«Гәҗит битендә басылган әйбер ялган була алмыйдыр» – Матбугатка язылучылар кемнәр алар?
Хәзер 2024 елга язылу кампаниясе азагына якынлашып килә. Почта хезмәтендәге проблемалар һәркемгә мәгълүмдер. Шул уңайдан, «Интертат» басма газета-журналны кулга тотып уку культурасының хәлен белеште, басма мәгълүмат чараларын күпләп яздырып укучыларны барлады. Бүгенге заманда газетаны яздырып укучылар кемнәр алар?
«Газета-журналны бүген шул укытучылар яздыра инде»
Балык Бистәсенең Күгәрчен авылыннан Тәнзилә Закирова 11 басма яздырып укый – «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Шәһри Казан. Язмыш», «Идел», «Мәйдан», «Казан утлары», «Сабантуй», «Сөембикә», «Мәдәни җомга», «Көмеш кыңгырау», «Авыл офыклары». Тәнзилә апага 61 яшь. Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта.
– Һәрберсен үз акчама яздырам. Укучылар укысын дип, мәктәпкә алып барып, беренче партага куям. Алып кайтып укыйлар. Бөтенесенең дә өендә газета яздырмыйлар – кайберләренең мөмкинлекләре юк алай итеп күпләп яздырырга. Күп балалы гаиләләр дә бар бит. Үземнең акчам ташып тормаса да, яздырам.
Газета-журналларда чыккан язмалар буенча өй эше итеп биремнәр бирәм. Сыйныф сәгатьләрендә шул басмаларның яңа саннарын күмәкләшеп анализлатам. Кызыксындырырга тырышам. Алай иткәч укыйлар. Укучыларның хикәяләрен, шигырьләрен дә яздыртып җибәрәм. Кыстап-кыстап, артларын йөреп булса да яздыртам. Аннары, «хикәяң басылып чыккан» дип, бөтен класс каршында мактап, «5»ле куям. Шулай итеп үсендерергә, кызыксындырырга тырышам. Күңелләре була шулай иткәч.
Газета-журналларда хәреф хаталары очрый. Кыек-мыеграк төзелгән җөмләләр булыштыра. «Менә бу җөмлә уңышлымы?» – дип сорыйм укучылардан. Баш вата-вата анализлыйбыз шулай итеп язмаларның текстларын. Укучыларга кызык. Бер укучыбыз журналистика юнәлеше буенча укырга керергә уйлый. Бигрәк тә ул язсын, басылсын, дип тырышам. Илһамландырам, кызыксынуы сүрелмәсен, дим. Инде район газетасында басыла бераз язмалары.
Газета-журналны бүген шул укытучылар яздыра инде. Гади кеше язылмый. Алсалар, район газетасын гына алалар. Язылганы да «сары» гәҗитләргә языла. Анысын да почтальон кыстый-кыстый яздыра.
Мин үзем электрон вариантта укырга яратмыйм. Укучылар укып килеп сөйлиләр кызык әйберләрне. Мин гәҗит-журналны кулга тотып, исен иснәп укырга яратам, шуннан ләззәт алам.
«Авылыбызда иң күп гәҗит укучы – гомере буе тракторист булып эшләгән 75 яшьлек Халәф Хафизов»
Арча районының Айван авылыннан Альмира Гатауллина «Арча хәбәрләре», «Ватаным Татарстан» газеталарын, «Сөембикә» журналын яздырып укый. Аңа 64 яшь.
– Без бәләкәй чакта әнкәй үлеп ярата иде газета-журнал укырга. Әнидән бер васыять шикелле калган сүз бу: «Газета-журнал укыгыз!». Әнидән калган гадәт минем – яздырырга, яздырырга, яздырырга. Өйгә һәрвакыт газета-журнал килеп торырга тиеш.
Әни гомер буе «Сөембикә»не яздырды. Өйдә гел «Чаян» була торган иде, «Ватаным Татарстан» һәрвакыт өстәлдә булды. Мин дә шул басмаларны өзми-куймый яздырам, укыйм гомерем буе. Мәктәптә эшләгән чакта «Мәгариф»не ала идем. «Көмеш кыңгырау»ны гел яздырдым – пионервожатый булып эшләгән чагым булды.
Почта килгән көнне көтеп алам. Тәрәзә янында өстәлем тора – шунда илтеп куям да гәҗитләремне, тәмләп тотынам укырга. Бөтенесен берьюлы «һап» итеп йотып бетермим – ләззәтне суза-суза укыйм. Шулай уку тәмле. Шулай уку рәхәт. Яңа гәҗитнең исе генә дә бит аның...
Миңа авыл хуҗалыгы темасы да кызык, шифа темасы, кеше язмышлары... Соңгы вакытта сәясәткә егылып китмим – ул темадан читләштем.
Укымыйча тора алмыйм. Кеше гел уйлануда булырга тиеш. Ә укыган кешенең акылы гел уйлануда булачак. Уйландыра торган әйберләр язалар бит ул.
Мин бүгенге матбугатны һич хурламыйм. Шундый гыйбрәтле язмышлар турында язалар – яшенә дә, картына да сабак булырлык. Укырга кирәк, анализларга, уйланырга. Мин башта үзем укып чыгам, аннары язылмый торган танышларыма реклама ясыйм: «Сөембикә»дә менә шундый-шундый язма чыккан, укы әле, мә», – дим. Башкаларга да таратып укытам шулай.
Безнең авылда гәҗит укучы бар. Укытучылар, зыялы гаиләләрдә үсеп чыккан кешеләр генә яздыра, укый кебек. Әмма арабызда гап-гади җир кешеләре дә бар! Мәсәлән, безнең авыл китапханәчесе иң күп китап-гәҗит алып укыган кешеләрнең исемнәрен язып элә. Шунда иң күп гәҗит алып кайтып укучы кем дип уйлыйсыз? Гомере буе тракторист булып эшләгән 75 яшьлек Халәф Хафизов. Ул укып та тора гәҗитне! Аннары, балалар да укымый түгел. Аларны кызыксындыра гына белергә кирәк – укыйлар алар. Мин безнең авыл китапханәчесе Гөлнар Шәмсетдинованы мактап әйтер идем. Ул үз эшен асылына җиткереп башкара. Ул тотып, төртеп күрсәткәнгә, кызыксындыра белгәнгә күрә, бездә балалар да гәҗит-журнал тотып утыра. Алар белән бик белеп эшли ул. Җаен таба, кызыксындыра белә. Шушы миссияне нәкъ менә китапханәчеләр үтәргә тиеш, миңа калса. Үзебезнең авыл үрнәгенә карап, мин китапханәченең эшеннән шулкадәр күп нәрсә торганына төшенәм. Алар әйбәт эшләсә, бөтен җирдә гәҗит-журнал уку культурасы яшәр иде.
Почта проблемасы бөтен җирдә бар. Без, мәсәлән, 200 хуҗалыклы авыл. Почтальоныбыз бер көнне генә сөйләп торды әле – 5 көннән 2 көнгә калдырганнар эш көннәрен. 2 көнгә! Гәҗит тарату озак түгел, ди, ярар. Егылып китәрлек күп язылмыйлар. Ә пенсия тарату? Ничек өләшеп бетермәк кирәк?! Почтальоннарны кыскартып, акчаларын кисеп дөрес эшләмиләр инде, сүз дә юк. Әмма почтальоннарның үзләреннән дә күп нәрсә тора. Аларга да дөрес эшләү зарур. Кыстарга кирәк, кызыктырырга. «Менә 300 сумга гына бу айда язылу, әйдә әле, языл әле», – диеп кызыктырса, ташламалар турында кычкырып йөрсә, кеше язылмасмыни? Язылыр иде!
«Өйдә кулга тотып газета-журнал уку культурасын яшәтергә тырышам»
Кайбыч районының Кошман авылыннан Резеда Хәйруллина «Сәхнә», «Сөембикә», «Шәһри Казан», «Шәһри Казан. Язмыш», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Салават күпере», «Кайбыч таңнары»на язылып укый. Кошман урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта, театр түгәрәген җитәкли. 34 яшь.
– Минем әти белән әни – журналистлар. Инде 33 ел «Кайбыч таңнары»нда хезмәт куялар. Әнием Луиза Сөнгатуллина – «Кайбыч таңнары»ның баш редакторы. Әтием Мингазиз Сөнгатуллин шунда ук эшли. Мин – туу белән газета укый башлаган кеше, дияргә була. Өйдә гел гәҗит-журнал булды. Әниләргә ияреп, редакциягә йөргәнмен, андагы тормышны күреп үскәнмен. Аннары үзем дә шунда язмалар бирештердем. Беренче мәкаләләрем шунда басылды. «Ялкын»ны яратып укый идем, анда да языштырдым.
Кайнанам белән торабыз, аңа «Шәһри Казан. Язмыш»ны яздырам. Андыйны ул укый. Үзем «Сәхнә»не яратып укыйм. Эшемдә файдалы булырдай язмаларны җыеп барам, дәресләрдә кулланам – мәктәптә театр түгәрәген җитәклим. «Мәгариф» – укыту процессын шактый җиңеләйтә, укытучылар өчен бик файдалы журнал.
7 яшьлек кызым һәм 4 яшьлек улым бар. Аларга «Салават күпере»н алам. Икесенә икене яздырам. Чөнки анда кисә, буйый, яза торган биремнәр бар. Икесе дә үти алсын, дим. «Салават күпере» хәзер бөтенләй икенче, элек без белгән журнал түгел, ул шундый заманча басма бүген. Мультимедиа мөмкинлекләреннән файдаланып, ул бүгенге балаларны чын-чынлап кызыксындыра ала. Мин моны күзәтеп, шундый куанам. Минем кызым быел 1нче сыйныфта, ул бер яңа әйбер дә өйрәнмәде диярлек, чөнки «Салават күпере»н укып, бөтен әйберне өйрәнеп керде мәктәпкә. «Салават күпере»нең «Күңелле әлифба» проектын карап, бөтен хәрефләрне ятлап бетергән иде инде мәктәпкә барганчы. Минем үземнең аны бер дә үгетләп укытып утырганым булмады. Шулай уйный-уйный өйрәнгән үзе. «Салават күпере»н мактап туя алмыйм.
Җомга почта килә, безнең өйдә һәр җомга бәйрәм шикелле. Балалар, куаныша-куаныша, «Салават күпере»нең яңа санын актара башлый, мин – үземнең журналларны. Ике почтальоныбыз бар, почта вакытында килә. Авылда газета-журнал яздыручы шактый күп, дип беләм. Гади халык «сары» матбугатны ярата инде.
Басмаларда хәреф хаталары очрый – шунысы кәефне кыра. Бер журналны яздыра идем. Андагы хата... Ачу чыга иде укыганда. Алмый башладым аны. Укып булмый. Ә менә «Сөембикә»не уку исә – чын ләззәт.
Электрон мәгълүмат чараларын бик укымыйм. Гел телефонда бит инде... Бөтен нәрсә шунда. Балалар да гел анда казынмасын, дим. Шуңа күрә өйдә кулга тотып газета-журнал уку культурасын яшәтергә тырышам. Шулай укып өйрәнеп үссеннәр. Үзләре дә балаларын шуңа өйрәтерләр аннары.
«Зиһен саекмасын өчен кирәк гәҗит, журнал, китап тотып утыру»
Мөслим районының Мәлләтамак авылыннан Зәмдәрия Дәүләтшина «Сөембикә», «Шәһри Казан. Язмыш», «Безнең гәҗит», «Авыл утлары» басмаларын яздырып укый. Зәмдәрия апага 80 яшь.
– Әле «Сираҗи сүзе»нә дә язылачакмын. Анысы – пенсия алгач. Бөтенесенә берьюлы языла башласаң, кыйммәт. Ташламалы чакта язылып калырга тырышам әле берсенә, әле икенчесенә. Кыйммәтсенә инде күп кеше, бигрәк тә пенсионерлар. Аннары «Ярар инде!» дисең дә, барыбер яздырасың – укыйсы килә бит!
39 ел укытучы булып эшләдем. Элек укытучы кешегә гәҗит-журнал яздыру мәҗбүри иде ул. Шуннан да калган гадәт, күнегелгән нәрсәдер, бәлки. Мин газетасыз тора алмыйм, чөнки мәгълүматны фәкать шуннан алам. Дөнья хәлләреннән хәбәрдар булыр өчен, зиһен саекмасын өчен кирәк безнең яшь кешесенә гәҗит, журнал, китап тотып утыру.
Файдалы әйберләр дә күп. Бакча җимешләре пешкән чорда шул газета-журналларда чыккан рецептлар буенча кайнатмалар ясыйм. Яхшы килеп чыкса – рецептын кисеп саклап куям. Нәрсәне кайчан чәчәргә, нәрсәне кайчан алырга, корт төшмәсен өчен нишләтергә – шуннан укыйм.
«Ирек мәйданы»н, «Шәһри Казан. Язмыш»ны яратып алалар бездә, «Ясминә», «Язмыш кочагы» ише вак-төякне дә укыйлар, «Акчарлак» шулай ук популяр. Кеше язмышлары, артистлар тормышы – безгә шул кызык инде. Дөньялар тыныч түгел хәзер, аларын да шуннан укып белеп торабыз. Бер-беребезгә бирешеп тә укыйбыз. Күрше-тирә белән шулай алмаш-тилмәш укыйсың инде. Кайвакыт 1-2 битен генә дә, аерым бер язманы алып китеп укып, кире китерәләр. Ә син башка битләрен укый торасың. Алай да иткән чаклар бар.
Безнең авылда ике почтальон, вакытында китерәләр гәҗит-журналларны. «Миңа көнендә китерегез», – дим. Атнага бер генә килә бит ул. Мин аны көтеп алам. Соңартып китергәннәре юк. Яздырмаучылар да күп инде авылда – телефоннан гына укыйлар. Мин моны үземнең гәҗитләр эченә почтальон тыгып киткән түләү кәгазьләреннән чыгып әйтәм. Сиңа гәҗит килми икән – димәк, синең түләү кәгазьләреңне кешегә куеп китәчәкләр. Аннары йә мин таратып йөрим инде, йә үзләре юллап килә. Бу – урта яшь кешеләре. Бөтенләй яшьләре укымый да укымый инде аның.
Минем тирә яшьтәгеләр, пенсионерлар бөтенесе күпләп яздыра. Без гәҗитне башка чара белән алмаштырмыйбыз. Мин телефоннан гәҗит уку дигән әйберне аңламыйм. Ул гәҗит буламыни? Икенче әйбер ул. Миңа гәҗит булсын –кәгазьгә бастырылган. Кулга тотып, күзлекне киеп укып утыра торган. Шулай гына яме, тәме бар аның. Безнең буын гына аңлый инде моны. Яшь буын атнага бер килә торган кәгазь кисәген кыргыйлык итеп кабул итә. Шуны көтеп утырганга, почта тартмасыннан алып кереп тәмләп укыганга, кайсыбер битләрен кисеп алып саклап барганга без җүләр булып күренәбез инде аларга. Ә без инде ансыз яши алмыйбыз. Мин гәҗит битенә кара белән басылган әйбергә генә ышанам. Минем зур телефоным юк. Кечкенә, төймәле телефоным гына бар. Анда интернет юк. Булмасын да. Интернетта языла торган әйбер дөрес түгел ул. Анда бит күптөрле нәрсә язалар – кайсына гына ышанып бетәрсең. Ә гәҗит битендә басылган әйбер ялган була алмыйдыр. Без шунда чыккан әйбергә ышанабыз.
«Һәр мәкаләне укып барам»
Арча районы Иске Кырлай авылыннан Миннефәр Дәүләтбаев – «Арча хәбәрләре»нең даими укучысы. Ул 51 ел колхозда эшләгән, хатыны Мөршидә апа белән дә 51 ел гомер кичерәләр, 4 ул тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер дә эшли – фермер улы Зөфәргә булыша.
– Мин район газетасыннан башка яши алмыйм. Гомер буе «Арча хәбәрләре»нә язылып киләм. Телевизор карамыйм да диярлек, китап, газета укыйм. Район газетасы булмаса, район тормышын гына түгел, күршеңдә нәрсә булганын да белмисең бит хәзер. Һәр мәкаләне укып барам.
Баш мөхәррирләр сүзе:
«Әдипләренең, шагыйрләренең кайсын гына алма – барысы да матбугатны укып, әдәбиятка, сәнгатькә килгән шәхесләр»
«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон:
– Бүген татар матбугаты диңгез уртасында калган җилкәнсез кораб хәлендә... SOS кычкыра – ишетүче юк. Кораб кемнеке? Хөкүмәтнеке. Аны әнә шул хөкүмәт ишетергә тиеш тә бит... Бөтен нәрсә хөкүмәттән тора. Заманында матбугат беренче урында тора иде. Бу – рухи кыйммәтләр беренчелектә иде, дигән сүз. Хәзер матди кыйммәтләр өскә чыкты. Шуңа күрә безнең матбугатның хәле бик мактанырлык түгел.
Без – заманында шул матбугатны укып үскән буын. «Чаян», «Казан утлары» журналлары, «Ватаным Татарстан» (ул вакытта «Социалистик Татарстан»), «Яшь ленинчы» газеталарын алдырып укыган кешеләр. Һәр йортта шулай иде. Газета-журналларның тиражы искиткеч зур иде... «Азат хатын», «Казан утлары», «Татарстан яшьләре», «Чаян»ның тиражлары баш әйләндергеч зурлыкта булды. Балаларга «Ялкын» белән «Яшь ленинчы»ны яздыру мәктәп дәрәҗәсендә гамәлгә куела торган әйбер иде.
Болар барысы да яхшы максаттан эшләнгән. Бүгенге көндә исә без ярык тагарак янында калдык. Моның чыгу юлы бер генә – хөкүмәт игътибар итәргә тиеш. Хөкүмәт шушы әйберне кайгыртмаса, беркайчан да алга таба китә алмаячакбыз.
Безнең чор әдипләренең, шагыйрләренең кайсын гына алма – алар барысы да шул матбугатны укып әдәбиятка, сәнгатькә килгән шәхесләр. Әйтерләр: бүген сәнгатькә, әдәбиятка матбугатның кирәге, кыйммәте юк инде, диярләр. Әмма алай түгел ул! Бар яктан да рухи таянычыбыз булырга тиеш безнең матбугат.
Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса, диләр. Мин ышанам: бу авыр чорлар да бер үтәр. Заманалар үзгәрер.
«Почта хезмәтенең сыйфаты какшамаса, газета-журналларның тиражы бермә-бер артыграк булыр иде»
«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин:
– Әле 15 еллар элек кенә электрон форматны кәгазьдә басылган газета-журналларның көндәше кебегрәк кабул итү бар иде. Бүгенге көндә алар бер эшчәнлекнең ике канаты кебек. «Казан утлары» журналы мисалында гына фикер йөртсәк тә, социаль челтәрләр һәм сайт кәгазь басманы, редакция эшен тулыландыра, җанландыра. Аларда әдәби процесс, редакция тормышын, язучыларның шәхесен күбрәк бирү мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта алар бер-берсен кабатламый.
102нче яше белән барган журнал, традицияләренә тугры калып, иң яхшы әдәби әсәрләрне, тәнкыйть мәкаләләрен, публицистиканы бастыра, элгәреләр салган юлдан бара. Сайт белән социаль челтәрләрдә, гадәттә, ул әсәрләрнең өзеге, бер өлеше генә бирелә. Кайберләре анда булмаска да мөмкин. Сайт белән социаль челтәрләрдә каләм чарлаучылар, укучыларыбыз иҗатына күбрәк игътибар бирелә. Тагын бер мөһим ягы: әгәр сайтны караучы һәм социаль челтәрләрдәге уникаль язылучылар санын кушып исәпләсәк, безнең укучыларыбыз совет чорындагы тиражлар белән тигезләшә. Димәк, татар телле укучыларыбызны җәлеп итүдә бу формат бик тә кирәкле.
Әлбәттә, редакция өчен басма журналны укучылар тагын да кадерлерәк. Иманым камил: әгәр соңгы елларда почта хезмәтенең сыйфаты какшамаса, татар телендәге газета-журналларның тиражы бермә-бер артыграк булыр иде. Шулай да альтернатив юллар эзләү бара, киосклар аша сату яхшырды, маркетплейслар, вендинг аппаратлары буенча тарату җанлану кичерә. Шуңа күрә алга таба да ике форматны янәшә алып барырга ниятлибез.
«Кәгазь басма – ул чыннан да синеке»
«Мәйдан» журналының баш мөхәррире Ризидә Гасыймова:
– Электрон формат ул информация жанры өчен әйбәт. Көндәлек хәбәрләрне сайтка, социаль челтәрләргә көнендә үк элеп, халыкка ашыгыч төстә җиткереп була. Күләмле аналитиканы һәм шул исәптән әдәби әсәрләрне дә газета-журналлардан кулга тотып уку уңайлырак.
Кәгазь басма – ул чыннан да синеке. Аны теләсә кайчан тотып карарга мөмкин. Ә электрон вариант өчен өстәмә шартлар, әйтик, интернет та кирәк. Безнең «Мәйдан» журналының басма төре дә, сайты да бар. Әмма нәрсә кызык: язмаларын, әдәби әсәрләрен журналның үзендә бастыру кешеләр өчен күпкә мөһимрәк тоела.
«Мәйдан» журналы – ул ай саен өйгә бер яңа әдәби китап килеп тора, дигән сүз. 10 елдан соң да ул китап булып кала. Аннары, татар теле, әдәбият укытучысына әдәби-мәдәни дөньядагы яңа тенденцияләр белән танышып бару бик кирәк. Ә әдәби-иҗтимагый журналлар шушы рольне башкара.
«СВОдагы егетләргә үзебезнең газетаны җибәрәм»
«Арча хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин:
– Безнең мәдәниятебезне, телебезне, динебезне саклаучы – ул авыл. Газета-журналларны кулга тотып уку культурасын да бүгенгәчә авыл саклый. Авылларда басма матбугат әле популяр. Аны яздыралар, укыйлар. Бу безне бик сөендерә. Әлбәттә, өлкәнрәк яшьтщге кешеләр яздыра. Бу аңлашыла. Яшьләр электрон матбугат чараларына өстенлек бирә. Кайда, кем укуы улкадәр мөһим дә түгел, миңа калса. Иң мөһиме – укыйлар.
Замана проблемасы бар, әлбәттә. Ләкин ул һәрвакыт булган. Элек, әйтик, почта проблемасы булмаса, башка бер мәсьәлә булган. Безнең коллективтагы өлкән яшьтәге журналистлар миңа элек ничек газета чыгарганнарын сөйләп күрсәтәләр. Аны тыңлап торсаң... Чәчләр үрә тора. Бер генә хәреф хатасын төзәтү яисә бер генә җөмләнең урынын алыштыру өчен район типографиясендә төннәр буе бөтен полосаны яңадан сүтеп җыйганнар. Һәрбер хәрефен яңабаштан җыярга кирәк бит аның. Шул кыенлыкларны гына алыйк. Бүген андый проблема юк. Әмма башкасы бар. Һәр чорның үз проблемасы булачак. Замана кыенлыгына карамыйча, без, журналистлар, үз эшебезне җиренә җиткереп эшләргә тиеш. Иң мөһиме шул, дип саныйм.
Наласада бер пенсионер апа – Әнисә Нәҗметдинова үз акчасына берничә әбигә газета яздыра. Менә бу – сенсация! Аннары шул апа сөйли: «Армиядәге энемә, эчендәге әйберләрен газетага төреп, посылка җибәргән идем. «Апай, әйберләренә караганда район газетасы кадерлерәк булды, район хәлләрен белдем, рәхәтләнеп укыдым», – дип хат язды, ди». Шул искә төшеп, СВОдагы егетләргә үзебезнең газетаны җибәрәм әле. Алардан да җавап булыр әле, иншалла.