Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаиләдә кем баш - Гөлназ Асаевамы, Виллимы: «Монда инде Салават Зәкиевич ничек хәл итә»

news_top_970_100
Гаиләдә кем баш - Гөлназ Асаевамы, Виллимы: «Монда инде Салават Зәкиевич ничек хәл итә»
Җырчының социаль челтәреннән

Гөлназ Асаева күптән түгел иренең сугышка барырга әзер булуын белдергән иде. Әлегә җырчы ире Вильдан Шәмсетдинов (Вилли) бергә оештырган концертларын куя башлады. Вилли социаль челтәрдә концерттан соң хатыны Гөлназ белән төшкән фото куйган һәм виртуаль дусларына кызыклы гына сорау биргән.

«Безнең гаиләдә кем баш дип уйлыйсыз? Комментарийлар көтәм», – дип язган яшь җырчы.

Комментарий калдыручыларның күбесе, бер шикләнмичә, «Гөлназ» дигән, тагын бер күпчелеге, аларның кызлары Динә, дигән фикердә.

«Әлбәттә, Гөлназ! Андый хатын булу сиңа зыянга түгел», «Бер шиксез Гөлназ», «Хатын-кызлар», «Аһа, бирер властьны Гөлназ. Аның холкы белән сезнең бер шансыгыз да юк», «Вильдан – баш, Гөлназ – муен. Муен нишләгәнен үзегез беләсез», – дип язган яшь гаиләнең тамашачылары.

Шулай ук гаиләдә баш итеп Виллины «күрүчеләр» дә бар.

«Акыллы хатын иренә «баш» булырга юл куя»; «Әгәр гаиләдә беренче бала кыз икән, димәк, ир-ат көчле», «Икегез бер юл белән барасыз», «Әлбәттә, Вильдан. Ир кеше хуҗа булмаса, бардак башлана, диләр олы кешеләр», – дигән комментарийлар калдырган ир яклылар.

«Монда инде Салават Зәкиевич ничек хәл итә», – дип шаярткан берәү, җырчының күптән түгел Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова гаиләсе турындагы фикеренә ишарәләп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100