Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гафу итегез, бераз тоткарландым…» (Альбина Гайнуллина)

Бик мөһим көн иде бу Шәүкәт өчен. Унбиш меңнән артык хезмәткәре булган зур оешма җитәкчесе килешүгә кул куярга ризалыгын бирде! Дүшәмбе. Ике елга сузылган сөйләшүләр, очрашулардан соң! Бу җиңү! Зур җиңү!

news_top_970_100

Банк директоры үз кабинетына чакырып кулын кысканы күз алдына килде егетнең. Мактар! «Менә шундый кадрлар кирәк бизнеска! Үрнәк алыгыз!» — дияр. Бу килешүдән керәсе керем белән Мәскәү куйган еллык план үтәлә бит! Мактамаслыкмыни?!

Эшеннән кайтышлый Шәүкәт үз тукталышын узып киткән. Уйланыбрак калган. «Ярыйсана! Җәяү ерак түгел! Менә машина алгач, ишек төбенә кадәр кайтып туктармын», — дип һаваланып, елмаеп куйды ул. Килешүне теркәп, квартал отчетларын тапшыргач, хезмәт хакының күтәрелергә тиешлеге, өч оклад күләмендә аласы премия турында уйлар җанны иркәли бит. Премиягә окладның элеккесе исәпкә алыначак инде аның… Ярар әйдә. Булсын! Ир башы белән Шәүкәт вакланып йөрмәс. Автокредит эшләргә ярап тора ул, ничек исәпләнсә дә. Машина алып җиппәргәч чалбар эченнән трико киеп, банкта шуны алыштырып тилмерәсе булмый инде Шәүкәткә. Фырт-фырт кына киенеп йөрер.

Яллар күлмәк якасы агартып, чалбар стрелкасы көйләп узды. Төннәрен күзгә бер тамчы йокы кермәде. Шатлыгың уртаклашыр ышанычлы кешесе дә юк бит аның, ичмасам! Җыен көнче! Җыен гайбәтче!

Бик көттереп кенә булса да, дүшәмбе көне дә җитте. Иртә белән автобуста изелеп бармас өчен такси чакырды Шәүкәт. Күз тимәсен, көтеп алган вакыйганың дәрәҗәсенә күрә машинаның да шәбе килеп туктаган. Кара «Мерседес»! Үзәк урамга чыгу белән бөкегә кереп төртелделәр болар. Нигә монда кергән ул?! Ник автобус юлыннан гына бармаган…

Бу сорауны шоферга бирергә, өйрәтергә кыенсынды тагын егет. Көйсезләнеп утыручы клиентларны үзе дә өнәп бетерми. Шуңа әдәп саклап тик кенә утырды. «Унбиш минутлык юлда бер сәгать тормабыз әле. Әкрен генә шуышсаң да, кырык минутта барып җитәргә була моннан…» — дип җанын тынычландырды ул. Иртәрәк чыгуына да куанып куйды. Бишектәй тирбәлеп бара торгач, бөкедән котылып, «Мерседес» та алга ыргылды. Өлгерә бит, рәхмәт төшкере, соңга калмый! Банк ишек төбенә килеп җиткәч, кесәсендә пропуск юклыгы ачыкланды. Ярый тагын хезмәттәшләре очрады, шуларга ияреп ул да эчкә ыргылды!

— Ооо, Шәүкәт, сине нинди җилләр ташлады?! Кайттыңмы әллә безгә? — дип каршысына чәчрәп чыккан туташны кайсы бүлектән икәнлеген исенә төшерә алмаса да, елмаеп китте ул. Күз дә кысмакчы иде әле, өлгермәде анысына.

Тиз генә өс киемнәрен коридордагы шкафка элде дә, кабинет ишеген тартты Шәүкәт.

Ишекне ачып җибәрсә, хезмәттәшләр бер төркем җыелышып баскан, бүлек җитәкчесе уртада, нотык сөйли. Эшкә соңармау, унбиш минут алдан, ә иң яхшысы ярты сәгать алдан килеп компьютерларны кабызып, кирәкле документларны барлап куярга кирәклеге хакында кызып-кызып аңлата.

— Кичерегез, бераз тоткарландым. Коточкыч бөкеләр. Бураннан соң урамны чистартмаганнар, бөтен шәһәр тора…— дигән булды егет, сулышын тигез тотарга тырышып.

Шәүкәтне күргән халык катып калды. Бүлек җитәкчесе дә сөйләгән сүзен оныттыЮ ахры. Бер минутлык тынлыктан соң кайберәүләр елмая башлады, арада ток суккандай калтыранучылар шәйләнде.

— Шәүкәт?! Һы! Син гел вакытында йөрисең! Уз, әйдә, түрдән уз… — диде аптыраудан авызы ерылган җитәкче.

— Исәнмесез. Хәерле иртәләр…

Ишек катында катып калган сынын кузгата алмый гаҗиз булган Шәүкәт бу вакытта үзенең икенче җирдә булырга тиешлеген аңлап өлгергән иде инде. Аның бу банктан китеп конкурентларда җан-фәрман эшләп йөргәненә дә дүртенче елы тулып килә. «Килгән уңайга монда кире кайту турында сөйләшеп караргамы әллә?!» — дип колагына кемдер пышылдаган төсле булды…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100