дин һәм пәйгамбәрләр тарихы белән кызыксынганын, Алтын Урда чорында пәйгамбәрләр турында китаплар чыкканын әйтте. «Габдрәүф хәзрәтнең «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы язылуын җәмәгатьчелек белде. Аны күпләр зарыгып көтеп алды. Китапны Татарстанда, Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә сораучылар күп. Бу басма өчен 1000 данә аз. Иганәчеләр табылып, кимендә 10 мең данә белән яңадан бастырырлар, дип ышанам», – диде Илнур Миргалиев.

Илнур Миргалиев

Фото: © Солтан Исхаков

Дамир Исхаков китапның өстәмә тиражын чыгару авыр түгеллеген аңлатты. Моның өчен китапка ихтыяҗ һәм хәллерәк кешеләрнең акчалата бераз ярдәм итүе генә кирәк. Иң мөһиме, нигез бар. «Җәмгыять тә, республика җитәкчелеге дә бу китапны халыкка тарату турында уйларга тиеш», – диде галим.

«Кухня дәрәҗәсендә фикерләү белән алга барып булмый»

Дамир Исхаков «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы татар халкының белемен арттыру өчен хезмәт итәчәген белдерде. «Татар тарихын пәйгамбәрләр тарихын өйрәнүдән башлап җибәрергә кирәк, чөнки безнең милләт инкыйлабка кадәр мөселман милләте булган. Без бөек ислам цивилизациясенә карыйбыз. Бу китап тагын бер кат шуны раслый. Ата-бабаларыбыз дини-фәлсәфи тәгълиматны үстерүгә зур өлеш керткән. Хәзер без бабаларыбыз сайлаган туры юлга бастык», – диде Дамир Исхаков.

Дамир Исхаков

Фото: © Солтан Исхаков

Дамир Исхаков «Пәйгамбәрләр тарихы» китабының татар телендә язылуының әһәмиятенә басым ясады.

– Тел мәсьәләсе шулай ук бик әһәмиятле. Монда дини тәгълимат һәм дини фәлсәфә бар. Туган телендә фәлсәфи дәрәҗәдә фикерли белмәгән халык дөньяда үз урынын булдыра алмый. Андый халык бөтенләй юк дигән сүз. Бу китап халкыбызның татар телендә югары дәрәҗәдә фикерләү сәләтен күрсәтә. Димәк, без цивилизацияле милләтләр рәтенә керәбез. Бабаларыбыз дини фәлсәфә өлкәсендә бик күп эшләгән. Хәзер без ул яктан артта калып барабыз. Шушындый хезмәтләр күбрәк чыкса, без үзебезнең мирасны һәм фикерләүне яңадан торгыза алабыз. Татарча яхшы белгән галимнәр халыкны фикерләргә өйрәтә ала. Бу безнең үзебездән тора. Кухня дәрәҗәсендә фикерләү белән алга барып булмый. Бөек фикерләү аша гына халык үзенең дөньяда тоткан урынын аңлый, – диде тарих фәннәре докторы.

«Югары уку йортында татарча укытмыйлар дигән сүз демагогиягә, мәгънәсезлеккә кайтып кала»

Дамир Исхаковның туган телдә фикерләү турындагы сүзләре татар телендә югары белем алып булмау проблемасын күтәрде. Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия ислам институтында татар төркемнәре барлыгын әйтте.

Без татар төркемнәре җыябыз. Шулай да, безгә «татарча укытмыйсыз» дип бәйләнәләр. Бу мәсьәләгә төптән карарга кирәк. Бездә балалар бакчаларында татарча өйрәтәләрме, чын татар мәктәпләре бармы? Югары уку йортында татарча укытмыйлар дигән сүз демагогиягә, мәгънәсезлеккә кайтып кала. Моңарчы русча гына белем алган баланы югары уку йорты татарча укыта алмый. Татарча гына укытсак, бездән студентлар качып бетәчәк. Татарча укымау проблемасын хәл итүне югары уку йортыннан түгел, ә бакчадан, мәктәптән башларга кирәк. Безнең бакалавриатта 45 фән бар. Шуның 10ысын гына татарча укыта алабыз, чөнки калганнарын татарча укыта ала торган укытучыларыбыз юк. Мәктәптә, югары уку йортында рус телендә белем алган педагогның татар теле кухня теленнән югары булмый. Без татар телендә укытуны мәҗбүр итсәк, белем бирү дәрәҗәсе мәчетләр каршындагы курслар кебек калачак. Югары уку йортында татарча укыту – ул Россия ислам институты проблемасы гына түгел, ә глобаль проблема.

«Безнең милләт өчен беренче урында артист тора»

Әлеге темага Илнур Миргалиев та кушылды.

– Татар телендә укыту турындагы сорауларны министрларга, ректорларга, дәүләт сәясәтчеләренә ешрак бирергә кирәк, – диде Илнур Миргалиев. – Бүген татар телен белмәгән җырчылар да, татарча җырлап, акча эшләп йөриләр. Безнең милләт өчен беренче урында артист тора. Мин артистларны тәнкыйтьлисем килми. Ярый әле алар халыкка татар телен ишеттереп тора. Кызганыч, милләтнең дәрәҗәсе шундый. Галимнәргә җәмгыять тарафыннан игътибар юк. Революциягә кадәр, Шиһабетдин Мәрҗани заманнарында, галимнәрнең дәрәҗәсе зур булган. Хәзер бөтен хөрмәт артистларга, чөнки милләтебезнең бүгенге дәрәҗәсе – җыр һәм бию. Мәктәбендә дә татарча укытып булыр иде. Татар ата-аналары татар телендә укытуга каршы чыкты бит. Хәзер «татар теле юк» дип утырабыз. Бүген татар фәне, татар мәдәнияте кемгә кирәк? Милләткә кирәкме? Түрәләргә кирәкме? Юк. Фәнне алга алып барырга тырышкан бер төркем галимнәр калды инде. Монысы да бетеп бара. Әгәр халык югалтулар турында уйланмый икән, татар дөньясы бер буыннан соң югалачак. Кызганыч, татар дөньясы бүген авыр хәлдә. Бу – милләтебезне уйландыра торган әйбер.

Илнур Миргалиев

Фото: © Солтан Исхаков

Габдрәүф Зәбиров сүзләренчә, бу китап «туган телебезгә әһәмият, игътибар уятыр дигән максат белән», махсус татар телендә язылган.

Китап сатуга чыгарылмагач, кызыксынучылар аны каян алырга тиеш, дигән сорау туды. Автор, үземә мөрәҗәгать итәргә була, дип белдерде. Мөрәҗәгатьләр өчен телефон номерлары: +7-968-769-34-43, +7-962-562-69-07.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100