Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гаиләбезне үтерер өчен бозым ясадылар»

«Минем бу тарихымны әкият итеп язарсыңмы, кызым, чын итеп язарсыңмы, әмма ничек бар, шулай сөйләп бирәм үзеңә. Мин инде алтмыш сигезенче яшемне тутырырдым. Бу хакта бүгенге көнгәчә бер генә кешегә дә сөйләргә кыйганым булмады. Сиңа сөйлим, бушанам әле. Исемемне язмассың, яме, кызым», - дип башлады сөйләмен карчык.

news_top_970_100

«Мин ул чагында зыялы укытучылар гаиләсендә үсеп җитлеккән, пешкән җиләк кебек сылу, бик грамоталы, бик белемле, бик тәрбияле 21 яшьтәге кыз-бала идем. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен үзләштереп, укуны уңышлы тәмамлап, үзем туып үскән районның бер авылына мәктәп-интернатка укытучы булып кайтып төштем. Сыным инеш буендагы камышлар кебек төз, буем озын, билем нечкә, күзем шомырт, кашым ай кебек кыйгач, чәчем чем-кара, озын, калын, күз явын алырлык… Мин япь-яшь, сып-сылу. Тимер каптырмалы ак туфлиләремнең үкчәләре белән шак-шок басып төз атлап мәктәп коридорыннан атлап керәм иртә белән. Бөтенесе миңа борылып-борылып карап кала. Пыш-пыш килешеп сөйләшә дә башлыйлар үзара. Мин яңа кеше бит. Авыл җиренә ул заманда яңа кеше килеп төшкәч, бигрәк тә яшь кеше булса, игътибар бик олы һәм бик озак була торган иде. Мин моңа аптырамадым.

Мине мәктәптә бик тиз яраттылар. Укытучылар, нигездә, өлкәннәр иде. Яшьләрдән мин берүзем диярлек. Мин зур шәһәрдә яңа белем алып кайткан, «свежий» белгеч бит. Укучылар да яраттылар. Яшь булгангадыр, тиз үз иттеләр. Завуч та беренче дәресләремне тыңларга кергән җиреннән мине мактап-мактап, «молодец» дип аркамнан сөеп чыгып китте. Укытучылар да чит итмәделәр, үз араларына кабул иттеләр, минем белән аралаштылар, ярдәм итәргә тордылар. Кыскасы, мәктәп мине үзем көткәннән дә яхшырак каршы алды һәм кабул итте. Сөендем.

Матур итеп, пөхтә итеп киенеп килә идем дәресләремә. Мин үземне бик карадым. Матурны ярата идем, үкчәле туфлиләр, күлмәкләр, итәкләр киеп, керфек-иренемне буяп матур итеп йөри торган булдым. Бөтен мәктәп минем чәчемә «аһ» килә иде. Озын бит. Калын. Кап-кара. Чәчең матур да матур дип кем генә әйтмәде микән. Үреп сала идем күкрәгемә, әмма дәрестә укучылар янына килеп парта өстенә иелеп тегене яисә моны аңлатканда, мәсәлән, теге артык озын толым миңа да, укучыларга комачаулый иде. Шуңа күрә мин чәчемне башта үрә, аннары озын калын толымны бөтереп кадап куя торган булдым. Ул бик матур килеп чыга иде. Минем чәчемә сокланып карамаган кеше юк иде мәктәптә.

Авылга килеп төшкәч, мине бер матур гына йортка урнаштырдылар. Минем яшьтәге кызлары булган, минем әти-әни яшендәге апа белән абыйның йорты иде бу. Мин алар белән яшим һәм бик зур булмаган күләмдә акча түләп барам. Бик яхшы кешеләр үзләре. Дүрт сыерлары бар, таңда торып шуларны савалар иде. Аннары сөтне саталар иде. Кызлары Әлфия (исемен үзгәртеп әйтәм) белән бик тиз дуслаштык. Яшьләребез бер чама булгангамы, холыкларыбыз туры килгәнгәме, беренче көннән үк бертуган сеңелләр кебек бергә йокладык, бергә уяндык, төннәр буе серләшеп чыктык, көлештек, уйнаштык. Безнең яшь, дәртле, ут кебек чак бит.

Әлфия мәктәпне тәмамлагач, тегүче һөнәрен үзләштерер өчен, райондагы техникумга укырга кергән булган, шунда укып йөреше, тәмамларга ике курсы калып килә иде әле. Без Әлфия белән гомер буе дуслар булган кебек якын булдык. Зур караватта икәү йоклый идек. Төне буе йокламыйча сөйләшеп чыгабыз. Аннары иртән ул укырга, мин эшкә көчкә торып чыгып китәбез. Бер чыгып киткәч, хәл керә үзе, яшь чакта дәрт күп бит ул, аруны белмисең.

Аннары Әлфия мине кичләрен клубка алып чыга башлады. Мин моңарчы үз авылымда кичен клубка чыгып йөрми идем. Миңа бу таныш әйбер түгел. Башта карыштым инде, юк, минәйтәм, читенсенәм, укытучы булып килгән кеше кичен клубта йөри димени. Әлфия и кыстый, и кыстый. Әйдә инде, чыгыйк инде, анда егет-кызлар күп була, күңелле, ди. Мин һаман үземнекендә торам, юк, миңа читен, оялам, дим.

Кыстый торгач, тәки алып чыгып китте бу мине клубка. Матур күлмәгеңне, үкчәле туфлиләреңне ки, хәзер чәчеңне матур итеп җыябыз, иренеңне буярга онытма, дия-дия мине башта җыендырды әле. Әниләре иртүк торып эшли башлый торган кешеләр булгач, кичен бик иртә ятып йоклыйлар иде. Бик каты арып йоклаганга күрәдерме, безнең өйдән чыгып-кереп йөргәнне дә ишетми йоклыйлар иде. Шуңа әйтеп-нитеп тә тормыйча, бизәнеп-ясанып чыгып китә торган булдык.

Башта бик оялып кына тора торган булдым, егет-кызлар күп чыга торган иде. Мин берсен дә белмим бит. Таныш булмаган кешеләр арасына читтән килгән яңа кеше буларак килеп керү читен бит ул. Баштан-аяк күзләре белән капшыйлар мине, тикшерәләр башта. Кызлар кырын карыйлар инде, шәһәрдән укып кайткан, «ыспай» киенгән, чибәр кызны, әлбәттә, колач җәеп каршы алмыйлар. Мин авыл кызларыннан нык кына аерылып торам шул. Ничектер затлырак, шәһәрчәрәк.

Егетләр инде, билгеле, бөтенләй ис-акылларын җуйдылар мине күргәч. Әлфия әйткәнчә, алар беренче кичне үк мине үзара бүлешә башлаганнар икән хәтта. Өйгә кадәр озата кайту өчен чиратка басканнар, ди. Моны белгәч бик оялдым инде. Кызардым. Егетләр игътибарын кабул итә белергә өйрәнмәгән бит мин, моңарчы мин өйдән чыкмадым, баш күтәрмичә укыдым да укыдым, әниләрнең тәрбиясе дә нык булды.

Акрынлап өйрәнеп киттем. Егет-кызлар белән аралаша, кайберләре белән дуслаша ук башладым. Әлфия кайчак мин иртәгә иртә белән мәктәпкә барасымны уйлап кайтырга чыкканда да әле кала иде. Кайт, мине көтмә, ди. Андый очракларда берүзем кайтырга чыгарга шүрлим. Соң бит. Караңгы. Егетләр озата кайтырга тәкъдим итсә, ризалаша идем.

Бер егет шулай бик озак озатып йөрде үземне. Капка төбенә кайтып җиткәнче хәйран гына юл узасы. Минем белән и сөйләшмәкче була, и сөйләшмәкче була теге. Ә миңа бармы да юкмы, борынымны чөям дә, үкчәле туфлиләрем белән шак-шок басып тиз-тиз атлый бирәм. Аның белән сөйләшеп тору миңа нигә кирәк, янәсе. Сөйләштерергә тырыша-тырыша егет, ә мин борылып та карамыйм үзенә. Әйе-юк, ыһы ише җаваплар гына бирәм.

Әмма мине озатудан туктамый бит теге, шайтан. Йөри дә йөри һаман. Теңкәмә тиеп бетерде. Аптырагач, мәктәптән эш көне тәмамлангач кайтырга чыкканымны көтеп чатта ук тора башлады. Көпә-көндез. Җир тишегенә кереп китәрлек булдым. «Кеше-кара күрсә әллә нәрсә уйлар, торма монда, җүләр, кит, Алла хакы өчен, оят итмә мине!», дип кычкырам да, шак-шок басып өйгә таба ашыгам. Өйгә кайтып җиткәнче ачуым кайный, битләрем кызыша гарьләнүдән. Ник мине авыл халкы алдында оят итеп артымнан йөри, мин бит укытучы кеше, имеш.

Ул үзе бер дә начар егет түгел түгеллеген. Озын буйлы, чибәр, зәңгәр күзле, көдрә чәчле. Спортсмен. Авыл егетләре арасында ике генә егеттә мотоцикл бар, берсе — ул. Мәктәптә бик яхшы укыган, диләр. Гаиләсе дә әйбәт ахры. Бик тәрбияле, акыллы үзе. Әмма мин бит укытучы кеше! Ничек инде мин балаларга белем бирергә дип килгән җиремнән оялмыйча гыйшык-мыйшык уйнап йөрим ди?! Башка сыймаслык нәрсә! Ояты ни тора бит!

Тик шулай кояш баегач яшеренеп кенә күрешеп, сөйләшеп йөри торгач, тәки үзенә каратты бу мине. Чибәр шул. Тәмле телле. Тәрбияле, акыллы. Тыйнак та, кирәк җирдә кыю да. Бик җитди егет үзе. Мотоциклына утыртып ерак урнашкан бик матур чишмәгә алып төшә иде. Анда төшкәч, чәчкәләр җыеп куеныма сала. Каен артына посып бит очымнан үбеп алды беркөн. Котым алынды! Каты тәрбия астында үстерелгән бала буларак, 21 яшемдә каен артына посып битемнән үптерү минем өчен әле башка сыймаслык нәрсә иде. Кып-кызыл булдым. Көлке дә инде.

Шулай очрашып йөри торгач, бу егет миңа мәхәббәтен аңлатты, өйләнешү турында сүз кузгата башлады. Быел җәй туй уздырабыз, өй сала башлыйм, ди. Мин ни әйтергә дә белмәдем. Болай качып-посып йөргәнче өйләнешү дөрес була инде. Мин яратам үзен. Ул да мине сөя. Яшебез өйләнешү өчен таман. Ризалаштым. Әниләргә хәбәр салдым. Әти-әниләрне таныштырдык та, никах укыттык.

Мин иремнең йортына килен булып килдем. «Әти» һәм «әнием», ирем белән яши башладым. Әлфия белән араларыбыз суынды. Әллә мин аларда яшәми башлаганга, күрешүләребез кимегәнгә, әллә башка бер сәбәп аркасында Әлфия мине онытты. Минем әллә ни вакытым юк иде элеккечә иптәш кызлар белән көлешеп-уйнашып йөрергә. Мин бит укытучы гына түгел, килен, хатын да. Эштән кайткач, каенана көен көйлисе. Ирем кайтуга ашарга пешереп торасы.

Каенатам бик яхшы кеше булды. Бер каты сүз әйтмәде, какмады, киресенчә, җылы сүз белән юатып, ярдәм итеп торды. Ә каенанамның холкы авыр булды. Башта мине яхшы кабул иткән төсле булса да, бераздан миндә гаеп эзли башлады, я теге, я бу өчен тиргәп тик торды. Уртак тел таба алмадык. Ярый әле каенатам юатып тора иде. Еш кына ул мине каенанамнан кыерсыттырмыйча, яклый да төшә иде. Рәхмәт кенә инде үзенә. Каенатам озак яшәмәде. Кинәт авырып китеп, бик каты боегып, картаеп, бакыйлыкка күчте. Аны җирләгәч, каенанам бераз басылып торган иде. Мин аңа бик ярдәм итәргә тырыштым, терәк булдым. Югалту кичергән каенанамны бик кызгандым, ничек булса да ярдәм итәргә, аңа карата игътибарлы булырга тырыштым. Ул мине яратмавыннан туктамады, әлбәттә. Һаман гаеп табып торды.

Ирем мине яклап бер каршы сүз дә дәшмәде әнисенә. Көнозын эштә булганга күрә, ул безнең бәхәсләшүләрне ишетми дә иде инде. Төнлә кайтып кереп ашый да йокларга ята. Без әллә ни сөйләшеп тә өлгермибез. Шулай итеп, аралар суынды.

Ял көнендә мунча ягыш бит. Мин шулай беркөнне мунчада тәртип урнаштырып, яхшылап юып чыгып, сулар ташып ягып җибәрергә дип мунчага киттем. Анда шактый җыештырасы әйбер бар иде. Каенатаны җирләгәннән соң аның кием-салымын яхшылап төреп тартмаларга җыеп куярга кирәк иде. Ихатада кигән киемнәре шунда, өй киемнәре. Алар өй түрендә эленеп тормас бит инде, дип җыеп мунча алачыгына илтеп куйган идем. Яллар җиткәч атна азагында яхшылап төреп урнаштырып куярмын, дигән идем.

Шулай, мунчага барып ишекне ачып җибәрсәм… Идән буйлап буй-буй итеп туфрак чәчелгән. Минем моны күргәч сыным катты, ни кычкырырга, ни еларга белмичә һушым китеп басып торам. Нәрсә бу? Бу шулкадәр куркыныч тоелды ки, мин баскан урынымнан кузгалырга да кыймыйча озак кына басып тордым. Ни уйларга да белмәдем. Бер генә нәрсә гоманлый алдым: зират туфрагы алып килеп сипкәннәр. Шундый куркыныч әйберләр ишетештергән бар иде, имеш, гаиләдә берәү үлеп киткәннән соң аны җирләгәндә зираттан туфрак алып кайтып гаилә яшәгән йорт ишек төбенә сипсәң, гаилә бөтенләй кырылып бетәчәк. Бер-бер артлы үлеп бетәчәкләр, янәсе.

Моның ише әйберләрне ишетештергәндә ышанып бетмисең бит ул, кем шундый куркыныч адымга барыр, булмас, дип уйлыйсың. Әмма менә күз алдымда мунча идәне буйлап кара туфрак сибелеп ята… Бу уйлардан аякларым йомшара башлады, аңымны җуям ахры, дип торам. Тик тиз арада үземне кулга алдым да башка берәүгә дә әйтми-нитмичә бу туфракны җыеп алырга булдым. Өйдәгеләргә сөйләп куркытасым, өйгә шом кертәсем килмәде. Белмәсеннәр, тынычрак яшәрбез, дидем. Аннан башка да өйдә тынгы юк, бар нәрсәнең яме китте, каенанам ирен җирләгәннән соң картаеп, кибеп калды, холкы тагы да бозылды, йөзеннән нур китте, ирем миңа карата суынды, холыксызлана, кичен эштән салгалаштырып кайта башлады.

Боларның барысын да уйладым да, шушы гына җитми тора, диеп, туфракны тиз-тиз генә җыеп алырга һәм онытырга карар кылдым. Кулымның тиресенә тидермәскә тырыша-тырыша чүпрәк аша җыеп полиэтилен капчыкка тутырдым туфракны. Әмма җыеп бетергәндә генә аңладым: үреп куелган озын чәчемнең очы идән буйлап туфракны себереп барган. Аңладым да, сикереп тордым. Чәчемне селкеп тузанны койдым. Тиз-тиз генә туфракны җыеп алып бакча башындагы тирес өеменә күмеп куйдым. Идәннәрне ышкып юып чыктым. Сулар ташып мунчаны ягып җибәрдем. Каенатаның киемнәрен төреп җыясы тәмам онытылды, ул киемнәр шунда мунча алачыгында өелеп калды.

Кичен без каенана белән өйдә чакта, мин аш бүлмәсендә тирли-пешә ирем кайтуга ашарга пешергән арада безнең мунча әкрен генә янып утырган. Күрше хатыны каравыл кычкырып чабып кермәсә, белми дә кала идек. Мунча дөрләп янып бетте. Ирем эшеннән кайтып керүгә мунча көлгә әйләнгән иде инде. Ничек алай булды, ни рәвешле ут капты, беркем аңламады. Сәер генә янды да бетте. Бөтен авыл халкы бот чабып карап торды.

Бер минем генә күңелдә шом: башлануы микәнни инде бу зәхмәтнең? Беркемгә берни сиздермәдем. Юк, бу вакыйгалар арасында бернинди элемтә юк, мунчага ут капкандыр, ярар, иң мөһиме — башыбыз исән, мунчасы гына төзелер, дип үземне тынычландырырга тырыштым.

Бу хакта онытырга, бу сәер вакыйгалар турында уйламаска тырышып йөри торгач, тәмам тынычландым. Онытылды. Шөкер, өйдәгеләр исән-сау. Чир, авыру ише нәрсә дә, шөкер, кермәде өйгә. Каенанам һаман шулай ук миннән гаеп эзли тора. Минем генә тирем калынайды еллар уза торгач, үзем дә олыгая барам бит, артык игътибар итми башладым. Үртәлмим дә, күңелемә якын да алмыйм. Яшем бара, әни булырга тәмам соңарганчы сабый алып кайтырга иде, дигән уйлар туа башлады башымда. Бер бала булса да алып кайтып өлгерергә кирәк, яшебез бара бит, дип иремә әйтештерә башладым.

Аллага шөкер, озак тырышканнан соң балага уздым. Яңа мунча төзеп куйдык. Йөкле чорым бик җиңел узды. Авыртынмыйча, җиңел генә тугыз ай йөреп чыктым. Бердәнбер борчыган нәрсә — балага узгач бик каты чәчем коела башлады. Учлап-учлап коелды. Иртә белән уянгач мендәрдән озын кара чәчләремне җыеп ала идем, олы бер йомгак килеп чыга иде. Идән буйлап җыеп йөрдем чәчләремне. Кап-калын чәчләрем тугыз ай эчендә тәмам юкарып, сирәгәеп калды. Йөкле вакытта күп хатын-кызларның чәчләре шулай коела башлый, бу гормоннар белән бәйле. Шуңа күрә бу мәсьәлә мине артык борчымады, куркытмады.

Кызым туды. Гел үзем кебек сып-сылу, шомырт күзле, кап-кара чәчле, кыйгач кашлы кызым туды. Мин бәхетнең нәрсә икәнен моңарчы белмәгән икән. Бу әйтеп-аңлатып бетерә торган хис түгел, бу ниндидер сихри рәхәтлек, чиксез бәхет. Балабыз тугач мәңге якты йөз күрсәтмәгән каенанам да йомшарып китте, ирем дә миңа, кызыбызга карата игътибарлы, назлы була башлады. Өйдә тынычлык, рәхәтлек урнашты. Ызгыш-талаш тынды. Нәни сабый көлүе генә ишетелеп торды. Бердәнбер борчуым калды — чәчем һаман учлап-учлап коела бирде.

Шулай тыныч кына яши бирдек. Шөкер, каенанам белән дә, ирем белән дә мөнәсәбәтләребез зарланырлык түгел. Тик чәчем коелуны берничек туктата алмадым. Кап-кара, кап-калын, озын чәчкәйләрем коелып бетте. Башымда пеләшләнеп калган зур-зур таплар пәйда булды. Моны яшерер өчен яулык ябып йөри башларга мәҗбүр булдым. Үзәгемне өзеп авыл халкы вакыт-вакыт «ник матур чәчләреңне яшереп йөри башладың, бик күркәм иделәр бит, сал инде яулыгыңны, элеккечә матур булып йөр» дип әйтеп-әйтеп ала торган булды. Ә чәчем һаман бертуктаусыз коелды…

Кызым үсеп буй җитте. Мәктәпне тәмамлап, табиб белемен үзләштерде. Университетта бергә укыганда танышкан бер бик акыллы егет белән кавыштылар, туй уйнадык. Кызлары туды. Кызымның нәкъ минем яшь чагымдагы кебек озын кара чәчләре сирәгәя башлаганын сизеп, кызым, чәчләрең юкарып киткәндәй булган әле, дип сүз кузгаттым. Әйе, әни, йөкле вакытта коела башладылар алар, шуннан бирле туктатып булмый әле, борчылма ла, бер туктар ул, диде. Тик минем күңелдә шом: кызым да бөтен чәчен югалтса… Үземнең башымда япь-яшь хатын килеш бер бөртек чәч калмады. Яулык астында яшереп йөрим. Кызым өчен курку минем күңелемне чолгап алды. Әмма мин яхшыга ышанырга, позитив уйларга тырыштым.

Бүген инде оныгыма 17 яшь. Чәче кап-кара. Озын. Нәкъ минем яшь чагым… Коела чәчләре. Учлап. И, чәчем коела, нишләтергә дә белгән юк, дип әйтеп-әйтеп ала. Мин яшь кычыткан суы белән чайкап кара, суган суын сыгып сөртеп кара, кызым, булышыр, дигән булам инде. Әмма үзем шикләнәм: бер минем генә чәчемә түгел, кызларымның, кызларымның кызларының, аларның да кызларының чәчләренә төшә торган бозым-сихер ише нәрсә булмадымы икән ул… Шигемне кыз-оныкларыма белдермәскә, сиздермәскә тырышам инде. Куркып-нитеп калырлар, дип борчылам.

Әмма үзем бу хәсрәтнең сәбәбен шул ялгыш чәчем белән себергән туфрактан гына күрәм. Еллар уза торган саен, и, үкенәм шул вакытта ул туфракны җыярга карар кылганыма. Ник тидем, никләр җыярга булдым, никләр чәчемне җыеп куймаган идем микән, их, никләр шулай иттем соң, дип уйланам. Үземне эчемнән ашыйм. Беркемгә дә сөйли дә алмыйм. Читенсенәм, куркам. Шул вакытта, бәлки, тотынмаган булсам, әллә үземнең дә, балаларымның да чәчләре сәламәт булыр иде, дип уйланам. Мунча ул кичне янып көлгә калмаган булса, без мунчада юынып чыксак, бер-бер артлы үлеп бетәр идек микән әллә, Ходаем, дип тә шикләнәм.

Бу уйлар белән гомер буе берүзем мин, кызым. Бик авыр. Авылдагы һәр кешедән шикләнеп, куркып яшәргә туры килә әле һаман. Кемнең куллары алып килеп сипкәнен белмим бит… Боларның бөтенесен үз эчемдә генә саклавым да миңа бик читен булды. Беркем белән бүлешергә кыймадым шул. Менә сиңа сөйләдем, бушандым әле. Җиңел булып китте кебек.

Сакланганны саклармын дигән Ходай, андый-мондый нәрсәләрдән сак булыгыз. Бик ышанып бетмәсәгез дә, шикле нәрсәләрдән барыбер сакланырга тырышыгыз. Балаларыгызны саклагыз. Пычрак күңелле кешеләр юк түгел шул, бар. Аларның уена нәрсә килмәс. Уйнап карамагыз мондый әйберләргә, игътибарлы булыгыз. Минем тарихым кемгәдер гыйбрәт булыр, кемгәдер — сабак. Кемдер тфү, әкият дияр, ышанмас. Ә шулай да булмас димәгез, дөнья булгач, әллә ниләр була икән ул».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100