Антропологлар кешеләрнең гайбәт сөйләшү сәбәбен ачыклаган. Офиста эшләүчеләр дә, Африка фермерлары да гайбәт сөйләргә мөмкин. Кешеләр, репутациясенә карап, уңышлы яки уңышсыз була, ләкин моңа ил дә, мәдәният тә, белем дәрәҗәсе дә йогынты ясый алмый. Бу турыда «Наука» каналында тапшыруда сөйләделәр.
АКШ галимнәре уздырган экспериментлар шуны ачыклаган – кешенең артында сөйләшкән сүзләр аңа башкаларның мөнәсәбәтен, ягъни аңа өстәмә ресурс (мәсәлән, бүләкләү) бирү ихтималын күрсәтә. АКШ һәм Һиндстан офисларында эшләүче 120 кеше һәм Африкада фермерлык белән шөгыльләнүче нганду халкыннан булган 40 кеше белән эксперимент ясаганнар.
Бу очракта «гайбәт» дигән төшенчә, кеше үзе булмаганда, аның турында мәгълүмат алмашуны аңлата. Ягъни сүзләр тәнкыйтьли торган да, мактау да булырга мөмкин.
Антропологлар «гайбәт – кешелек дөньясының аерылгысыз билгесе» дип саный. Ләкин җәмгыятьтә кеше артында сөйләшү нинди функция башкаруын аермачык аңлата алмыйлар. Яңа тикшеренү исә гайбәт һәм кешегә өстәмә ресрурс алу ихтималы арасында бәйлелекне күрсәткән.
Экспериментта кешеләргә ике сценарий бирелә – эштә һәм гаиләдә. Эш сценариенда офис хезмәткәрләренә коллегаларына премия түләү турында, ә гаилә сцениариенда туганыңа кыйммәтле әйбер бүләк итү-итмәү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Нганду фермерларына исә яллаган эшчегә өстәмә түләү бирү яки туганыңа матур кием бүләк итү мәсьәләсе тәкъдим ителә.
Моны хәл иткәнче, бүләкләнәсе кеше турында, аның төрле очраклардагы гамәлләре турында сөйлиләр.
Нәтиҗә офис хезмәткәрләре өчен дә, туганнар яки фермерлар өчен дә бер төрле була: экспериментта катнашучылар яхшы сүзләр сөйләнгән кешеләрне бүләкләү турында карар кабул итә, диелә хәбәрдә.
- «Мин гайбәт сатмыйм, дөресен сөйлим» дию гайбәткә керәме? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазе