Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гайсә Маликов өйләнә!

news_top_970_100
Гайсә Маликов өйләнә!
Фото социаль челтәрдән алынды

Җырчы, музыкант, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова һәм Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның улы Гайсә Маликов тиздән буйдаклар исемлегеннән төшеп калачак. Җырчы шушы көннәрдә сөйгән кызына тәкъдим ясаган. Гайсә күңелле фотоларын сторисларында күрсәтте.

Кәләшнең кем икәнлеге әлегә сер булып кала, әмма ул кулындагы йөзеген күрсәтеп һәм бер кочак кызыл роза бәйләме тотып, канәгать елмая.

Гайсә Маликов – 3 яшеннән бирле сәхнәдә үскән бала. Күп төрле уен коралларында уйный. Хәзерге вакытта төрле артистлар белән хезмәттәшлек итә, чаралар да алып бара. «Россия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты, алып баручы, музыкант, җырчы, диджей. Минем бөтен гаиләм җырлый һәм уен коралларында уйный. Шуңа күрә мин дә артист булырга уйладым», – дип яза Гайсә үзе турында социаль челтәрләрендә.

Соңгы вакытта гына Гайсә турында бик үк күңелле булмаган хәбәрләр ишетелеп алды. Аның әтисе Рөстәм Маликовтан фатир даулавы турында язган идек.

Гайсә Маликовның мондый чагын хәтерлисезме?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 гыйнвар 2025
    Jack london
    Бу хатынын белэн ничэ ай торырсын )))) егет кеше тугел лэ син , хатын аерган ир . Эй Ходаем , ничек эле Ростэм абыйны искэ алган ….элбэттэ гайса ноль без палочки «этисе»белэн авыз чайкамаса ))) Ростэм Маликов белэн аралашмыйм , сэламэтлеге кызыксындырмый , фатирын язмый бит мина , оч фатир гына житми дип лаф орды бит эле . Халыкны ялганлап наданга чыгарып йоруеннэн ничек жир кутэрэ узенне. Мин Ростэм Галиевичнын укучысы буларак бик хормэт итэм остазымны! Сэламэтлек бэхетле тормыш телим Ростэм абыйга. Э балаларын беркем дэ шундый шэфкатьсез булыр дип устерми шул . Ростэм абый куп коч куйган аларны кеше итэр очен , Лэкин иркенлек Яхшыга алып бармый куп очракта .
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100