Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мин гайбәт сатмыйм, дөресен сөйлим» дию гайбәткә керәме? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазе

Нәрсә ул гайбәт? Сөйләр сүзең, хак булса да, гайбәткә санала аламы? Гайбәт сөйләүдән ничек сакланырга?

news_top_970_100
«Мин гайбәт сатмыйм, дөресен сөйлим» дию гайбәткә керәме? Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазе
Михаил Захаров

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ураза дәресләренең чираттагысында тел уразасын бозучы гайбәт сүз гөнаһы турында сөйли.

«Әссәләмүгаләйкүм, кадерле, сөекле дин кардәшләребез. Аллаһы Тәгалә һәрберегезгә хәерле тормыш, дөнья һәм ахирәт бәхетләрен насыйп итсен. Рамазан дәресләрен дәвам итәбез.

Тел – ул кеше тәнендә бик кирәк, бик мөһим, әмма, шул ук вакытта, бик тә куркыныч булган әгъза. Адәм баласының тәнендә булган башка әгъзалар көн саен шушы телне күзләп, шуннан шөлләп, куркып, дер селкенеп торалар. Моңа дәлил итеп, сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйткән: «Һәр көнне иртә белән кешенең тәнендәге бөтен әгъзалар да телне вәгазьләргә, шелтәләргә тотыналар: «Әй тел, Аллаһтан курык син! Чамала, әгәр син туры юлдан барсаң – без сиңа бәйләнгән – без дә туры юлдан барабыз. Әгәр син тайпылсаң, без дә тайпылачакбыз», – дип, һәрдаим телне шулай вәгазьләп торалар, бу имам Әхмәд һәм имам әт-Тирмизи җыентыкларында килә.

Ураза тотканда, без телебезне аеруча ике нәрсәдән сакларга тиешбез: гайбәттән һәм ялган сөйләүдән. Сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: «Ураза – кешене уттан саклаучы калкан, әгәр бу калканны гайбәт тишмәсә», – дигән. Шуңа күрә, ураза сине саклый Аллаһның ачуыннан, газабыннан, әмма ләкин гайбәткә кереп китсәң, синең бу калканың ярыла, тишелә һәм аның файдасы булмый. Шуңа күрә изге сәләфләребез әйткәннәр: «Гайбәт сөйләү уразаны җимерә, ә истигъфар – гафу үтенү – аны кире төзәтә», – дигәннәр. Уразаны җимерми генә тота алсаң, тот, дип нәсыйхәт кылганнар.

Ялганның нәрсә икәнен беләбез. Ә нәрсә соң ул гайбәт? Күп вакытта кешеләр башкаларны яманлап сүз йөртәләр дә, «нигә гайбәт сөйлисең» дигәч, «юк, мин гайбәт сатмыйм, мин дөресен сөйлим» диләр. Әгәр дә кеше артында ул үзе турында ишетергә теләмәгән сүз сөйләнелсә, бу – гайбәт була, хәтта дөрес булса да. Һәм бу – үлгән кешенең итен ашау белән бер гөнаһта була. Шуңа күрә алдана күрмәгез, «мин алдамыйм, дөресен сөйлим» дип, гайбәт сөйләп йөрмәгез.

Гайбәт сөйләү һәм ялган – ни өчен алардан ураза тоту бик авыр? Чөнки алар сизелмичә кереп китәләр. Менә генә гайбәтсез һәм ялгансыз яшәдең, тормышта нәрсәдер килеп чыкты да, шундук бу гөнаһка кереп, уразаңны юкка чыгардың. Шуңа күрә имамыбыз Мөҗәһит: «Ураза тотучыга иң җиңел һәм сиздермичә үтеп керә торган нәрсәләр – гайбәт һәм ялган сөйләү», – дигән. Икенче бер сүзендә: «Ураза тотучы уразасы сәламәт булсын, ягъни төзек, саваплы булсын, дисә, гайбәт һәм ялганнардан тыелсын», – дигән. Тагын бер зур галимебез Әбү әл-Галия әйткән: «Ураза тотучы ятагында ятып йокласа да, аңа фәрештәләр гыйбадәт савабы язарлар, әгәр дә ул гайбәт сөйләргә тотынмаса», – ди. Гайбәт сөйли башлады – әҗер-савап язылудан туктала, ураза ач торуга гына әйләнеп кала.

Тел үзенең табигате буенча беркайчан да армый. Кайбер кешеләрнең телләре тәүлегенә 25 сәгать хезмәт итәргә дә әзер, туктый алмый. Тел армый, ләкин беркайчан да бер нәрсәне онытырга ярамый: Аллаһы Тәгалә безгә билгеләп куйган, безнең авыздан чыккан һәрбер яман һәм яхшы сүзне язып, беркетмә белән беркетеп баручы фәрештәләр дә армыйлар. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтте: «Адәм баласы авызыннан бер генә аваз чыгарса да, шундук беркайчан армый-талмый торган фәрештә-сакчы моны язып куя», – диде. Бу хакта тагын аятьләр бардыр. Шуңа күрә һәрбер сүз өчен кыямәт көнендә тәнебезнең җавап тотасы бар, тел сөяксез, дип, тизрәк сөйләргә ашыкмыйк, аның ахырын уйлап эш итик.

Кайбер кешеләр тел белән кылынган гөнаһларны бөтенләй гөнаһ дип тә күрмиләр. Мин бит кешегә сукмыйм, мин кеше таламыйм, кеше үтермим, диләр. Бу – бик зур ялгышу, бик зур саташу. Чөнки еш кына кешенең дөнья тормышын җимерә һәм ахирәттә үзен зур газапларга дучар итә менә шушы кечкенә генә «тел» дигән әгъза.

Сөекле пәйгамбәребез үзенең бер сәхабәсе Муаз ибн Җәбәлгә бик күп нәсыйхәтләр бирде. Һәм соңыннан: «Шушы нәсыйхәтләремне йомгаклап җыеп, бер сүз белән сиңа әйтимме?» – диде. «Әйт, әй Аллаһ илчесе»,– диде. Сөекле пәйгамбәребез бармагы белән теленә күрсәтте һәм, менә шушы әйбереңне тот, диде. Ягъни, тот телеңне, тый аны, диде. Шуннан соң, гаҗәпләнеп, Муаз: «Йә Рәсүлүллаһ, йә Аллаһның илчесе, кыямәт көнендә безне әле телләребез өчен дә тотарлармыни?» – диде. Шуннан соң, сөекле пәйгамбәребез: «Әй, Муаз, – диде, – күпме кешеләрне йөзтүбән, ботларыннан тотып, җәһәннәмгә шул телләре сәбәпле атарлар», – диде.

Авызың эчендәге сүзгә син хуҗа булсаң, авызыңнан чыккан сүз сиңа хуҗа була. Халкыбыз «әйткән сүз – аткан ук» дип, белми әйтмәгән. Чыннан да, әгәр сүз әле синең авызыңда икән, аңа син хуҗа: теләсәң – чыгарасың, теләсәң – калдырасың. Ләкин сүзең очып чыккан икән, күпме генә ертылсаң да, ватылсаң да, син ул сүзне кайтара, ул сүзгә хуҗа була алмыйсың. Ул сүз синең белән идарә итә. Теләсә, сине дәрәҗәләргә күтәрә; теләсә, хурлыкка төшереп, юкка да чыгара. Шуңа күрә, сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйткән: «Кайчакта кеше, хәтта уйламыйча гына да, Аллаһ риза булган хәерле сүзләрне әйтеп, Аллаһы Тәгалә аны шул сүзе сәбәпле зур дәрәҗәләргә күтәрергә мөмкин. Ә кайвакыт кеше, хәтта уйламыйча гына да, Аллаһ риза булмаган хәерсез сүзләр сөйләп, Аллаһы Тәгалә аны җәһәннәмгә кертергә мөмкин». Һәр мөселман үзенең әйтәсе сүзләрен үлчәп әйтергә, фильтр аша үткәрергә тиеш.

Сөекле пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә нәрсә диде: «Кем Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерде, сөйли икән – хәерле сүз сөйләсен, юк икән – дәшмәсен!» – диде. Шуңа күрә еш кына сөйләүгә караганда дәшмәвең хәерлерәк. Халкыбызда: «Әйтер сүзләрең көмештәй булса да, дәшми калуың алтын булыр», – дип тиккә генә әйтмәгәннәр.

Хәтта күренекле хәзрәтебез, урыннары җәннәттә булсын, Вафа хәзрәт әйтә торган булган: «Әйтми калган сүзләрем өчен үкенгәнем булмады, әйткәннәре өчен шактый үкенергә туры килде», – дип. Шуңа күрә, җәмәгать, күпме кешеләр уйламыйча, ашыгып, сүзләрен әйтәләр дә, гомер буе шул сүзләре өчен үкенеп, тормышлары җимерелә, соңыннан чыннан да үкенечкә кала. Ярый ла үкенече дөньяда гына булса. Әле бит күпме кешеләргә кыямәт көнендә уйламый сөйләгән төрле мәзәкләре, уен-көлкеләре өчен Аллаһ каршында җавап тотарга туры киләчәк. Раббым Аллаһ безгә тоткан уразаларыбызны сыйфатлы итеп, телләребезне дә гөнаһтан саклап, ураза тоттырырга насыйп итсен. Аллаһ изгелекләребездә үзе ярдәмче булсын. Исән-имин булыгыз, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булыйк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100