Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаилә елы», акырма, Наилә»: Фирзәр Мортазинның «Гаилә елы»ндагы мәхәббәт концерты

«Пирамида» залында композитор, Татарстанның халык артисты, үтә дә ачык кеше Фирзәр Мортазинның концерты булды. Бер нотасыннан ук аңлый торган легендар җырлардан һәм иҗатташ дусларының истәлекләреннән торган концерттан «Интертат» репортажы.

news_top_970_100
«Гаилә елы», акырма, Наилә»: Фирзәр Мортазинның «Гаилә елы»ндагы мәхәббәт концерты
Фото: «Татар-информ», Абдул Фархан

Гыйнвар азагында танылган композитор, йөзләгән җырлар авторы Фирзәр Мортазин Казан тамашачысына күптән көтелгән концертын тәкъдим итте. 6 ел элек, үзенең 60 яшьлегендә дә тамашачыларны «Пирамида» залына җыйган иде.

Фирзәр Мортазин «Йөрәгемә – 18» дигән җыры белән сәхнәгә чыкты. Бу инде «үземә ничә яшь булса да, барыбер йөрәгем яшь» дип, алдан ук әйтеп куюы булгандыр. 3 сәгатьтән артык барган концерттагы җырларның күбесе мәхәббәт турында. Үзе җырлаганнары да, башкалар башкарганы да ярату, сөю кебек бөек хискә багышланган. Моның сәбәбен концертның азагындарак кына әйттеләр. Мин дә шулай итим.

Залда җырларның авторлары да утыра иде. Фирзәр Мортазин һәр җырының сүз авторын әйтеп җырлады. Алар – Эльмира Җәлилова, Алсинә Сәләхова, Нәкыйп Галимов һәм башкалар. «Композиторларны концертларда әйтәләр әле ул. Кайвакытта, исләренә төшсә. Шагыйрьләрне бөтенләй әйтмиләр», – диде Фирзәр Мортазин сәхнәдән.

Шулай да иң күп җырлар – Җәлилованыкы. Фирзәр Мортазин белән Эльмира Җәлилова җырларыннан торган аерым бер 5 сәгатьлек концерт куеп була икән бит. «Җанымда яз булып кал әле», «Синнән дә кала бу дөнья», шул ук «Йөрәгем – 18»дә һам башка күп җырларны Эльмира иҗат иткән.

Салаватсыз узган концерт

Фирзәр абый – күбрәк композитор буларак танылган шәхес, шуңа да концертта үзе берничә тапкыр гына чыгып җырлады. «Минем җырлардан төзелгән концертКа якын дусларымны чакырдым. Бөтен җырчыларны да чакырып бетереп булмый, алар бик күп. Бу концертка үзем сайлап кына алдым», – диде ул тамаша башында ук.

Концертны алып баруны Алмаз Мирзаяновка йөкләгәннәр. Хәзерге эстрадада «алып баручы» дигән роль юкка чыгып бара. Бөтен артист та сөйләшә башлады. Тамашачы белән аралаша беләме ул, юкмы, сөйләм теле бармы, юкмы – бөтенесе сөйли. Вакыт-вакыт: «Син җырла гына инде ичмасам! Сөйләр өчен махсус укытылган кешеләр бар, аларның «ипиенә» тимә, зинһар», – диясе килә кайберләренә. Фирзәр абый үз өстенә ул вазифаны алмаган. Элеккегечә итеп, алып баручылар, шигырьләр, баян көйләреннән төзелгән иде программа.

Алмаз Мирзаянов халыкның күңел кылларын тибрәтә белә инде. Аны сайлап дөрес эшләгәннәр. Авыл, балачак, бүрәнә йорт, көтү кайту, сарык йоны алуларны шулкадәр тәмләп сөйли. «Партнерские роды»ны сыер бозаулаганда бөтен өй белән чыгып басу белән чагыштыруы гына ни тора. Һәрбер сүзен матур-матур шигырьләр белән тәмамлап та куя. Эльмира Җәлилованың «Нигез йорт» шигырен сөйләгәндә, күз яшьләре залны тутыра язды. Әби-бабайлы рәхәт чакны искә алып, үзәкләрне өзде. Халыкны бөтенләй елатып бетермәс өчен көлдерә дә белә үзе.

«Көтүдә иң аңлашылмый торган вакыт – соңгы 1 сәгать калгач. Бөтен сыерлар авылга карап баса. Көтү каршына килгән бөтен кеше сыерларга карап тора. 1 сәгать бер-береңә карап торганнан соң, сыерлар авылга чаба, авыл җанланып китә. Авыл яши дигән сүз бит бу! Хәзер бөтен нәрсә «электрический». Сарык йонын да «электрический машинка» белән алалар иде бер көнне телевизордан. Сарыкны башта шампунь белән юалар. Сарык йоны ак төстә була икән ул! Безнең теге «шариклары» шалтыр-шолтыр катып беткән сарыкны гына күргән бар бит».

Чакырылган кунаклардан беренче булып Алинә Давыдова чыкты да Салават Фәтхетдинов башкаруындагы «Ялгышу»ны җырлады. «Эх, Салават булмый икән», – дип көрсенеп куйдык. «Шомырт чәчкәм дип, иркәләп һәм сөеп»не Салаваттан җырлаттырган булырлар иде. Ярый, Давыдованың тавышы «сөбханаллаһ» дия торган, андый җыр да жәл түгел.

Салават репертуарындагы калган «Кызыл миләш, кара миләш», «Кадерле, сөекле картларым», «Кайда син, талым» кебек иң популяр җырларны да Фирзәр Мортазин үзе җырлады, чөнки концертта Салават Фәтхетдинов чыннан да булмады. Фирзәр Мортазин белән Салават Фәтхетдинов аерылмас парлар кебек иде. Интернет челтәрләрендә дә аларның бөдрә кара чәчле, мыеклы чакларында шнурлы микрофоннар белән «Пар балдаклар»ны җырлаган видеолары йөри.

«Салават» исемен сәхнәдән Ришат Фазлыйәхмәтов белән Раяз Фасыйхов кына әйтте. Раяз Фасыйхов Фирзәр Мортазин аркасында Салават белән танышкан икән.

Фирзәр абый «Булып кал әле бары яшьлегем ялгышы» дигән җырын миңа бирде. Бервакыт телефон шалтырый. «Ну җырлап та куйгансың!» – ди берәү. «Кем бу?» – дим. «Салават!» – «Кайсы Салават?» – дип сораган идем, әнине искә төшерде дә, мин шуннан кайсы Салават икәнен аңладым. «Давай, мин синең бу җырыңны җырлыйм. Һәм мин сине 10 көн буе «Уникс» концертлар залында 10 мең тамашачыга күрсәтәм», – диде. Менә шушы җыр, Фирзәр абый аркасында Салават абый дуслашып, аннары сезнең белән күрештем. 2007 елны үзем җырлап киттем. Бүгенге көндә дә Фирзәр абый рәхмәте белән җырлап торам, – дип искә алды Раяз Фасыйхов.

Ришат исә Салават Фәтхетдинов белән бергә концерт куя икән, шуны искә алды. Аннары ул көнне хатынының –Тәтишканың туган көне дә иде. Ришат сөйгәнен сәхнәгә менгезеп котлады, чәчәк бәйләме бүләк итте, рәхмәтләрен белдерде, матур-матур теләкләрен юллады. Тәтишка да, белүебезчә, югалып кала торганнардан түгел бит: «Шундый кыз тудырганы өчен әнигә рәхмәт!» – диде. Ришат та Тәтишканың әнисенә, әтисенә кат-кат рәхмәтләр яудырды.

Алмаз Мирзаянов Фазлыйәхмәтовлар гаиләсен җыр сүзләре белән озатып калды: «Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын». Матур итеп яшәгез. Андый-мондый әйберләр бүтән булмасын, зинһар өчен. Хәзер аерылып кына кеше шаккатырып булмый инде ул, матур яшәвегез белән шаккатырыгыз әле кешеләрне», – диде дә, үзенең тормышын исенә төшереп: «Миңа Зөлфирә «китәм» дип әйтә алмый, чөнки без аларда торабыз», – дип өстәп куйды.

«Мине шулхәтле яраттылар. Бердәнбер кәҗәләренә дә Зөлфирә дип исем куштылар»

Аннары Мирзаянов хатыны белән мактанырга ярата. Зөлфирә үзе мактанырлык хатын инде. Андагы моң, андагы тавыш! Хатынын Алмаз Шәмсия Җиһангированың «Ярат аны» шигыре белән сәхнәгә чакырды.

«10 яшькә кечерәк бит ул. Ялгыз калса, нишләр микән, дип тә борчылам инде», – диюгә, залдан бер абый: «Башканы табар, аптырама», – дип кычкырды. «Шуңа борчылам бит инде мин! Анысы гына булса ярый әле. Мин картаеп, ул яшь калып, «Кайчан китәр микән?» дип йөри күрмәсен. Мин булган вакытта тапмасын…»

Зөлфирә бер-бер артлы бураннар турында җыр җырлады. «Бу җырга ачуыгыз килер инде», – дигәч, залдан: «Без өйрәнгән инде», – дигән көрсенүле җавап ишетелде. Аңа кадәр сәхнәгә Фирзәр абыйның якташы Раил Садриев чыгып, «быелгы кышның визит карточкасы булган», Салават Рәхмәтуллин язган «Казандагы буран буранмыни, авылда ул иң шәп бураннар» дигән шигырь сөйләп кереп киткән иде. «Кемнең йөзе кызыл – алар 1 атна көрәк белән йоклаган кешеләр. Алар – байлар, аларның шәхси йорт», – дип шаяртып та алды.

Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянованың да иҗат юлында Фирзәр Мортазин мөһим урынны алып тора икән. «Мин аны шуның кадәр яратам. Миңа әле 16 яшь булганда үз канаты астына алып, бүгенге көнгә кадәр иң матур җырларын бүләк итеп килүче бердәнбер композитор», – диде Зөлфирә.

Аларның гаиләләре искиткеч. Шундый якын иттеләр алар мине. Алар бит хәзер авылда яшиләр һәм кәҗә асрыйлар. Үзләренең бердәнбер кәҗәләренә дә «Зөлфирә» дип исем куштылар. Мин башта ышанмаган идем. Хәзер Наилә апа ачуланып йөри: «Зөлфирә» дип исем куштык та, ни сөте юк, үзе кысыр, нәрсә эшләтергә белмибез», – ди. Алмаз тыңлап торды да: «Фирзәр абый, Наилә апа, сез инде мулла чакыртып, исемен алыштырыгыз да, хәл итегез инде. Зөлфирә исемле ит кисәге булып йөрмәсен инде», – диде.

Зөлфирәне җырлатырга дип, Фирзәр абый баянын алып чыкты. Иң күп алкышлар шушы «Ромашкалар» җырына булгандыр. Баян, Зөлфирәнең тавышы бу җырның сагышын тагын да ныграк арттыра. Әйтәм бит, элеккечә итеп, рәхәт итеп төзелгән иде концерт программасы.

Фирзәр абый үзе генә дә баянда уйнап, хитларын – «Өзелгәнсең сиреньнән», «Бер генә минутка» җырларын җырлады. «Баян күтәргән килеш Алмазның сөйләгәнен көтә-көтә бөкрем чыга язды», – дип тә көлдерде.

«Тормышта иптәшләр «до хрена» булды»

Менә шушы урында концертның башыннан азагына кадәр хөкем сөргән мәхәббәт темасы турында да сөйләргә вакыт җитте. Фирзәр абый белән хатыны Наилә ханымның тормыш юлы турында күпләр беләдер. Узган ел аларның өйләнешүләренә 45 ел булган. Фирзәр абый, хатынына багышлап, «Кадереңне белеп бетердем микән» дигән җыр башкарды.

16 ел элек хатынның 50 яшенә язган идем бу җырны. Юбилеенда 50 кеше алдына чыгып басып, «төрле вакыт булгандыр, гафу ит» дип әйтеп булмый бит инде. Хатын белән өйләнешкәнгә 45 яшь булды. «Хатын» дип сөйлим инде, «тормыш иптәше» дип әйтмим. Тормышта иптәшләр «до хрена» булды минем, – диде Фирзәр Мортазин.

Сәхнәгә чыккан җырчылар да Наилә апаны искә алмый үтмәделәр. «Фирзәр абыйны Фирзәр абый итеп тотучы кеше бар – ул да булса, аның тормыш чәчәге Наилә апа. Аның оста куллы икәнен дә, ризыклары искиткеч тәмле икәнен дә белүчеләр бардыр», – диде Зөлфирә Мирзаянова.

Раяз Фасыйхов та Фирзәр Мортазинның «гаилә хәлләрен» сөйләп алды.

Аның яшь чактагы җырларында романтика, мәхәббәт, мәсәлән, «Хуш инде», «Бер генә минутка» җырлары. Бүген махсус карадым: җырлары бөтенесе дә Наилә апага багышланган. «Утка сал, суга сал, газга сал...» Мин дә утка да, газга да, суга да түли белмим, аны Люция эшли. Аннары «Сине югалтудан куркам никтер» – һичшиксез! Гримеркага керсәгез, анда: «Наилә, ремень кайда?», «Наилә, ботинка кайда?», «Наилә, акчалар кайда?».

«Яшь чагында кадереңне белеп бетердем микән, үпкәләткән чакларымда гафу үтендем микән» дигәне – «ужас» шәп җыр! Олыгайгач мин дә җырлармын әле, дип уйлап куйдым. Ә Алмазга кызыгып булмый. Үзеңнән 10 яшькә яшь хатын алмыйлар инде аны. Минем хатын миннән 1 яшькә зур. Булды, шуның белән бетердем, – диде Раяз Фасыйхов, «артык» сөйли башлаганын үзе үк аңлап.

«Ул бик «блатной», матур иде. Артыннан кызлар күп йөрде»

(Концерт бетүгә, сәхнә артына кердем. Фирзәр абый күлмәген салып ташлады да: «Наилә, мә, кайда минем кофта?» – дип, күлмәген хатынына тоттырып куйды). Фирзәр абыйның: «Наиләгә өйләнмәгән булсам, ялгыш юлдан китә идем», – дип әйткәне булган. Наилә апа белән тиз генә сөйләшеп алдык.

Ул бик «блатной», матур иде. Артыннан кызлар күп йөрде. Лениногорскида укый, мин – авыл кызы. Чуклы-чуклы, ап-ак чалбарлар киеп кайта иде. Минем арттан килер дип уйламадым да.

Шулай бер вакытны абый белән печән бушатып яталар. Без килдек тә, үзенә күз салдым. Ул вакытта егетем дә бар иде әле. Аннары кино вакытында яныма килеп утыра башлады. «Иптәш кызларымны озатыр инде, мине озатмый инде бу», – дип уйлыйм. Бер вакытны минем артткан кайтты. Шуннан танышып киттек. «Синең егетең бар икәнен дә беләм инде мин. Син минем белән йөрисеңме? Кемне сайлыйсың?» – ди. «Сине сайлыйм», – дидем, анда күз төшкән иде инде. 2 ел бергә йөрдек. Өйләнешкәндә Фирзәргә 20 яшь, миңа 19 иде.

Иртә була, дип уйламадыгызмы?

«Кияүгә чыгарга сорый», – дип кайткач, күршедәге Дания апа: «Наным, мин карт кыз булып калдым. Алучы булганда чык», – диде. Мин аның сүзен тыңлап, тизрәк кияүгә чыктым.

Хәзер авылда яшисез, кәҗәләр асрыйсыз икән.

7 ел Казанда яшәдек. Фирзәр Казанны яратмады. «Авылга кайтыйк, туган якка», – диде. Авылда рәхәтләнеп яшибез. 100 каз, 100 бройлер асрыйбыз, 4 кәҗәм бар. Мине ул санаторийларга, чит илләргә җибәрә, үзе барырга яратмый, берүзе кәҗәләрне, терлекләрен карый.

Сез ир белән хатын гына түгел, дус та була алгансыз.

Төрле вакыт була. Дус та булдык, тавыш чыкмыйча да тормагандыр. Бик күп тавыш акча җитмәгәннән чыга. Хәзер, Аллаһка шөкер, талашмыйбыз да, әрләшмибез дә, матур гына яшибез. Быел мин бераз тавышлана башласам: «Гаилә елы», акырма, Наилә», – ди дә, көлеп җибәрәбез. Төрле чак була инде.

Киленебез әйбәт, киявебез әйбәт, алардан уңдык. Фирзәр үзе гади, яхшы кеше булганга, Аллаһы Тәгалә әйбәт кешеләр биргәндер инде. Дусларын хөрмәт итә, булган акчаны тотарга тырыша, мал җыю турында уйламый ул.

Ул беренче җырларын миңа тыңлата. Дусларыбыз бик күп, бездә гел кунаклар. Әле бүген юлда сөйләшеп киләбез: «Фирзәр, мин үземне синнән башка күз алдына да китерә алмыйм», – дим. «Мин дә, озак кына яшик инде. Мин синнән башка яши алмыйм», – ди ул да.

Бәхетле чор

Концертында соңгы 3 җыр итеп, Фирзәр Мортазин иң кадерле кешеләргә багышланган җырларын сайлап алган. Нәкыйп Галимов сүзләренә язган «Бәхетле чор» җырын җырлар алдыннан уйланып та алды.

Нәрсә соң ул бәхетле чор? Беренчедән, хатының белән яратышып өйләнешкән чордыр. Аннан соң балалар туа – тагын бер бәхетле чор. Аннары кызны кияүгә бирәсең, ул башка кешегә әти-әни дип йөри башлый. Малай үзенең йортына чыгып китә. Зур гына йортта хатын белән икәү кара-каршы каласың. Ул – үзенә бер чор. Оныклар туа – тагын бер бәхетле чор. Алар кайтып, икешәр атна бөтен дөньяңны туздырып китү дә – үзенә бер бәхетле чор. Киткәч тә – иң яхшы чор, – дип көлдерде Фирзәр Мортазин.

Икенче итеп, «нәрсә генә эшләсәң дә сине гафу итә торган ике кеше – ул әткәй белән әнкәй» дип, «Кадерле, сөекле картларым» җырын башкарды. Концертны «Мәхәббәтле йортта гына яшәве рәхәт була, яратудан гына җиргә бәхетле бала туа» җыры белән тәмамлады. Чыннан да гомер көзенә кереп баручы, гомерен мәхәббәттә үткәрүче кешенең тормышын чагылдырган концерт булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100