Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Мин аны “бәбчегем” дип йөрттем, хуш, җан кисәгем!” - Казанда күренекле галимә Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озаттылар

Бүген татар җәмәгатьчелеге филология фәннәре докторы, профессор, бөтен гомерен фәнгә багышлаган галимә Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озатты.

news_top_970_100
“Мин аны “бәбчегем” дип йөрттем, хуш, җан кисәгем!” - Казанда күренекле галимә Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озаттылар

Мәрхүмә белән хушлашу Рихард Зорге урамында, галимә яшәгән йортның ишегалдында узды. Матәм чарасында “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашып, мәрхүмә белән хушлашырга килүчеләр белән аралашты, йөзләренә кайгы пәрдәсе ябылган туганнары, якыннарының хәлен белде.

"Фәһимә апа – шәһәрдә студентларның икенче әнисе булды"

Бүген татар дөньясы, гомумән, төрки дөнья зур югалту кичерә. Безнең яраткан остазыбыз, тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова арабыздан китте. Ул безнең өчен, татар теле белгечләре өчен әйтеп бетергесез, бәяләп бетермәслек эш эшләгән, безгә гыйлем биргән, безне фәнгә, тормышка, эшкә өйрәткән кеше, - дип сүз башлады КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова. - Аның якты истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр. Татфакта укыган һәр студент күңелендә Фәһимә апа һәрвакыт елмайган йөзле, йомшак күңелле, ярдәмчел укытучы булып истә калыр. Без аны бик яратабыз һәм гомер буе яратырбыз.

Мин Фәһимә апа белән 1983 елдан бирле таныш. Беренче курста ул безнең төркемнең кураторы булды. Фонетика, төрки тел белеменә кереш фәннәреннән укытты. Ул безнең белән төрле экспедицияләргә йөрде. Безнең заманда “Музей практикасы” дигән музей экспедициясе бар иде. Фәһимә апа белән Балтыйк буе илләренә сәяхәт кылдык. Ул – Казанда студентларның икенче әнисе иде. Фән юлында да, фәнни хезмәтләр эшләгәндә, диссертация язганда ул үзенең акыллы киңәшләре, төпле фикерләре белән, һәрдаим ярдәм итте. Без аны бик яратабыз.

Фәһимә апа белән 1983 елдан бирле аралашып яшәдек. Башта студент буларак, аннары бер кафедрада эшләдек. Ул үткән ел пенсиягә китте, шул вакытка кадәр без һәрвакыт бергә эшләдек, фикерләшеп яшәдек.

Фәһимә апаның өч улы бар. Татар милләтенә өч ул тәрбияләп үстергән зыялы гаиләләр күп түгел. Уллары барысы да милли җанлы, югары белемле. Ике уллары Айдар белән Нияз рәссам. Алар Татарстанда, Россиядә генә түгел, чит илләрдә танылган рәссамнар. Олы улы Айваз белеме буенча тарихчы, соңгы елларда бизнес белән шөгыльләнде. Айваз әфәнденең ике кызы Ләйлә белән Зөһрә әби-бабасы юлыннан китеп, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә иреште. Татар теле бүлегендә укыдылар. Татар теле белән беррәттән, инглиз телен дә бик әйбәт беләләр. Фәһимә апа гаиләдә дә менә дигән хатын булгандыр, Нурмөхәммәт абый өчен ышанычлы тыл иде.

Безнең университетта аның кебек тәмле бәлеш пешерүче юк”

– Фәһимә апа кебек бәлеш пешергән укытучы юк бездә, - диде Әлфия Йосыпова “Татар-информ”га. – Ул Ютазы, Баулы якларына хас булганча, телеңне йотарлык итеп ит бәлеше пешерә иде. Без бәйрәмнәрдә аннан һич кыенсынмыйча бәлеш пешереп килүен сорый идек. Ул бик теләп алына иде дә, безне рәхәтләнеп сыйлый иде.

Фәһимә апа белән соңгы тапкыр былтыр университетта Аяз Гыйләҗевка багышланган чарада очраштык. Аяклары авыртты аның. Әмма аягында йөргәндә, университет чараларына һәрдаим килеп торды. Соңгы вакытта без аның авырганын белә идек. Кафедрабыз ике атна элек кенә аның хәлен белеп китте.

Мин галимә димәде, без – гади күршеләре белән дә дус яшәде”

Фәһимә Хисамованы соңгы юлга озатырга күршеләре дә чыккан иде. Аларның барысының да күзендә яшь. “Татар-информ” хәбәрчесе күршеләрнең берсе - Сания апа Сәмигуллина белән аралашты.

– Без Хисамовлар белән бу йортта 35 ел күршеләр булып яшәдек. Бик әйбәт гаилә, намуслы, зыялы кешеләр. Алар бишенче, без икенче катта яшәсәк тә, аралашып тордык. Нурмөхәммәт тә, Фәһимә дә балалар өчен үлеп китә иде. Подъезддагы бөтен баланы сөяләр иде. Очрашсак, йөзләре балкып китә, рәхәтләнеп хәл-әхвәл сорашалар. Мин инде бөтенләй гади кеше, алар зур дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзләрен эре тотмадылар. Укырга газеталар бирә иде Фәһимә. Ул бөтен күрше белән дус яшәде.

Сания апа Фәһимә апаны соңгы тапкыр җәен күргән.

– Җәен урамга чыккалады әле ул. Шушы машиналарга тотынып кына йөрде. Аяклары бик авыртты инде аның. Көзгә таба инде авырайды, чыгып йөрмәде. Соңгы күрешүебездә “Авырыйм” диде. Авыруы аягында инде. “Минем дә шул инде, менә бу табибка барып кара әле”, - дип, киңәшләр дә бирдем әле. Табибларга йөрде инде ул, йөрмәде түгел, - диде Сания апа күз яше аша.

Сания апа күршесенең вафат булуын бүген генә ишеткән.

– Бик актив иде бит Фәһимә, искиткеч. 35 ел элек нинди булса, гел шул калды. Нурмөхәммәт белән җитәкләшеп кенә йөрделәр.

Вафатын әле бүген генә белдем. Кеше җыела башлагач, нәрсә бар икән дип чыктым. Исем китте, бик кызганыч, - диде ул, елавын яшермичә.

Фәһимә апагыз йөри алмый” дип шалтыратты”

Фәһимә апа белән без Тәлгать белән кавышканнан бирле аралашып, гаилә дуслары булып яшәдек. 16 ел дуслар без, – диде Тәлгать Галиуллинның хатыны Фәүзия Солтан-Галиуллина. – Фәһимә апа бик кечелекле, бер кешегә беркайчан авыр сүз әйтми торган кеше. Ул инде Нурмөхәммәт абыйны кадерләп кенә яшәде. Үрнәк, матур гаилә булдылар. Фәһимә апа вафатына 4 көн кала телефоннан сөйләштек. Төнге сәгать 11дә Нурмөхәммәт абый: “Матур, хәлләр ничек?” - дип шалтыратты. Ул миңа гел шулай эндәшә. Бик дулкынланган иде “Фәһимә апагыз тора алмый”, диде. Фәһимә апа бер көн буе тамагына ризык капмады, аннары ике көн комада ятты да китеп барды. Авыруы аякта иде, кан тамырлары белән бәйле. Соңгы елларда бик авырдан йөрде инде ул.

Нурмөхәммәтне уятмыйм дип, чәйне кичтән термоска ясап калдыра”

– Менә мин хәзер инде Фәһимә апа киткәч, Нурмөхәммәт абый нишләр икән дип борчылам, - диде Фәүзия ханым. – Алар бер-берсенә бик бәйле иде бит.

Фәһимә апа шулкадәр ирен кайгыртып яши торган чын татар хатыны иде. Ул иртән “Нурмөхәммәтне йокыдан уятмыйм” дип, чәйне кичтән кайнатып, термоска салып эшкә алып килә торган кеше иде. Ир хакын хаклап яшәде ул. Нурмөхәммәт абыйның сүзе аның өчен бөтен нәрсәдән өстен иде. Ул дип кенә яшәде.

Кичә килеп, янында утырып киттек. Нурмөхәммәт абый әле асылмалы халәттә. Мин аның өчен бик куркам, Аллага тапшырдык инде. Болай ул үзе бик көчле шәхес, әмма ничек кичерер. Аны уйлап, үзебезгә алып кайтып торырлык булдым инде. Дөрес, аның балалары, киленнәре, оныклары бар, ялгызын калдырмаслар...

Күренекле тюрколог, тел галиме Фәһимә Хисамова – бар гомерен фәнгә, яшь буын белгечләрен тәрбияләүгә багышлаган шәхес. Аның биографиясе дә бик үзенчәлекле, нигездә, Казан университеты белән бәйле. Шулай ук күпмедер күләмдә Чүпрәле һәм Азнакай районнарында мәктәптә эшләгән.

“Фәһимә Хисамова - урамга флаг күтәреп чыкмаса да, чын көрәшче булды”

Мәрхүмә белән бер университетта дистә еллар бергә эшләгән, филология фәннәре докторы, профессор Тәлгать Галиуллин Фәһимә Хисамованы “беренче киңәшчем” дип атады.

– Татар әдәбият фәнендә Фәһимә Хисамова якты бер йолдыз иде. Чыннан да татар һәм төрки тел белеме өчен бик зур югалту бу. Фәһимә Хисамованың хезмәтләре Татарстанда гына түгел, бөтен төрки дөньяда, бөтен Россия киңлекләрендә мәгълүм иде. Миңа аның белән озак еллар бергә эшләргә насыйп булды. Инде татар факультетын оештырган вакытта беренче киңәшчем, беренче ярдәмчем булды ул. Һәрвакытта да акыллы сүзе, матур фикере белән илһамландырып, ярдәм итеп торды. Фәһимә Миргали кызы бик ачык күңелле кеше иде. Ул беркемгә авыр сүз әйтмәде, студентлар белән дә, укытучылар белән дә тигез мөгаләмәдә, дус-тату булды. Шуңа күрә аның якты образы, якты истәлеге күңелләрдә мәңге калачак.

Икенче яктан без Хисамовлар белән гаилә дуслары да. Шуңа күрә бүген безнең гаилә мәрхүмәне юксыну һәм тирән кайгы белән озата.

“Кеше китә - җыры кала” диләр. Синең җырларың ул – син язган китаплар. Тел тарихын өйрәнгәндә дә, хәзерге тел буенча язган хезмәтләрең дә озак еллар буе якты маяк булыр. Чөнки синең хезмәтләр искерә, югала торган түгел.

Фәһимә Миргалимовна, синең белән саубуллашу безнең өчен бик авыр. Әмма безне бер нәрсә тынычландыра: беренчедән, синең исемең бернең йөрәкләрдә, татар халкы йөрәгендә сакланачак. Син урамга флаг күтәреп, көрәшкә чыкмасаң да, үзеңнең акыллы сүзең белән татар теленең зур, бөек телләрнең берсе икәнен исбатлавың белән көрәшче идең. Урының оҗмаһта булуына беребез дә шикләнми. Хуш, сау бул, тыныч йокла! - диде Тәлгать Галиуллин.

“40 ел элек Хисамовларны бу йортка күчергәнем исемдә”

Фәһимә Хисамованың элеккеге хезмәттәше, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев сүзен бик авырлык белән генә әйтте.

– Фәһимә апа белән озак еллар бергә эшләдек. Алар гаиләсе белән озак еллар дус булдык. Мәрхүмә бик җылы кеше иде. Туганым кебек якын иде. Шуңа күрә аның белән хушлашу бүген бик авыр. 40 еллар чамасы без бу фатирга Хисамовлар гаиләсен Дәрвишләр бистәсеннән күчергән идек. Менә хәзер соңгы елга озатабыз. Аның белән аралашу да, эшләү дә бик рәхәт иде. Нурмөхәммәт абый, сабыр булыгыз, - диде ул.

Фәһимә апа Нурмөхәммәт абыйны сабый баладай карады”

– Беребез дә мәңгегә килмәгән, узып кына барышыбыз. Менә бүген Фәһимә апабыз да мәңгелеккә узып китеп бара. Аның белән бер генә утырып сөйләшү дә һәрбер кешенең күңелендә тирән эз калдыра иде. Аның һәрбер сүзендә аналык хисе бар иде. Бүген республика 300дән артык язучы бар икән, мин һич курыкмыйча әйтә алам, аның яртысыннан күбрәге – Фәһимә Хисамова укучылары. Фәһимә апа Нурмөхәммәт абыйны яшь, сабый бала кебек карады. Моны бөтен республика белә. Анысы өчен дә бик зур рәхмәт аңа, - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

“Әни шелтәсен дә елмаю аша җиткерә иде”

Фәһимә Хисамованың олы улы Айваз әфәнде “Татар-информ”га әнисенең холык-фигыле турында әйтеп узды.

– Соңгы елларда әнинең аяклары авыртты. Үзе ул болай таза иде, нык иде. Безгә – малайларына булышырга тырышты. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле. Авырып озак ятмады. Ике көн тора алмады, өч көн ятып кына торды. Өч көн ашамады-эчмәде инде. Ул вакытта инде билгеле иде. Әмма җиңел китте.

...Ул идеаль әни иде. Кызып киткән чаклары да булды, әмма без аннан курыкмый идек, шелтәсен дә елмаю белән җиткерә иде ул. Ул бик мәрхәмәтле кеше булды. Аның кебек кеше бармы икән тагын?! Әти әле нинди зур югалту икәнен бик аңлашып та бетми. Әмма безгә: “Тормышның мәгънәсе калмады” диде, - Айваз әфәнде сүзләрен күз яшьләре аша җиткерде.

“Соңгы биш көндә шәм кебек сүнә барды”

Фәһимә ханымның игезәк улларының берсе Айдар Хисамов “Татар-информ”га әнисенең соңгы мизгелләре турында сөйләде.

– Без әти-әни янына абый белән бергә килә идек. Соңгы биш көндә ул шәм кебек кинәт сүнә башлады. Ходайга рәхмәт, аяклары сызлап интектерсә дә, озак җәфаланмады. 17се көнне без хатыным Динә белән көндез килдек, әни ул вакытта комада иде инде. Аңында түгел. Авыр сулый башлаган иде инде. Без әтине тынычландырырга тырыштык. Бер сәгать тә үтмәде, өзелде, - диде Айдар әфәнде.

Мәрәсимгә килүчеләр сүзләренчә, Фәһимә Хисамованың тагын бер улы Германиядән кайтып җитә алмаган.

Олы килен буларак, безнең серләребез килеште”

Фәһимә Хисамованың олы килене, Айвазның хатыны Венера Хисамова – каенанасы кебек фән кешесе. Ул – КФУ профессоры, роман-герман телләре һәм халыкара коммуникацияләр кафедрасы җитәкчесе.

– Эпоха китте. Фәндә генә түгел, тормышта да шулай. Фәһимә Хисамованың өлкән килене буларак, без әни белән бик дуслар идек. Мөнәсәбәтләребез җылы иде, фикерләр уртаклаша идек, серләр сөйләштек.

Соңгы елларда әти - әнигә, әни - әтигә таянды. Мин гел: “Әни, әле ярый әти бар”, ди идем. Әни исә: “Әйе, әйе, матурым, Венерочка, матурым” дип җавап бирә иде. Алар фәндә дә бер-берсенә таянып эшләде, тормышта да бер-берсенә таянып яшәделәр, - диде Венера Хисамова.

“Бәбчегем, ахирәттә очрашсак кына инде”

Нурмөхәммәт абыйны биш еллап күргәнем юк иде. Әллә еллар үзенекен иткән, әллә кайгы баскан, фикерен әкрен-әкрен генә, бик дулкынланып җиткерде.

– Соңгы елларда ашарга пешереп, Фәһимәнең караваты янына - урындыкка китереп, ашатып тора идем. Соңгы өч көндә берни капмады. Берни аңламыйча, бер хәрәкәтсез ике көн комада ятты, - диде ул хатынының соңгы көннәре турында.

Нурмөхәммәт абый сүзләренчә, Фәһимә апа тормыштан бик канәгать булган.

– Ул тормыштан канәгатьләнүен берничә сүз белән белдерә иде. Мин беркемгә начарлык эшләмәде, шәкертләремә бер тупас сүз әйтмәдем ди иде. Гомумән, аерылып тора торган шәхесләр булса, минем күңелемдә шундук ышаныч туа. Бу - Фәһимә шәкертләре дип уйлыйм мин. Ул укыту процессында укучыларына балалары кебек карый иде. Чөнки ул өч малай үстерде, өч угыл. Балалар белән эш итү тәҗрибәсе зур иде аның. Мин күз алдына китерә алмыйм, моннан соң ансыз ничек яшәрмен?!

Фәһимә белән хәзер мәңгелектә генә очрашырга калды инде. Хуш, җан кисәгем. Мин аңа “бәбчегем” дип йөри идем. Бәхил бул. Авыр туфрагың җиңел булсын. Ул бит хаҗда булып, Пәйгамбәр каберенең киртәсенә куен куеп кайткан кеше. Ахирәттә дә шундый затлардан ерак булма. Җан кисәгем, бәхил бул, - диде Нурмөхәммәт Хисамов күз яшьләре аша.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100