Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гаепсездән гаепле

news_top_970_100

Зилия белән Гөлинә – бертуганнар. Зилиягә – 40, Гөлинәгә 30 яшь. Зилия – күзгә бәрелеп торган җете чибәр, озын буйлы. Ә Гөлинәнең кыяфәте шаккаткыч түгел, шулай да, ниндидер сөйкемле сөяге бар. Акыллы һәм мәрхәмәтле булуы күзләренә чыккан аның.

Кызлар яхшы гаиләдә, дус-тату булып үсте, бер-берсен ярты сүздән, ярты караштан аңлап яшәделәр. Шулай еллар уза торды. Апа белән сеңелнең язмышлары төрле булды, ә менә хәзер Гөлинә кайвакыт апасын бөтенләй аңлап бетерә алмый.

Әле менә күптән түгел генә шалтыратты да шатлыклы хәбәр әйтте. Апасы авырлы икән һәм бергә яшәгән яңа иренә бала табарга җыена.

«Апа, син әйбәтләп уйладыңмы? Сез 3 ел бергә яшисез бит инде, ә ул сиңа тәки тәкъдим ясамады. Бала тугач ясар, дип тә ышанып булмый. Ул аны үз баласы дип кабул итәргә җыенамы соң ичмасам?» – дип сорады Гөлинә.

«Әйе, диде инде... Мин үзем өчен табарга телим, ә алдагысын күз күрер әле», – дип тыныч кына җавап бирде Зилия.

«Гафу, тик элекке ирләреңнән «үзең өчен» тапкан ике кызың бар бит инде. Аларны еш күрәсеңме соң, апа? Аларны да «үзең өчен» дип таптың да, ә чынында әби-бабасы өчен булып чыкты», – дип үртәлә башлады Гөлинә.

«Уф, тагын шул сүзләр башланды инде. Мине өйрәтергә башың яшь әле, сеңлем. Синең тормышың бик җайлы гына бара да, балда-майда йөзәсең, ә менә миңа ирләр белән бәхет елмаймады. Шәхси тормышымны җайлау өчен бу – соңгы мөмкинлегем. Комачаулама миңа һәм мине борчыма. Борчылу миңа зыянлы хәзер», – диде дә Зилия, телефонын сүндереп куйды.

Апасының ике олы кызы әти-әнисендә яши. Зилия үзе дә кияүгә чыгып, кире аерылып кайткан вакытларында алар белән яшәп торды. Хәзер исә яңа ир белән тора.

40 яшенә җитсә дә үзенә фатир сатып ала алмады. Зилия ашханәдә пешекче булып эшли, хезмәт хакы ачка үлмәскә генә җитә. Кияүгә чыгып та байый алмады ул. Беренче ире белән 3 ел тулай торакта яшәделәр. Ә икенче ире Зилияне әти-әнисе йортына алып кайтты, аерылышканчы шунда тордылар.

Зилиянең олы кызы Динәгә 17 яшь, колледжда укый, ә кечесе Алиягә 13 яшь. Кызларының әтиләреннән алиментлар да еш эләкмәде аңа, эләксә дә, шул 3 тиен акча инде ул. Зилия кызларын караган өчен әнисенә күпмедер акча бирә, әлбәттә, тик бу акча бик аз һәм әллә нидә бер була.

Икенче көнне Гөлинә эштән соң әти-әнисе янына кереп чыгарга уйлады. Зилиянең авырлы икәнен беләләр иде инде. Әтисе дә, әнисе дә артык сөенмәде, тик алар нишли ала соң? Кызларына 40 яшь, инде олы хатын-кыз, үз башы бар. Аны да аңларга була, ул бәхетле булыр өчен соңгы мөмкинлекне кулыннан ычкындырмаска тырыша.

Гөлинә әти-әнисенә күчтәнәчкә үз бакчасында үскән яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм кибеттән башка азык-төлек алып килде. Гөлинә белән ире Мансурның шәһәр читендә үз йортлары бар. Йорты да, ихатасы да хәйран зур. Бердәнбер уллары Ильяска 7 яшь. Гөлинә педагогия көллиятен тәмамлады, мәктәптә математика укыта, репетиторлык белән дә шөгыльләнә. Өйләрен дә күптән түгел генә төзеп бетерделәр, әле иплисе-сиплисе җирләре байтак, шуңа күрә акча да артык булмый.

Зилия белән Гөлинәнең әтисе күптән пенсиядә булса да, идарәче компаниядә слесарь булып эшләп йөри. Ә әниләренә өйдә дә эш җитәрлек. Ул әле дә эшләр иде, пенсиясе күп түгел, тик Зилиягә кызларын үстерергә булыша шул. Хәер, кызларны әбиләре үстерде, дияргә дә була инде.

«Бездә дә яңалыклар бар, кызым. Динәнең курсташы Артур белән дус булуын беләсең бит инде. Ул малай безгә дә еш килеп йөри, гел ач үзе, бүре кебек, аны ашатып бетерә алмыйм. Ашый, ашый, ә күзләре һаман ач. Ә алар дус кына түгел икән... Динә дә авырлы, кызым. Кай арада гына өлгергәннәр диген, ә?!» – диде әнисе.

«Алай җүнсез малай түгел кебек инде. Ачык йөзле, кулыннан эш килә. Алар белән нишләргә инде хәзер? Артур – авыл малае, беребездә дә фатир яллап торырга акча юк. Аның әнисе берүзе 5 малай үстерә икән. Аталары баш күтәрми эчә, ди... Артур безгә күченеп килсен, яшәсеннәр. Динәгә 18 тулгач, язылышырлар. Менә шундый хәлләр бездә, кызым», – дип шаккаттырды әнисе Гөлинәне.

«Ничек инде сездә яшиләр, әни? Ике бүлмәле фатирыгыздамы? Бер бүлмәне аларга бирдегез, ди, ә Алияне үз бүлмәгезгә аласызмы яки кая куясыз аны? Апа нәрсә уйлый соң? Бәлки, Алияне үзе янына алыр?» – дип сорады тәмам аптыраган Гөлинә.

«Кая үзенә алсын инде?! Ул үзе дә кеше өстендә бит. Кызлар бернинди проблема да тудырмаячак, дигән бит яңа иренә. Алия балконда яшәп торыр, әлегә анда җылы, көзгә җылытып, үзенә бәләкәй генә булса да бер бүлмә ясарбыз, Аллаһ боерса», – диде әнисе.

«Миңа анда рәхәт булачак! Үз бүлмәм булачак!» – дип шатланды Алия.

Гөлинә өенә кәефе кырылып кайтты. Ул Артурны карау, Динәнең баласын карау да әнисе җилкәсенә төшәчәген бик яхшы белә иде.

«Апаң бигрәк мәгънәсез! Әби белән бабай да юаш инде. Гомер буе Зилиянең көенә генә торалар, имеш, бәхетсез, дип гел жәллиләр. Башкаларны интектереп күпме үз тормышыңны көйләргә була инде?! Әллә апаңның балаларына күпме акча түккәнеңне белми дип уйлыйсыңмы? Беләм, әмма берни дә әйтмим, чөнки аларга әби белән бабай гына акча җиткерә алмый. Ә апаңа барыбер!» – диде Мансур, гаилә яңалыкларын ишеткәч.

Гөлинә түзмәде, апасына шалтыратты.

«Нишләп, «әби булам» дип мактанмыйсың әле? Әти белән әнине күпме мыскыл итәчәксең тагын? Аларның да яше бара бит инде. Картайган көннәрендә тыныч кына яшәргә ярамыймыни аларга? Әни гомере буе синең кызларыңны карый. Әле хәзер аңа синең киявеңне дә ашатып ятарга, синең оныгыңны да карарга туры киләчәк. Әнине чирләтеп туктармын дип уйламыйсыңмы?» – дип ачуланды Гөлинә.

«Бигрәк кеше жәлли торган кеше икәнсең! Синең өең зур бит, әти белән әнине үз яныңа ал, ә кызлар үзләре дә яши алыр!» – диде дә Зилия трубканы ташлады.

Бу сөйләшүдән соң әти-әнисе Гөлинәгә үпкәләде. Авырлы апаңны борчыйсың, дип орыштылар.

«Безгә бу фатирда бер дә кысан түгел. Бер дигән сыябыз. Үз почмагыбыздан китәргә җыенмыйбыз», – диде әнисе, Гөлинә аларны үзләренә чакыргач.

Әнисе оныгы Алиягә ярдәм итәргә шат кына иде.

Ә Зилия сеңлесенә, кирәкмәгән җиргә тыкшынасың, дип үпкәләде.

«Бай булгач, уңышка ирешкәч, минем проблемаларны аңламыйсың да», – дип үпкәләде Зилия.

Шулай итеп апа белән сеңел аралашмый башлады. Гөлинә бөтен нәрсәдә гаепле булып калды.

Зилия малай тапты. Аннан 3 ай узуга, кызы Динә дә малай тудырды.

Зилиянең ире белән мөнәсәбәтләре мактанырлык түгел. Баланы үзенеке дип кабул итте, тик Зилия белән барыбер язылышмады. Ә Зилия түзә һәм яхшыга өметләнә. Түзә, чөнки барыр җире юк. Әти-әнисенең фатирында да кильки банкасындагы кебек, әллә ничә кеше бергә җан асрый.

Динәнең малае елак булды. Әнисе дә Гөлинәгә «арыйм, кан басымы күтәрелә» дип зарлана. Гөлинә әти-әнисен үзе янына яшәргә чакыра үзе, Мансур да каршы түгел, тик үзләре баш тарталар. Кызларны яшь бала белән ничек үзләрен генә ташлап китмәк кирәк?..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100