news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гайсә Маликовның никахы булган

news_top
Гайсә Маликовның никахы булган
Фото: Гайсә Маликовның шәхси аккаунтыннан

Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның улы Гайсә Маликов сөйгәненә тәкъдим ясаган, дип язган идек. Күптән түгел аның никахы булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Хәерле иртә. Бүген бәйрәм! – дип язган ул һәм «Никах көне» җырын куйган. Фотодан күренгәнчә, Гайсә сөйгән кызы Гүзәл белән мәчеттә никах укытканнар. Хәзер Гайсә белән Гүзәл ир белән хатын булдылар. Яшь гаиләне никах көне белән котлыйбыз!

Гайсә Маликов – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Бертуган абыйсы – Муса Маликов. Гайсә Маликов күп төрле музыка уен коралларында уйный белә, фестиваль һәм конкурслар лауреаты. Хәзерге вакытта төрле артистлар белән хезмәттәшлек итә, чаралар да алып бара.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 13 апрель 2025
    Исемсез
    Бәхетле гайлә булсын. Матур балалар үстерсеннәр илебезгә. Үзләре исән-сау булсыннар. Зур уңышларга ирешсеннәр.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар