news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Галиәсгар Камалга багышланган җыентык чыгып җитте, ниһаять

«Шәхесләребез» сериясе чираттагы басмасын – Галиәсгар Камалга багышланган фәнни-популяр җыентыкны тәкъдим итте. Китапның презентациясе, әлбәттә, Камал театрында булды. Кичәдә хәбәрчебез дә бар иде.

news_top
Галиәсгар Камалга багышланган җыентык чыгып җитте, ниһаять
фото: © Камал театрының матбугат үзәге

Галиәсгар Камал исеме «Шәхесләребез» сериясендә чыгачак шәхесләрнең беренче унлыгына керсә дә, бөек драматургка багышланган фәнни-популяр җыентыкка дөньяга чыгу өчен 30 елдан артык вакыт кирәк булган. Ниһаять ул 1500 тираж белән чыкты һәм аны китап презентациясенә килүчеләрнең һәрберсенә бүләк иттеләр.

Кичәгә килүче тамашачы китаплы булу белән бергә Камал театрының яшь артистлары башкаруында Галиәсгар Камал публицистикасын тыңлый алдылар, «Беренче театр»дан өзек карадылар, җырлар да яңгырады. Кичәне Луара Шакирҗанова алып барды.

Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина: «Җәмгыятьтә алгарышны хасил иткән, яңа караш билгеләнән зур эшләр алар аерым бер кешенең идеясе, күзаллавын башкаларга җиткерә алуы белән мәйданга чыга. «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясен без әле зурлыгын аңлап та бетерә алмаган бер проект буларак күзаллыйм. Аның идея башлангачын хасил иткән кешеләр арасында без иң беренче итеп тарих фәннәре докторы, профессор, академик Миркасыйм ага Госмановны телгә алабыз. Алар тиңдәшсез җырчыбыз Илһам Шакиров, Туфан Миңнуллин, Дамир Сираҗиев, Разил Вәлиев кебек милләтебезнең асыл затлары белән бергә шушы серияне нигезләргә дигән карарга киләләр. Бу максат бер җөмлә белән аңлатыла: татар милләте шәхесләргә бай милләт, әлегә шәхесләрне күрсәтү өчен басма сүз кирәк.

1989 елдан алып, 40 елга якын, «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясе нәшер ителеп килә – ел саен 4-5 китап мәйданга чыга. Бүгенге көндә аларның саны 200гә җитеп килә, димәк шул вакыт эчендә бу фонд 200ләп шәхесебезне милләтебезгә күрсәткән, алар хакында тулы мәгълүмат биргән. Әлеге сериядә татар халкы өчен моңарчы билгесезлек пәрдәсендә калган күп кенә шәхесләр турында китаплар чыга: Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласи, Габдерәшит Ибраһимов һ.б. – вакытта әле алар турында мәгълүмат кайтмаган була. Фонд фән, сәнгать өлкәсендәге татар шәхесләре белән бергә Карл Фукс, Бутлеров, Зинин, Исмаил Гаспралы турында да китаплар чыгарды. «Шәхесләр» сериясе төрле чорларны кичерде, Миркасыйм ага Госманов бакыйлыкка күчкәч, аның эшен Җәүдәт Миңнуллин дәвам итте, аннан соң бу эшне Разил Вәлиев алып китте. Беренче көннән алып бу серия белән эшләгән Фоат Рафиков янәшәбездә.

Әле серия гамәлгә куелган вакытта шәхесләребезнең исемлеге төзелеп анда 300ләп фамилия иде, аннары ул кыскартылып 150гә калдырылды, исемлектә Галиәсгар Камал беренче унлыкта иде. Ни өчен? Чөнки Галиәсгар Камал татар мәдәниятенең авангард сафында тора. Әмма моңарчы «Шәхесләребез» сериясендә аның турында китап әзерләнмәгән иде. Күрәсең, аны төзүче кешенең әзер булмавына бәйле булгандыр.

Ниһаять, андый кеше табылды – филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов. Ул сокланырлык басма итеп әзерләп чыкты. Китапның матди ягын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәэмин итте. Без китапны зур тираж белән бастырып, Камал театрының юбилей елында барлык кызыксынган кешеләргә бүләк итә алабыз».

Филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов: «Театр – татар халкының аерылгысыз юлдашы, 120 ел дәвамында ул татар халкының яшәү рәвешен, гореф-гадәтен, бөтен барлыгын сәхнәдән күрсәтеп килә. Безнең борынгыдан килә торган җыен, сабан туе, аулак өйләр, йола уеннары - барысы да театрлаштырылган. Халкыбыз аны театрны шулай үзенең аерылгысыз юлдашы иткән. Шул эшләрнең башында торган шәхесләребез арасында Галиәсгар ага Камал исеме бар. «Бәхетсез егет», «Уйнаш», «Банкрот», Безнең шәһәрнең серләре», «Хафизәләм иркәм» – боларны белмәгән кеше сирәктер.

Игътибар иткәнсездер – Камал әсәрләре бүген дә заманча яңгырый. Без «Классикларыбызның кыйммәте нәрсәдә?» дигән сорауга җавап эзлибез, аларның кыйммәте – әсәр 100-120 елдан соң да сәхнәгә куела һәм тамашачы аннан бүгенге сорауларына җавап таба икән, драматургның һәм әсәрләренең классик булуы шунда. Галиәсгар Камал әсәрләренең заманча яңгырашы - драматургның үз чорындагы социаль-иҗтимагый сорауларга мөрәҗәгать итүе. Ул үз чорындагы вакыйгаларга нигезләнеп яза, күп әсәрләре геройларының прототиплары бар -истәлекләрендә шуның өчен кыйналуы турында да язылган. «Беренче театр»дагы Хәмзә бай, «Банкрот»тагы Сираҗетдин һәм башкалар – аларның яшәү рәвеше, яшәеш фәлсәфәсе бүгенге байларыбызның кылган гамәлләренә туры килмиме? Ә теле?! Беренче әсәрендә үк: «Мин урам телендә язам, ул минем халкым теле, Казан төбәге теле», ди.

Камаллар башлап җибәргән телебезне Тукайлар күтәреп алып, бүгенге телебезне хасил иттеләр. Галиәсгар Камалның драматургиядә күп башлангычка нигез салганын күрәбез. Аллага шөкер, Камал театры аның әсәрләренә мөрәҗәгать итеп тора, соңгы куелганы – «Банкрот» иде. Аның яңача укылышы әсәрнең бүген дә заманча яңгырашын күрсәтә. Камал театрына исемен биргән Галиәсгар аганың мирасы - үлемсез драматургиясе безнең белән киләчәккә атлый».

Кичәдә Галиәсгар Камалның нәсел дәвамчыларының берсе Искәндәр Камал да чыгыш ясады. Ул бөек драматургка бәйле материалларның саклануы һәм әле дә төрле чыганакларның табылып торуы турында бәян итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар