Гаиләсен югалтып, урамда калган читекче: «Тормышымны җимерүче үзенә кул салды»
«Тормышта төрле хәлләр була, һәркемнең дә өстәмә һөнәре булырга тиеш», – ди язмамның герое. Ул төрле сынаулар аша уза: якыннарын, эшен югалта, урамда калырга мәҗбүр була, әмма бирешми. Үз юлын, кәсебен эзләп таба һәм әле дә көрәшә...
Хәзерге вакытта милли аяк киеме – читекләрне тегү традицияләрен белүчеләр бармак белән генә санарлык. Әлеге язмам да шушы һөнәрнең остасы Илдар абый Шайхетдинов турында. Әмма биредә сез әтисеннән һөнәргә өйрәнеп, гаиләсе белән бергә яраткан эше белән шөгыльләнүче кешенең тарихын ишетмәячәксез. Аның тормыш юлы җиңелләрдән булмый: иң якын кешеләренең хыянәтен дә, җәберләүләрен дә, башкаларның яла ягуларын да һәм алдауларын да кичерергә туры килә...
Илдар абыйга үткән вакыйгаларны искә төшереп, әле дә төзәлеп бетмәгән яраларын янәдән ачу җиңел булмады. Үзенең тормыш юлын сөйләргә ул бик авырлык белән генә, минем үтенечемнән соң гына ризалашты. Шуңа күрә, тормыш сынауларына бирешмичә туры юлдан баручы, авыр булса да үз көнен үзе күрүче Илдар абыйның сөйләгәннәрен гыйбрәт итеп алырсыз дип ышанам.
«Гаиләм таркалды, хатын аерылып, ике бала белән китеп барды»
Мин 1961 елны Алексеевск районы Югары Татар Майнасы авылында 6 балалы гаиләдә тудым. Әти башта гади эшче, аннан соң озак еллар буровой мастер булып эшләде. Ярлы яшәдек дип тә, бай яшәдек дип тә әйтә алмыйм. 60 нчы елларда ул эшли торган оешма Аксубайга күченде. Мин шунда мәктәпне, аннан соң профтехучилищены тәмамладым һәм гаилә корып җибәрдем. Әлхәмдүлилләһ!
Бераз Себердә дә эшләп алырга туры килде. Әйләнеп кайткан чагымда пенсиягә чыккан әтиемне яңа һөнәрдә күрергә туры килде. Танышы аны «унты» дигән аяк киеме тегәргә өйрәтә. Шулай 1970 еллар ахыры һәм 1980 еллар башында Аксубайда, өйдән торып, Көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгында эшләдек. Ул вакытта өйдән торып эшләүче дә оешмага беркетелә һәм аның хезмәткәре булып санала ала иде. Ел дәвамында, әтинең өйрәтүе буенча, без бөтен гаиләбез белән унтылар тегеп, аларны Көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгына тапшыра бардык. Безнең унтылар, министрлык ярдәме белән, партияләп, Себергә җибәрелә барды. Бу эш ел дәвамында, өзлексез эшләнелде. Дәүләт тә налогтан табыш ала, безнең өчен дә отышлы булды. Әмма СССР таркалу белән әлеге оешма да ябылды.
Шуннан соң мөстәкыйль рәвештә эшли, коммерция эшчәнлеге белән шөгыльләнә башладым. Мин табылган малдан мөмкин кадәр ятимнәргә дә булышырга тырыштым, ләкин кайбер кешеләргә диик, бу – бик ошап бетмәде. (Илдар Шайхутдинов әлеге кешеләрнең, оешмаларның исемнәрен язмаска кушты. – ред.) Бер сәүдә оешмасы җитештерелгән товар өчен акчаны түләмәде, ә ул вакытта кредитлар өчен түләүләрне кайтару вакыты бик кыска һәм кырыс иде. Күпме генә тырышсам да, акчаны кире кайтара алмадым. Мине махсус рәвештә «подставили». Әлбәттә, миңа ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылды, әмма зыян салырга теләүчеләр үзләренең максатларына иреште. Әлбәттә, минем үземнең хаталарым, ялгышлыкларым да булгандыр.
Нәтиҗәдә, оешма банкротка чыкты, гаиләм таркалды, хатын арылып, ике бала белән китеп барды, ә мин бер нәрсәсез урамда калдым диярлек. Бу вакыйгалар 27 ел элек булды, һәм мин әле дә йортсыз-җирсез яшәргә мәҗбүр.
«Миңа зыян салучыларның берсе үз-үзенә кул салды»
Бер вакыт тормышымда шундый вакыйгаларның булуына бик үкендем, ләкин хәзер киресенчә уйлыйм. Шул вакыйгалар мине ислам диненә, мәчеткә алып килде. Шуннан соң мин ислам диненең бердәнбер дөрес дин булуына инандым. Әгәрдә бай яки югары вазыйфада торган булсам, мин ислам диненә килер, намаз укырга мөмкинлегем булыр идеме икән?! Дингә килер өчен миңа әлеге авырлыкларны үтәргә кирәк булгандыр.
Бер хәдистә дә бит, бер төрле кешеләргә ислам диненә килү өчен бер сүз дә җитә, икенчеләренә авырлыклар аша узарга, дөрес юлдан бармавын аңлау өчен күпмедер вакыт үтәргә тиеш, ә өченче категориягә керүчеләргә бик катлаулы сынаулар үтәргә, бик күп әйберләрен югалтырга кирәк булыр, диелә. Менә мин шул өченче категориягә керүче кешеләр рәтендәдер инде.
Мин зыян китерүче кешеләргә үпкә тотмыйм, гаепләмим. Үземне дә «яхшы кеше, әти, оста» дип әйтмим, миңа караганда әйбәтрәк, остарак кешеләр, авыр чакта гаиләләрен саклап кала алучы ир-атлар бар. Дөресен генә әйткәндә, һәркемдә булган вакыйгалардан үзе өчен дәрес алды. Миңа, гаиләмә зыян китерүчеләр еллар үткәннән соң яныма килеп гафу үтенделәр. Аларның үз тормышлары да барып чыкмаган, авырлыклар, проблемалар туган. Зыян салучыларның берсе хәтта үз-үзенә кул салу нәтиҗәсендә вафат булды. Алла сакласын!
«Читекләрне ясарга өйрәнгәндә бозылган күнне капчыклап ташларга туры килде»
Шул хәлләрдән соң, узган гасырның 90нчы еллар ахырында Алабугага күченеп, аяк киеме ремонты белән шөгыльләндем, кулымнан килгәнчә балаларыма булышырга тырыштым. Ә 2009 елны, мәдрәсәдә уку нияте белән, Казанга килдем, ләкин мин укырга теләгән мәдрәсә тиздән ябылды.
Әти салып калдырган тегү белән кызыксыну юкка чыкмады, күңелдә сакланды. 2000 еллар башында ук өйрәнә башлаган читекләр ясау һөнәренә нәкъ менә Казанда ныклап алындым. Башта җиңел булмады, хаталанырга, ялгышырга, бозылган күнне капчыклап ташларга туры килде. Аннан соң династияләре белән гомерләре буена читек җитештерүчеләр белән аралаштым, киңәшләр сорадым. Ул кешеләр чын күңелдән татар культурасын, милли бизәкләрне саклап калырга тели иделәр.
Бу һөнәр – уникаль, ул Татарстан республикасы территориясендә генә яши, дөньядагы бер җирдә дә бүтән мондый әйбер юк. Хәтта миннән күпкә олырак булган кешеләрнең, күз яшьләре белән, әлеге һөнәрне саклап калырга, өйрәнергә сораган очраклары да булды. Мин әлеге кешеләрнең болай гына килмәвен аңлый идем, чөнки Аллаһы Тәгаләнең ризалыгыннан башка агачтагы яфрак та селкенмәячәк. Мин аларга читекләр ясау һөнәрен ташламаска һәм булдыра алганча киләчәк буыннарга тапшырырга сүз бирдем.
Әлеге һөнәр белән шөгыльләнү юлында миңа ярдәм итәргә, юлыма киртә куярга, үзләренә файда алырга (акча, урын һ.б.) теләүчеләр дә юк түгел иде. Берзаман хәтта барысын да ташларга теләгән вакыт та булып алды, әмма улым биргән сүземне искә төшерде. Менә шулай арыгач, туктап аласың да яңадан дәвам итәсең инде.
«Вәгъдә бирүчеләр күп булды, әмма берсе дә үз сүзендә тормады»
2 ел Казан технология һәм дизайн көллиятендә үз акчама факультатив дәресләр алып бардым, аннан соң 3 ел Апанай мәдрәсәсендә яшәп эшләдем. Хәзер инде Алабуга да яшим, вәгъдә бирүчеләр, укыту мөмкинлекләре тудыру турында сөйләүчеләр күп булды, әмма берсе дә үз сүзендә тормады.
Соңгы елларны Татарстанда «идеядән башлап әзер аяк киеменә кадәр барлык процессларны үзе үти» торган һәм читекләр ясау буенча дәресләр алып баручы оста дип, бер мине генә атаган иделәр. Хәзер әлеге мәгълүматның никадәр дөрес икәнлеген әйтә алмыйм, чөнки пандемия башланганнан соң кызыксынганым юк.
«Читек ярдәмендә хатын-кызның авырлымы-юкмы икәнлеген билгеләп булган»
Мең еллар дәвамында хәзерге Россия территориясендә бары тик Торжок шәһәре һәм Казан ханлыгында гына читекләрне теккәннәр. Торжок шәһәрендә җитештерелүче аяк киемнәрендә мәҗүси бизәкләре кулланылган, ягъни читектәге бизәкләр ярдәмендә хатын-кызның авырлымы-юкмы, авыл яки шәһәр кешесе булуын билгеләүче һәм башка яшерен символлар кулланылган. Ә татар читекләре аша андый мәгълүматны белеп булмаган, анда бары тик үсемлек бизәге генә төшерелгән. Үзенең эшендә үсемлек бизәкләрен кулланучы кеше Аллаһы Тәгалә тарафыннан бу дөньяда да һәм мәңгелек дөньяда да бүләккә лаек булачак. Шәригать законнары буенча ниндидер символлар, кеше, хайван сурәтләре төшерергә рөхсәт ителми. 1924 елда Торжок шәһәрендә «Красная вышивальщица» артелен ябалар. Шуннан бирле, 100 ел дәвамында Татарстан – шундый читекләрне җитештерүче бердәнбер җир.
Читекләрне җитештерүдә мин «Подольская» дигән тегү машинасын һәм станокны гына кулланам – шулар җитә. Материал рәвешендә 1,1-1,2 мм калынлыктагы терлекләрнең тиресе һәм аяк киеме күне кулланыла. Шушы калынлыктан да әзрәк алмаска тырышам, чөнки әзер продукция үзенең ныклыгын югалта. Читекләрне тегү кулдан 2 энә ярдәмендә эшләнелә.
Вакыт мәсьәләсенә килгәндә, әгәр дә читекнең бәясе 20 меңгә кадәр икән, аны чигүгә якынча 36 сәгать кирәк. Эш бик тиз барган очракта 1 атнада төгәлләргә мөмкин, ләкин чынлыкта алай бик сирәк вакытта гына килеп чыга. Яшьрәк чакта 1 атнада да эшләп чыга идем, әмма хәзер аякның размерларын алу, төсләрне сайлау белән бергә күбрәк вакыт таләп ителә. Мин параллель рәвештә берничә эшне алып барам.
«Тормышта төрле хәлләр була, һәрвакыт өстәмә һөнәрең булырга тиеш»
Читекләрне алырга теләүчеләр бар, ләкин күпчелек очракта алар – чит илдә яшәүче татар диаспорасы яки Россиянең башка өлкәләрендә яшәүчеләр. Кемгәдер минем хезмәтем ошый, кемгәдер ошамый. Төрле кеше була. Хезмәтем ошамаган очракта миңа комачауларга теләүчеләр дә юк түгел, шул сәбәпле кайбер эшләрнең эшләнү вакыты сузыла.
Хәзерге вакытта Интернет киңлекләрен үзләштерәм. «Ватсап» һәм «Телеграм»да төрле өлкәләрдән 200гә якын укучым бар. Кайберләре өйрәнә генә әле, кайберләре үзләре укыта башлады, кайберләренең үз остаханәләре бар. Тормышта төрле сынаулар була, шуңа күрә ир-атларның да, хатын-кызларның да өстәмә һөнәрләре булырга тиеш. Тормышта нинди хәлләр буласын белмибез бит, һәрвакыт «запасной» вариант булырга тиеш.
Әлеге юнәлешне үстерүгә грантлар бирәләр, әмма кемгәдер ул грантлар эләгә, кемгәдер юк, кемгәдер күбрәк, кемгәдер әзрәк. Минем грантлар бирүчеләр белән элемтәгә керәсем дә, аларны язасым да килми. Бу – минем фикерем.
Тормышымда төрле кешеләр очрады: матур сөйләп, үзләрен ямьсез тотучылар да, ярдәм итәргә, булышырга теләүчеләр дә. Татарстан, татар халкы Россиянең башка халыкларыннан бик нык аерылып тора. Төрле күргәзмәләрдә, Сабан туйларында, фестивальләрдә башка өлкә кешеләре белән аралашу, күзәтү нәтиҗәсендә мин шундый нәтиҗәгә килдем.
***
Илдар абый хәзерге вакытта Алабугада һәм Казанда читекләрне чигу буенча мастер-класслар оештырырга ниятли. «Дәресләр башта тулысынча бушлай булачак», – ди ул. Оештыру урыны һәм вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. Илдар Шайхетдиновның хезмәтләре белән танышырга теләүчеләр әлеге сылтама аша кереп карый ала: Ильдар Шайхетдинов