Галим Назыйм Ханзафаров белән хушлаштылар: «Бирешмәскә өйрәтте, үзе дә 20 ел бирешмәде»
2024 ел югалтулардан башланды. 2 гыйнвар көнне татар җәмәгатьчелеге филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаровны соңгы юлга озатты. Галим 31 декабрь көнне 86 яшендә вафат булды.
- Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган.
- 1962 елда Яшел Үзәнгә күчеп килә. 1962-1971 елларда «Родина» мәдәният йорты үзешчән театрында эшли, параллель рәвештә КДУның филология факультетында укый, аны 1965 елда тәмамлый.
- 90нчы еллар башында Казанга күчеп килә, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Үзен күпкырлы галим итеп күрсәтә, фәннең төрле өлкәләре белән: филологиядән алып тарихка һәм архитектурага кадәр кызыксына. Татар драматургиясе тарихы, сәхнә әдәбияты, театр сәнгате, комедиография өлкәсендә күп кенә хезмәтләр, монографияләр, китаплар, мәкаләләр, Н.Исәнбәт, К.Тинчурин, М.Фәйзи, Т.Гыйззәт, Ф.Бурнаш иҗатын тикшерүләр авторы. М.Җәлил (1976) һәм Г.Камал (1979) әсәрләре җыентыкларын бастыруга текстологик әзерлектә катнаша.
«Татар дөньясы, җәмәгатьчелек Назыйм абыйның эшчәнлегенә яхшы мөнәсәбәттә»
Мәрхүм белән Казанның Себер тракты 31А адресы буенча хушлаштылар. Олуг галим белән хушлашырга туганнары, әдәбият белгечләре, хезмәттәшләре җыелган иде. Хушлашу мәрасимен Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин алып барды.
– Назыйм ага, галим буларак, фән дөньясында яшәде. Шул ук вакытта ул сәхнәгә, театрга булган мөнәсәбәте аркасында, үзенең фәнни карашы белән театр артислары, драматурглар, язучылар белән озак еллар якыннан аралашты. Татар дөньясы, җәмәгатьчелек Назыйм абыйның эшчәнлегенә яхшы мөнәсәбәттә. Ул алга таба да сакланыр дип уйлыйм. Институт вәкилләре, әдәбиятчылар аралашып яшәделәр. Бәлки, нинди дә булса мәсьәләдә күңеле дә булып бетмәгән чаклары булуы бар. Кулыбыздан килгәнне эшләдек. Аның китабы дөньяга чыгарылды. Назыйм абый, бәхил бул, – диде Ким Миңнуллин.
«Назыйм абыйның Нәкый Исәнбәтнең шәкерте булуы күренеп тора»
Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова Назыйм Ханзафаровның хезмәтләре күпләр өчен үрнәк булуын искә алды.
Аның китапларының бәясе үсә дә үсә, чөнки, кызганыч, алмашка мондый зур галимнәр тәрбияләнмәгән. Без аның китапларын сакларга тиеш. Мин институтка рәхмәтемне белдерәм: күптән түгел генә аның юбилеена бөтен хезмәтләрен, соңгы мәкаләләрен туплаган җыентык дөнья күрде. Бу безнең татар халкына зур бүләк булды. Аның татар комедиясе турында хезмәте әле дә үрнәк. Шул кадәр нечкәләп татар халкында комедия жанрын өйрәнгән галимне атап та китә алмыйм.
Назыйм абыйның Нәкый Исәнбәтнең шәкерте булуы күренеп тора. Чөнки Нәкый Исәнбәтнең архивында менә бу лекцияләр сакланып килгән. Назыйм абыйның фәнни галим буларак почеркы – ул бик күп интервьюлар язган һәм, курыкмыйча, үзенең китабына Нәкый Исәнбәтнең интервьюда булган фикерләрен «подвал астына» кертеп куйган, чөнки цензура рөхсәт бирмәгән. Бу – зур батырлык.
Без бүген Исәнбәт турында мәгълүмат туплаганда, әлбәттә, Назыйм абыебызга рәхмәт әйтергә тиешбез. Мин Нәкый Исәнбәтне өйрәнергә тотынгач, аңа шалтыраттым. Рәхмәт, үзе авыр хәлдә булса да, минем сорауларыма җавап бирде. Менә бу чын гыйлемлелек. Бу – киләчәк, яшь галимнәр турында уйлау.
Рәхмәт Сезгә. Сезнең алдыгызда баш иям. Без Сезнең китапларыгызны сакларбыз, дип уйлыйбыз. Киләчәктә алар яңадан басылып чыгар һәм мин интернет челтәрендә аның үзенең бите академия сайтында булыр дип өметләнәм. Урыныгыз оҗмахта булсын, – диде Миләүшә Хәбетдинова.
«Беркайчан да бирешмәскә өйрәтте, үзе дә 20 ел бирешмәде»
Назыйм Ханзафаров, авырып китү сәбәпле, эштән китәргә мәҗбүр була. Хушлашу мәрасимендә аны озак еллар кадерләп караган тормыш иптәше Гүзәлия апа һәм уллары Ленар белән Илшат Ханзафаровларга рәхмәт әйттеләр.
Россия Федерациясе Архитекторлар союзы вәкиле Илшат Ханзафаров әтисенең 20 ел буена бирешмичә яшәвен әйтте.
Ул бөтен гомерен татар теленә, әдәбиятына, геральдикасына багышлады, зур өлеш кертте. Безне дә тәрбияләде. Без, бөтен туганнар, аны бик яратабыз, бик хөрмәт итәбез. Ул беркайчан да бирешмәскә өйрәтте. Үзе дә 20 ел бирешмәде. Инсульт, умыртка сөяген имгәтте, операция булды. Бик каты авырды, йөрми диярлек иде, – дип искә алды Илшат Ханзафаров әтисен.
Әти үзенең «Символы Татарстана: мифы и реальность» китабын икенче тапкыр бастырып чыгарулары турында хыялланды. Аңа ул вакытта ТР Президенты аппаратыннан вәгъдә иттеләр, нәшрият белән дә сөйләшенгән иде. Тик нигәдер ул китап һаман бастырып чыгарылмады, – диде ул.
«Ул уйлап тапкан Татарстан гербы инде мираска әйләнде»
Назыйм Ханзафаров тарихка Татарстан гербының идея авторы буларак та кереп калды. Гербның нинди булачагы турында үз фикерен җиткерер алдыннан, Назыйм Ханзафаров болгар һәм татарлар мифологиясен тирәнтен өйрәнә. Ул борынгы заманнарда яшәгән җирле халыкта канатлы барсның уңдырышлылык символы, алар яшәгән территорияне саклаучы булып саналуын ачыклаган. Баштарак Татарстанның төп символы итеп Казан губернасы гербындагы Зилантны – еланны кире кайтаруны тәкъдим итүчеләр дә була. Әмма бу фикер белән күпләр ризалашмый. 1991 ел ахырында Назыйм Ханзафаровка Татарстанның танылган рәссамы Риф Фәхретдиновка мөрәҗәгать итә, һәм хәзерге герб туа. Татарстан Республикасының Югары Советы 1992 елның февралендә канатлы барс төшерелгән Татарстан гербын раслый.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Геральдика советы вәкиле Илнур Миңнуллин:
Назыйм абый үзеннән соң зур мирас калдырды. 1991 елда Татарстанның дәүләт флагын кабул иткәч, шунда ук дәүләт гербы буенча эш башланды. Назыйм абый Идел буе болгарлары, Казан ханлыгы, Казан мирасын гына өйрәнеп калмады, ул матбугат чараларында чыгыш ясап, бу мирасны төрлечә популярлаштырды. Газеталарда ул чор турында бик күп язмалар чыкты.
2012 елда без «Татарстанның геральдик мирасы» дигән китап чыгардык һәм аны юкка гына алай атамадык. Китапның нигезенә Назыйм абыйның хезмәтләре дә керде. Ул тарихи мирасыбызны өйрәнеп кенә калмады, ул уйлап тапкан Татарстан гербы да инде мираска әйләнде. Назыйм абый татар халкына һәм Татарстанга бик күп эшләр башкарды. Рухы шат булсын, Назыйм абыйның мирасын онытмабыз, урыны җәннәттә булсын, – дип сөйләде ул.
«Сәнгать белән фәнне бергә бәйләп торган төен син»
Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Корбан Назыйм Ханзафаров белән танышкан елларын искә алды. Мәрхүм истәлегенә аның 60 яшьлек юбилеена язган шигырен дә укыды.
Бу – бик зур югалту. Кәбисә елы, менә ни өчендер, ел да зур кешеләрнең, безнең милләтнең зур улларының китүе, бакыйлыкка күчүе белән башланып китә.
Назыйм абый мине «кияү» дип йөртә иде. Мин Кайбыч кызы белән 80нче елда өйләнештем. Хатыным Кайбыч якташлар җәмгыятендә сәркатиб буларак идарәдә эшли башлады. Аннан кайбычлылар җыелышып, аралаша башладык һәм аның белән дә шунда танышып киткән идек.
90нчы елларда «Идел» журналының сәркатибе идем. Шул чакта Назыйм абый белән безнең дуслашу, аралашу тагын да көчәйде. Назыйм абый ул чагында күтәрелгән милли хәрәкәт башында торган лидерларның берсе булды. Безнең журнал ул чакта шундый темаларга язылган мәкаләләре белән халык арасында бик популярларлашып, 100 меңгә хәтле тираж белән чыга башлады.
Авырып киткәч тә эшләрен, милләткә хезмәтен ташламады. «Минтимер» дигән китабым чыга. Анда безнең гербны әзерләү, гомумән, безнең туграларыбыз, әләмебезне әзерләү турында бер сәхифә бар. Назыйм абый, якташларың, халкыбыз, язучылар исеменнән, сиңа бары тик җәннәт түрендә урын булсын, дип телим.
60 яше тулганда безнең якташлар җәмгыяте миннән шигырь язуымны сорады. Мин шул шигырь эзләп табып, бүген алып килдем.
«Хөрмәтле Назыйм туган!
Туган җирең Олы Кайбыч –
Илгә данлы тау ягы.
Шунда туган олпат ирләр
Халык күңелен яулады.
Шактый көйсез бу хәятнең
Таптың бугай көен син.
Сәнгать белән фәнне бергә
Бәйләп торган төен син.
Шул төеннең очын бүген
Әгәр табыйк, дисәк без,
Халкым өчен кылган көчең
Бизмәннәрдә исәпсез.
Күңелгә бер уй килсә дә
Әгәр синең турында.
Ак барс булып килә уй
Татарстан гербында.
Сөйгән халкын күңеленә
Чорлар аша карыйсың.
Биш бармагың күк беләсең
Син театр тарихын.
Хатирәләр кайта илгә
Тынгысыз җаның аша.
Сөембикә манарасы
Серләрен бүген ача.
Кем әйтсен сине күреп,
Алтмыш яшьлек ага, дип,
Мәңге яшь бул, исән-сау бул,
Ниятләгән эшләреңне
Егетләрчә дәвам ит!»
Айрат хәзрәт Маннанов вәгазь укыды, мәрхүм рухына дога кылдылар. Назыйм Ханзафаровны туган авылы Олы Кайбычта җирләделәр. Мәрхүмнең урыны җәннәттә, рухы шат булсын.