Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галим Нурмөхәммәт Хисамов турында: «Татарны татар итеп яшәткән чор кешеләре китә»

Татар җәмәгатьчелеге бүген әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамовны соңгы юлга озатты. Аны соңгы юлга озату мәрасименнән репортаж – «Интертат» сайтында.

news_top_970_100
Галим Нурмөхәммәт Хисамов турында: «Татарны татар итеп яшәткән чор кешеләре китә»
Рамил Гали

«Нурмөхәммәт абый җитәкчелегендә имән ышыгында кебек эшләдек»

Нурмөхәммәт Хисамов 19 октябрьдә озакка сузылган авырудан соң вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу Рихард Зорге урамында, галим яшәгән йортның ишегалдында узды. Нәкъ 4 ел элек шушы ук урында Нурмөхәммәт Хисамовның хатыны – филология фәннәре докторы, профессор, бөтен гомерен фәнгә багышлаган галимә Фәһимә Хисамова белән хушлашкан идек.

Нурмөхәммәт абый, чыннан да, хөрмәткә лаек кеше: фәндә хезмәтләре, казанышлары белән генә түгел, аның дәвамчылары – шәкертләре булуы, хезмәттәшләренең: «Нурмөхәммәт абый җитәкчелегендә имән ышыгында кебек эшләдек», – диюләре, татар дөньясында теге яки бу өлкәдә танылган татар шәхесләренең нәкъ менә аның канаты астында чыныгу алуы – зур дәрәҗә турында сөйли.

Бүген күренекле шагыйрә Резедә Вәлиеваны да соңгы юлга озату булгангадырмы, Нурмөхәммәт абый белән хушлашу мәрасимендә башка бер журналистны да очратмадым.

Мәрхүмне өеннән алып чыкканнан соң, җеназа намазы укылды. Соңыннан җәмәгатьчелек мәрхүм турында иң якты, җылы сүзләрен ирештерде.

Нурмөхәммәт Хисамовның улы Айваз Хисамов: «Соңгы елларда без аның белән бик дуслаштык»

Галимнең өлкән улы Айваз Хисамов Нурмөхәммәт абыйны озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен әйтте.

– Аерым әйтергә телим. Соңгы елларда төрле кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга рәхмәт. Әтигә хастаханәгә ятарга туры килгәндә, аның ярдәме зур булды. Язучылар берлегенә дә рәхмәт. Бер авыр момент булды, мин Ркаил Зәйдуллага мөрәҗәгать иттем. Шундук ярдәм күрсәтте. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты бик зур ярдәм итте.

Соңгы вакытта, аптыраганнан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткән идем, аннан да ярдәм килде. Әтигә һәрьяклап ярдәм итеп тордылар. Шуның өчен, барысына да рәхмәтлемен.

Яшь чагында әти бик көчле, кырыс кеше иде, аннан куркып та кала идек. Тора-бара йомшарды. Соңгы елларда без аның белән бик дуслаштык. Энекәшләр якынрак, мин ераграк идем. Аллаһы Тәгалә безне исән чагыбызда ук якынайтты, шөкер. Әти минем кулга калды, әтине карадык. Соңгы вакытта гел рәхмәт әйтә иде. Әтине бик яраттык», – диде.

Венера Хисамова: «Үкенечкә калыр, дип курка идем. Аллаһы Тәгалә теләгебезне кабул итте»

Нурмөхәммәт Хисамовның килене, Айваз Хисамовның хатыны Венера Хисамова галимнең соңгы көнгә кадәр үз аягында йөреп торуын әйтте.

– Тормыштан канәгать булып китте. Күргән саен, мине яратып кочаклый иде, «минем матурларым, куяннарым» дип әйтергә ярата иде. Аның бер улы – Германиядә, икенче улының гомере өзелде. Шуңа күрә олы улы Айваз белән мөнәсәбәтләре йомшарды. Ирем аның белән бик якын булды. «Әтине карарга кирәк, үкенечкә калмасын», – дип, мин гел өндәп, әйдәп тордым. Әтине караганыбызга бик канәгать булдым. Без аны ташламадык, гел янәшәдә булдык.

«Киленем яхшы», – дип, мактап торды. Әни үлгәч, аңа бик авыр булды. Без янәшә булгач, Феникс кошы кебек, канатланып китте ул. Тәрәзәләрен ачып, физик күнегүләр ясый башлады. Аның яшисе килде. Көчле кеше иде. Айвазның әти белән дуслашуына, якынаюына, әтине каравыбызга бик сөендем. Ничек кенә, нәрсә генә булса да, әти-әни – изге кешеләр. Үкенечкә калыр, дип курка идем. Аллаһы Тәгалә теләгебезне кабул итте, без теләгән әйберләр чынга ашты, – диде Венера ханым.

Ким Миңнуллин: «Татарны татар итеп яшәткән чор кешеләре китә»

Хушлашу мәрасимен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин алып барды.

– Нурмөхәммәт ага – үз чорының олы галиме, оештыручысы, өлкән дустыбыз. Аның дөньяга, фәнгә һәм телгә үз карашы бар иде. Телнең тәмен тоеп яши торган агайларыбызның берсе булды. Бу югалту – аерым бер шәхесне генә югалту түгел. Татарны татар итеп яшәткән, аларга кадәр булган олы традицияләрне үстерә, татарны олы дәрәҗәгә күтәрә алган шушы чор кешеләре китә.

Дөньялар үзгәрә. Алар кылган гамәлләрнең юнәлешләрен саклый алырбызмы? Анысы бездән тора. Бүгенге көндә татар дөньясында киң танылган шәхесне югалту безне тагын бер кат уйлануга этәрә. Милләтебезне кайгыртуга яңа юлларын, ысулларын табарга, эзләргә кирәк, дигән фикергә этәрә.

Безнең институтта 50 ел дәверендә эшләгән, көч куйган, татар фән дөньясын данлаган кеше. Үзеннән яшьрәкләргә игътибары зур иде, һәрвакыт фикерен әйтеп, үзенең эш-гамәлләрен ачыкларга омтылып яшәде. Дәреслекләр, уку әсбаплары – барысы да Фәһимә апа белән Нурмөхәммәт абый күңеле аша узды.

Тынгысыз кеше иде. Нинди генә чара булмасын, аңа һәрвакыт сүз бирелә иде. Бирелмәсә, ул сүзне үзе ала иде. Татарның бүгенгесе, киләчәге өчен битараф булмады, – диде ул һәм, хушлашырга дип килгән, уку-укыту белән шөгыльләнүче галимнәр, язучыларга рәхмәт әйтте.

Ркаил Зәйдулла: «Габдрәхим Утыз-Имәнинең эшен иң лаеклы дәвам итүчеләренең берсе иде»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Нурмөхәммәт Хисамовның әдәбиятка юлын шигырь белән башлавын искә алды.

– Татар дөньясы зур югалту кичерә. Нурмөхәммәт Хисамов – әдәбият галиме, аның шигырьләре үз вакытында өлкән шагыйрьләрнең игътибарын җәлеп итте. Ләкин, күрәсең, ике юлны бергә алып бару кыенрак булгандыр, ул гомерен әдәбият фәненә, тарихына багышлады. Кол Гали иҗатын тикшерүдә зур уңышларга иреште. Бу җәһәттә ул Габдрәхим Утыз-Имәнинең эшен иң лаеклы дәвам итүчеләренең берсе иде. Ул әдәбият тарихында беркайчан да онытылмас. Бик игътибарлы кеше иде, һәр кешегә мөнәсәбәтен белдерде, туры сүзле, зыялы шәхесебез иде.

Берәр мәкалә чыкса, телефоннан шалтыратып, фикерен белдерә. Хата булса, аны әйтә һәм сабак бирә иде. Ул һәрвакыт үзен мөгаллим, укытучы, остаз итеп тойды. Һәм ул чыннан да шундый кеше иде. Урының җәннәттә булсын, Нурмөхәммәт абый! Син әле безне бик озак еллар күңелебездә сагындырып яшәрсең, – диде рәис.

Рәдиф Җамалетдинов: «Югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә бик зур өлешен кертте»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов галимнең тормыш иптәше Фәһимә Хисамова озак еллар Казан университетында укытуын, кафедра мөдире вазифасын башкаруын, Нурмөхәммәт Хисамовның университетка еш килеп йөрүен сөйләде.

– Фән дөньясы, җәмәгатьчелек бүген зур югалту кичерә. Ул 50 елга якын тормышын, эшен Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләүгә багышлады. Ләкин Нурмөхәммәт абый безнең институтыбыз белән дә бергә булды. Казан дәүләт университеты, элекке Казан дәүләт педагогика университеты галимнәре белән дә бик нык аралашып яшәде.

Нурмөхәммәт абый – борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты белгече, галиме. Ул безнең университетта әлеге юнәлештә, әлеге өлкәдә югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә бик зур өлешен кертте. Нурмөхәммәт абый белән без – якташлар. Ул һәрвакыт үзенең кече ватаны – Чүпрәле районы, үзенең туган авылы турында бик матур хатирәләр белән яшәде. Мөмкин булган кадәр ярдәм итеп торды. Бәхил булыгыз, тыныч йоклагыз, барысы өчен дә бик зур рәхмәт, – диде ул.

Дамир Исхаков: «Аның белән бергә утырып резолюцияләр яздык»

Нурмөхәммәт Хисамов белән озак еллар фикердәш булып, аның белән аралашып, җәмәгатьчелек мәсьәләләрендә бергәләп атлаган кешеләрнең берсе – тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков иде.

– Нурмөхәммәт абый белән миңа күп аралашырга туры килде, бер институтта эшләдек. Аның төрле өлкәләрдә эшләү сәләте бар иде. Бер генә мисал китерәм. 1997 елда Татарстан мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллинны башка шәхескә алмаштырырга кирәк булды. Аннан соң Госман хәзрәт Исхакый килде. Президент аппараты кушуы буенча, без шул акциядә Нурмөхәммәт ага белән баштан ахырга кадәр катнаштык. Аның белән бергә утырып, резолюцияләр яздык һәм Госман хәзрәтне хакимияткә китердек.

Ул татар теле буенча бик зур белгеч иде. Мин татар мәктәбен бетерсәм дә, югары белемем булмагач, мине төзәткәли иде. «Дамир, бу сүзнең болай булырга тиеш, дөрес итеп яз, аның шундый нечкәлекләре бар», – дип аңлата иде. Шагыйрь дә, әдәбиятчы да булгач, ул бу әйберләрне яхшы белә иде.

Чит илләргә дә бергә йөрергә туры килде, анда йөргәндә дә ул бик яхшы юлдаш иде. Черек күл буенда да йөри торган гадәтебез бар иде. Ул яхшы киңәшләр бирә белә иде. Безнең арада яхшы яклары хәтердә сакланыр, – диде тарихчы.

Рәмис Аймәт: «Беркайчан да шигъриятсез яшәмәдем, ләкин фәнгә хыянәт итмәдем», – дия иде»

Ким Миңнуллин әйтүенчә, Нурмөхәммәт Хисамов туган ягы өчен җанатып, «Чүпрәлем» дип яшәгән. Казанда булса да, Чүпрәле турында горурланып сөйли торган булган. Сүз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, Нурмөхәммәт Хисамовның авылдашы Рәмис Аймәткә бирелде.

– Нурмөхәммәт абый минем өчен аеруча кадерле кеше иде, чөнки ул – минем авылдашым. Заманында туган авылына кайткач, район газетасыннан минем «Мунчәли» дигән шигыремне күреп алган да үзенең апасыннан: «Бу нинди егет?» – дип сорый икән. Нурмөхәммәт абый шул ук көнне мине үзләренә чакырып китерде. Шул көннән дуслыгыбыз башланды.

«Журналистика факультетына керәм» дип хыялланып йөргән авыл егетен – мине ул «син татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә тиеш» дип «кодалады», ышандырды. Казанга килгәч тә, беренче булып ачкан ишегем, түрем – Нурмөхәммәт абыйларның ишеге, Фәһимә апаның тәмле чәйләре булды. Шуның өчен дә мин аңа рәхмәтлемен.

Нурмөхәммәт абый авыл җанлы иде, ул – туган авылын җаны-тәне белән сөйгән кеше. Аларның нәселе авылда бик абруйлы нәсел иде. Әйтик, аның әбисе Сабира абыстай заманында үзенең алты почмаклы өендә ел саен 40лап кешегә белем биргән.

Мине тетрәндергәне шул: Нурмөхәммәт абый, соңрак, әтисенең көндәлекләрен актарып утырганда, Сабира әбисенең сүзләренә тап була. Чыра яктысында укытканлыктан, Сабира апаның күзләре бик иртә сукырайган була, ул: «Күзләремнең сукыраюына һич кенә дә үкенмим, чөнки күзләремне халкыма багышладым», – дип яза. Ә инде Нурмөхәммәт абыйның әтисе Шаһвәли абый авылның иң абруйлы, зыялы шәхесләреннән берсе иде. Аның яшьлек еллары Тбилисида – Тифлиста уза, ул Кавказның генерал-губернаторында тәрҗемәче, дипкурьеры булып эшли. Грузин, азәрбайҗан, якут, чуваш, фарсы, гарәп, рус телләрен әйбәт белгән. Шул ук вакытта, авылның рухание, дин әһеле, умартачысы да булган.

Нурмөхәммәт абый турында «зыялы иде» диләр. Ул гади генә зыялы түгел, ул аристократларча зыялы иде. Туган авылына кайткач та, авыл халкы арасына сыешып бетә алмый иде кебек. Геннарга салынган зыялылыгы белән аерылып тора иде. Читтән караганда, аны хәтта «авылда туган кеше» дип тә әйтеп булмый иде.

Ул – чын мәгънәсендә милли җанлы шәхес. Татар милли-иҗтимагый үзәгенә дә, аның корылтайларын үткәрүдә дә зур ярдәм итте. Фәнебезгә керткән өлешен сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Мин еш кына аннан: «Нишләп соң Сез шигъриятне икенче планга куйдыгыз, ташладыгыз?» – дип сорый идем. «Мин, фәнгә кереп киткәч, үземнең яшәү рәвешемне, шигъриятемне фәндә күрдем. Беркайчан да шигъриятсез яшәмәдем, ләкин фәнгә хыянәт итмәдем», – дия иде. Ул шигъриятне, әдәбиятны бөтен нечкәлекләре белән аңлаучы сирәк галимнәрнең берсе иде. Мин Сезне беркайчан да онытмаячакмын, – диде шагыйрь.

Хатыйп Миңнегулов: «Үзенә, һичшиксез, оҗмахта урын булыр, дип ышанам»

Хушлашу мәрасименә КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов та килгән иде.

– «Юллар, юллар озын булса булсын, тик соңгысы гына булмасын», – дип җырланса да, тормышның үзенең кануннары бар. Кеше туа, яши, үлә. Без теләсәк, теләмәсәк тә, шушы канунга буйсынырга мәҗбүр булабыз. Болай да шомлы заманда Нурмөхәммәт чордашыбызның, фикердәшебезнең, зур галимнең безнең арадан китүе – зур кайгы. Миңа аның белән шактый аралашырга, фикерләшергә туры килде. Нигездә, борынгы, урта гасыр әдәбияты буенча эшләдек. Бер-беребезне тәнкыйтьләштек, бер-беребезгә ярдәм иттек.

Нурмөхәммәт әфәндене татар дөньясында гына түгел, төрки дөньяда, тюркологиядә зур галим буларак таныйлар иде. Аның хатыны Фәһимә ханым моннан 4 ел элек арабыздан китте. Бик әйбәт укытучы, галим иде. Аны югалту, шулай ук, авыр булды. Аларның гаиләләре безнең телебезгә, әдәбиятыбызга, милләтебезгә хезмәт итә. Балалары, оныклары да бездә укыды. Бу да бик мәгънәле.

Милли тормыш дөньясында зур югалту. Якыннарына Ходай Тәгалә сабырлык бирсен. Үзенә, һичшиксез, оҗмахта урын булыр, дип ышанам, – диде галим.

Азат Ахунов: «Фән кешесе буларак, аның миссиясе үтәлде»

Нурмөхәммәт Хисамов Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, тарихчы Азат Ахуновның фәнни җитәкчесе булган.

– 1995 елда татар филологиясе һәм көнчыгыш телләр факультетын бетергәч, диссертацияне тарих буенча язмакчы идем, ләкин Тарих институтында урын калмаган иде инде. Нурмөхәммәт абый очрады. «Нәрсә буталып йөрисең, син бит – әдәбиятчы, филолог. Әйдә, безгә кил. Бездә урыннар бар», – дип чакыргач, мин аспирантурага кердем. Ул минем гарәп телен белүемне исәпкә алып, Кыйссаи Йосыфның борынгы гарәп чыганаклары турында катлаулы тема бирде.

Ул бу теманы өйрәнергә күптән хыялланып йөргән, ләкин монда гарәп телен белергә кирәк иде. Шулай итеп, бу темага мин алындым. Бу эш белән 3-4 ел шөгыльләнергә туры килде. Нурмөхәммәт абый, әлбәттә, ярдәм итте. Чөнки үзе дә бик күп шөгыльләнгән иде, китаплар, киңәш, мәслихәт белән ярдәм итте. Ленинград, Мәскәү, Урта Азия архивларында язмалар белән таныштым.

Ул акыл өйрәтми иде. Мөстәкыйль эшләргә мөмкинлек, юнәлеш бирә иде. Аның мәгълүматны гомумиләштерү сәләте бар иде. Белем зур, чыганакларны белә иде ул. Безнең илдә ул «Кыйссаи Йосыф» әсәре буенча иң зур белгеч булып санала иде. Хезмәтләрен карасагыз, аның вак-төяк детальләргә кадәр өйрәнгәнен билгеләп була.

Нурмөхәммәт абый булмаса, диссертация дә язылмас иде, гомумән, башка өлкәгә китәр идем мин. Нурмөхәммәт абый ярдәме белән минем карьерам башланып китте. Хәзерге кадәр мин әдәбият бүлегендә, Көнчыгыш чыганаклар белән эшлим. Нурмөхәммәт абый – чын галим. Бөтен хезмәтләрен яхшы беләм. Советлар Союзында динне сүгү күренеше, атеистик карашлар бар иде, Нурмөхәммәт абыйның хезмәтләрендә һәрвакыт академик караш булды, ул мөмкин кадәр идеологияне кертмәскә тырыша иде. Чын фән кешесе. Карьерасы күбрәк Совет вакытына туры килде. Бу, бәлки, яхшы дадыр. Хәзерге вакытта фән өчен дә катлаулы заман: сәяси яктан да, идеологик яктан да. Ул шуның белән дә бәхетледер. Фән кешесе буларак, аның миссиясе үтәлде, дип әйтә алам.

Чүпрәле район башлыгы урынбасары: «Чүпрәлене, аның халкын яратып, хөрмәт итеп, булышып яшәделәр»

Һәр туган җиргә үз сүзен, гозерен әйтер өчен, Нурмөхәммәт абый кебек абруйлы кеше кирәк. Хушлашу мәрасименә Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Илмир Измайлов килгән иде. Ул район башлыгы Марат Гафаров, галимнең туган авылы Мунчәли авылы халкы исеменнән, кайгы уртаклашты.

– Нурмөхәммәт абый белән Фәһимә апа бөтен тормышларын фәнгә, фәнни дөньяга багышладылар. Аларның олы галим булулары белән безнең район халкы горурланып яшәде. Чүпрәлене, аның халкын яратып, хөрмәт итеп, булышып яшәделәр. 1955 елда Мунчәли авылыннан чыгып киткән гади бер авыл малаен бүген, олуг галим итеп, соңгы юлга озатабыз.

Казанда авыл, район кешесен очратса, Нурмөхәммәт абый туган ягы турында сәгатьләп сораша иде, һәрберсен исендә тота иде, диләр. Авыр туфрагы җиңел, гүре якты булсын. Һәрвакыт истә тотарбыз, күңелебездә саклап яшәрбез», – диде ул.

***

Нурмөхәммәт Хисамовның рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Мәрхүмне Казанның Шәмсир (Самосырово) торак пункты янындагы мөселман зиратында җирләделәр.

Композитор Сара Садыйкованың Нурмөхәммәт Хисамов сүзләренә иҗат ителгән: «Исә җилләр» җыры:

  • Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов – 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында умартачы гаиләсендә туа. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, шулай ук 2002 – 2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә әгъза булып тора. Нурмөхәммәт Хисамов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100